Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)
тест (10 класс) на тему

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдәбияты буенча тестлар тупланды. Шулай ук XIX гасырда иҗат иткән Г.Кандалый, Ш.Мәрҗани, М.Акмулла, К.Насыйри, М.Акъегетзадә һәм З.Бигиевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча да аерым тестлар әзерләнде. Шулай итеп, бу ярдәмлектә тестлар 12 бүлек астына берләшә. Бүлекләрдә сораулар күләме төрлечә, 7-14 аралыгында, һәр сорауга 1 дөрес җавап бирелә.

Ярдәмлекнең әһәмияте шунда: алар, беренчедән,  укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшерү мөмкинлеге булдырса, икенчедән, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерә һәм татар әдәбиятыннан БРИ на әзерләнергә  ярдәм итә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon test_-_dbiyat_10.doc166.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

4 нче номерлы урта мәктәп

 

Авторлык программасы

Контроль-исәпләү материаллары

Рус  телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен

татар әдәбиятыннан тестлар

(татар балалары өчен)

Эшләде: Заһретдинова Әлфия Назиф кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                             

Аңлатма язуы

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучыларына һәм шул сыйныфта эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителә торган бу ярдәмлек гамәлдәге программага (“Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен). 1-11нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты,  2011) һәм 10 нчы сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслегенә (Х.И.Миңнегулов, Н.С. Гыймадиева. Казан: “Мәгариф” нәшрияты,  2012) нигезләнеп төзелде.

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдәбияты буенча тестлар тупланды. Шулай ук XIX гасырда иҗат иткән Г.Кандалый, Ш.Мәрҗани, М.Акмулла, К.Насыйри, М.Акъегетзадә һәм З.Бигиевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча да аерым тестлар әзерләнде. Шулай итеп, бу ярдәмлектә тестлар 12 бүлек астына берләшә. Бүлекләрдә сораулар күләме төрлечә, 7-14 аралыгында, һәр сорауга 1 дөрес җавап бирелә.

Ярдәмлекнең әһәмияте шунда: алар, беренчедән,  укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшерү мөмкинлеге булдырса, икенчедән, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерә һәм татар әдәбиятыннан БРИ на әзерләнергә  ярдәм итә.

Тестларны, уку елы дәвамында, аерым темалар буенча да, уку елы азагында тулысынча да үткәрергә мөмкин. Әлеге тестлар язма һәм электрон (автомат) вариантларда эшләнде. Электрон вариантларның уңайлылыгы шунда: укучы, тестны үтәп чыгу белән, экранда эшне башкару вакытын, дөрес җавапларның күләмен һәм билгесен күрә ала.

Тестларның үтәлеше түбәндәгечә бәяләнә:

85% - 100% - “5”ле билгесе куела;

70% - 84% - “4”ле билгесе куела;

50% - 69% - “3”ле билгесе куела;

0% - 49% - “2”ле билгесе куела.

Әлеге тестларны 10 нчы сыйныфта әдәбият дәресләрендә 2013 нче елдан бирле кулланам. Бүлек яки теманы өйрәнеп бетергәннән соң тикшерү кисемнәре үткәрү өчен бик уңайлы. Әдәбият тарихының мөһим саналган аерым күренешләрен һәм аеруча күренекле авторларны, аларның әсәрләрен истә калдыру өчен дә файдалы.

Электрон формада эшли торган бу контроль-үлчәү материалларын укучылар да яраталар, кызыксынып, теләк белән башкаралар. Әдәбият фәненнән белем сыйфаты һәм өлгереш 100% тәшкил итә.

Болгар чоры: тарихы һәм әдәбияты.

1. Бөек Болгар мәмләкәте яшәгән чор?

   а. VII гасыр

   ә. VII-VIII гасыр

   б. VIII-X  гасыр

   в. IX гасыр

2. Бөек Болгар мәмләкәтен төзүче хан?

   а. Туктамыш

   ә. Чыңгыз

   б. Кубрат

   в. Аспарух

3. Болгар ханлыгы урнашкан территория?

   а. Дунай буе

   ә. Идел буе

   б. Азов буе

   в. Алтай

4. Болгар ханлыгы яшәгән чор?

