яна ел кичэсе
план-конспект занятия по музыке по теме
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Әйлән-бәйлән, чыршылы бәйрәм
Алып баручы: Әй Яңа ел, әй Яңа ел,
Кил син безгә тизрәк.
Җыйналышып түгәрәккә
Басыйк дуслар, бергәләп.
1 бала: Килеп җитте кыш та,
Ай-ай салкын тышта
Өч ай торыр торса,
Аның гомере кыска.
2 бала: В декабре, в декабре
Все деревья в серебре
Нашу речку словно в сказке,
За ночь вымостил мороз,
Обновил коньки, салазки
Елки из лесу привез.
3 бала: Салкын кыш килде,
Ак карлар яуды.
Буран уйнады
Таулар ясады.
4 бала: Скоро, скоро, Новый год!
Скоро Дед Мороз придет
За плечами елочка,
Пушистые иголочки
Он подарки нам разносит
И стихи читать нас просит.
5 бала: Җырлыйбыз, биибез,
Зурлыйбыз Яна елны
Яңа елда яңа утлар
Яктыртсын барыр юлны.
Алып баручы: Балалар, чыршыбыз бигрәк матур бизәлгән. Әйдәгез, бергәләп, чыршыны карап чыгыйк әле. (чыршы тирәли әйләнәләр) Бигрәк матур икән чыршыбыз, ләкин утлары кабынмаган. Ягез әле, бергәләп чыршыбызны кабызыйк.
Бергә: 1, 2, 3, чыршы янып кит! (Утлары кабына)
Алып баручы: Менә чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте
Анда төрле утлар нурларын сипте!
1 бала: Тәңкә карлар сипкән
Җирне ап-ак иткән
Чыршы, каен, имән,
Кардан чикмән кигән.
2 бала:Сегодня славный праздник,
Сегодня Новый год
У елочки заводим
Веселый хоровод.
3 бала: Будем весело плясать
Вокруг елочки играть
Не грусти и не скучай
С нами танцевать давай.
Бию башкарылып китә (песня – хоровод «К елке»)
Биюдән сон балалар урыннарына утыралар.
Алып баручы: Чү, балалар, туктагыз, тынычлыкны саклагыз.
Яңа ел әкиятенең могҗизасын тыңлагыз.
(Музыка яңгырый һәм урманда Карчәчәге килеп чыга)
Карчәчәк: Мин Карчәчәк, Карчәчәк,
Яшим урманда бик шәп.
Җәнлекләр белән мин дус
Гомерләре узмый буш.
Куяннар һәм аюлар
Килә мина кинәшкә
Миңа авырлык килсә,
Алар килә иптәшкә.
Кыш бабай курай бирде
Ул бик тылсымлы диде
Курай тавышын ишетсәм
Килеп җитәрмен диде
Карчәчәге курайда уйный башлый.уйнап бетергәч бии бии залдан чыгып китә.
Алып баручы: бию белән онытылып, курай бүкәндә кала.
(төлкебикә керә, күзе бүкәндәге курайга төшә)
Төлке: Бу нинди әйбер икән, Мин моны алыйм микән? (Кулына алып курайны караганда төлке янына карга килә)
Карга: Ал син аны, төлкебикә,
Тылсымлы курай бит ул
Кыш Бабайдан Карчәчәккә
Бирелгән бүләк бит ул.
Кушкан аңа Кышбабай
Курайны уйнатырга
Шуны ишеткәч Кышбабай
Килә ди балаларга.
Төлке: Бик шәп булыр, курайны үземә алыйм әле
Киңәш кирәк дуслардан –
Бүрегә барыйм әле.
( Төлке китә, Кар кызы исенә төшеп курайны эзли башлый)
Карчәчәк: И ходаем , кая киткән,
курайкаем югалган.
Шушы бүкәндә иде бит
Кем эше икән, кем алган?
Барыйм тизрәк дусларыма
Ярдәм сорап куяннарга
Алар күрмәде микән?
Кем алып китте микән?
Ау-ау куяннар.
(Карчәчәк чыршы әйләнәсендә йөреп куяннарны чакыра)
Карчәчәк: Ау, куянкайлар, сез кайда?
Ярдәм итегез миңа.
(Куяннар биюе башкарыла)
Куяннар: Нәрсә булды, Карчәчәк,
Ник торасын аптырап.
Карчәчәк: Бар иде минем Кураем
Кем алды микән аны?
Куян: Без беләбез: курайны
Төлкебикә алды аны.
Урманга кереп югалды,
Бүрегә ул юл алды
Карчәчәк: Белдем серне дуслардан,
Китик эзләп бу юлдан.
(Карчәчәк белән куяннар төлкене эзлиләр)
Алып баручы: Кинәт буран котырды,
Юлны карлар тутырды.
( танец “Снежинки”)
(Чыршы әйләнәсендә буран, Карчәчәк һәм куяннар керә)
Карчәчәк: Бөтен юллар карланды
Төлке эзе калмады
Нишләргә сон чара юк....
(Карчәчәк бүкәнгә утыра, куяннар аны юаталар, бии бии аю керә)
Аю биюе башкарылып китә.
Аю: Карчәчәк син борчылма,
Дусларын бар яныңда
Без юл салып барырбыз
Төлкене без табырбыз.
Тылсымлы кураеңны
Барыбер табып алырбыз.
(Карчәчәк, куяннар һәм аю чыгып китәләр)
Төлке белән бүре килеп керә.
