Гамил Афзал иҗатының халыкчанлыгы.
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Г.Афзал иҗатына күзәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Гамил Афзал иҗатына күзәтү.71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Гамил Афзал иҗатының халыкчанлыгы.

                                                                                     

Фәнни эшне башкаручы:

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Шафикова Гүзәлия

Рәхимша кызы.

Алабуга, 2015

Кереш.

Фәнни эшемнең темасы: Гамил Афзал иҗатының халыкчанлыгы.

Эшемнең максаты: Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, шигырьләрендә халык күңелендәге уй-хисләрнең чагылышын  ачыклау.

Максатыма ирешер өчен түбәндәге бурычларны куйдым: Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; шагыйрь иҗатын өйрәнеп, халык күңелендәге  мәсьәләләргә кагылышлы шигырьләрен туплау;

Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем. ”Мәйдан”, “Казан утлары” журналларыннан материаллар алдым. Шулай ук Гамил Афзалның өч томдагы сайланма әсәрләрен өйрәндем.

Күренекле татар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Гыймазетдин улы Афзалов поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килә. Бормалы юл үткән шагыйрь укучыны да ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра.  

Бүген татар халкы, милләте турында, аның киләчәге турында уйланучылар , борчылучылар шактый . Шуларның берсе Гамил Афзал. Әдип үзенең  шигырьләрендә халкыбыз күңелендә кайнаган нәрсәләрне, аның шатлык-куанычларын, борчуларын әйтеп бирде. Гамил аганың тормыш итү өчен үз алдына куйган  максаты барыбыз өчен дә маяк булырлык:

Җиң сызганып, билне буып,

Җирне тазартасы бар.

Хуҗа булып, кеше булып,

Иман яңартасы бар.

Тазарткач барасы юлны,

Илне сугарасы бар.

Күңелдәге күндәм колны

Куып чыгарасы бар!

Төп өлеш.

Гамил Афзал күтәреп чыккан проблемалар, үз алдына куйган максатлар да, мине уйланырга мәҗбүр итте. “Кечкенә” генә бер кеше җәмгыятьне үзгәртмәкче була һәм шуларны шигырьләрендә чагылдыра. Ул нинди генә темага язса да, төп урынны милләт, туган иле, газиз халкы ала. Кечкенәдән халкы белән газап күргән әдип халкы турында уйлый, аның өчен борчыла. Аның иҗатының тематикасы бик киң. Ул татарның иң төп фаҗигасе – туган илне ташлап, бәхет эзләп китүне дә кичергән, сөргенгә сөрелү ачысын да татыган шәхес. Шагыйрь туган авылының урман-суларын, зирек-каеннарын, ак болытларын сагынуы турында бихисап күп шигырь иҗат итә.

Беркайда да оҗмах түгел,

Туган илеңнән китмә син,

Изге җиреңнән китмә, -

дип яза ул.  Бәхетне, матур тормышны башка җирдә эзләп йөргәнче, туган ягыңда хезмәт итүнең яхшырак икәнлеген түбәндәге шигырь юллары белән ныгыта шагыйрь:

Һәр яралгы яктылыкка карый,

Һәр үсемлек үрелә кояшка.

Дөнья күрү, илләр гизү ярый,

Тик хезмәт ит кайтып бу якка.

“Тынгысыз татар” шигырендә дә татар халкының чит җирләргә китеп, ирекле булып яшисе килүен , ләкин иртәме-соңмы барыбер өянкеләр шавын сагынып кайтуына инана әдип.

Биттән сөеп таңнар иркәләгән,

Болыннардан таныш җил искән....

Сагынып кайтыр өянкеләр шавын,

Елга буендагы талларын,

Бала чакта чана шуган тавын,

Зәңгәр кичен,

Алсу таңнарын.

Чит җирләргә китеп яшәмәсәк тә, туган авылыбызны сагыну шушы юлларга кереп беткән.