   а. VIII-X гасыр

   ә. IX-XII гасыр

   б. IX-XIII гасыр  

   в. X- XIV гасыр

5. Болгар ханлыгы кайсы илләр белән бәйләнештә торган?

   а. Урта Азия, Һиндстан, Иран, Кытай, Гарәбстан, Әрмәнстан, Византия, Көнбатыш Европа

   ә. Урта Азия, Һиндстан, Иран, Япония, Гарәбстан, Әрмәнстан, Византия, Көнбатыш Европа

   б. Урта Азия, Һиндстан, Иран, Кытай, Гарәбстан, Әрмәнстан, Әфганстан, Көнбатыш Европа

   в. Урта Азия, Һиндстан, Иран, Кытай, Гарәбстан, Монголия, Византия, Көнбатыш Европа

6. Кол Галинең туган елы?

   а. 1112

   ә. 1183

   б. 1212

   в. 1283

7. Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” поэмасын кайчан язган?

   а. 922-934 елларда

   ә. 1112- 1130 елларда

   б. 1183-1190 елларда

   в. 1212-1233 елларда

8. Йосыф - Йагъкуб пәйгамбәрнең ничәнче баласы?

   а. 11

   ә. 12

   б. 13

   в. 15

9. Йосыфны төшендә күргән кызның исеме?

   а. Зөһрә

   ә. Зөләйха

   б. Зөлфия

   в. Зәйнәп

10. Йосыф кайсы илдә хөкемдар була?

   а. Болгарда

   ә. Алтын Урдада

   б. Мисырда

   в. Гарәбстанда

11. Йосыф сукырайган әтисенә нәрсә җибәрә?

   а. Намазлык

   ә. Кулъяулык

   б. Алтын касә

   в. Күлмәк

Алтын Урда: тарихы һәм әдәбияты.

    1. Алтын Урда дәүләте яшәгән чор?

         а. XI-XIII гасыр

         ә. XII-XIII гасыр

         б. XII-XIV гасыр

         в. XIII-XV гасыр

     2. Алтын Урданы төзегән хан?

          а. Чыңгыз

          ә. Батый

          б. Үзбәк

          в. Туктамыш

     3. Алтын Урданың башкаласы?

          а. Итил

          ә. Болгар

          б. Сарай

          в. Казан

     4. Алтын Урдада аралашу теле?

          а. Кыпчак

          ә. Гарәп

          б. Болгар

          в. Татар    

     5. Кем ул мәмлүк?

          а. Мисыр белән идарә итүче төрки

          ә. Һиндстанга йөрүче сәүдәгәр

          б. Үз милләтен хөрмәт итмәүче кеше

          в. Ханның хезмәтчесе

     6. Алтын Урда дәвереннән безгә килеп җиткән язма истәлекләр?

          а. Бәетләр, сүзлекләр, каберташ язмалары, ярлыклар, фәнни хезмәтләр

          ә. Сәяхәтнамәләр, сүзлекләр, ярлыклар, каберташ язмалары, фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр

          б. Сәяхәтнамәләр, сүзлекләр, ярлыклар, каберташ язмалары, мәкаләләр, әдәби әсәрләр

          в. Сәяхәтнамәләр, сүзлекләр, ярлыклар, каберташ язмалары, романнар, әдәби әсәрләр

      7. Алтын Урда чорында иҗат иткән әдипләр?

          а. Сәйф Сараи, Рабгузый, Котб, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи,  

              Әхмәд Хуҗа Сараи, Бәркә, Фәкыйһ, Габделмәҗид, Мәхмүд Сараи Гөлстаный

          ә. Кол Гали, Рабгузый, Котб, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи, Әхмәд

              Хуҗа Сараи, Бәркә, Фәкыйһ, Габделмәҗид, Мәхмүд Сараи Гөлстаный  

          б. Сәйф Сараи, Рабгузый, Котб, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи,  

              Әхмәд Хуҗа Сараи, Бәркә, Фәкыйһ, Габделмәҗид, Мәхмүд Кашгарый

          в. Сәйф Сараи, Рабгузый, Котб, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи,

              Әхмәд Хуҗа Сараи, Бәркә, Фәкыйһ, Габделмәҗид, Йосыф Баласагунлы

      8. Алтын Урда чорында иҗат ителгән, мәхәббәтнең олылыгы, гадел хөкемдар проблемасын гәүдәләндергән әсәр?

