Татар милли әдәби теленең формалашуы
план-конспект урока (9 класс) на тему
Тема. Татар милли әдәби теленең формалашуы
Максатлары: татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү;
Р.Миңнуллиның “Безнең җакның теле” шигырь юллары буенча туган тел, татар теле турында фикер алышу;
татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү;
укучыларда туган телгә, татар теленә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту;
Җиhазлау: дәреслек
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_milli_dbi_telenen_formalashuy.doc | 50.5 КБ |
Предварительный просмотр:
9нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес конспекты
Тема. Татар милли әдәби теленең формалашуы
Максатлары: татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү;
Р.Миңнуллиның “Безнең җакның теле” шигырь юллары буенча туган тел, татар теле турында фикер алышу;
татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү;
укучыларда туган телгә, татар теленә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту;
Җиhазлау: дәреслек
Дәрес барышы
I Оештыру моменты
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Дәрестә кемнәр юк? (дәрестә булмаучылар билгеләнә) Яхшы, укучылар, дәресне башлап җибәрик.
Укучылар, узган дәрестә сезгә өй эше итеп 225 нче күнегүне бирелгән иде. Әйдәгез, бергәләп тикшерик әле.
Нәрсә ул әдәби тел?
- Әдәби тел ул – гомумхалык сөйләмә теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы.
Тел нинди ихтыяҗлардан туган һәм ул нәрсәгә бәйле рәвештә үзгәрә, үсә?
- Тел җәмгыятьтә кешеләрнең бергәләп хезмәт итүләре барышында үзара фикер алышу ихтыяҗыннан туган: ул – җәмгыять үсеше белән бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, камилләштерә бара.
Төрки телләр гаиләсенә нинди телләр карый?
- Төрки телләр гаиләсенә татар, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төрек, төрекмән, чуваш, якут, караим, кумык, азәрбайҗан, уйгыр, карачай һ.б. телләр керә.
Әдәби тел барлык төрки халыклар өчен уртак булганмы?
- Гомумтөрки әдәби теле аерым төрки телләр барлыкка килгәнче, мең елга якын барлык төркиләрнең язма ихтыяҗын канәгатьләндергән.
Борынгы төрки әдәби теле ничәнче йөзләрдә кулланылган һәм аның үрнәкләре нинди язмаларда сакланган?
- Борынгы төрки тел V – X йөзләрдә кулланылган. Бу тел үрнәкләре рун һәм уйгур хәрефләре белән язылган истәлекләрдә сакланган. Аларга руник каберташлардагы язмаларны кертәләр.
Гомуми төрки әдәби тел нинди чорларга бүленә?
- Гомуми төрки әдәби тел борынгы төрки тел (V – X йөзләрдә), иске төрки тел (XI- XVI) гә бүленә.
Иске төрки әдәби теле соңга таба ни өчен үзгәргән һәм аның нигезендә нинди әдәби телләр барлыкка килгән?
- Иске төрки әдәби теле нигезендә XV – XVI йөзләрдә бер –берсеннән сизелерлек аерылган аерым иске төрки язма телләр барлыкка килә. Иске төрек, иске уйгыр, иске үзбәк, иске азәрбайҗан, иске төрекмән телләре белән бергә, иске татар әдәби теле дә формалаша.
Ярый, укучылар, өйгә эшне тикшереп алдык. Сездә сораулар калмадымы? Алайса, дәресне дәвам итәбез.
III. Бүгенге дәресебезнең максаты алдагы дәресләрдә алган белемнәрне тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар үзләштерү тора. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз: “Татар милли әдәби теленең формалашуы”. (Дәфтәрләргә язалар) Укучылар, хәзер сайланма диктант язачакбыз. Мин башта җөмләләрне укыйм, аннары соң сезгә гади җөмләләрне сайлап язарга кирәк булачак. Ия белән хәбәрләрнең астына сызарсыз. Бирем барыгызга да аңлашылдымы? Нинди сорауларыгыз бар? Ярый, эшне башлап җибәрик.
Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел. Тәмле тел- дару, ачы тел – агу. Тел ташны эретә. Бәхетленең теле тәмле. Кешенең телендә ни булса, күңелендә шул булыр. Татлы сүздән тел корымый. Туган телем – иркә гөлем. Иле барның теле бар. Телләр белгән – илләр белгән. Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы. Тел елата да, юата да. Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел. Тел – күңелнең көзгесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
(Тулысынча укып чыга)
Балалар, язып бетердегезме? Хәзер нинди җөмләләр язганыгызны тикшереп алыйк. ...... җөмләләрне укы әле. (Җавап тыңлана, хаталар төзәтелә.)
. Яхшы, укучылар, минем соравыма җавап бирегез әле. Әлеге мәкальләрдән сез нәрсә аңлыйсыз? Алар нәрсә турында?
- Бу мәкальләр барысы да тел турында. Аларда телне белүнең һәр кешегә кирәк икәнлеге, аның үзенчәлеге, сыйфатлары күрсәтелә. Тел балага туу белән бирелә, ул үсеп телен баета, матур итеп сөйләшергә өйрәнә. Тел ярдәмендә кешеләр үзара аралаша. Һ.б.
. Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта без аралаша торган татар теле элек тә шундый булганмы?
- Татар теле күп гасырлар дәвамында үсеш кичерә, хәзерге тел ул – шул үсеш нәтиҗәсе.
. Без татар язма әдәби теле тамырларының бик борынгы чордан килүен һәм аның берничә буынны үтүен өйрәндек: борынгы гомуми төрки язма әдәби теле (V- X йөзләр), иске гомуми төрки язма әдәби теле (XI-XIX йөзләр), иске татар язма әдәби теле (XVI- XIX йөзләр) һәм, ниһаять, татар милли язма әдәби теле (XIX йөзнең 2 ярт. башлап хәзергә кадәр). Татар милли әдәби теле, икенче төрле, хәзерге татар әдәби теле дип йөртелә.
Әйдәгез, әлеге төшенчәне сүзлек дәфтәрләрегезгә теркәп куегыз. (Схема төзелә.)
Ни өчен иске татар әдәби теле милли әдәби телгә алмашына соң?
Хезмәт бүленешенең үсеше нәтиҗәсендә, товар алмашу, эчке базар барлыкка килә. Халык үзара тыгыз аралаша, үзен башкалардан аерылып торган аерым милләт итеп хис итә башлый. Татар халкы, XIX гасыр урталарыннан башлап, шактый нык оешкан милләткә әйләнә.
Иске татар әдәби теле үзара тыгыз аралашу ихтыяҗын тулысынча тәэмин итеп җиткерә алмый, чөнки махсус өйрәнмәгән кешеләргә ул аңлашылып җитми. Тыгыз аралашу иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайтуны, ягъни татар милләтенең һәммәченә дә аңлашылырлык әдәби тел төзүне таләп итә.
Иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайту барышында татар милли әдәби теле формалаша.
Татар милли әдәби теленең беренче үрнәкләрен без Г.Кандалый, К.Насыйри (“Кырык бакча”, “Әбүгалисина”), Яков Емельянов (“Әләк”, “Улым ”, “Ярлы тормыш”), Габдрахман Ильяси (“Бичара кыз” драмасы), Фатих Халиди (“Рәдде бичара кыз”) һ.б. иҗатларында күрәбез. (Аларның портретлары күрсәтелә.) Алга таба Г.Тукай һәм аның чордашлары, искелек яклы кешеләргә иске әдәби телдә җавап бирә-бирә, яңа милли әдәби телне тагын да үстерәләр.
XX йөзнең 20 нче елларына кадәр татар милли әдәби теленең барлык төп стильләре дә формалашып җитә, бары тик фәнни стиль генә иҗтимагый- сәяси атамалар өлкәсендә иске татар язма теле традицияләрен дәвам итә.
1920 нче еллардан соң татар милли әдәби теле үзе генә кулланыла башлый, иске татар әдәби теле кулланылыштан төшеп кала.
Димәк, укучылар, без татар теле үсеше этапларын, үзенчәлекләрен өйрәндек. XIX йөзнең 2 ярт. башлап татар милли әдәби теле формалаша.
Бу әдәби тел татарларның һәммәсенә дә аңлашылырлык, уртак була.
IV. Татар телендә аралашучы бөтен кешеләргә аңлаешлы телнең кайбер якларын хәзер мисаллар өстендә күзәтербез һәм чыннан да аның хәзерге татар әдәби теле булуын дәлилләрбез. Иң беренче итеп, 235 нче күнегүгә игътибар итегез әле. ..... биремне укый.
- Хәзерге татар әдәби теленең башлангыч чорларыннан берничә үрнәкне укыгыз. Бу тел халыкның сөйләмә теленә якынмы? Кайсы ягы белән?
Яхшы, рәхмәт. Күнегүне телдән эшлибез. Хәзер игътибар белән үрнәкләрне укып чыгыгыз. Укып бетергәч, сөйләмә телгә якын якларны әйтеп бирерсез. (Үрнәкләрне укыйлар.)
236 нчы күнегү.
Әйдәгез, күнегүне тикшереп чыгыйк. Бу өзек нинди стильгә карый? Ничек дәлиллисез?
V.Өйгә эш.. § 35, 237 нче күнегүне язмача эшләрсез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация. Татар сөйләмә теленең диалектлары.
9 нчы сыйныфлар өчен презентация. Татар теленең диалектлары....
Татар милли әдәби теле
"Татар әдәби теленең үсеше"-максат:татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү,татар телендә дөрес,матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирүне ныгыту.Бурычлар:татар милли әдәби теленең формалаш...
Татар милли ашлары
Татар милли ашлары...
Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...
Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».
Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....
Татар милли ризыклары тарихы
Презентация "Татар милли ризыклары тарихы"...
ХУҖА БӘДИГЫЙ – ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ ВӘКИЛЕ
Тәнкыйтьче, публицист, язучы, тарихчы, тел бел-гече, педагог, философ Х. Бәдигый татар халкының әдәби телен, фәнен үстерү-дә файдалы, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан фәнни әсәрләр ка...