 Ул кайчандыр үзен куып чыгарып җибәргән Ватанын кичерә, үпкәсен, зарын күңеленең иң ерак почмагын яшереп, авылга иң газиз, изге хисләрен багышлый.

Чит җирләрдә йөреп, зарыгып,

Мин авылга кайтып туктадым.

Туган җирнең изге туфрагын

Кыр казлары кебек сагынып, -

ди ул.

Яланаяк , җәяү олы юлдан атлый шагыйрь. Үзенең балачагы узган юллардан  балачак эзләрен эзли.  1931 елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилгә ун яшь була. Үги әни, үпкә чирле әти, ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә... Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала. Гамил Афзал да Магнитогорскиның 35нче номерлы татар мәктәбендә 7 класс белем ала, аннан бер ел Троицкида педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен Гамил Афзал үзлегеннән укый, кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала.

Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.

Татар җыры, әкиятләре килде
Таулы-ташлы Урал артларына.
Милли рухым хәсрәтләрне җиңде
Кайгылы һәм авыр чакларымда, -

дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә. Туган иленнән читтә яшәгәндә дә туган ягына, милләтенә хыянәт итмәвенә сөенә.

Гамил Афзал халык күңелендә ниләр кайнаганны йөрәге белән тоя. Халкының күңел кичерешләрен үзенеке итеп кабул итә һәм шигырь юлларына сала. Милләт язмышы хакында уйланулар бүген дә дәвам итә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы?  Ничәмә-ничә еллар буе көрәшәбез,  ләкин бу тема беркайчан да үзенең “иң авырткан җир” икәнлеген искә төшереп торудан туктамас төсле. Бүгенге көндә иң актуаль проблемага Гамил Афзал да  битараф калмаган:

Телем барда үргә омтылырмын,

Күз өстендә торган каш кебек.

Телем бетсә, мин дә онытылырмын,

Күл төбенә төшкән таш кебек.

Ләкин Гамил аганың менә бу шигырь юлларын маяк итеп, татар халкы бирешми, көрәш мәйданын ташламый:

Кайгың йот,

Йөзең – ут,

Күзең – ут,

Тереләй утларды янсаң да, Елмаеп, теш кысып алга бар,

Далада берүзең калсаң да!

Әдипне Туган илдәге туып-яңарып торган мәсьәләләр даими борчып тора. Заманында диннең юкка чыгуы, аның белән бергә халкыбызның да юкка чыга башлавы уйландыра. Мондый хурлыкны булдырмас өчен баш калкытырга чакыра.  Шагыйрь халык язмышын, аның бүгенгесен, иртәгесен уйлап җан ата.

                                           Болгар иле төзек булып бассын,

                                           Хәер-дога йөрсен ил буйлап.

                                           Кунак йорты булып ишек ачсын

                                           Кызыл пулат белән ак пулат.

                                                         (“Болгар ташлары”). 

Гамил Афзал милләтебезнең асыл улларын бер гаепсезгә “халык дошманы” дип юк иткән бу илне, бу системаны, аның ялчыларын гаепләп, җаны әрнеп язды. Һади Атласига, Газиз Гобәйдуллинга, Гомәр Галигә һәм башкаларга багышлап язган “НКВД корбаннарына” дип аталган шигырендә Гамил Афзал милләт башына килгән бу фаҗигане җан тетрәткеч итеп ачып бирә. 

                                 Үтеп чыкмас кара урмандыр, һай,

                                                 Төз наратлар карап торгандыр,

                                 Хуш, бәхил бул, татар баласы, дип,

                                                  Бозлы җилләр дога кылгандыр...

Хакимият куркаклар һәм сатлыклар кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итте. Иң тырыш, булдыклы гади авыл кешеләре “дошман”га әйләнделәр.  Үзенең “Татар халкын яратам” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә:
                                                             
“Татар халкын яратам” дип әйтү
                                                                                   Олуг гөнаһ иде ул чакта.
                                                                    Мин дә татар бит, дип әйтә идек,                                                                              
                                                                               Алан-йолан карап як-якка.

