Үткән заман сыйфат фигыль
план-конспект урока (7 класс) на тему

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

7нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres.rar2.96 МБ

Предварительный просмотр:

Үткән заман сыйфат фигыль

Максат: Үткән заман сыйфат фигыль буенча яңа белемнәр формалаштыру; аның ясалышын күзәтеп, сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру; алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү; кышкы табигатькә соклану, аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар:

– сыйфат фигыль буенча алган белемнәрне системалаштыру;

– сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;

– мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиһазлау: Ноутбук, экран, проектор, биремле карточкалар, музыкаль әсәрләр, презентация, татар теленнән электрон дәреслек (7нче сыйныф өчен).

Материал: Татар теле (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек), 7 сыйныф, 2015 ел – 44-45нче битләр

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Эш төрләре: тест эшләү, телдән сөйләм, сүзлек эше, текст өстендә эш, Интернет челтәрендә эш.

Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, эзлеклелек, теориянең гамәлдә кулланылышы, активлылык, күрсәтмәлелек.

Эш режимы: укытучы-сыйныф, укучы-укучы, укытучы-укучы.

Предметара бәйләнеш: Рус теле, татар әдәбияты, рәсем сәнгате, музыка, әйләнә-тирә дөнья. 

Дәрестә кулланылган методлар: традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр (мәгълүмати-коммуникатив технология).

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Шәхескә кагылышлы: -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Метапредмет: Танып-белү УУГ: - дәреслек белән эшләү;

- аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

- объектларны чагыштыру;

- фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: -укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

- фикерне дәлилли итеп җиткерә белү;

-  Мәгълүматны  туплау өчен күмәк эш башкару;

Регулятив УУГ: -дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

-укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- эш сыйфатына бәя бирә белү;

- билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу;

- нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).

Предмет буенча: Үткән заман сыйфат фигыльләрне хикәя фигыльләрдән һәм исемләшкән сыйфат фигыльләрдән аера белү.

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Мотивлаштыру.

- Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә! Слайд 1.

Балалар, тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

2.Актуальләштерү.

1)Фонетик күнегү үткәрү

- Хәзер телебезне шомартыйк, бергәләшеп фонетик күнегү эшлик. Шигырь юлларын бергәләп укыйк.

 [къ], [гъ] авазлары

Туган ягым кырларына

Калын итеп карлар яуган.

Кышның салкын айларында

Табигать йокыга калган. Слайд 2.

-Бу шигырь юллары нәрсә турында ? (кыш,туган як,табигать турында)

- Әйе, балалар, табигатьтә кыш темасын дәрес вакытында тирәнрәк ачыкларбыз.

-Балалар, сез өйрәнгән сүз төркемнәре бармы бу юлларда? (исем, сыйфат,фигыль)

-Укучылар, фигыль темасын быел өйрәнә башладыгыз, искә төшерегез әле, фигыльләр нинди төркемнәргә бүленә? (затланышлы һәм затланышсыз)

-Затланышсыз фигыльләрдән кайсы фигыльне беләсез? (сыйфат фигыль)

- Белгәннәрне искә төшереп, кечкенә тест эшләп үтик.

2)Тест сорауларына җавап алу. Слайд 3.

1. Сыйфат фигыльләр нинди сүз төркеменә охшаган?

А) Сыйфат, исем.

Б) Фигыль, исем.

В) Фигыль, сыйфат.

2. Түбәндәге сыйфат фигыльләр нәрсәне ачыклыйлар? Баручы кеше, килгән кунак.

А) Исем.

Б) Сыйфат.

В) Фигыль.

3.Сыйфат фигыль нинди сорауга җавап бирә?

А) Нишли?

Б) Кайсы?

В) Нинди?

4.Сыйфат фигыль нинди жөмлә кисәге булып килә?

А) Ия.

Б) Аергыч.

В) Тәмамлык.

5. Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә?

А) Эш-хәлне белдерә.

Б) Предметның билгесен белдерә.

В) Эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә. Слайд 4. Үзбәя.

