Мастер-класс учителей родного языка и литературы "Туган тел"
материал


Предварительный просмотр:

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре

Укытучы:.

Сыйныф: 11 кл.

Төркем: татар төркеме.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфы өчен / Төзүчеләр А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2011.

Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы)

Зөлфәт Хәким “Гасыр моңы” пьесасы (театраль роман).

Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалары

1нче дәрес темасы: З.Хәкимнең тормышы һәм иҗаты

2нче дәрес темасы: “Гасыр моңы” пьесасының сюжеты

3нче дәрес темасы:  “Гасыр моңы” пьесасына анализ.

Максатлар:

Дидактик максат: язучы, драматург, композитор З.Хәкимнең тормыш  юлы һәм иҗаты драмага  анализ ясап, темасын, автор әйтергә теләген идеясен табу.  

Үстерешле  максат: бәйләнешле сөйләмне, иҗади фикерләүне һәм драма әсәрен анализлау күнекмәләрен үстерү. 

Тәрбияви максат: әдәбият үрнәкләрендә,  геройларның  гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү,  гыйбрәт алу аша  тормыш тәҗрибәсе туплау.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча: З.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу, “Гасыр моңы “ пьесасын уку, эчтәлекне үзләштерү һәм анализлау. Укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү. Драма жанры төшенчәсен аңлау.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

  • танып белү гамәлләре аша драмага анализ ясау ысулы;эчтәлеген модельләштерү;

укыганны анализлау.

  • драманы кабул итү, күтәрелгән проблемаларга дәлилле фикер белдерә белү;
  • үз эшчәнлегенә бәя бирә белү.

Төп ресурслар

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфы өчен / Төзүчеләр А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2011.

Өстәмә ресурслар

мультимедия проекторы, презентация, рәсемнәр, язучының китапларыннан күргәзмә.

Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1нче дәрес темасы:

З.Хәкимнең биографиясе һәм иҗаты

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру

1) З.Хәким турында мәгълүмат алып килергә (язмача яки презентация)

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр.

Әсәр эчтәлегендә белемле булу, чәчмә әсәр анализлау этапларын үзләштерү

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

З.Хәкимнең портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация.

Үзбәя:

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • дәреслектән файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • дәреслектән файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • дәреслектән  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • дәреслектән файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

2. Актуальләштерү.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, без автор белән танышуны нәрсәдән башлыйбыз?

Көтелгән җавап: Авторның тормыш юлы белән танышабыз, иҗатын күзаллыйбыз.

3. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе  

Бүген дәрестә З.Хәкимнең биографиясе белән танышырбыз, ул яши торган елларның язучы иҗатында чагылышын табарбыз. Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап: Язучы туган елын билгелибез, аның иҗатын бүгенге көн белән бәйлибез.

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • терәк конспекттан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

Укучылар, төркемнәрдә киңәшегез, З.Хәкимнең иҗатында нинди проблемалар күтәрелгән?

Дәреслектән З.Хәким турындагы белешмә укыла, презентация карала.  

Көтелгән җавап: аның иҗатында иҗтимагый-сәяси , тормыш-көнкүреш проблемалары күтәрелгән.

 

2. Модельләштерү 

  1. З.Хәкимнең туган елы 1960
  2. “Гасыр моңы”   пьесасы 2006 елда язылган, пьесада гаилә тәрбиясе, гыйлемлелек, әхлаклылык, мәрхәмәтлелек темалары күтәрелгән

Нәтиҗә:Драма иҗтимагый-сәяси, әхлакый-мәдәни мәсьәләләре йогынтысында язылган

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек?;

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: З.Хәкимнең тормыш юлын өйрәндек, иҗаты белән таныштык.

-регулятив гамәлләр Укучының үз эшчәнлеген анализлый белүе, нәтиҗә ясарга өйрәнү сәләте булдыру

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез үз-үзенә сөйли алса - «5».

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) Киләсе дәрестә укылачак әсәрне өйдә укып килергә.

2) З. Хәкимнең тормыш юлын сөйләргә өйрәнеп килергә

3) Кроссворд төзеп килергә

Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

2нче дәрес темасы: Зөлфәт Хәким

нең “Гасыр моңы”

пьесасының сюжеты

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру

1) Киләсе дәрестә укылачак әсәрне өйдә укып килергә.

2) З. Хәкимнең тормыш юлын сөйләргә өйрәнеп килергә

3) Кроссворд төзеп килергә

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, кроссвордларын күрсәтәләр

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

З.Хәкимнең портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация, рәсемнәр.

Үзбәя:

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • дәреслектән файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • дәреслектән файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • дәреслектән  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • дәреслектән файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

2. Актуальләштерү

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, драма әсәре белән нишлибез?

Көтелгән җавап: Драма әсәренең сюжеты  белән танышабыз.

3. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе  

Бүген дәрестә З.Хәкимнең“Гасыр моңы”пьесасының сюжетын үзләштерәчәкбез. Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап: Вакыйгаларны барлыйбыз,ике өлешкә калдырабыз, ике өлеш арасыннан бәйләнешне ачыклыйбыз.

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • терәк конспекттан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

Әсәрдә нинди вакыйгалар турында сөйләнә?

Көтелгән җавап: драма әсәре 1906-2006 елдагы төп вакыйгаларны үз эченә ала.

2. Модельләштерү 

Пьеса  вакыйгаларга таркатыла, охшашлары берләштерелеп ике сюжетка калдырыла

  1. Акмуллиннар гаиләсенең сугышка кадәрге тормышы
  2. Сугыш вакытындагы тормышлары.

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: З.Хәкимнең “Гасыр моңы” пьсасының сюжетын үзләштерергә тиеш идек. “Гасыр моңы” драмасындагы вакыйгаларны таркаттык, охшашларын берләштереп ике өлешкә калдырдык.

-регулятив  гамәлләр 

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) Әсәрнең сюжетын сөйләргә өйрәнеп килергә

2) Тел – сурәтләү чараларын дәфтәргә язып килергә.

3) Әсәрдәге геройларны яктырткан урыннарны дәфтәргә күчереп язып килергә

Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

3нче дәрес темасы: Зөлфәт Хәким

нең “Гасыр моңы”

пьесасына

анализ

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру

1) Әсәрнең сюжетын сөйләргә өйрәнеп килергә

2) Тел – сурәтләү чараларын дәфтәргә язып килергә.

3) Әсәрдәге геройларны яктырткан урыннарны дәфтәргә күчереп язып килергә

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, эшләрен күрсәтәләр.

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

З.Хәкимнең  портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация.

Үзбәя:

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • дәреслектән файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • дәреслектән файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • дәреслектән  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • дәреслектән файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

2. Актуальләштерү.

Узган дәрестә без сезнең белән З.Хәкимнең “Гасыр моңы” пьесасының сюжеты белән таныштык, төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, эшне ничек дәвам итәрбез?

Көтелгән җавап: Драманы анализлыйбыз.

3. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе  

Бүген дәрестә З.Хәкимнең “Гасыр моңы” драмасына анализ ясарбыз. Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап: персонажарга бәя бирәбез, пьесаның эчтәлеген (темасын) ачабыз,драманың мәгънәсен(идеясен), автор куйган проблеманы билгелибез.

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • терәк конспекттан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

 Пьесада  капма-каршы образлар бармы? Тагын капма-каршылыкны кайда күрәбез? Автор нинди проблеманы күтәрә? Укучысына нәрсә әйтергә тели?

Көтелгән җавап: Вильдан укымышлы булуына карамастан, тискәре герой. Басыйр уңай герой,  ул үз иленә тугры кала.  Илбәк белән  Фердинанд . Илбәкнең әтисенә карата булган мөнәсәбәте уңай була. Димәк, автор әсәрдә томышта үз юлыңны сайлый белү, намуслык, туган илгә булган мөнәсәбәт ,ата- ана  бала мөнәсәбәте,  сыйнфый тигезсезлек проблемасын күтәргән. З. Хәким укучысын  намуслы булырга чакыра, туганлык мөнәсәбәтләрен югалтмаска куша.

2. Модельләштерү 

Капма-каршылык нәрсәдә чагыла, шуны схема рәвешендә күрсәтү.

Әкълимә– Гарифә

Басыйр – Вильдан         Фаҗига

Илбәк - Фердинанд

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: З.Хәкимнең“Гасыр моңы” драмасындагы образларга бәя бирдек, аларны чагыштырдык, әсәрдәге капма-каршылыкны таптык,әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын язучының проблемага карата фикерен  билгеләдек.

-регулятив  гамәлләр 

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

  • терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;
  •  терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) Әсәрнең анализын сөйләргә өйрәнеп килергә

2) “Намуслылык ” нәрсә ул? Ничек аңлыйсыз?Үз фикерләрегезне язып килегез.