Гамил Афзал үзенең иҗаты белән халыкны тәрбияли. Безнең тормышта әдипнең көлү утына эләкмәгән кимчелекләр аздыр. Бүгенге аяныч хәлләргә китерүче сәбәпләрне Гамил ага дистә еллар буе кисәтә килгән. Безнең тормышыбызда тамыр җәйгән, халыкның канына тоз салган бер сыйфат бар. Ул – ялагайлык. Гамил аганың «Җайлашучы ялагайга» шигырендә мондыйрак юллар бар:

         Күзең майлы синең,

Битең – ыштыр.

Кәгазь язып утыр,

Кыштыр-кыштыр.

Башка суксалар да,

Артка типсәләр дә.

Шулай тиеш диген,

“Ура” кычкыр.

Бу бит халык күңеленнән ургылып чыккан сүзләр!

“Үпкә” шигырендә мондыйрак юллар бар:

         Оста гына тәти кәгазь сырлап

Зур түрәләр яклы.

Утырыр идем рәхәт йокымсырап

Пенсиягә чаклы...

Минем кебек кадр арагызда

Сирәк булыр әле...

Берәр вакыт Әптери абзагыз да

Кирәк булыр әле.

      Чәнечкеле сүзләр белән түрәләрне, югары катлауны чеметкәләп алырга яратканлыгы Г.Афзалда бик яхшы сизелеп тора. Тормышындагы михнәтләрен шул сәясәттә утыручыларның мин-минлекләре, белемсезлекләре, кыргыйлыклары белән бәйли ул.

Әдипнең уй-фикерләре, сагыш-моңы, көлүе дә халыкныкы белән тәңгәл килә. Г. Афзалда аеруча кыйммәтле сыйфат - аның үз-үзеннән көләргә яратуы. Шагыйрь башкалар белән аралашканда да, шигырьләрендә дә, мин үземне тәнкыйтьлим бит дип аз гына да уйламыйча, үзеннән үзе көлә. Үзеннән көлгән булып, ул кешеләрнең һәм җәмгыятьнең төрле кимчелекләрен фаш итә. "Мыек борам"(1958), "Мин", "Тун астында кыюлык" (1968), "Үз туксаным туксан" (1971), "Ике мин" (1972), "Курку хисе" (1978), "Уены - чыны белән" исемле шигырендә бу бигрәк тә калку күренә. Бу шигырьләрдә һәрберебездә булган кимчелекләр турында сөйләнә. Дөресен әйтеп кенә, гаделсезлекләрне фаш итеп яшәр идек тә – булмый. Эшсез каласы, тормышны тыныч кына барган эзеннән чыгарасы килми. Менә шушылар турында Гамил ага кыю гына “ярып сала” инде.

Халыкны тагын борчыган мәсьәлә – үзебезнең газиз җиребездәге байлыкларның үзебезнеке булмавы. Шагыйрь урыс империясе кысаларында көн иткән халкыбыз язмышын болай тасвирлый:

Безнең шәһәр бакчасында

скрипкә, думбра шул,

Безнең нефть акчасына

Мәскәү тамак туйдыра,

Алтын ташлар куйдыра.

Шагыйрь тулысынча хаклы. Елына 100 миллион тонна нефть чыгарган республикабызда нефть эшкәртү заводы булмау аңлы рәвештә алып барылган сәясәт инде.  

Гамил Афзал менә шулай итеп халык күңелен “укый”, иҗаты белән тәрбияли.

Биек тауга менеп, ташка басып,

Кычкырасым килә өммәткә:

Таралышмыйк инде читкә качып,

Җыелыгыз туган төбәккә!-

ди ул.