Слайд буенча нәтиҗә чыгару. Слайд 5.  Көтелгән җаваплар:

- Сыйфат фигыль сыйфат һәм фигыль сүз төркеменә охшаган. Сыйфат кебек ул нинди? соравына җавап бирә. Җөмләдә аергыч була. Исемне ачыклап килә. Барлыкта, юклыкта килә. Фигыль буларак заман белән төрләнә.

- Нинди заман сыйфат фигыльләрен беләсез? (хәзерге заман сыйфат фигыльләрне беләбез). Мисаллар китерегез: (укучы малай, нинди малай? җырлаучы кыз, биюче егет)

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Димәк, сыйфат фигыльләр турында сез күп беләсез. Әфарин! Ә нинди заман сыйфат фигыль белән таныш түгелсез әле? (үткән заман, киләчәк заман). Шулай булгач, бүген без сезнең белән нинди тема өстендә эшләрбез икән? (үткән заман, киләчәк заман) Киләчәк заман сыйфат фигыль турында сез киләчәктә өйрәнерсез, ә бүген безнең темабыз: үткән заман сыйфат фигыль Слайд 6. Димәк үзебезгә нинди максатлар куябыз? (үткән заман сыйфат фигыль турында белербез; ничек ясалышын өйрәнербез, сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдырырбыз) Слайд 7. Тактага тема языла.

4. Яңа тема өстендэ эш. Галимҗан Ибраһимовның тексты буенча эш. Слайд 8.

- Балалар, текстны карап чыгыгыз, текстта билгеләнгән сүзләрне табыгыз.

1) Текстны кычкырып уку, темасын билгеләү. Билгеләнгән сүзләрне табу.

- Бу сүзләрнең мәгнәләре сезгә аңлашыламы? Юк. Сүзлекләрдән шуларны ачыклыйк. Сүзлектән мәгънә уку, русчага тәрҗемә итү

2) Сүзлек эше. Слайд 9.

Абзар – хлев, сто́йло

Ындыр – гумно́, зерноток

ындыр эше — рабо́та на гумне́

Кибән - стог

печән кибәне — стог се́на

3)Үткән заман сыйфат фигыль турында текстка нигезләнеп аңлату.

- Ә хәзер, укучылар, беренче җөмләне тагын бер тапкыр укыйк әле.

- Таңнан башланган кар туктамады, яуды да яуды. Слайд 10. Нинди сүз төркемнәре бар бу җөмләдә? (исем, фигыль)

- Әлеге җөмләдән – ган кушымчасы булган сыйфат фигыльне табыйк. (башланган) Ул кайсы сүзне ачыклап килгән? (кар) Нинди сорауга җавап бирә? (нинди). Кар кайчан ява башлаган? (таңнан). Бу эш-хәл әле үтәләме? (юк). Димәк, кайсы заман сыйфат фигыль? (үткән заман)

- ничек ясалган? (-ган кушымчасы ярдәмендә,) башланган кар

Җир йөзе йомшак кар белән капланды.(бу җөмләдә сыйфат фигыль юк) Слайд 11. Зур елгалар әллә кая төпкә, боз астына качтылар. Слайд 12. (монда да юк)

Юллар, сукмаклар югалдылар. Слайд 13. ( бу җөмләдә дә сыйфат фигыль юк)

- Карагыз, әле, укучылар, без үзебез сыйфат фигыль ясый алабызмы? (алабыз, югалган юллар, сукмаклар)

Өйләрнең, абзарларның, ындырларга тезелгән кибәннәрнең түбәләре – һәммәсе карга күмелделәр. Слайд 14. Тезелгән кибәннәрнең Үзбәя.

Нәтиҗә чыгару.

Үткән заман сыйфат фигыльләр –ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары ярдәмендә ясала. Нинди? соравына җавап бирә. Исемне ачыклый . Мондый сүзләр жөмләдә аергыч була. Дәреслектән кагыйдәне уку.

-Хәзер шушы җөмләләргә игтибар итик әле. Юллар, сукмаклар югалган. Югалган юллар,сукмаклар күренми. Слайд 15.

Таблица буенча нәтиҗәләрне исбатлау. Слайд 16.

нишләгән?

нинди?