3) “Илемнең киләчәге минем кулларда”  дигән темага инша язарга.



Предварительный просмотр:

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре

3 сәгать

Татар төркеме

Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы)

М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте

сәгатьләр саны

3 сәгать

Планлаштырылган дәресләрнең темалары

1нче дәрес темасы: М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның сюжеты

2нче дәрес темасы:  “Мәхәббәттән җырлар кала” повестена анализ

3нче дәрес темасы:  “Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда бүгенге көннең хатын-кыз образы

Максатлар

1) дидактик: Укытучы белән укучы мөнәсәбәте аша эчтәлекне үзләштерү (сюжет сызыгы буенча вакыйгаларны аерып алу, уку мәсьәләсен куеп, повестька анализ ясарга өйрәнү. Күтәрелгән проблеманы, идеяне, чишелешне укучылардан таптыру. Өйрәнелгән әсәрдә бүгенге көннең хатын-кыз образының бирелешен аңлау). М. Кәбировның биграфиясе белән танышу;

2)  үстерешле: фикер эшчәнлеге өчен гомуми җирлек булдыру (анализ вакытында туган фикерләрне таркатырга, чагыштырыга өйрәнү. Иҗади фикерләүне үстерү);

3) тәрбияви: тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү. Сәнгать әсәре тудырган М. Кәбировка ихтирам хисләре тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча:

Әсәргә анализ ясау ысулларын үзләштерү, әсәрнең сюжетын синтезлый белү, автор кулланган алымнарны табарга өйрәнү, әсәрнең темасын,идеясен, проблемасын, автор фикерен билгеләргә өйрәнү. Әсәрне укый белү, укыганны үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм әсәрнең катнашучыларын табу,  персонажларын, төп персонажны   аерып ала белү күнекмәләрен үстерү.

Метапредмет:

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Дөрестән дөрес түгелне аера белү, нәтиҗәләр формалаштыру, укыганны анализлау.

Шәхескә кагылышлы:  Тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү.

Төп ресурслар

ХХ һәм ХХ1 гасыр такталары, ноутбук, Марат Кәбиров эшчәнлеге буенча презентация, китап күргәзмәсе

Өстәмә ресурслар

Уку эшчәнлеген оештыру

Дәресләрдә танып-белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

  Ягъни дәрестә  танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы – нигездә, төркемнәрдә;
  • методы – нигездә, тикшерүле;
  • контроль,бәя,пробелныбетерү–нигездә,үзконтроль,үзбәя;
  • чаралар–нигездә, белем чыганаклары, такта, укучының эш дәфтәре;
  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;
  • максат - дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла;

 ә тәрбияви (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалаштырырга тиешлеге) һәм үстерешле (нинди фикерләү формалары,

ни дәрәҗәдә кулланышка кертелүе) конкретлаштырылмый, чөнки Ә.3.Рәхимов тәкъдим иткән  иҗади үсеш технологиясенең эчтәлеге физиология,

 психология, педагогика, дидактика, философия кануннарын бер төен итә. Технология төгәл гамәлдә булганда, һәр дәрестә фикерләүнең барлык формалары

 һәм төрләре дә кулланышка керү, предметның дидактик бурычларын хәл итү барышында укучыларда бик күп кыйммәтләргә

 (үз-үзенә, классташка, эшчәнлек сыйфатына, укытучыга, вакытка һ.б. бик күп кыйммәтләргә) мөнәсәбәт формалашу тәэмин ителә.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

1нче дәрес:

М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның сюжеты

I.        Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.        

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру.

Өй эшләрен тикшерү (повестьны  укырга, вакыйгаларны аерырга)

Төркемнәргә бүленеп өй эшләрен искә төшерәләр, системалы итеп сөйлиләр

Эчтәлекне аңлап сөйләү, вакыйгаларны аерып күрсәтү, модельләштерү

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

ХХ һәм ХХ1 гасыр такталары, ноутбук, Марат Кәбиров эшчәнлеге буенча презентация, китап күргәзмәсе

2. Актуальләштерү,.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, әдәби әсәрне укыганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар  итәбез?

Көтелгән җавап: Әсәрнең сюжетына игъ тибар итәбез

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы

Сюжет сызыгы нәрсәләрдән тора соң?

Көтелгән җавап:

Сюжет сызыгы вакыйгалардан тора

4. Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • терәк конспекттан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен

(УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

Әсәрдә нинди вакыйгалар турында сөйләнә? Вакыйгалар бер-берсенә охшаганмы?

Көтелгән җавап:

  • Гөлзиләнең балачактан үги ана янындагы михнәтле һәм шул ук вакытта рәхәт тормышы
  • Гөлзиләнең мәхәббәте
  • Ата-анасының үлеме
  • Студент булу теләгенең чәлпәрәмә килүе
  • Гөлзиләнең үз-үзендә көч табып, авыр шәһәр тормышына яраклашуы
  • Алга китә башлаган тормыш
  • Таһирның үлеме
  • Гөлзиләнең танылуы

Вакыйгаларны Гөлзиләнең бәхетле һәм бәхетсез булу мизгелләре буенча ике төргә аерып була

2. Модельләштерү

Эшчәнлек барышы схемада чагылдырыла

  эш дәфтәрләренә теркиләр

вакыйгаларны аера белү, модель төзү күнекмәләрен булдыру

-регулятив  гамәлләр 

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

Уги ана белән җайлана башлаган тормыш

Гел игътибарсыз калу

Таһир белән Гөлзилә арасындагы мәхәббәт

Таһирның армия хезмәтенә китүе

Кечкенә сеңел яки энекәш көтү шатлыгы

Ата-ананың үлеме

Авылдан китеп укырга керү шатлыгы

Авыр тормыш белән очрашу

Акчалы эш табу

Вөҗдан газабы кичерү

Максатка ирешү-халык арасында җырчы булып танылу

Гөлзиләнең мәхәббәтен мәңгегә югалтуы

III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?;
  • ничек эшләдек?
  • нинди нәтиҗә ясадык?

Сюжетны өйрәндек, вакыйгаларны аерып алып, төп геройның язмышында бәхетле һәм бәхетсез вакыйгаларга калдырдык

-регулятив гамәлләр Укучының үз эшчәнлеген анализлый белүе, нәтиҗә ясарга өйрәнү сәләте булдыру

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә

 үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».

3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә:

Повестьне тулысынча укып килергә, тел-сурәтләү чараларын табарга        

  • конструктив эшчәнлеккә:

 Модельне презентация итеп ясарга

  • иҗади эшчәнлеккә: авырлыклар кичергән Гөлзилә исеменнән Таһирга хат язарга

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

2нче дәрес темасы:  “Мәхәббәттән җырлар кала” повестена анализ

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру. Өй эшләрен тикшерү

(Повестьне тулысынча укып килергә, тел-сурәтләү чараларын табарга,        

Модельне презентация итеп ясарга,

авырлыклар кичергән Гөлзилә исеменнән Таһирга хат язарга)

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, тел сурәтләү чараларын саныйлар, презентацияләрне күрсәтәләр

Повестька анализ ясый белү, проблема, идея, чишелешне табу, теманы аеру, автор фикере белән килешү яки килешмәү

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

ХХ һәм ХХ1 гасыр такталары, ноутбук, Марат Кәбиров эшчәнлеге буенча презентация, китап күргәзмәсе

2. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе  

Узган дәрестә без сезнең белән М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестен вакыйгаларга таркаттык, сюжетын өйрәндек,төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, эшне ничек дәвам итәрбез?

Бу гамәлебез ничек дип атала?

Көтелгән җавап: Повестьнең темасын билгелибез, идея, проблеманы табабыз, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклыйбыз. Гомумән, повестьне анализлыйбыз.

Шулай ук  персонажларга бәя бирәбез, әсәрнең эчтәлен (темасын) ачабыз, әсәрнең мәгънәсен(идеясен), автор куйган проблеманы һәм язучының проблемага карашын билгелибез

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • терәк конспекттан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

Узган дәрестә без авторны каршы кую принцибына таянган дидек. Әсәрдә капма-каршы образлар бармы? Тагын капма-каршылыкны кайда күрәбез? Автор нинди проблеманы күтәрә? Укучысына нәрсә әйтергә тели?