          а. Мәхмүд Болгари “Нәһҗел – фәрадис”

          ә. Рабгузый “Кыйссасел-әнбия”

          б. Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”

          в. Котб “Хөсрәү вә Ширин”

       9. Коперникка кадәр 150 ел алдан Җирнең Кояш  тирәсендә әйләнүен әйткән шагыйрь?

          а. Әхмәд Хуҗа Сараи

          ә. Сәйф Сараи

          б. Мәхмүд Сараи Гөлстаный

          в. Хисам Кятиб

       10. Нәрсә ул газәл?

          а. Мактау шигыре

          ә. Фәлсәфи – дидактик характердагы әсәр

          б. Мәхәббәт шигыре

          в. Тарихи әсәр

       11. Нәрсә ул дастан?

          а. Мәхәббәт шигыре

          ә. Фәлсәфи-дидактик эчтәлектәге афористик яңгырашлы лирик әсәр

          б. Хыялый һәм чынбарлык күренешләр үзара үрелеп бирелгән лиро-эпик характердагы әдәби әсәр

          в. Гел төрки сүзләрдән генә торган шигырь

       12. “ Идегәй” дастанының язылу вакыты?

          а. XV гасыр

          ә. XIV гасыр

          б. XIII гасыр

          в. XVI гасыр

       13. “Җөмҗөмә солтан” поэмасының авторы?

          а. Әхмәд Үргәнчи

          ә. Хисам Кятиб

          б. Габделмәҗид

          в. Сәйф Сараи

       14. Сәйф Сараи “Гөлестан бит-төрки” әсәрен ничәнче елда иҗат иткән?

          а. 1321

          ә. 1376

          б. 1391

          в. 1396

Казан ханлыгы чоры: тарихы һәм әдәбияты.

    1.Казан ханлыгы яшәгән чор?

          а. XIII –XVI гасыр

          ә. XIV –XV гасыр

          б. XIV – XVI гасыр

          в. XV – XVI гасыр

     2. Казан ханлыгының халкы һәм теле?

          а. Татар

          ә. Болгар

          б. Кыпчак

          в. Хәзәр

     3. Явыз Иван Казан ханлыгын ничәнче елда басып ала?

         а. 1452

         ә. 1454

         б. 1552

         в. 1556

     4. Явыз Иван гаскәренә каршы көрәштә һәлак булган шагыйрь?

         а. Мөхәммәдшәриф

         ә. Колшәриф

         б. Мөхәммәд Әмин

         в. Шәрифи

     5. 1487-1496, 1502-1518 нче елларда Казан ханы булып торган шагыйрь?

         а. Колшәриф

         ә. Өмми Кәмал

         б. Әхмәд Хуҗа Сараи

         в. Мөхәммәд Әмин

     6. Казан ханлыгы чорында иҗат иткән әдипләр?

         а. Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрифи, Колшәриф,

             Гарифбәк, Мөхәммәдшәриф, Чалгиз җырау, Мөхәммәдьяр.

         ә. Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрифи, Колшәриф,

             Гарифбәк, Мөхәммәдшәриф, Чалгиз җырау, Сәйф Сараи.

         б. Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрифи, Габделмәҗид,

             Гарифбәк, Мөхәммәдшәриф, Чалгиз җырау, Мөхәммәдьяр.

         в. Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрифи, Колшәриф,

             Гарифбәк, Мөхәммәдшәриф, Чалгиз җырау, Котб.

     7. “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмаларын һәм “Нәсыйхәт” шигырен кем язган?

         а. Колшәриф

         ә. Мөхәммәдьяр

         б. Мөхәммәд Әмин

         в. Сәйф Сараи

     8. Казан каласы хакында тарихи язмалар калдырган әдип?

         а. Мөхәммәд Әмин

         ә. Мөхәммәдьяр

         б. Шәрифи

         в. Сәйф Сараи

     9. Эченнән кыйммәтле энҗе чыккан балык кайсы әсәрдән?

