Табышмак кичэсе
методическая разработка (6 класс) по теме

Альмухаметова Венера Рафгатовна

Внеклассное мероприятие о загадках.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bulgan_zhire_sirek_uze_hervakyt_kirek.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Борды гомуми белем бирү мәктәбе

Район класс җитәкчеләре семинары

Район класс җитәкчеләре семинарында үткәрелгән ачык чара

(Табышмак кичәсе)

Үткәрде:  6 класс җитәкчесе Альмухаметова В.Р.

25 апрель, 2008 ел

Борды

АЛЫП БАРУЧЫ. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүгенге тәрбия сәгатендә кызыклы ил – табышмаклар иленә сәяхәт итәрбез.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдү, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.

Ә беләсезме, “ табышмак” сүзен борынгылар, “ табагач” дип тә, “тамысык” дип тә йөрткәннәр. Себер татарлары аны әле хәзер дә “ тамарсык” дип йөртәләр.

 Бу атамалар нинди фигыль тамырыннан ясалган соң?

Укучылар: “Тап” фигыленнән ясалган!

АЛЫП БАРУЧЫ. Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки , аннан да элегрәктән калып саклана .Табышмаклар татар халык авыз иңаты әсәрләре хәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.

Бугенге чарабызда табышмакларны иң күп белүчене , иң зирәк укучыны белербез. Табышмакның җавабын таба алмаган укучыга җәза бирербез. Сез беләсезме, Гавай утрауларында яшәүче кабиләләр табышмакның җавабын таба алмаган кешеләрне утта яндырганнар, ә татар халык әкиятләрендә патша тарафыннан егетнең башы кистерелүе дә юкка гына  килеп кермәгәндер.

Без инде табышмакның җавабын таба алмаганнарга башка төрлерәк җәзалар бирербез.

Табышмак керә: минем әни Уйлап тап, ә мин үзем ке булам?

Укучылар: “Табышмак”

Табышмак: Ай, сез бик зирәк,

                       Сезне тагын сынарга кирәк.

                       Сораулар, чыгыгыз тизрәк,

                        Сезнең белән балаларны

                        Таныштырырга кирәк.

Сорау билгесе булып киенгән ике укучы керә

АЛЫП БАРУЧЫ. Уенны нинди тәртиптә алып барабыз?

1 СОРАУ. Хәтерлисезме, Пушкин яшәгән заманда перчатка ыргыту нәрсәне аңлаткан?

2 СОРАУ . Дуэльга чакыруны аңлаткан.

1 СОРАУ. Ә безнең татар яшьләре кич утырганда бияләй атышып уйнаганнар. Бияләйне аласың, менә шулай туп кебек итеп төрәсең дә , үзеңне кызыксындырган сорау биреп, кемгә дә булса ыргытасың. Сорау ничек кенә четерекле булмасын, бөтен халык алдында тапкыр җавап әйтеп котылырга кирәк.

2 СОРАУ . Сүзнең башыннан элек төбен уйла!

1 СОРАУ . Менә хәзер мин берегезгә табышмак әйтеп, бияләй ыргытам. Әгәр ул тиз генә җавапны таба алмаса, кырыенда утыручылары белән киңәшләшә ала. Җавап табалмаган очракта миңа бер әйберен бирә: алкасын, кул сәгатен йөзеген, ручкасын. Соңыннан ул кеше әйберен җәза үтәп алачак.

(Бияләйне алып, икенче берәр кешегә ыргыта. Ул җавапны тапмаса берәр әйберен СОРАУ га бирә.Сорау бияләйне тагын икенче уенчыга ыргыта табышмак әйтеп. Уен шулай дәвам итә.)

1.Бөтен татар өендә бар,

Үзе дөньяда бер генә.

                              (Казан)

2.Нәрсәне урыныннан күчереп булмый?

                                                 (Җирне)

3.Татарстанда кайсы шәхәр суда йөзә?

                                                     (Алабуга)

4.Хәр хәрефе бер иҗек,

Исеме була ничек?

                         (Аю)

5.Ике агай суга бара,

Берсен берсе уза бара.

                             (Аяклар)

6.Тыкрык башында ни бар?

                              (“Т” хәрефе)

7.Бәләкәй генә ак тана

Борыным бар дип мактана.

                                (Чәйнек)

8.Анда барда бар.(Китап)

2 СОРАУ. Ә хәзер шундый табышмаклар әйтешик: җавабын бүлмә эчендәге әйберләр арасыннан табып, күрсәтеп бирерлек булсын!

1.Аяксыз – кулсыз күлмәк кияр.  (Мендәр)

2.Агач түгел – яфраклы

Тун түгел –тегелгән.        (Китап)

3. Шәхәрләр – йортсыз

Диңгезләр – сусыз.                   (Географик карта)

4.Бер патша мең патшаны баш идергән.             (Ишек)

5.Үзе миңа көлә, үзе мине күрми.               (Көзге)

6.Дүрт хатын бер шәл бөркәнгән.             (Өстәл)

1 СОРАУ.  Ә хәзер табышмакның җавабын уйнап – сәхнәләштереп күрсәтик.

1.Мине хаман сорыйлар, көтәләр, ә күренсәм , кача башлыйлар.

(Яңгыр яву, яңгырдан качу күренеше)

2.Аяксыз тай чупырдый, койрыгын да тоттырмый.

(Балык тоту күренеше)

3.Ике туган суга бара, берсен – берсе уза бара. Барганда, җырлап бара, кайтканда, җылап кайта.

(Чиләкләр белән суга бару , су алып кайту күренеше)

АЛЫП БАРУЧЫ. Кичәбез азагына якынлашты. Җавап  таба алмаганнарны җәза көтә. Җыелган әйберләрне китерегез.

(1 СОРАУ әйберләргә арт белән тора. АЛЫП БАРУЧЫ әйберләрне тамашачыларга күрсәтеп : “Бу кешегә нинди җәза бирәбез?” – ди, ә 1 СОРАУ әйтелгән әйберләргә берәм – берәм җәза төрен билгеләп тора. )

АЛЫП БАРУЧЫ. – Бу кешегә нинди җәза бирәбез?

1 СОРАУ. – Ун елак баланың яшен сөртсен! (Тәрәзә парын сөртү)

АЛЫП БАРУЧЫ. – Бу кешегә нинди җәза бирәбез?

1 СОРАУ. – Аяк белән чигү чиксен! (Бию)

АЛЫП БАРУЧЫ. – Бу кешегә нинди җәза бирәбез?

1 СОРАУ. – Укый белмәгәнне яздыртсын! (ручка белән язып күрсәтү)

АЛЫП БАРУЧЫ. – Бу кешегә нинди җәза бирәбез?

1 СОРАУ. – Бер тишектән керсен, өч тишектән чыксын! (Күлмәк кию)

АЛЫП БАРУЧЫ. – Бу кешегә нинди җәза бирәбез?

1 СОРАУ. – Сазда камыш аралаттырсын! (Чәч тарау)

АЛЫП БАРУЧЫ. Аптырамышлар җәзаларын алдылар. Зирәклеләре дә артты. Тәрбия чарабыз ахырына якынлашты.  Барлык катнашучыларга хәм игътибар белән тыңлап утыручыларга бик зур рәхмәт .Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

яна ел кичэсе

Новогодний праздник...

Чыгарылыш кичэсе

Чыгарылыш кичэсе...

Дуслык кичэсе

Разработка внеклассного мероприятия...

Презентация "Табышмак"

Табышмаклар иленә сәяхәт- башлангыч класслар өчен....

Йолдыз "Ике җаваплы табышмак"-3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы

3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы...