Үткән заман сыйфат фигыль.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Максат:

1.Үткән  заман  сыйфат  фигыль  буенча  яңа  белемнәр  формалаштыру.

2.Сыйфат  фигыльләрне  җөмләләрдә  дөрес  куллану  күнекмәләрен үстерү.

3.Ата-аналарга  карата  хөрмәт  хисе  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon utkn_zaman_s.f.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Үткән  заман  сыйфат  фигыль.

(7 нче  сыйныф. Татар  төркеме).

                 

Максат:

1.Үткән  заман  сыйфат  фигыль  буенча  яңа  белемнәр  формалаштыру.

2.Сыйфат  фигыльләрне  җөмләләрдә  дөрес  куллану  күнекмәләрен үстерү.

3.Ата-аналарга  карата  хөрмәт  хисе  тәрбияләү.

Җиһазлау:

Таблица,карточкалар,фотографияләр.

Дәрес  барышы:

1.Оештыру.

   -Исәнмесез , укучылар!

   -Хәерле  көн!

   -Бүген  сыйныфта  кем  дежур?

   -Рәхмәт.

2.Актуальләштерү.

  -Укучылар,әйдәгез әле  искә төшерик, фигыльләр  ничә  төркемгә  бүленә?

    Нинди  төркемнәргә?

 -Затланышлы  фигыльләрне  атагыз.

 -Алар  ни  өчен  затланышлы  дип  атала?

 -Затланышсыз  фигыльләрне  атагыз.

 -Затланышсыз  фигыльләрдән  без  кайсы  фигыльне  өйрәнә  башладык?

 -Нинди  фигыль  сыйфат  фигыль  дип  атала?

 -Ул  нинди  заманнарда  килә?

 -Хәзерге  заман  сыйфат  фигыль  турында  сөйләгез.  Мисаллар  китерегез.

3.Яңа  белемнәр  формалаштыру.

  -Укучылар,сүзтезмәләр  һәм  җөмләләр  язылган ,шуларны төрле  билгеләре

    буенча  ике  баганага  аерып  языгыз.

 

Укучы бала, әйткән  сүз, килә торган  поезд, баручы  кеше , эшләгән интек-

мәс,тырышканны  хөрмәт  итәләр.

Көтелгән  җавап:

укучы  бала                                               әйткән  сүз

килә торган  поезд                                    эшләгән  интекмәс

баручы кеше                                              тырышканны  хөрмәт  итәләр

-Беренче  баганага  кайсы  сүзтезмәләрне  яздыгыз?Ни  өчен?

(Бу сүзтезмәләрдә 1 сүз хәзерге заман  сыйфат  фигыль,1,3-гади,2-тезмә

 формасы)

-Калганнарын  2  баганага  язгансыз,әйдәгез,аларны тикшерик.

әйткән сүз-сүз-кән кушымчасы  ярдәмендә ясалган,җөмләдә  аергыч  була,

бу  сыйфат  фигыль

-кан/кән  кушымчалары  нинди  заманда кулланыла? Димәк,бу нинди  фигыль? Нәтиҗә ясагыз.

эшләгән интекмәс –гән кушымчасы ярдәмендә ясалган,

-нинди сүз төшеп  калган ?(кеше) сыйфат  фигыль  ачыклаган  исем.

-русча  тәрҗемәсе?

-нәтиҗә  ясагыз.

(Әгәр  сыйфат  фигыль ачыклап  килгән сүз төшеп  калса,ул исемләшә)

тырышканны  хөрмәт  итәләр-нинди сүз төшеп калган?(кешене)

-җәмләдә  тәмамлык булып килә.

-Күплек кушымчасы  ялгасак  ничек була?

-Нинди  килештә?

-Нәтиҗә ясагыз.

(Әгәр  үткән  заман сыйфат фигыль ачыклаган  исем төшеп калса,ул исемлә-

 шә.Килеш ,тартым,күплек кушымчаларын ала.Җөмләдә  ия  яки  тәмамлык

 була.)

-Укучылар,әйдәгез  хәзер  кагыйдә  чыгарабыз.Нинди  фигыль  үткән  заман

  сыйфат фигыль  дип атала?

-Үткән  заман  сыйфат  фигыль  фигыльлнең  тамырына  -ган/-гән,-кан/кән

  кушымчалары  ялганап  ясала,җөмләдә  аергыч  була.

-Әгәр  дә сыйфат  фигыль  үзе  ачыклаган  исемнән  башка  килсә ,ул исемлә-

 шә ,килеш, тартым  белән  төрләнә ,күплек  кушымчалары  ала,җөмләдә  ия

 яки  тәмамлык  булып  килә.

-Димәк,бүген  безнең  дәреснең  максаты  нинди?

-Үткән  заман  сыйфат  фигыльләрне  өйрәнү.

-Укучылар,әйдәгез китаптан  кагыйдәне  табып  укыйк,86 нчы  бит.      

4.Ныгыту.

1.Карточкалар  белән  эш.

Бирем:Мәкальләрне укыгыз ,сыйфат  фигыльләрне табыгыз,заманын  билге-

           ләгез:

1)Үз анасын зурлаган-кеше анасын  хурламас.

2)Ата-анага кадер күрсәткән  кеше  бала-чагадан кадер күргән.

3)Ата-анасын хөрмәт итүче бала  бәхетле булыр.

4)Ата-ана сүзен тотмаган кеше ,олыгайганчы игелек  күрмәгән.

5)Уңган апаның баласы тәртипле булыр.

6)Ата-анасын хурлаган адәм  үзен хурлаган булыр.

2.166 нчы күнегү. Шигырьне сәнгатьле итеп  уку.Сыйфатларны һәм сыйфат фигыльләрне  үзләре ачыклаган сүз белән  парлап язып  алу.

Матур юллар –йөргән юллар,тәмле сулар- биргән сулар,йомшак  куллар-

сөйгән куллар һ.б.

3.-Укучылар,без сезнең белән әниләр турында мәкальләр ,шигырь  укыдык.

Мин  сезгә  әниләрегезнең  фотографияләрен алып килергә куштым . Сез

ничек уйлыйсыз, ни өчен без бүген Әниләр турында сөйләшәбез?

(Тиздән  Аналар  көне).

-Сез бу бәйрәмгә ничек әзерләнәсез?

-Җир йөзендз әнидән дә якын кеше юк.Ф.Яруллин  язганча, әниләребез безгә

якты  дөнья  бүләк итә, сулышлары белән  җылыта, назлары белән иркәли.

Әни  -җирдә иң  газиз ,якын  кеше.Чөнки ул сине тудырган, җыр көйләп  би-

шектә  тирбәткән , беренче елмаюыңны  күреп куанган ,туган телне өйрәткән,

халык моңын  күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкин түгел. Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз,хәтерен калдырма-

гыз, аларга кояш гомере телик. Әниләргә багышлап  шагыйрьләр  бик күп

шигырьләр  ,композиторлар  җырлар язганнар.Әйдәгез әле , Әниләр турында

җыр тыңлап китик.

-Әниләр темасы -мәңгелек .Кешелек дөньсы бик борынгы  заманнардан ук

әниләргә  дан җырлаган. Әйдәгез,без дә әниләр турында шигырь  язып  ка-

рыйк.Тактада  шигырьнең  кайбер сүзләре язылган

         --------------------------------

         -----------------уңган  кеше

         ----------------------------------

       -----------------белмәгән  эше. 

 5.Ә хәзер терәк  сүзләрне  кулланып,фотографияләр буенча  “Минем әнием”

  дигән хикәя  төзеп карыйк.(телдән)

 Терәк  сүзләр :туып- үскән  җире,елмайган йөзе ,яраткан шөгыле ,бәйләгән оекбашлар, теккән киемнәр,пешергән ашлар,яраткан чәчәге, әйткән сүз,ялган

сүз.

5.Өй  эше.

 Вариатив.

1.Кемнәр яза ала , сыйныфта яза башлаган  шигырьне дәвам итәргә (3-4 строфа).

2.Сыйфат  фигыльләр  кулланып  , “Минем әнием “ темасына миниатюр  сочинение  язарга.                                                                                                

6.Йомгаклау:

-Сез бүген дәрестә нинди яңалыклар белдегез ?

-Бүген  барыгыз да кайткач,әниләрегезне  якынлашып килүче  бәйрәм белән

котлагыз, ә бүләгегез булып  бүгенге билгеләрегез булыр.(Билгеләр кую).

-Шулай һәрвакыт яхшы укыгыз,ягымлы сүзләрегез  белән  әниләрегезне

куандырыгыз. Сау булыгыз.



 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Бик зур рәхмәт. Дәрес-планы бик үтемле, аңлаешлы итеп төзелгән.

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Дәрес укучыларны кызыктырырлык итеп төзелгән.