        а. “Нуры содур”

        ә. “Гыйкаб”

        б. “Казан мәмләкәтенең җиңүе”

        в. “Зафәрнамәи”

     10. Аксак Тимернең явызлыклары кайсы әсәрдә фаш ителә?

        а. “Нуры содур”

        ә. “Гыйкаб”

        б. “Казан мәмләкәтенең җиңүе”

        в. “Төхфәи мәрдан”

XVII йөз әдәбияты.

  1.  XVII гасырда фольклорда нинди жанр формалаша?

а. Дастан

ә. Әкият

б. Бәет

в. Риваять

     2. XVII гасырның иң күренекле шагыйре?

          а. Мөхәммәдьяр

          ә. Сәйф Сараи

          б. Мәүлә Колый

          в. Габделмәҗид

     3. Нәрсә ул хикмәт?

          а. Фәлсәфи-дидактик эчтәлектәге афористик яңгырашлы лирик әсәр

          ә. Тылсымлы әкият

          б. Мәхәббәт шигыре

          в. Мактау шигыре

     4. Мәүлә Колыйның төп идеалы?

          а. Батыр сугышчы

          ә. Диндар кеше

          б. Гадел хөкемдар

          в. Матур хатын-кыз

     5. “Атаң белән анаңа хезмәт иткел күп-күп,

         Иртә торып, һәр көндә аякларын үп-үп.”

         Бу юлларны кем язган?

          а. Мәүлә Колый

          ә. Мөхәммәдьяр

          б. Кадыйр Галибәк

          в. Габди

     6. XVII гасырда иҗат  ителгән язма истәлекләр?

          а. “Мәҗмугыл-хикаят”, “Рисаләи Газизә”

          ә. “Җәмигъ эт-тәварих”, “Әхвале Чыңгыз хан вә Аксак Тимер”

          б. “Зафәрнамәи вилаяти Казан”, “Төхфәи мәрдан”

          в. “Җөмҗөмә солтан”, “Гөлестан бит-төрки”

     7. Мәүлә Колыйның ничә хикмәте билгеле?

          а. 50 ләп

          ә. 85

          б. 100

          в. 100 дән артык

     8. Үзенең бер шигырендә М. Колый дөньяны нәрсә белән чагыштыра?

          а. Зиндан

          ә. Бакча

          б. Кырмыска оясы

          в. Диңгез

     9. Бер хикмәтендә М. Колый кемнәрне пычрак дуңгызга тиңли?

          а. Аракы эчүчеләрне

          ә. Тәмәке тартучыларны

          б. Каракларны

          в. Гайбәт сөйләүчеләрне

     10. Г. Кандалый, К. Насыйри, Г. Бәширов иҗатларында үстерелгән М. Колый мотивы?

          а. Аллага табыну

          ә. Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте

          б. Игенчелекне зурлау

          в. Мәхәббәткә корылган гаилә төзү

XVIII йөз: тарихы һәм әдәбияты.

1.Петербург төзелешендә күпме татар катнаша?

          а. 5 меңгә якын

          ә. 5 мең

          б. 10 меңгә якын

          в. 10 мең

     2. Кем ул лашман?

          а. Корабль төзүче

          ә. Петербург төзелешендә катнашучы

          б. Чукындыручы

          в. Корабль төзелешенә агач әзерләүче

     3. Лашманчылыкта ничә татар эшли?

         а. 11 меңнән артык

         ә. 13мең

         б. 112 меңнән артык      

         в. 115 меңләп

     4. Казанда “Чукындыру конторасы” ничәнче елда төзелә?

          а. 1710

          ә. 1740

          б. 1770

          в. 1800

      5. Пугачев гаскәрендә ничә татар катнаша?

          а. 50 меңләп

          ә. 70 меңләп

          б. 90 меңләп

          в. 100 меңләп

      6. Татарча китап ничәнче елда басыла  башлый?

          а. 1734

          ә. 1724

          б. 1723

          в. 1712

      7.  XVIII йөздә иҗат иткән язучылар?

          а. Габдессәләм, Әхмәдбик, Таҗеддин Ялчыгол, Габделмәннан Мөслим углы, Хөсәен  бине Локман, Вәлид Каргалый, Мәүлә Колый, Габдерәхим Утыз Имәни

          ә. Габдессәләм, Әхмәдбик, Габди, Габделмәннан Мөслим углы, Хөсәен бине  Локман, Вәлид Каргалый, Мәнди Котыш, Габдерәхим Утыз Имәни

          б. Габдессәләм, Әхмәдбик, Таҗеддин Ялчыгол, Габделмәннан Мөслим углы, Хөсәен  бине Локман, Вәлид Каргалый, Мәнди Котыш, Кадыйр Галибәк                                                                

          в. Габдессәләм, Әхмәдбик, Таҗеддин Ялчыгол, Габделмәннан Мөслим углы, Хөсәен   бине Локман, Вәлид Каргалый, Мәнди Котыш, Габдерәхим Утыз Имәни

     8. Сәяхәтнамәнең төп эчтәлеген нәрсә тәшкил итә?

          а. Авторның күргәннәре, ишеткәннәре, кичергәннәре

          ә. Халыкның хыяллары

          б. Үгет – нәсыйхәт

          в. Пәйгамбәрләр тарихы

      9. Нәрсә ул мәдхия һәм мәрсия?

          а. Мәхәббәт шигыре

          ә. Мактау шигыре

          б. Тарихи әсәр

          в. Фәлсәфи-дидактик әсәр

      10. Нәрсә ул робагый?

          а. Мөстәкыйль дүртьюллык

          ә. Мөстәкыйль икеюллык

          б. Мәхәббәт шигыре

          в. Мактау шигыре

     11. Энциклопедик мирасы,  күпкырлы эшчәнлеге белән Ломоносовны хәтерләтүче әдип?

          а. Әхмәдбик

          ә. Г. Утыз Имәни

          б. В. Каргалый

          в. Т. Ялчыгол

     12. “Мәҗмугыл-хикаят” җыентыгында ничә хикәят бар?

          а. 16

          ә. 30

          б. 33

          в. 44

      13. Г. Державин кызыксынган татар әдибе?

          а. Әхмәдбик

          ә. Таҗеддин Ялчыгол

          б. Габдерәхим Утыз Имәни

          в. Габдессәләм

       14. “Килсә дә үлем, галим үлми һаман,

               Үлеме килгәнче үк үлә надан”. - Бу юлларның авторы?

           а. Әхмәдбик

           ә. Таҗеддин Ялчыгол

           б. Габдерәхим Утыз Имәни

           в. Габдессәләм

XIX гасыр: тарихы һәм әдәбияты.

1.Казан университеты ничәнче елда ачыла?

          а. 1804

          ә. 1808

          б. 1828

          в. 1834

     2. “Тәрҗеман” гәзите ничәнче елда чыга башлый?

          а. 1833

          ә. 1863

          б. 1873

          в. 1883

     3. “Тәрҗеман” гәзитенең мөхәррире кем була?

          а. Каюм Насыйри

          ә. Шиһабеддин Мәрҗани

          б. Исмәгыйль Гаспралы

          в. Хөсәен Фәезханов

     4.  XIX гасырда иҗат иткән  шагыйрьләр?

          а. Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Гали Чокрый, Шәмседдин Зәки,  Әхмәд Уразаев-Кормаши, Галиәсгар Камал, Мифтахеддин Акмулла.

          ә. Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Гали Чокрый, Шәмседдин Зәки,  Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Мифтахеддин Акмулла.

          б. Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Гали Чокрый, Шәмседдин Зәки,  Әхмәд Уразаев-Кормаши, Габделҗаббар Кандалый, Заһир Бигиев.

          в. Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Гали Чокрый, Шәмседдин Зәки,  Әхмәд Уразаев-Кормаши, Габделҗаббар Кандалый, Мифтахеддин Акмулла.

     5. XIX гасырда иҗат иткән прозаиклар?

          а. Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Ризаэддин Фәхреддин, Садрый Максудый.

          ә. Габделҗаббар Кандалый , Заһир Бигиев, Ризаэддин Фәхреддин, Садрый Максудый.

          б. Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый.

          в. Муса Акъегетзадә, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Мифтахеддин Акмулла.

     6. XIX гасырда иҗат иткән  драматурглар?

          а. Габдрахман Ильяси, Фатих Халиди,  Габделҗаббар Кандалый.

          ә. Габдрахман Ильяси, Фатих Халиди,  Галиәсгар Камал.