Көтелгән җавап: Гөлзилә намуслы кыз. Аның максаты югары-җырчы булу, ләкин үзенең сафлыгын саклый белүе, аңа бу хыялыннан баш тартып, авырлыклар белән көрәш юлына китереп бастыра. Аның ахирәте Нурия исә, җырчы буласы килеп, кемгәдер сатыла, намусын, сафлыгын сакламый. Ахырда начар юлга баса. Гөлзиләнең сөйгәне Таһирның капма-каршысы булган Гыйльман шулай ук әхлак нормаларыннан тайпылып, тормыштан китә. Үзенең хыялын тормышка ашырасы килеп янган Гөлзилә аракы сатуга да барып җитә, кереме яхшы булса да, зур вөҗдан газабы кичерә ул. Эш сөюе, авырлыкларга каршы тора алуы Гөлзиләне тиздән уңышлы юлга чыгара. Ләкин бәхет тагын кул җитмәс ераклыкка күчә-Әфган сугышыннан тулысынча гарипләнеп кайткан Таһир мәңгегә күзләрен йома. Гөлзилә таныла, аны халык ярата, тик ул “мәхәббәттән җырлар кала...” дип йөрәк әрнүен җырлый.

2. Модельләштерү 

        

Повестьтә  образларга, вакыйгаларга бәя бирелә, аларны чагыштырып, әсәрдәге капма-каршылык табыла,әсәрнең темасы, идеясе, проблемасы язучының проблемага карата фикере билгеләнә.

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә); нинди нәтиҗә ясадык?

Повестьне анализлап бүгенге көн өчен актуаль булган проблемаларны, идеяне, теманы ачыкладык, тел-сурәтләү чараларын таптык. Йөрәгебез һәм сафлыгыбызга тугры була белергә өйрәндек

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын ачып  сөйли алса - «5».

-регулятив  гамәлләр 

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) М. Кәбировның тормыш юлы һәм биографиясен өйрәнергә;

2) Тел-сурәтләү чараларын дәфтәрләргә язарга

3) М. Кәбиров эшчәнлеге турында презентация ясарга

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

                                                                                                        

Дәреснең тәртип саны, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

3 нче дәрес

“Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда бүгенге көннең хатын-кыз образы

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Уңай психологик халәт тудыру.

Өй эшләрен тикшерү.

(1) М. Кәбировның тормыш юлы һәм биографиясен өйрәнергә;

2) Тел-сурәтләү чараларын дәфтәрләргә язарга

3) М. Кәбиров эшчәнлеге турында презентация ясарга)

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, эшләрен күрсәтәләр.

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

Презентация. Китаплар күргәзмәсе

Үзбәя:

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • Әзер материалдан файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • Әзер материалдан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • Әзер материалдан бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • Әзер материалдан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

2. Актуальләштерү.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, без укыган повестьта төп герой кем ул? Аның белән нәрсәләр булды?

Көтелгән җавап: Гөлзилә. Ул тормышының яңа чзчзк ата башлаган чорында ата-анасыз калып, замананың коточкыч фаҗигаләре белән ялгыз торып кала

3. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе  

Димәк. бүгенге дәрестә без хатын-кыз буларак Гөлзиләнең бүгенге көн проблемалары белән япа-ялгыз калып, чишелеш юлларын эзләвен өйрәнербез. Эшебезне ничек оештырабыз?

.

Көтелгән җавап: Төркемнәргә бүленеп фикер алышу рәвешендә эшлик. Авторның көн проблемаларын ничек итеп чишүен табыйк

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

Укучылар, төркемнәрдә киңәшегез, бүгенге көндә тормышыбызда нинди проблемалар бар? Кайсылары Гөлзилә язмышында чагылыш тапкан?

Чын татар кызы нинди булырга тиеш соң?

Повестьта күтәрелгән проблемалар Гөлзиләне шәхес буларак формалаштыра. Ул сафлыгын югалтмый, сөйгәненә тугры, мәхәббәтен саклап калу өчен төннәр буе авыр хезмәт белән  җыйган малын да сатарга риза бу кыз. Фәхишәлек проблемасын автор әсәрдә төп геройның намуслы булуы белән чишә. Тик болардан тыш повестьта бугенге заманнның явызлыгы- сугыш темасы да күтәрелә. Аянычлы язмышка дучар ителгән Таһир сөйгәне Гөлзиләнең ни генә булса да, үзен бик нык яратуын аңлап үлә

2. Модельләштерү 

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?

“Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда хатын-кыз образының бирелешен аңладык. Әхлаклы. Намуслы булуны кеше өчен югары сыйфат дип билгеләдек.

-регулятив  гамәлләр 

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

  • терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;
  •  терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) Киләсе дәрестә укылачак әсәрне өйдә укып килергә.

2) М. Кәбировның  тормыш юлын сөйләргә өйрәнеп килергә

3) “Мәхәббәттән җырлар кала” темасына теләсә нинди иҗдаи эш  язарга

Кулланылган чыганаклар:

  • Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
  • Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
  • Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.
  • Гомуми башлангыч белем бирүдә өлге программа эчтәлеге (М.Просвещение, 2009, 2010).
  • Гомуми  төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият- Литература (М.Просвещение, 2010, 2011)
  •  Татар әдәбиты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тутыл.2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3  томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1981 ел.
  • Мозаффарова М.Г. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан.  ТРМҮИ. 2014
  • Яхин А.Г. “Әдәбият дәресләре: Укытучылар,югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. -  Казан:Мәгариф, 2003. – 159 б.
  • Кәбиров М. Р. Мәхәббәт яңгыры: Повестьлар.-Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 431 б.



Предварительный просмотр:

Әсәрнең сюжеты.

Җирдә яшәүче кеше саны никадәр булса, аларның һәммәсенең дә үз тормыш юлы, үз язмышы, үз сынаулары, бәхете, шатлык, я булмаса кайгылары, хис-кичерешләре. Язмыш, дибез. Кемнәрдер бу гыйбарәне тәнкыйтьли, критикалый, бары тик кеше тарафыннан уйланып табылган сүз генә, дип карый, ә берәүләр исә капма-каршы фикер йөртә. Язмышны кеше дөньяга килгәндә үк язылып куелган, өстәгеләр тарафыннан мөһерләнгән тормыш юлы, дип фаразлый. Галимҗан Гыйльмановның «Язмышның туган көне» повесты безгә әнә шушы хакта уйланырга мәҗбүр итә. Фикер төрлелеге гадәти хәл, әмма шулай да язучы бу хакта ни ди микән?
        Әсәр 12 вакыйгага бүлеп бирелгән. Һәр кисәктә без самими, ихлас күңелле, кечкенә кызчык тормышын, аның эчке дөньясын күзәтәбез. Зөһрәнең әтисе юк, әмма яраткан һәм аның тарафыннан бик нык яратылган Гүзәлия атлы әнкәсе бар. Күңелендә башка гаиләгә китеп барган әтисенә карата ачулы булмаса да, ул үзенең тулы гаиләле булмавыннан ояла, читенсенә. Кыз 1нче сыйныфта укый, укуда алдынгылар рәтендә, бик тәрбияле, акыллы, ихлас, ачык күңелле. Шуңа да ул һәрбер күренештә, һәммә нәрсәдә дә ниндидер файда, уңай сыйфат таба, күңеле киң булу аңа бар әйберне дә яратырга, куанып, канәгатьлек белдереп  яшәргә этәрә.
        Көннәрдән-беркөнне тыныч кына яшәп килгән гаиләдә кискен үзгәрешләр булып уза. Әнисе Зөһрәне бер ят абзый белән таныштыра. Көтмәгәндә генә пәйдә булган бу Ясир исемле ир-атны бик өнәп бетерми Зөһрә. Һәм бу аңлашыла да. Кечкенә кызчыкның әтисез булуы гына җитми, монда аны әнисеннән дә мәхрүм итмәкче булалар кебек тоела аңа. Баланың психологик халәте күпмедер күләмдә какшаган булу аны бу абзыйны кабул итмәскә, дигән карар кылырга мәҗбүр итә. Бу чит кешенең һәр гамәлендә, сүзендә Зөһрә ниндидер яшерен сер, аңа каршы булу, бәхетсез итү теләген күрә. Ә мондый нәтиҗә ана кешенең иң курыкканы булып чыга. Үлчәүнең бер ягында әле үз тормышын көйләргә көче, теләге булу һәм шушы теләкне тормышка ашыру белән янган ана халәте, икенче якта баланың анасына карата мөнәсәбәте үзгәрә алу, аралар суыну һәм шушы җирлектә кызның психикасына начар тәэсир. Кайсы як үзенекен итәр? Алда укучы ана кешенең үзенең мәнфәгатьләрен читкә куеп, бердәнбер юанычы, тормышының асылы, иң якын кешесе, йөрәк парәсенең ялварып сораганын үтәүгә тап булыр да кебек, баксаң. Тик Язмыш дигәннәре башка борылыш ала. Әйе, нәкъ тә Язмыш.

