ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
рабочая программа (8 класс) по теме
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.
2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.
3.Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.
4.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
5.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
6.Белем бирү учреждениесенең базис укыту планы. белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына белем бирү программасы.
7.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.
8.Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, 2014 ел. Төзүче-авторлары: 8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова;
9.Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының 1 нче номерлы беркетмәсе 19.08.2014.
Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программа”сына (Казан, 2014) нигезләнеп төзелде. Мәктәпнең укыту планында дәресләр саны 34 сәгать кенә булганлыктан, (программада 68с) ике тапкырга кыскартылды. Шул сәбәпле, әсәрләрне өйрәнү- 28, ДТУ-3, БСҮ-3 сәгатькә бүленде. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны бермә- бер киметелде. Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 8 сәгать вакыт, яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә. Сочинениеләр татар теле дәресендә языла. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.
8 нче сыйныфта әдәби иҗат; язучы стиле өйрәнелә; әдәби әсәргә анализ тарих, чор үзенчәлекләре аша алып барыла. Программа укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли. Әдәби теоретик төшенчәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы тәрбияли. Әдәби әсәрләрне тулысынча уку күздә тотыла, зур күләмле әсәрләр кыскартып бирелсә дә, эчтәлек сөйләү аша, сюжетны укучыларга җиткерү максаты куела.
Шуннан чыгып 8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүгә түбәндәге максатлар куелды:
- Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
- Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
- Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.
Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек:
Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/ А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Ә. Ганиева, А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Мәгариф, 2006.
Программаныӊ эчтәлеге .
Сәгатьләр саны:
Укыту планында - 34 сәг.
Эш планында – 34 сәг.
Атнага – 21сәг.
БСҮ – 3
ДТУ – 3.
Программаныӊ тематик бүленеше:
Сәнгать төре буларак әдәбият.
Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле. «Нәсыйхәт» шигыре.
Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.
Сөйләм үстерү. Төп образларга характеристика язу.
М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.
XX гасыр башы әдәбияты.
Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт», «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.
Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.
Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.
Сөйләм үстерү. Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә бәя .
Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.
Һади Такташның «Алсу» поэмасы.
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.
К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.
Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.
Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повесте.
Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте.
Миргазиян Юныс “Биектә калу” (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”) повесте.
Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Як ты моң”, һәм кыска шигырьләре.
Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе.
Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.
Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.
Эш программасында шулай ук гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның әдәбияттан белем һәм осталык күнекмәләрен бәяләү нормалары, укучыларныӊ уку елы башында һәм уку елы ахырында формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләре күрсәтелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Рабочая программа | 211 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Мәләкәс гомуми урта белем бирү мәктәбе»
“Каралды” Методик берләшмә җитәкчесе: __________ Борисова Г. К.. Беркетмә №1, “___” ______ 2014 ел. | “Килешенде” Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Кузнецова И.Н. “___” ____ 2014ел. | “Раслыйм” Директор: _________ Шагалиева С.Х. “___” _____ 2014 ел. |
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ
8 НЧЕ КЛАССЫ ӨЧЕН
2013 – 2014 нче уку елына
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
елга- 34 дәрес , атнага – 1 дәрес
Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична
Педагогик киңәшмә утырышында каралды.
Беркетмә №_____, _____________, 2014
Предмет | Класс | Сәгать саны | атнага | саны | ||||
Дәресләр өйрәнү өчен | ДТУ | БСY | Китап авторы | |||||
Татар әдәбияты | 8 | 34 | 1 | 28 | 3 | 3 | Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/ А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Ә. Ганиева, А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Мәгариф, 2006.
|
.
Методик тема
Район | Мәктәп | Укытучы |
Хезмәттәшлек, җаваплылык, компетентлылык социаль ресурсларын файдаланып, татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын үстерү. | Заманча технологияләрене эффектив кулану һәм яӊа укыту структураларын практикага кертү аша гомуми белем бирү мәктәбендә белем бирүнеӊ сыйфатын үстерү. |
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне эффектив кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү. |
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.
- “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.
- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.
- Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
- “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
- Белем бирү учреждениесенең базис укыту планы. белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына белем бирү программасы.
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты
- Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, 2014 ел. Төзүче-авторлары: 8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова;
- Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының 1 нче номерлы беркетмәсе 19.08.2014
Мәктәпнең укыту планында дәресләр саны 34 сәгать кенә булганлыктан, (программада 68с) ике тапкырга кыскартылды. Шул сәбәпле, әсәрләрне өйрәнү- 28, ДТУ-3, БСҮ-3
5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары
- Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
- Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
- Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.
Бурычлар
1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
- Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр
- Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
- Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
- Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
- Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
- Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
- Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
- Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
- Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
- Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
- Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
- Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
- Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
- Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
- Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
Программаның эчтәлеге
Дәүләт программасында 8 нче сыйныфта әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда 1 сәгать кыскатылу сәбәпле, эш программасында уку елы дәвамында 34 дәрес үткәрү планлаштырыла. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны бермә- бер киметелде. Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 8 сәгать вакыт, яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә. Сочинениеләр татар теле дәресендә языла. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.
Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:
5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,
6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз
7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз
8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сү
Ятлау өчен әсәрләр:
- Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.
- Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре.
- Равил Фәйзуллинның “Якты моң” шигыре.
- Мөдәррис Әгъләмовның “Каеннар булсаң иде” яки “Учак урыннары” шигыре.
- Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясеннән өзек.
Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр
- Дәресләргә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.
- Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”.
- Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”.
- Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева. Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.
- Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе
Методик кулланмалар:
- Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
- Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
- Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
- Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
- Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
- Әхмәтҗанов М.З. Якташ әдипләребез. – Актаныш: Актаныш типографиясе дәүләт унитар предприятиесе, 2002.
- Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар. – Казан: “Идел-Пресс”, 2006.
Сүзлекләр:
1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар телендә урта(урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа.-Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011....
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар әдәбиятыннан эш программасы...
Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)
10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...
Тукай районы Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Усманова Гөлфия Габделфәрит кызының методик һәм үзбелемен күтәрү эшчәнлеге юл картасы 2016-2017нче уку елы .
Уздырылган чаралар Татар теленнән БДИ оештыру һәм уздыру буенча норматив-хокукый базаны өйрәнү. 2016 нчы елгы БДИ әзе...