          б. Габдрахман Ильяси, , Заһир Бигиев  Галиәсгар Камал.

          в. Габдрахман Ильяси, Мифтахеддин Акмулла,  Галиәсгар Камал.

     7. Гадәти татар хатын-кызларының мәхәббәтен һәм матурлыгын тасвирлаучы шагыйрь?

          а. Мифтахеддин Акмулла

          ә. Габделҗаббар Кандалый

          б. Мөхәммәдьяр

          в. Сәйф Сараи

     8. Мәрҗәни тематикасына еш мөрәҗәгать иткән шагыйрь?

          а. Мифтахеддин Акмулла

          ә. Каюм Насыйри

          б. Мәүлә Колый

          в. Мөхәммәдьяр

     9. “Бөек ислам галиме”  дип кемне атыйлар?

          а. Каюм Насыйрины

          ә. Утыз Имәнине

          б. Шиһабеддин Мәрҗанине

          в. Таҗеддин Ялчыголны

     10.  26 ел буе татарча календарь чыгаручы галим?

          а. Каюм Насыйри

          ә. Утыз Имәни

          б. Шиһабеддин Мәрҗани

          в. Таҗеддин Ялчыгол

     11. Татарларда беренче детектив әсәр язучы?

          а. Муса Акъегет

          ә. Мифтахеддин Акмулла

          б. Заһир Бигиев

          в. Гаяз Исхакый

     12. Татарларда беренче роман язучы?

          а. Муса Акъегет

          ә. Мифтахеддин Акмулла

          б. Заһир Бигиев

          в. Гаяз Исхакый

Габделҗәббар Кандалый

     1.  Габделҗәббар Кандалый нинди гаиләдә туа?

            а. Сәүдәгәр гаиләсендә

            ә. Мулла гаиләсендә

            б. Крестьян гаиләсендә

            в. Дворян гаиләсендә

      2.   Габделҗәббар Кандалыйның гыйлемле булырга, олыларга “хөрмәт”, “кечеләргә... шәфкать»  итәргә, нәфескә иярмәскә чакыручы әсәре?

            а. “Мулла белән абыстай”

            ә. “Сахибҗәмал”

            б. “Рисаләи-л-иршад”

            в. “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм”

      3.  Габделҗәббар Кандалыйның 25 елга солдат хезмәтенә алынган улының исеме?

            а. Ибраһим

            ә. Садреддин

            б. Сахибҗәмал

            в. Габдулла

      4.  Габделҗәббар Кандалый мөрәҗәгать иткән тәҗнис нәрсә ул?

            а. Әдәби әсәрләрдә омонимнар куллану

            ә. Әдәби әсәрләрдә синонимнар куллану

            б. Әдәби әсәрләрдә антонимнар куллану

            в. Әдәби әсәрләрдә фразеологизмнар  куллану

      5. Нәрсә ул мөләммәгъ?

            а. Кабатлаулар күп булган шигырь

            ә. Гади халыкка аңлаешлы булган шигырь

            б. Гел төрки сүзләрдән генә торган шигырь

            в. Берничә телне катнаштырып язылган шигырь

      6.  Габделҗәббар Кандалый мөрәҗәгать иткән төп тема?

            а. Мәхәббәт темасы

            ә. Милли тема

            б. Сугыш темасы

            в. Тарихи тема  

       7. “Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,

           Сәрвием лә, җәннәтем лә, нур гынам”  - Габделҗәббар Кандалый язган әлеге юллар кайсы шигырьдән?

             а. “Мәгъшукнамә”

             ә. “Сахибҗәмал”

             б. “Фәрхи”

             в. “Шәфгый”

Шиһабеддин Мәрҗани

  1. Шиһабеддин Мәрҗанинең туган елы?

      а. 1805

      ә. 1810

      б. 1818

      в. 1824

2.  Шиһабеддин Мәрҗани нинди гаиләдә туа?

      а. Сәүдәгәр гаиләсендә

      ә. Рухани гаиләсендә

      б. Крестьян гаиләсендә

      в. Дворян гаиләсендә

3. Шиһабеддин Мәрҗани эшчәнлеге ягыннан кем?