юллар, сукмаклар югалган

югалган юллар,сукмаклар күренми

Җөмләдә хәбәр

Җөмләдә аергыч

үткән заман хикәя фигыль

үткән заман сыйфат фигыль

4. Физминутка. Электрон дәреслектәге физминут үткәрелә.

5. Әңгәмә. - Балалар, туган ягыбызның кышкы табигатен гаять матур итеп тәсвирлаучы әдип – Галимҗан Ибраһимов. Слайд 17. Аның турында сез нәрсә беләсез? (Ул Башкортстанда туган)

-Тагын. (Безнең шәһәрдә Ибраһимов укулары оештырыла) Әсәрләрен укыганыгыз бармы? (бар, Яз башы әсәрен укыдык)

6. Интернетта эш. - Хәзер без Интернет челтәре аша Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен табыйк. http://kitap.net.ru/ibragimov.php Слайд 18 менә бу татар электрон китапханәсенә сылтама. Икенчесе Татарстанның милли китапханәсенә http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/ibr_book1.htm. Слайд 18 Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен шул сайтларда укый аласыз. Ә хәзер беренче төркем «Алмачуар» әсәреннән, ә икенче төркем «Кызыл чәчәкләр»дән алынган җөмләләрдә үткән заман сыйфат фигыльләрен табып укый.

А: Дөньяны күп күргән, күп елкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән. Слайд 19

КЧ: Бөек Башкортстан туфрагында, Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә бер авыл бар... Слайд 19 Үзбәя.

- Әфарин! Башкортстаннан чыккан тагын нинди татар шагыйрьләрен, язучыларын беләсез?

- Әмирхан Еники, Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин. (20-24 слайдларда фотолары, туган, торган еллары)

- Күрәсезме инде, балалар, данлыклы Башкортстан җире татар әдәбиятын нинди күренекле әдипләр белән баеткан. Галимҗан Ибраһимовның киләсе елда 130 еллык юбилее була. Озакламый безнең Башкортстаныбызның да зур бәйрәме узачак. Сез аның турында беләсезме? (Әйе, Республикага 100 ел тула).

- Без яшәгән республиканың тиздән 100 еллыгы була. Слайд 25 (Сыйфат фигыль табу, җөмләне бергәләшеп кычкырып уку)

Нәтиҗә чыгару

- Шул уңайдан республикабызда төрле чаралар уздырыла башлады. Ә сез бүген алган мәгълүматларны шушы датага арналган төрле эзләнү, тикшеренү эшләрегездә, фәнни-гамәли конфенцияләрдә катнашканда куллана аласыз.

6. Күнекмәләрне формалаштыру һәм ныгыту.

- Сыйфат фигыльләр әдәби әсәрләрдә генә түгел, халык авыз иҗатында да киң урын алган. Сезнең алдыгызда мәкальләр язылган карточкалар ята, шуларны дәфтәргә күчереп языгыз, үткән заман сыйфат фигыльләрне табып асларына сызып куегыз. Кем такта янына чыгарга тели?

1) Карточкалардагы биремне дәфтәрләрдә эшлиләр. Мәкальләрне укып, үткән заман сыйфат фигыльләрне табу. Ике мәкаль арасындагы аерманы әйтү. (Ике бала такта янында эшли)

1. А)Яратып эшләнгән эш куаныч китерер. Б) Эшләмәгән ашамый.

2. А)Үзе егылган бала еламас. Б) Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

3. А) Алдан кычкырган күкенең башы авырта. Б)Үткәнгә үкенмә.

4. А) Укыган кеше ил төзәр. Б)Күп укыган күп белгән.

5. А) Туган телен кадерләгән халык кадерле була. Б)Телләр белгән- илләр белгән.

6. А) Калган эшкә кар ява. Б) Иленнән аерылган – канаты каерылган. Үзбәя.

Нәтиҗә чыгару. Ияреп килгән сүз төшеп калса, сыйфат фигыль исемләшә; килеш, сан белән төрләнә. Слайд 26. Дәреслектән кагыйдәне уку.