Язмыш сүзе әсәрнең 1нче вакыйгасында ук килеп керә. Тик укучы бу сүзнең әсәрдә әле яшерен мәгънә алганына төшенми.
        Яңа кешеләр, яңа балалар арасына килеп керү ул, әлбәттә, турыдан-туры аларның үзара танышу, аралашу, ярышу һәм хәтта бәхәс тудыра алырлык ситуацияләргә дә китереп чыгарырга мөмкин. Балалар авызыннан без еш кына үзара сүз көрәштерүне гадәти күренешләрдә дә күрә алабыз. Әсәрдә берәүләрнең өендә компьютер, я булмаса, видик булу,  ә башкаларда әнисенең алтын-көмешле, әтисенең кыйбатлы машиналы, гаражлы булуы, кемгәдер моның берсе дә тәтемәү моңа ачык мисал. Киләсе вакыйгада Зөһрәнең әлеге ситуациягә юлыгуы, тик судан коры чыгуы тасвирлана. Башкалар каршында үз-үзен горур тотуы, әмма өйдә уйга калган кечкенә Зөһрә кызга әйләнүе каршылык тудыра. Кызчыкның күңел дөньясы белән аның кылган гамәлләре берьюлы ике төрле фикер йөртергә этәрү контрастлык барлыкка китерә. Моны без һәр вакыйгада да ачык күрәбез.
        Һәм менә, ниһаять, әсәргә Я… образы килеп керә. Серле, ниндидер бер гаҗәеп көчкә ия бу образны укучы яңа образ итеп күзаллый. Кисәк кенә видиклы булып кую, зәңгәр чәчәкле гөл хуҗасына әверелү, хисап фәненнән гел «5»ле билгеләре генә ташый  башлау, ошатып йөргән Руслан исемле 3нче класс малае белән араларның да җайлашуы, тормышта Аллага ышану, өметләнү, бик теләп яңа догалар өйрәнүе, буранлы көндә урамга чыгып, таудан шуганда аягын авырттырып туңудан калуы, ялган, алдалау ише яман гадәтләрдән арынуы, Яңа ел төнендә тәм-томлы һәм дә көмеш йөзекле булуы, ә иң мөһиме, туган көнендә муенсалы һәм дә әтиле булуы – боларның барысын да Зөһрәгә Я… бирә. Әйе,  җанландырып бирелгән Я… (Язмыш образы)ның Ясир абыйсы булып чыгуына укучы әсәр барышында төшенә, тик Зөһрә үзе генә моны туган көнендә аңлый. Теге вакытта суыкта, аягы авыртып егылып калганда коткаручы йомшак, назлы кулларны ул туган көне көнне аңлап, танып ала. Беркөнне моңа кадәр ата мәхәббәтенә сусаган кызның бер көндә 8 яшен тутыруы һәм бу көнне өр-яңа язмыш тууы – әсәрнең ахыры уңай тәмамлануга дәлил.
        Әсәр ахырында бәхет капусы ачылу Зөһрә тормышына гына түгел, ә берьюлы аның әнкәсе белән Ясирнең дә, якын итеп йөргән дус малае Русланның да тормышына үзгәреш кертә.


                                                                     

Әсәрнең темасы –

әсәрдә, чынбарлык, тормыштагы вакыйгаларга  нигезләнеп, серлелек алымнары кулланлып, Зөһрә исемле кызның тормышы сурәтләнә. Шулай ук әти-әнигә ихтирамлылык, кешелеклек, дуслык, ятимлек темалары да бар.

Әсәрнең проблемасы –

 нәни кызчык, Зөһрәнең әтисе исән булып та, әтисез яшәве.

 Зөһрәнең тулы гаиләдә әтиле-әниле булып яшисе килүе.

Әсәрнең идеясе –

тулы гаиләдә яшисе килгән Зөһрә кебек балаларның бүгенге тормышта бик күп булулары.


Г. Гыйльмановның «Язмышның туган көне» әсәренә

7нче сыйныфта әдәбияґ дәресендә өйрәнү өчен  технологик карта

Технологик карта – дәрес материалын график планлаштыру;  укытучы сайлаган, кирәк дип тапкан  дәрес структурасы берәмлекләрен таблицада күрсәтү.

Технологик карта төзүнең максаты: танып-белү процессын технология дәрәҗәсендә – укытучының да, укучыларның да гамәлләрен проектлаштыру һәм төзү – конструирование  (күзаллау) һәм бәян итү (описание).

Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы)

Галимҗан Гыйльманов иҗаты. “Язмышның туган көне” повесты.

Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалары

1нче дәрес темасы: Г. Гыйльмановның “Язмышның туган көне” әсәренең сюжеты.

2нче дәрес темасы: Г. Гыйльмановның “Язмышның туган көне” әсәренә анализ.

Максатлар

1) дидактик: әдәби әсәргә анализ ясау.

2)  үстерешле: сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, сөйләм үстерү.

3) тәрбияви: аралаша белү, үз язмышыңа хуҗа булырга өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча: Г. Гыйльмановның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу, “Язмышның туган көне” повестын уку, эчтәлекне үзләштерү һәм анализлау. Укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү. Повесть жанры төшенчәсен аңлау.

Метапредмет нәтиҗәлелек: яшерен эчтәлекне табып, тормыш белән бәйле нәтиҗәләрне ачыклау, авторның төп кисәтүен аңлау, рухи авырлыкларга әзер булу, чишелешләр эзләү  позициясен кабул итү, автор тарафыннан әсәр эчтәлегенә салынган идеяне безнең заман, реаль тормыш, чынбарлык белән бәйләп аңлата белү, үз эшчәнлегенә адекват бәя бирә белү.

Төп ресурслар

  1. 7нче сыйныф. Әдәбият. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова. Казан: Тат.китап нәшр., 2014.
  2. Гыйльманов Г.Х. Язмышның туган көне: Балалар һәм яшүсмерләр өчен повестьлар, хикәяләр, парчалар, әкияләр/Галимҗан Гыйльманов.– Казан: Ихлас нәшр., 2012.– 344 б. 
  3. «Әдәби әсәргә анализ ясау», А.Яхин. Казан, 2003.
  4. Мозаффарова М.Г. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан.  ТРМҮИ. 2014.
  5. «Әдәбият» уку предметы буенча гомуми төп белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәлелеге.
  6. Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

Өстәмә ресурслар

компьютер, мультимедия проекторы, презентация, язучы портреты, китаплардан күргәзмә.

Уку эшчәнлеген оештыру

  • танып-белү эшчәнлеге формасы – төркемнәрдә оештырылган эш һәм сыйныф белән эшләү;
  • танып-белү методы – тикшерүле;
  • контроль, бәя, үзконтроль, үзбәя;
  • чаралар – такта, укучының эш дәфтәре;
  • укучыларда  тормышка яраклаштырылган универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем, күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

Дәрес

№ 1.

Г. Гыйльмановның “Язмышның туган көне” әсәренең сюжеты.

  1. Ориентлашу,  мотивлаштыру

этабы.

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек? Замандаш язучыларыбызның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

 Укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру.

регулятив  гамәлләр: –  уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү;

–  үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе.

танып-белү гамәле: –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу.

коммуникатив:

–  укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү.

Слайд № 1  

Г.Гыйльманов портреты күрсәтелә.

Слайд № 2

Гыйльманов Г.Х. Язмышның туган көне: Балалар һәм яшүсмерләр өчен повестьлар, хикәяләр, парчалар, әкияләр. Казан: Ихлас нәшр., 2012 

китабы күрсәтелә.

Слайд № 3

Язмыш сүзенә ачыклык кертү, билгеләмә бирү.

Язмыш ( судьба, доля, участь, рок, удел) -  1. Дини караш буенча: кешенең үзе туганчы ук алла тарафыннан билгеләнеп, язып куелган тормышы, күрәчәк, тәкъдир 2. Нәрсәнең дә булса үсеше, үзгәреше, яшәү тарихы, яшәү хәле яки соңы, азагы халык җырларының язмышы 3. Алгы көндәге яшәеш, киләчәк, киләчәктәге тормыш. Нәрсәнең дә булса алдагы хәле, яшәү-яшәмәү мәсьәләсе.

1. Өй эшләренә анализ.

- Иң элек, өйгә бирелгән әсәрне өйрәнүгә күчкәнче, әйдәгез әле әлеге повестьнең авторы биографиясенә кыскача күзәтү ясыйк. Кем соң ул  Г.Гыйльманов?

Беренче сорауга алдан әзерләнеп килгән бер укучы тарафыннан җавап алына.

Көтелгән җавап: язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов 1957нче елның 1нче февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган.
Мәктәпне тәмамлагач, 1974-1979нче елларда Казан дәүләт университеттында белем ала.