Бүре: Тукта, тукта бир әле,
Барып чыкса, шәп булыр
безнең тамак тук булыр
Төлке: Бир әле миңа тизрәк,
Синнән була мени ул?
Бүре: Кем көчлерәк? Төлкебикә,
Син калырсың көлкегә
Төлке: Калмам, калмам,
Көч тә, хәйлә дә бар төлкедә
( Тартыша башлыйлар)
(Карчәчәк килеп керә)
Карчәчәк: Әәәә, менә кайда алар, безне күрмиләр дә,
Туктагыз яхшы чакта. Бирегез курайны.
Мин уйный башлыйм аны.
Тылсымлы курай шул ул,
Явызларга уйнамый шул ул.
Төлкебикә: Юк, юк Карчәчәк дускай,
без тик шаярдык кына.
Бүре: Балалрга бүләк булгач,
Без тик шатландык кына.
Карчәчәк: Алай булгач ашыгыйк,
Вакыт уздырмыйк юкка,
Безне балалар көтә.
(төлке белән бүрегә карап әйтә)
Каршы түгел алырга
Сезне дә үзебез белән
Тик сез безне чанада
Тартып алып барсагыз.
Бүре: Без бик шат бу эшкә
Сынатмабыз һәр эшкә
Биербез дә, җырларбыз,
Бергә күңел ачырбыз.
( Барысы да юлга кузгалалар. Чыршыны берничә тапкыр әйләнәләр)
Карчәчәк: Исәнмесез, балалар
Сезгә кунакка килдек
Сезнең чыршы бәйрәмегез
Күңелле үтсен дидек
Алып баручы: Кыш бабай да юк әле,
Тизрәк чакырыйк аны
Хәзер килеп җитәр ул
Уйнатсаң кураеңны
(Карчәчәк курайда уйный башлый, Кыш бабай керә)
Кыш бабай: Исәнмессез, балакайлар,
Юксынмагыз , килдем мин
Миннән башка бәйрәм булмас,
Көтәсездер дидем мин.
Күрәм, чыршыгыз бизәлгән
Сез дә үсеп җиткәнсез
Рәхмәт сезгә балакайлар
Мине сагынып көткәнсез.
Әйдә, килегез тизрәк,
\ ясыйк матур түгәрәк
Сезгә кунаклар килгән
Уйныйк, җырлыйк бергәләп.
(Кышбабай белән берлектә җыр яңгырый)
Кышбабй: Сез, Балалар әйтегезче, куркасызмы салкыннан,
Балалар: Юк, юк.
Кышбабай: Әйдәгезче, балалар, бер уен уйнап алыйк (Заморожу)
1 бала: Дед мороз рукой махнет,
Запоем мы звонко,
Славный праздник новый год
Потомучто громкий .
2 бала: шундый рәхәт кыш көне,
Кар буйлап йөгерергә
Бер-береңне узышып
Сикереп куышырга
3 бала: Нынче праздник новогодний
Собрались в кружочек мы
Пусть на елочке зеленой
Загораются огни.
(җыр башкарылып китә) “Торле-торле утлар яна”
Кышбабай: Әллә ишетелә инде
Кыңгыраулар чыңлавы
Күземә күренә ме соң
Уенчык ялтыравы.
Ә чынлап та шулай икән,
Бирегә егетләр килгән
Чыгыгыз әле бирегә
Матур итеп биергә
(малайлар биюе башкарылып китә)
Карчәчәк: Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килдең безгә
Уйнадык та, җырладык та
Бәлки биерсең син дә
Кыш бабай: син дә кызым тик торма
Аякларың тыпырдат
(Кыш бабай белән Кар кызы “Әпипә” биюен башкаралар)
Кыш бабай: Сүзеңне тыңладым,
биесәм дә армадым
Тик бер бияләем юк бит,
Кая киткән тапмадым.
Кар чәчәк: Зиһенеңне чуалтма
Бияләең югалтма
Табарга тырыш тизрәк
Балалар безнең зирәк
(Кар чәчәк бияләйне балаларга бирә, алар аны кулдан кулга йөртәләр. Кыш бабай бияләйне алырга тырыша)
Кыш бабай: Уф ардым, сусадым
Харап булдым, җиңелдем
( Кар чәчәк чәй китереп бирә)
Кар чәчәк: Рәхәтләнеп эч тизрәк
Андый чәйләр бик сирәк
Кыш бабай: Самавар чәйләре булса,
Булыр иде шәбрәк
Кар чәчәк: Менә сиңа самавар
Агызып кара бабай
(Кыш бабай самавардан чәй агызып карый, чәй акмый)
Кыш бабай самаварның капкачын ачып карый, анда бүләк)
Кыш бабай: ӘӘәәәә, менә нәрсә икән,
Монда бит бүләк икән
Бүләкләрне тотыгыз
Кар чәчәк белән мине
Сагынып искә алыгыз
(Кыш бабай белән Кар чәчәк бүләкләр өләшәләр.)
Кыш бабай: Чыршы әйләнәсендә җырлап биедек бергә
Кар чәчәк: Яңа елны каршылау
Күңелле булды безгә
Кыш бабай: Безгә вакыт китәргә
Кирәк барып җитәргә
Башка балалар көтә
Бәхетләр телим сезгә.
Кыш бабай һәм Карчәчәк балалар белән саубуллашалар, һәм залдан чыгып китәләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табышмак кичэсе
Внеклассное мероприятие о загадках....
Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"
Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...
Чыгарылыш кичэсе
Чыгарылыш кичэсе...
Дуслык кичэсе
Разработка внеклассного мероприятия...