2) Электрон дәреслек белән эш. 89нчы күнегү. Тыңлыйбыз, сыйфат фигыльләр ясыйбыз. (Яуган кар, яраткан Кыш бабай, өелгән тау) Үзбәя.

- Укучылар, кыш турында бүген матур шигырь, өзек укыдык. Ә кышкы табигатьне тагын ничек тәсвирлап була. Әйтеп карагыз әле. (рәсем сәнгате, музыка, фото)

3) Антонио Вивальди, Петр Ильич Чайковскийның Ел фасыллары әсәрләреннән Кыш темасын тыңлату. Слайд 27-28

– Хәзер без бөек классик композиторларның ел фасылларына багышланган әсәрләреннән өзекләр тыңларбыз. Укучылар, күзләрегезне йомыгыз, тыңлагыз.

-Бу музыкаль әсәрләрне тыңлаганнан соң күз алдыгызга ниләр килеп баса? (Вивальди: Буран. Җил сызгыра. Куркыныч. Шом.Чайковский: Карлар бөтерелә. Бәйрәм җитүе тоела )

Соңыннын Рим Хәсәновның Кышкы романсын тыңлату – сорау: бу көй сезгә танышмы?

4) Кышкы пейзаж төшерелгән картиналарны күзәтү. Слайд 29-31 Дәреслектәге картина буенча эш. 93нче күнегү

7. Билгеләр үзбәя карточкалары буенча куела.

8. Өй эше бирү

1) 86нчы күнегү.

2) кыш турында сыйфат фигыльләр кергән сынамышлар язып килегез.

3) сыйфат фигыльләр кулланып, 93нче күнегүне эшләгез, картина буенча кечкенә күләмле инша языгыз. Слайд 32

9. Рефлексия.

1. Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?

2. Ничек чиштек?

3. Нәрсәләр белдек ? Слайд 33

Үткән заман сыйфат фигыльләр турында өйрәндек. Аларны табуга күнегүләр эшләдек. Башкортстаннан чыккан татар шагыйрьләре, язучылары турында сөйләштек. Кышкы табигатьне ничек күрсәтеп булганны күзәттек.

10. Йомгаклау.

Укытучы: Сыйфат фигыльләр җөмләне матурлыйлар, фикерне тулырак әйтеп бирергә ярдәм итәләр. Мәкальләрдә, әдәби әсәрләрдә, сөйләмебездә кулланыла. Безнең якташ әдибебез әсәрләреннән алынган җөмләләрдә дә сыйфат фигыльләрне еш очраттык.

Димәк, алар әсәрне матур, кеше күнеленә үтеп керерлек булуына ярдәм итәләр. Сез дә киләчәктә сыйфат фигылләр кулланып сөйләмегезне бизәрсез, матур иншалар язырсыз, дигән өметтә торып калам.

Дәрес өчен зур рәхмәт! Уңышлар телим сезгә. Сау булыгыз! Слайд 3


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге заман сыйфат фигыль темасы буенча дәрес планы тәкъдим итәм....

үткән заман сыйфат фигыль

7нче сыйныфның татар төркеме...

Үткән заман сыйфат фигыль.

Максат:1.Үткән  заман  сыйфат  фигыль  буенча  яңа  белемнәр  формалаштыру.2.Сыйфат  фигыльләрне  җөмләләрдә  дөрес  куллану  күнекмәләрен ү...

Үткән заман сыйфат фигыль

Татар теле дәресе...

Дәрескә. Хәзерге заман сыйфат фигыль.

Әлеге язма "Хәзерге заман сыйфат фигыль" темасы буенча әзерләнде. Рус төркемнәренең җиденче сыйныфында яңа материалны аңлатуда ярдәмлек булып тора....

Үткән заман сыйфат фигыль. Сыйныф: 7

Үткән  заман  сыйфат  фигыль. Сыйныф: 7...

Үткән заман сыйфат фигыль

Риза Фǝхретдиннең  ǝсǝрлǝреннǝн “Тǝрбияле бала”, “Ата-ана”, “Туганнар”, hǝм тагын бик күплǝрне атап үтǝргǝ була. Хезмǝтлǝре тǝрбияле булырга, илне, миллǝтне яр...