1982нче елда "Татар балладасы" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1980-1986нчы елларда Казан дәүләт университетында татар әдәбияты укыта, аннары 1999нчы елга кадәр Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире булып эшли. 1999-2005нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.
Хәзерге вакытта Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш консультант булып эшли. 1994нче елда Татарстан Республикасының югары бүләге – Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. 

Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2002). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

Иң танылган әсәрләре: "Тозлы яңгыр", "Албастылар", "Оча торган кешеләр", "Табылдык хатлар", "Язмышның туган көне", "Әбием сихерче бугай", "Шүрәлеләр ни

атлы?" һ.б.

Үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • дәреслектән файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • дәреслектән файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;
  • дәреслектән  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • дәреслектән файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

2. Актуальләштерү.

Искә төшерегез әле, повесть жанрындагы әсәр белән без гадәттә нишлибез?

Көтелгән җавап:  повесть жанрындагы әсәренең эчтәлеге белән танышабыз.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы.

 Мотивлаштыру  процессы:

  • Бүген без сезнең белән Г.Гыйльмановның “Язмышның туган көне” дип аталган бик матур әсәре белән якыннанрак таныша башларбыз. Аңа кадәр мин сездән “Нәрсә ул язмыш?” дигән сорауга 2 төркемнән дә җаваплар ишетер идем.
  • Һәр әдәби әсәрнең төп фикере, идеясы, күтәрелгән проблемасы була. Әдәбият дәресләрендә сез аларны билгеләргә  өйрәндегез.

  Бүгенге һәм киләсе дәрестә сезгә тәкъдим ителгән  проблемалы сорау:  Бәхетле булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Автор сезгә нәрсә әйтергә, нәрсә җиткерергә теләгән? Моның асылын аңлау өчен, безгә әсәрнең эчтәлегенә төшенү мөһим. Бу безне борчыган сорауларга җаваплар табуга турыдан-туры ярдәм итәр.

  1. Зөһрәнең гамәлләрен күзәтү.
  2. Зөһрәнең гамәлләре һәм күңел дөньясы параллельлеген күзәтү.
  3. Зөһрә һәм “Язмыш”.

Дәреслектән җавапны дәлилли алырлык урыннарны таба белү. Һәр өзекнең эчтәлеген кыскача сөйләү. Кызның психологик халәтен һәм үз-үзен тотышын күзәтү.

Үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • дәреслектән файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • дәреслектән файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • дәреслектән  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • дәреслектән файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү .

Әсәрдә нинди вакыйгалар турында сөйләнә?

Нинди вакыйгалар охшаш? Кайсы вакыйга төп (әсәрнең фокусы)?

Көтелгән җавап: әсәрдә тормыш-көнкүреш вакыйгалары тасвирлана. Гадәти тормышта күзәтелә торган ситуацияләр чагылган.

  Зөһрәнең һәр гамәле аның уе һәм теләге белән, яки шушы гамәленә карата фикере белән параллель бирелеп бара. Һәр гамәлендә кыз Язмышка таяна, өметләнә.

  11нче вакыйга. “Туган көн”. Зөһрәнең туган көнендә  “Язмыш”тан муенса кабул итүе.

 

регулятив  гамәлләр: –  уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү;

–  үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе.

танып-белү гамәле: –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу.

коммуникатив:

–  укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү.

Слайд № 4

“...Зөһрә барысын да аңлады. Бүген аның туган көненә чып-чын, чып-чын Язмышы килгән иде! Ул моны Ясир абыйсының куенына килеп керү белән тойды. Теге вакытта, буранлы төндә, нәкъ шушы кулларда, шул кочакта кайтты бит ул! Зөһрә бу кулларны башка бер генә кул белән дә бутамаячак. Шул ук күзләр, шул ук йөз, елмаю, мыек…

Нәрсә ди бит: “Зөһрә акыллым!” — ди. Нәкъ хатында язганча… Хатын тәмамлаганда да: “Синең Я.” — дип куя иде. Бу “Я” дигәннәре Ясир абыйсы икән бит! Язмыш — Ясир… Ясир — Язмыш… Нинди матур могҗиза бу… Быел Зөһрәгә туган көне менә шушы матур могҗизаны бүләк итте!..” (11нче вакыйга).

Слайд № 5

Каршылыклар (эчке халәт һәм чынбарлык арасындагы).

1нче кисәк. Зөһрәнең әтисе булмау – иң кадерле кешеле – әниле булу, алар арасындагы аера алмаслык мәхәббәт.

2нче кисәк. Әнисенең хатын-кыз бәхетенә ия булмавы – акыллы, тәрбияле кыз үстеруе.

3нче кисәк. Әнисез калудан курку – кунак алдында үзен горур, дөрес тоту.

4нче кисәк. Балалар алдында кимсенү – “Язмыш” белән дуслашу.

5нче кисәк.

Бүләкне сорап алуның ярамавын белү – зәңгәр чәчәкле булу теләге.

6нчы кисәк.

Беренче “2”ле – Я... белән дуслыкның укуга карата теләк тудыруы.

7нче кисәк. Руслан тарафыннан җәберләнүе – Русланга карата җылы хисләр.

8нче кисәк. Этнең тешләве – яңа догалар өйрәнү.

9нчы кисәк. Аягын авырттыру – Язмыш кулына килеп керү.

10нчы кисәк.

Алдалау – намус уяну.

11нче кисәк. Язмышның Ясир икәнлеген белү – 2 туган көнне бәйрәм итү.

2. Модельләштерү.

  Повесть ике сюжетка калдырыла:

Каршылыклар (эчке халәт һәм чынбарлык арасындагы, яки + һәм -):

1нче кисәк. Зөһрәнең әтисе булмау – иң кадерле кешеле – әниле булу, алар арасындагы аера алмаслык мәхәббәт.

2нче кисәк. Әнисенең хатын-кыз бәхетенә ия булмавы – акыллы, тәрбияле кыз үстеруе.

3нче кисәк. Әнисез калудан курку – кунак алдында үзен горур, дөрес тоту.

4нче кисәк. Балалар алдында кимсенү – “Язмыш” белән дуслашу.

5нче кисәк.

Бүләкне сорап алуның ярамавын белү – зәңгәр чәчәкле булу теләге.

6нчы кисәк.

Беренче “2”ле – Я... белән дуслыкның укуга карата теләк тудыруы.

7нче кисәк. Руслан тарафыннан җәберләнүе – Русланга карата җылы хисләр.

8нче кисәк. Этнең тешләве – яңа догалар өйрәнү.

9нчы кисәк. Аягын авырттыру – Язмыш кулына килеп керү.

10нчы кисәк.

Алдалау – намус уяну.

11нче кисәк. Язмышның Ясир икәнлеген белү – 2 туган көнне бәйрәм итү.

III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

Ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

Нинди нәтиҗә ясадык?

 

Көтелгән җавап: Г.Гыйльмановның “Язмышның туган көне” повестының сюжетын үзләштерергә тиеш идек.      

  Әсәрдәге вакыйгаларны таркаттык, охшашларын берләштереп, ике өлешкә калдырдык.

  Нәтиҗә: өмет чаткысы, яхшыга ышану, куелган проблема алдында сыгылмау.

регулятив  гамәлләр: –  уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү;

–  үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе.

танып-белү гамәле: –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу.

коммуникатив:

–  укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү.

2. Дәрестәге эшчәнлеккә

үзбәя.

Исегезгә төшерегез, дәрес башында мин сезгә нинди проблемалы сорау куйган идем? Без аңа җавап таптыкмы? Дәрес барышындагы шәхси  эшчәнлегегезгә  адекват бәя куегыз.

  • дәреслектән, терәк конспекттан, алда әйтелгәннәрдән  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • дәреслектән, терәк конспекттан, алда әйтелгәннәрдән  файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;
  • дәреслектән, терәк конспекттан, алда әйтелгәннәрдән  файдаланып,  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • дәреслектән, терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

Слайд № 6

Бәхетле булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

3. Өйгә эш алу.

Өч төрдәге эш тәкъдим ителә:

  1. Төп образларга характеристика язып килергә.
  2. Тел сурәтләү чараларын дәфтәрләрдә булдырырга.
  3. Язмыш һәм бәхет үзара ничек бәйләнгән? Алар һәрвакытта да янәшә киләме?  дигән сорауларга язмача җавап бирергә.

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй дәлилләр табып эшли.

Слайд № 7

Өй эше:

  1. Төп образларга характеристика язып килергә.
  2. Тел сурәтләү чараларын дәфтәрләрдә булдырырга.
  3. Язмыш һәм бәхет үзара ничек бәйләнгән? Алар һәрвакытта да янәшә киләме?  дигән сорауларга язмача җавап бирергә.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем, күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

Дәрес

№ 2.