 Аның иҗатының буеннан-буена “кызыл җеп” булып сызылып барган тема – Туган тел, Туган ил, Туган ана. Шулар хакына илдәге гаделсезлекләр белән аяусыз көрәшкә керә,  халык  язмышы өчен борчыла.  Бик азлар гына, Гамил Афзал кебек, иманы нык, рухы көчле, дөрес тәрбия алганнар гына бу бозлы җәһәннәм илендә асыл кешелек сыйфатларын саклап кала алдылар. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, империя төрмәсендә аны гомерлек гарип калдырсалар да, Гамил Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен халкына хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзалның йөрәк канына манчып сөрген турында язылган шигырьләре безне бүген дә кисәтә, уяу булырга чакыра, диктатурага, тиранлыкка, хаксызлыкка каршы берләшеп көрәшергә өнди.

                                                      Соловкида салкын диңгез яры,
                                                                Ярга чыгып тюлень көрсенә:
                                                                Монда үлгән “халык дошманнары”
                                                                       Дошман түгел иде берсе дә!

                                                                 Магаданда тайга урманнары,
                                                                            Шул урманда аю көрсенә:
                                                                  Монда үлгән “халык дошманнары”
                                                                                 Дошман түгел иде берсе дә!

                                                      Монда коллык, ачлык, мәңге салкын
                                                                         Миллионлаган әҗәл китергән.
                                                                            НКВД монда мужик халкын
                                                                              Тамерланнан күбрәк үтергән.
Газиз халкына ул елларда күргәннәрне яңадан күрергә язмасын дип борчыла әдип, уяу булырга куша. 

Йомгаклау.

Эшемне йомгаклап, мин Гамил Афзалның шушы шигырь юлларын укыр идем:

Шигырь булып туды                                                                                                        әманәтем,
                                                                    Шигырь булып чыкты хәсрәтем;
                                                                Матурлыкка − чиксез мәхәббәтем,
                                                                    Явызлыкка − чиксез нәфрәтем

Г. Афзал − безнең горурлыгыбыз, иң абруйлы өлкән шагыйребез. Үткен телле яраткан шагыйребез хезмәтенә зур бәя бирелгән. Гамил Афзал Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган. Аның шигырьләренә анализ ясап шундый нәтиҗәгә килдем: шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять һәм шәхес проблемасын яктырта. Милләтне, халыкны, туган телне, илне-ватанны ярату хисе, аларга соклану тойгысы күңелләрне ныгыта, җанны рухландыра. Әдипнең иҗаты белән танышып, аны өйрәнеп, мин кыю рәвештә әйтә алам: Гамил Афзал – халык язучысы, ул халыктан чыккан, газиз халкы өчен яшәгән, иҗаты белән тәрбияләгән, халкының күңелен шифалы шигырьләре белән сугарган. Аның өчен халык беренче урында булган. Халык тормышы булган. Ул -  халык шагыйре. Киләчәк буын  Гамил Афзал шигырьләрен яратып укыр. Аның иҗаты мәңге яшәр. 

Кулланылган  әдәбият:

1.  Афзал Гамил. Сайланма әсәрләр. 3 томда, 2 том. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 335 б.

2. Афзал Гамил. Сайланма әсәрләр. 3 томда, 1 том. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 383 б.

            3. Ф.Садриев “Йөрәге халык күкрәгендә”  - Мәйдан. - № 2, 2004 ел.

            4. Р.Хөрмәтуллина, З.Хәлимов. “Халыкныкын – халыкка” - Мәйдан. - № 4, 2004 ел.

            5. Р.Гаташ. “Гамь һәм моң илчесе” – Казан утлары. - № 5, 2001 ел.

         



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал фәнни эш

Шигырьләр  аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар Г. Афзал шигырьләрендә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан   Г.Афза...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Гамил Афзал иҗатының халыкчанлыгы.

Күренекле татар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Гыймазетдин улы Афзалов поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килә. Бормалы юл үткән шагыйрь...