      а. Язучы

      ә. Шагыйрь

      б. Драматург

      в. Галим

4.  Шиһабеддин Мәрҗани кайсы атама тарафдары?

      а. Татар

      ә. Болгар

      б. Төрки

      в. Кыпчак

5. Ш. Мәрҗанинең эшен дәвам итүче?

      а. Каюм Насыйри        

      ә. Мифтахеддин Акмулла

      б. Муса Акъегетзадә

      в. Ризаэддин Фәхреддин

6. Ш. Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” хезмәте нәрсә турында?

      а. Дини йолаларны үтәү турында

      ә. Энциклопедик белешмә

      б. Кыскача татар тарихы

      в. Кыскача татар тарихы

7. “Шиһаб хәзрәт” шигыренең авторы?

      а. Мәүлә Колый

      ә. Габделҗәббар Кандалый

      б. Дәрдемәнд        

      в. Габдулла Тукай

Мифтахеддин Акмулла

  1. Мифтахеддин Акмулланың туган елы?

    а. 1817

    ә. 1823

    б. 1831

    в. 1850

        2.  Мифтахеддин Акмулла нинди гаиләдә туа?

            а. Сәүдәгәр гаиләсендә

            ә. Хәлфә гаиләсендә

            б. Крестьян гаиләсендә

            в. Дворян гаиләсендә

        3. Ни өчен  Мифтахеддин Акмуллага “Акмулла” кушаматы бирелә?

            а. Яхшы мулла булган өчен

            ә. Дин турында язганы өчен

            б. Мулла гаиләсендә туганга          

            в. Пакь күңелле, тугры сүзле, белем бирүче кеше булганга

       4. Мифтахеддин Акмулла кемгә багышлап мәрсия яза?

            а. Утыз Имәнигә

            ә. Шиһабеддин Мәрҗанигә

            б. Каюм Насыйрига

            в. Нургали хәзрәткә

       5. Бу фразаларның кайсы дөрес?

            а. Акмулла – оптимист шагыйрь

            ә. Акмулла – пессимист шагыйрь

            б. Акмулла – романтик шагыйрь

            в. Акмулла – миллионер шагыйрь

      6. Мифтахеддин Акмулланың  “Нургали хәзрәткә” әсәре – ниди әсәр?

            а. Мәрсия

            ә. Мәдхия

            б. Сатирик әсәр

            в. Газәл

      7. Акмулла иҗатын яхшы белгән, аның күп кенә казанышларын дәвам иткән әдип?

            а. Муса Акъегетзадә

            ә. Заһир Бигиев

            б. Габдулла Тукай

            в. Дәрдемәнд

 

Каюм Насыйри

      1.  Каюм Насыйри нинди гаиләдә туа?

            а. Сәүдәгәр гаиләсендә

            ә. Рухани гаиләсендә

            б. Крестьян гаиләсендә

            в. Дворян гаиләсендә

       2. Каюм Насыйри кайда белем ала?

           а. Бохарада

           ә. Сорбоннада

           б. Казанда

           в. Уфада

       3. Үзе исән чакта Каюм Насыйриның ничәләп китабы басыла?

           а. 10 лап

           ә. 20 ләп

           б. 30 лап

           в. 40 лап
      4. Каюм бабаны “бөек реформатор” дип кем атый?

            а. Габдулла Тукай

            ә. Гаяз Исхакый

            б. Галимҗан Ибраһимов

            в. Шиһабеддин Мәрҗани

     5. Каюм Насыйри нинди фәнгә нигез сала?

            а. Татар тарихына

            ә. Татар фольклористикасына

            б. Татар лексикографиясенә

            в. Татар әдәбиятына

     6. Каюм Насыйри өстәл календарьларын ничәнче елда чыгара башлый?

            а. 1850

            ә. 1860

            б. 1870

            в. 1880

     7. Каюм Насыйриның “Әбугалисина кыйссасы”ндагы Әбугалисина ничә яшендә дәресләр    

         бирә башлый?

            а. 12

            ә. 14

            б. 17

            в. 21

Муса Акъегетзадә

  1.Муса Акъегетзадә ничәнче елда туа?

 а. 1850

 ә. 1857

 б. 1864

 в. 1866

  2. Муса Акъегетзадә нинди гаиләдә туа?