Г. Гыйльмановның “Язмышның туган көне” әсәренә анализ.

  1. Ориентлашу,  мотивлаштыру

этабы.

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез әйбәтме?  Күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.  Г. Гыйльмановның “Язмышның туган көне” әсәрен өйрәнүне, анализлауны дәвам итәбез.

 Укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру.

регулятив  гамәлләр: –  уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү;

–  үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе.

танып-белү гамәле: –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу.

коммуникатив:

–  укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү.

Слайд № 1  

Г.Гыйльманов портреты күрсәтелә.

Слайд № 2

Гыйльманов Г.Х. Язмышның туган көне: Балалар һәм яшүсмерләр өчен повестьлар, хикәяләр, парчалар, әкияләр. Казан: Ихлас нәшр., 2012 

китабы күрсәтелә.

1. Өй эшләренә анализ.

- Иң элек, өй эшенә күз салыйк.

  1. Төп образларга характеристика язып килергә.
  2. Тел сурәтләү чараларын дәфтәрләрдә булдырырга.
  3. Язмыш һәм бәхет үзара ничек бәйләнгән? Алар һәрвакытта да янәшә киләме?  дигән сорауларга язмача җавап бирергә.

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

Үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • дәфтәрдә теркәлгәннәрдән файдаланып та сөйләп бирә алмаса, дөреслектән ерак булса - «2»;
  • дәфтәрдә теркәлгәннәрдән файдаланып  сөйләп бирә алса, дөреслеккә бераз якын булса - «3»;
  • дәфтәрдә теркәлгәннәрдән  бераз гына  карап сөйли алса, дөреслеккә якын булса - «4»;
  • дәфтәрдә теркәлгәннәрне үз-үзенә сөйли алса, дөреслеккә якын булса - «5».

2. Актуальләштерү.

Искә төшерегез әле, повесть жанрындагы әсәрне анализлау

дигәндә, без гадәттә нәрсәне күздә тотабыз?

Көтелгән җавап:  повесть жанрындагы әсәренең эчтәлегеннән чыгып, аның идея, тема, проблемасын һәм дә автор әйтергә теләгән фикерне ачыклыйбыз. Әсәрне бүгенге тормыш белән бәйләп, чагыштырып  карыйбыз.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы.

  Элек-электән халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан. Кызганычка каршы, бу сыйфатларны бүгенге көндә бөтенләй югалтып бетердек түгелме? Бүген дәрестә шул хакта сөйләшербез.

  Шулай итеп, әсәрне анализлауны нәрсәдән башларга кирәк?

Көтелгән җавап: образларга характеристика, вакыйгалар үстерелеше, әсәрнең иң югары ноктасын, чилешен табу, темасын, проблемасын, идеясен ачыклау, автор фикере, бүгенге тормыш белән бәйләп карау. (һәр термин аңлатыла).

Үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • дөрес җавап бирә алмаса - «2»;
  • җавап бирү дөреслектән ерак булса - «3»;
  • җавапта конкретлык җитеп бетмәсә - «4»;
  • төгәл җавап алынса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү .

Мотивлаштыру  процессы:

  • Укучылар, Г.Гыйльмановның “Язмышның туган көне” әсәре белән без инде таныша башлаган идек. Бүген без шушы әсәре белән авторның ни әйтергә теләгәнен ачыкларбыз.
  • Һәр әдәби әсәрнең төп фикере, идеясы, күтәрелгән проблемасы була, дидек.  Автор сезгә нәрсә әйтергә, нәрсә җиткерергә теләгән? Моның асылын аңлау өчен, без узган дәрестә әсәрнең эчтәлегенә төшендек. Ә хәзер әйдәгез бергәләп, эчтәлеккә, әсәрнең өзекләренә таянып, төп проблема, тема һәм идеяне аерып чыгарыйк.

Экспозиция:

 Әйдәгез, әсәрдәге төп образлар белән тагын бер кат танышып китик. 

Образлар системасы.

Вакыйгалар үстерелеше.

 Зөһрәне нинди сорау борчый?

 Зөһрәнең иң яраткан әйбере?

 Өченче бүлектә ни өчен Зөһрә Ясир абыйны чит кеше дип атады һәм ни өчен бүтән килмәвен теләде?

 Дүртенче бүлектә кешеләрнең нинди начар сыйфатлары сүрәтләнә?

 Зөһрә кемгә атап хат яза, ни өчен?

 Зөһрәнең Русланга карата мөнәсәбәте нинди?

 Зөһрәгә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итә?

Иң югары нокта.

Чишелеш.

 “Һәр кешенең үз вакыты, үз сәгате бар, диләр. Шул сәгать суккан вакытка туры китерә алса, кешегә бәхет капусы ачыла. Бүген генә сигез яшен тутырган Зөһрәнең дә сәгате сукты. Аның тормышы бөтенәйде.”

   Әсәр укучы көткәнчә (китап укыганда, барсы да яхшы тәмамлансын дип телибез), бөтенесенең дә бәхетле булуы  белән тәмамлана.

   Әсәрдә нинди сурәтләү чараларын таба аласыз?

Әсәрнең темасы нинди?

 Менә әсәргә анализ ясап үттек. Әсәрнең проблемасы нинди соң?

 Язучы Галимҗан Гыйльманов бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә тели?

 Бу повестьта күтәрелгән проблеманы без, кызганычка каршы, көн саен телевидение, газета-журналлар аша еш ишетәбез, көндәлек тормышта еш очратабыз. Димәк, Г.Гыйльмановның “Язмышның туган көне” повесты безнең заман өчен дә бик актуаль булган идеяләр белән сугарылып язылган.

   Дәресебезне әсәрдән алган юллар, авторның үз фикере белән тәмамлыйсым килә: “Язмыш  таң кебек: башы бар, ахыры юк… Безнең күз алдында өр-яңа Язмыш туды. Язмыш һәрвакыт бәхет булып туа. Безнең геройларыбыз да аны шул бәхетле килеш сакласыннар иде, тормышның бормалы юлларында әрәм-шәрәм итеп бетермәсеннәр иде”.(12нче вакыйга)

Дәреслектән җавапны дәлилли алырлык урыннарны таба белү.  Көтелгән җавап: персонажарга бәя бирәбез, повестьның эчтәлеген (темасын) ачабыз, мәгънәсен (идеясен), автор куйган проблеманы билгелибез.

Көтелгән җавап: 

 Үзәк образ  Зөһрә. Ул  итагатьле, саф күңелле, горур, кыю, тырыш, максатына ирешүчән.

 Әнисе Гүзәлия  кызын бик яратучы ана образында сүрәтләнә. Бөтен тормышын кызына багышлый, хәтта кызы өчен үз бәхетеннән дә ваз кичә.

  Ясир  балаларны яратучы, уңай образ итеп сурәтләнә. Максатына ирешүчән, олы йөрәкле ир-ат.

 Руслан  башта тискәре образ итеп сурәтләнсә дә, күңелендә явызлык юклыгы ачыклана һәм бик яхшы дус булып китә.

 Ятимлелек, Зөһрәнең әнисенә карата мөнәсәбәте, аңа булган мәхәббәте.

 Әнисез бөтенләй яшәп булмаганлык. Төп фикер - әни кеше  бу дөньяда иң мөһиме, иң кирәге, иң изгесе!

 Әнисе, курчагы, кояш, гөл чәчәге.

 Зөһрә ялгыз калудан, аны барысы да онытуларыннан курыкты. Моңа кадәр икесе генә яшәгән кызчык, әнисен бер кеше белән дә бүлешәсе килмәде.

 Мактанчыклык, үзеңне башкалардан өстен күрү.

 “Язмыш”ка, беркемгә дә әйтә алмаган серләрен, үтенечләрен җиткерү өчен.

 Зөһрәгә ул малай бик ошый. Күңелендә аның белән дус булу хыялы яши. Алга таба бу хыял тормышка аша.

 Әбисе өйрәткән догалар.

 Буранлы төн.

 “Язмышның” кем булуы ачыклануы.

 Чагыштыру: Зөһрә әнисен алтын белән чагыштыра.

 Җанландыру: гөл чәчәген үзенең дусты дип атау                «Алсушка».

 Эпитетлар: аңлаешсыз сүзләр, күңелсез сүзләр, бәхетле гомер, тату гомер, ачы язмыш, бәхетсез язмыш...

Әсәрдә чынбарлык, тормыштагы вакыйгаларга  нигезләнеп, серлелек алымнары кулланлып, Зөһрә исемле кызның тормышы сурәтләнә. Шулай ук әти-әнигә ихтирамлылык, кешелеклек, дуслык, ятимлек темалары да

 бар.

 Нәни кызчык, Зөһрәнең әтисе исән булып та, әтисез яшәве.

 Зөһрәнең тулы гаиләдә әтиле-әниле булып яшисе килүе.

 Әсәрнең идеясе: тулы гаиләдә яшисе килгән Зөһрә кебек балаларның бүгенге тормышта бик күп булулары.

 

регулятив  гамәлләр: –  уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү;

–  үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе.

танып-белү гамәле: –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу.

коммуникатив:

–  укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү.

Слайд № 3

Һәр кешенең үз вакыты, үз сәгате бар, диләр. Шул сәгать суккан вакытка туры китерә алса, кешегә бәхет капусы ачыла. Бүген генә сигез яшен тутырган Зөһрәнең дә сәгате сукты. Аның тормышы бөтенәйде.”(12нче вакыйга)

Слайд № 4

Повесть  сюжеты 2гә бүленә:

  1. Я...га кадәр тормыш (Әтисез булу, башкалар алдында кимсенү).
  2. Я...дан соң тормыш (Әтиле булу бәхетенә ия булу).

2. Модельләштерү.

  Повесть  сюжеты 2гә бүленә:

  1. Я...га кадәр тормыш (Әтисез булу, башкалар алдында кимсенү).
  2. Я...дан соң тормыш (Әтиле булу бәхетенә ия булу).

III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә).

Ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә).

Нинди нәтиҗә ясадык?

 

Көтелгән җавап: Г.Гыйльмановның “Язмышның туган көне” повестының сюжетына таянып, идея, тема, проблеманы ачыкларга тиешле идек.      

  Әсәрдәге вакыйгаларның үстерелешен, бер-берсе белән тыгыз элемтәдә,  булуын һәм аларның барысын да бер фикер бәйләвен ачыкладык.  Нәтиҗә: язмыштан узмыш юк. Ни булуга да карамастан, тормышның җил-бураннарына каршы тора белергә,

регулятив  гамәлләр: –  уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү;

–  үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе.

танып-белү гамәле: –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу.

коммуникатив:

–  укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү.

Слайд № 5

Әсәрнең темасы – әсәрдә, чынбарлык, тормыштагы вакыйгаларга  нигезләнеп, серлелек алымнары кулланлып, Зөһрә исемле кызның тормышы сурәтләнә. Шулай ук әти-әнигә ихтирамлылык, кешелеклек, дуслык, ятимлек темалары да бар.

Әсәрнең проблемасы -

 Нәни кызчык, Зөһрәнең әтисе исән булып та, әтисез яшәве.

 Зөһрәнең тулы гаиләдә әтиле-әниле булып яшисе килүе.

Әсәрнең идеясе - тулы гаиләдә яшисе килгән Зөһрә кебек балаларның бүгенге тормышта бик күп булулары.

2. Дәрестәге эшчәнлеккә

үзбәя.

Исегезгә төшерегез, дәрес башында без нинди максат куйган идек? Без аңа җавап таптыкмы? Дәрес барышындагы шәхси  эшчәнлегегезгә  адекват бәя куегыз.

  • дәреслектән, терәк конспекттан, алда әйтелгәннәрдән  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • дәреслектән, терәк конспекттан, алда әйтелгәннәрдән  файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;
  • дәреслектән, терәк конспекттан, алда әйтелгәннәрдән  файдаланып,  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;

дәреслектән, терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

3. Өйгә эш алу.

Өч төрдәге эш тәкъдим ителә:

  1. Киләсе әсәрне уку.
  2. Г.Гыйльмановның биографиясен тулырак чагылдырган презентация эшләү.
  3. “Гаилә нинди булырга тиеш?” темасына сочинение язып килергә.

 

Слайд № 6

Өй эше:

  1. Киләсе әсәрне уку.
  2. Г.Гыйльмановның биографиясен тулырак чагылдырган презентация эшләү.
  3. “Гаилә нинди булырга тиеш?” темасына сочинение язып килергә.



Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

(эссе)

 Һәрберебезнең күңелендә еш кына кеше ни өчен яши дигән, төгәл җавап бирә алмаслык мәңгелек сорау туа. Бу сорауны үземә дә еш бирәм дә акланырлык сәбәпләр эзлим. Без бу дөньяда ни калдырабыз дигән сорауны еш ишетәбез һәм уйланабыз. Шушы мең сорауларга җавапны мин үземнең яраткан эшемдә таптым. Укытучы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгел, чөнки кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Хыялыма ирешүдә, беренчедән, туган авылымда укыткан ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле укытучылырым юнәлеш бирсә; икенчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучысының  үз эшен яратып башкаруы этәргеч булгандыр, мөгаен.

Укытучы!

Бу яшь буын юллар юнәлешен

Синнән ала кая барырга?!

Алар гомере заман килере өчен

Җаваплы син тормыш алдында, -  дип яза , яраткан шагыйрәбез Клара Булатова.

Әйе, мин дә аз гына мәктәптә эшләү дәверендә бу эшне ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген аңладым. Укытучы – дөньяны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык – изге зат. Минемчә, бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ул? – дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Укытучы кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, сабырлык, тирән белем, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Шушы зур исемне аклау өчен бөтен көчемне куям. Үземнең укытучы һөнәрен сайлаганыма горурланып яшим.

 Куйган максатларыма ирешү өчен, белем алырга кирәклегенә төшендем. 11 классны бетереп, туган авылдан чыгып китү һәрбер бала өчен авырдыр, дип уйлыйм. Мин дә урта мәктәпне яхшы билгәләренә тәмамлап, Яр Чаллы шәһәренә юл тоттым. Казан Дәүләт университетының филиалы булган Яр Чаллы педагогия көллиятенә укырга кердем. Көллияттә уку чорлары тиз арада үтеп китте. Кулга көллиятне тәмамлаган диплом алдым. Берничә елдан соң, Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамладым.

  Тормыш йомгагымны сүтә – сүтә, уналтынчы ел үзем сайлаган һөнәремне башкарам. Хезмәтемне бик яратам. Укучыларымның күңелен аңларга тырышам, кирәк чакта аларга ярдәм кулы сузам, укучыларым да миңа ярдәм итәләр. Ә  бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек кабинетларда эшләү- үзе бер бәхет. Эшләү өчен бөтен уңай шартлар да тудырылган.

 Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр. Ә бу күзләрдә мең төрле сорау, мең төрле проблема. Бу сорауларга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин аларның күзләренә карап, шул сорауларга көн саен  әкрен гена җавап эзлим, алар белән бергә уйлыйм, көләм, шатланам. Минем бурычым-укучыда эчке матурлыкка омтылыш тудыру, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә өйрәтү. Әдәбият дәресендә бала әсәрдәге вакыйгалар һәм янәшә сурәтләнгән язмышлар белән таныша: күтәрелгән тема буенча фикер алыша, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә. Мин укучыларның һәрберсенә әйтергә мөмкинлек бирәм, чөнки һәр бала – үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар шулай кабул итәм мин аларны. Аларның һәрберсе сәләтле. Сыйныфларда балаларны өч төркемгә бүләм: бик көчлеләр, уртача сәләтлеләр, йомшаграклар. Мин беренче дәрескә кергәндә үк аларны үзем өчен билгеләп куям һәм дәресне шул юнәлештә оештырам. Укучыда булган сыйфатларны үстерү, камилләштерү – минем бурычым.

   Дәресләр...  Алар укучы белән укытучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә тиеш. Мин дәрестә – киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче, әйдәп баручы. Мин алар белән бәхәсләшәм, иҗат итәм, фикер алышам, мөстәкыйль карарлар кабул итәм. Балаларның кызыксыну күзләрен күреп сөенәм. Әзерлексез килгән укучыларны да үз фикерен әйтергә өйрәтәм, чөнки белемгә омтылу чаткыларын кабыза белү- укытучының тагын бер бурычы. Мин тәкъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

      Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертү – укытучы алдында торган төп таләп. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Хәзерге вакытта кайсы гына өйгә керсәң дә, компьютерлар урнаштырылган. Укучы һәр кызыксындырган соравына интернет челтәре аша җавап таба ала. Шуңа күрә мин үзем дә яңа технологияләрне үзләштерергә һәм дәресемдә кулланырга тырышам.

Көн артыннан көн үтә. Һәр көн мине укучыларым сыйныф каршында басып каршы алалар. Аларның һәрбер көнгә үз фикерләре, үз карашлары бар. Алар нәрсә ишеткәннәрен, нәрсә уйлаганнарын әйтергә ашкыналар. Алар белән мин сөйләшәм, серләрен тыңлыйм, үз киңәшләремне бирәм. Балалар, алар – серле бер дөнья. Аларның дөньясына керү өчен, үзеңә дә балачакка кайтырга туры килә.

Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк.

Күңелем түрендә яткан кайбер фикерләремне шушы юлларга салып, минем ихлас күңелдән теләкләремне әйтәсем килә: мәктәптә эшләү белән горурланырга кирәк, укытучы һөнәре катлаулы хезмәт булса да, зур хөрмәткә лаеклы хезмәт. Бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратканда гына Укытучы дигән исемгә лаек булырга мөмкин.

Мәктәп тормышы, дәресләр, дәрестән тыш чаралар, коллективым, яраткан укучыларым белән үткәргән һәр мизгел миңа яшәргә дәрт, эшләргә көч, күңелемә канәгатьлек хисләре, киләчәккә якты өметләр бирә.

   Хезмәт юлымда түбәндәге сүзләргә тәңгәл буласым килә: “Агач җимеше белән, кеше эше белән матур”



Предварительный просмотр:

Алар мәңге үлемсез

М.Җәлил               Җыр өйрәттен мине хөр яшәргә

                                 Һәм үләргә кыю ир булып.

                                Гомерем минем моңлы бер җыр иде.

                                Үлемем  дә яңгырар җыр булып.

Ф.Кәрим                Үләм икән үкенечле түгел.

                                 Бу үлемнең миңа килүе.

                                 Бөек җыр ул, бөек Ватан өчен

                                 Сугыш кырларында үлүе.

А.Б.   Әйтче, Муса Җәлил, Фатих Кәрим,

          Мондый кыюлыкны, батырлыкны,

          Кемнән алдыгыз, сез, шундый горурлыкны,

          Нинди ялкыннарда чыныктыгыз?

 

М.Җәлил               Мин ант иттем җанны  кызганмаска,

                                 Саклар өчен халкым, илемне.

                                 Йөзәү булса гомерең, син барысын да

                                 Шушы юлга бирмәс идеңме?

Ф.Кәрим                Үлем турында уйлама,

                                 Илең турында уйла.

                                 Илең турында уйласаң,

                                 Гомерең озын була.

 

УКЫТУЧЫ. Муса Җәлил, Фатих Кәрим дигәндә-татар халкын, ә татар халкы дигәндә Муса Җәлил, Фатих Кәримнәрне күз алдына китерәләр. Аларның батырлыгын  бөтен дөнья белә. Димәк, алар чын мәгънәсендә, халкыбызның бөек шәхесләре, безнең горурлыгыбыз.

 Димәк, бүгенге әңгәмәбез кемнәргә багышлана?

________________________________________

Әйе, Фатих Кәрим, Муса Җәлилләрнең иҗатына, аларның күрсәткән батырлыкларына багышлана.

Укучылар, кайсыгыз кыскача гына М.Җәлилнең, Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып китә?

1 Укучы. М.Җәлилнең туган җире-Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы. Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр, Муса инде 6 яшендә үк авыл мәдрәсәсендә укый башлый.Сугышка кадәр үк М.Җәлил татар халкының күренекле  шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Шигырь, поэмалар иҗат итә,опералар өчен либретто яза. Аның “Алтынчәч” һәм “Илдар” либреттоларына композитор Нәҗип Җиһанов шул исемдәге опералар иҗат итә. М.Җәлилнең күп кенә шигырьләре  композиторлар тарафыннан көйгә салынып, яратып башкарыла торган җырларга әверелә.

                     

                    Җыр: “Җырларым”

             Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

             Ил кырында чәчәк атыгыз.

             Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

             шул кадәрле җирдә хакыгыз

Сугышның беренче көннәреннән  үк М.Җәлил, үзе теләп, яу кырына китә.Шагыйрь фронт сызыгында була.Сугыш туктаган араларда ул шигырьләр яза.

М.Җәлил             Фашист керде басып җиребезгә

                              Аркасына асып балтасын.

                              Ул яндыра, вата илебезне

                               Ничек шуңа түзеп ятасың?

                              Аргамагым, әйдә канатлан да,

                              Җил булып оч сугыш кырына.

                              Җырым утын корыч сөңге итеп,

                              Мин күтәрдем хәзер кулыма.  

                              Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен

                              Алып керик ялкын эченә.

                              Мин калмасам җирдә,син калырсың

                              Һәйкәл булып үлмәс эшемә.

1 Укучы.(дәвам итә) 1942 нче ел, 26 нчы июнь М.Җәлил авыр яраланып, гитлерчылар кулына әсирлеккә эләгә. Авыр һәм газаплы әсирлектә 791 көн үткәрә. 1944 нче елның 7 февралендә барлык җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итәләр. Шушы елның 25 августында М.Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзаланып үтерелә.

2 Укучы   Без беләбез: язучыгың җаны-тәне белән

                Туган илен зурлап сөюен.

                Матурлыгын аның саклау өчен,

                Батырларча үлә белүен.

3 укучы   Ф.Кәрим  1909 нчы елның 9 нчы гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районының Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мулла малае булу аңа бик күп авырлыклар китерә. Эшеннән куыла,кулга алына, “Халык дошманы” дигән нахак исем тагып, 10 елга хөкем итәләр. Генерал Якуб Чанышев һәм Кави Нәҗми ярдәме белән 4 елдан  соң Ф.Кәримне аклыйлар.

   Фатих Кәрим “Халык дошманы” дигән исемен ачыклагач, сугышның иң авыр урыннарында хәрәкәт иткән штраф батальонына  җибәрелә һәм Бөек Ватан сугышы елларында күп һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге әсәрлә иҗат итә.

 

4 укучы  Мин рядовой солдат бу сугышта

                 Тик бер нәрсәм белән аерылам:

                 Рядовойлар төнен йоклаганда,

                 Мин йокламыйм шатлык- кайгыдан.

                Бер минут та башка кайгы бирми,

                Окоп почмагында утырам,

               Аламын да куен дәфтәремне,

              Янып җыр язарга тотынам.

              Ут булмаган җирдә ай яктырта

              Җыр хакына кала йокылар.

             Окопларда язган хатларымны

             Хөрмәт белән дуслар укырлар.  

     

3 укучы   Ф.Кәрим  (дәвам итә) Сугыш араларында никадәр күп һәм берсеннән берсе гүзәл әсәрләр язган шагыйрь Фатих Кәрим тыныч елларда нинди генә әдәби җәүһәрләр бирмәс иде.Тик гомере кыска булган икән шул. Нинди үкенеч, сугыш бетәргә 2 ай ярым калганда 1945 нче елның 19 февралендә ул батырларча һәлак була.

   Фатих Кәримгә батырлыгы өчен “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены бирелә.

 

 5 укучы  Үлем белән җиңде үлемне ул

                 Үлемсезлек шушы түгелме?

                 Җирдә мәңге исән калыр өчен

                 Халык йөрәгендә терелде.

6 укучы    Муса Җәлил, Фатих Кәрим-

                   Халкыбыз каһарманнары.

                   Үлемсез аларның исемнәре

                   Мәңге аларның даннары.

УКЫТУЧЫ. Укучылар, безнең тыныч , ямьле, тормышыбыз өчен Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм аларның көрәштәшләре гомерләрен дә кызганмаганнар. Алар дошманга сатылмаган, туган илен алыштырмаганнар.

-Үзләренең шигырләрендә безне нинди булырга өнди соң?

-Без сезнең белән ничек яшәргә тиешбез?

(кыю,батыр, намуслы, гадел,курку белмәс, Ватанны саклаучылар булырга, туган җирне сакларга, якларга)

-Без, гомумән, нинди булырга тиеш?

( Муса Җәлил сүзләре белән әйткәндә: “Үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез”)

-Мин дә сезнең герой-шагыйрләр кебек курку белмәс, ватанпәрвәр- патриот булуыгызны телим.  

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

мастер-класс для учителей английского языка по теме "Подарки"

На мастер–классе  представлен опыт работы и методические рекомендации  по проведению урока английского языка по теме “Подарки». Цель данного мастер-класса– представление приемов, создающих ...

Мастер-класс для учителей башкирского языка "Уҡыусыларҙың тәржемә эшен лингвокультурологик нигеҙҙә ойоштороу".

Культурологический подход к изучению произведений на уроках башкирского языка и литературы - наиболее приемлемый при работе в полилингвальном пространстве. Он помогает глубже изучить жизнь народа, пре...

Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан

Материалы для участия  во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского...

Мастер - класс для учителей английского языка 9-11 классов.

Некоторые эффективные способы обучения учеников в достижении желаемых результатов на ЕГЭ и олимпиадах....

Мастер – класс для учителей английского языка "Технология театральной педагогики".

Вариант проведения Мастер-класса по внедрению театральной педагогики в преподавание английского языка в школе. Сказка "Златовласка и три медведя"....