       а. Сәүдәгәр гаиләсендә

       ә. Рухани гаиләсендә

       б. Крестьян гаиләсендә

       в. Дворян гаиләсендә

  3. “Муса Акъегетзадә - татар реализм әдәбиятының атасы”. Бу кем сүзләре?

       а. Габдулла Тукай

       ә. Гаяз Исхакый

       б. Галимҗан Ибраһимов

       в. Шиһабеддин Мәрҗани

  4. Муса Акъегетзадә кайда югары белем ала?

       а. Төркиядә

       ә. Мәскәүдә

       б. Бохарада

       в. Сорбоннада

  5. Муса Акъегетзадәнең  “Хисамеддин менла” романы ничәнче елда басыла?

       а. 1880

       ә. 1882

       б. 1886

       в. 1889

  6. М. Акъегетзадәнең  “Хисамеддин менла” әсәрендә күтәрелгән иң төп проблема?

       а. Кешенең җәмгыятьтәге роле

       ә. Милләт язмышы

       б. Катнаш никах

       в. Табигатьне саклау

  7. М. Акъегетзадәнең  “Хисамеддин менла” әсәрендәге Мохтар тырышлыгы аркасында кембула?

       а. Мөгаллим

       ә. Эшкуар

       б. Чиновник

       в. Сәүдәгәр

  Заһир Бигиев

1.Заһир Бигиев ничәнче елда туа?

       а. 1855

       ә. 1861

       б. 1867

       в. 1870

2. Заһир Бигиев нинди гаиләдә туа?

       а. Сәүдәгәр гаиләсендә

       ә. Рухани гаиләсендә

       б. Крестьян гаиләсендә

       в. Дворян гаиләсендә

3. Заһир Бигиев кая сәяхәткә чыга?

       а. Һиндстанга

       ә. Европага

       б. Урта Азиягә

       в. Төркиягә

4. Заһир Бигиевнең ничә әсәре басылып чыккан?

       а. 2

       ә. 3

       б. 4

       в. 5

5. Заһир Бигиев “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романын ничә яшьтә яза?

       а. 16

       ә. 19

       б. 21

       в. 22

6. Заһир Бигиевнең “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы нинди әсәр?

       а. Үгет-нәсыйхәт бирүче

       ә. Фантастик

       б. Романтик

       в. Реалистик

7. Заһир Бигиевнең 19 яшендә язган һәм 1890нчы елда басылып чыккан романы?

      а. “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”

      ә. “Мавәраэннәһердә сәяхәт”

      б.  “Зур гөнаһлар”

      в.  “Мөртәд”

Тестларга “ачкыч”

                                                  Сораулар

Темалар

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

Болгар чоры: тарихы һәм әдәбияты

ә

б

ә

б

а

ә

в

а

ә

б

в

-

-

-

Алтын Урда: тарихы һәм әдәбияты

в

ә

б

в

а

ә

а

в

ә

б

б

а

ә

б

Казан ханлыгы чоры: тарихы һәм әдәбияты

в

а

б

ә

в

а

ә

б

а

ә

-

-

-

-

XVII йөз әдәбияты

б

б

а

ә

в

ә

в

а

ә

б

-

-

-

-

XVIII йөз: тарихы һәм әдәбияты

а

в

б

ә

в

б

в

а

ә

а

ә

б

в

б

XIX гасыр: тарихы һәм әдәбияты

а

в

б

в

а

ә

ә

а

б

а

б

а

-

-

Габделҗаббар Кандалый

ә

б

ә

а

в

а

б

-

-

-

-

-

-

-

Шиһабеддин Мәрҗани

б

ә

в

а

в

б

в

-

-

-

-

-

-

-

Мифтахеддин Акмулла

б

ә

в

ә

а

б

в

-

-

-

-

-

-

-

Каюм Насыйри

ә

б

в

б

ә

б

а

-

-

-

-

-

-

-

Муса Акъегетзадә

б

в

б

а

б

ә

в

-

-

-

-

-

-

-

Заһир Бигиев

в

ә

б

ә

а

в

б

-

-

-

-

-

-

-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына тәрбия планы

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына тәрбия планы...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.3.Төп...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар телендә урта(урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа.-Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011....