Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).
материал (11 класс) по теме

Ахатова Алия Салиховна

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gamil_afzal.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль  районы Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе

   

Эзләнү эше

Тема: “Гамил Афзал – сатира остасы”.

Башкарды: Әхәтова Алия Салих кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2011-2012 уку елы

Эчтәлек

Кереш......................................................................................................................3

  1. Гамил Афзал көлүе..................................................................................4
  1. Тукай, Бабич эзеннән.....................................................................4
  2. Шигъри дөнья................................................................................6

Йомгаклау..........................................................................................................8

Әдәбият исемлеге...............................................................................................9

Кереш  

Юморга бай булган кебек Гамил Афзал,

Һәр кеше дә бай түгел шул, ах жаль, ах жаль.

Салих Баттал.

     Гамил Афзал исемен ишеткәч тә күз алдына җор телле, үткен фикерле, көчле һәм көр рухлы кеше килеп баса. Халык аны чәнечкеле шигыреннән, җор сүзеннән яхшы белә. Сикәлтәле гомер юлы үткән шагыйрь ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән кемне генә сокландырмас...

     Гамил Афзалның шигырьләрен укыгач мин уйга калдым. Нинди җор теллелек, нинди көчле рухлы кеше! Ул күтәреп чыккан проблемалар, үз алдына куйган максатлар да, мине уйланырга мәҗбүр итте. “Кечкенә” генә бер кеше җәмгыятне үзгәртмәкче була һәм шуларны сатира юлы белән шигырьләрендә чагылдыра. Ул нинди генә темага язса да, төп урынны әхлак, намуслылык алып тора. Балалар тәрбияләүдәге җавапсызлык өчен җаны әрни. Бу проблемалар “Дон-Жуан Ногман маҗаралары”нда бик яхшы чагыла. Безнең чорның тагын бер үзәккә үткән ягы бар, бу - кылган эшләргә җавапсызлык, битарафлык. “Мыек борам” шигыре шул турыда. Ә үзенең темасы итеп өч нәрсәне яклауны ала ул: Туган тел, Туган ил, Туган ана. Шулар хакына илдәге гаделсезлекләр белән аяусыз көрәшкә керә.

     Гамил Афзал үз алдына максат итеп, алда саналып киткән проблемаларны чишүне куя. Аның җавапсызлыкны, җәмгыятьнең бозыклыгын, намуссызлыкны күреп җаны әрни. Ә хәзер аның максаты, минем максатыма әверелде. Мин аның иҗатын, сатирасын һәм иң мөһиме шигырьләренең эчтәлеген ачып бирүне, аның турында тирәнрәк белүне максат итеп куйдым.

  1. Гамил Афзал көлүе.
  1. Тукай, Бабич эзеннән.  

  Сибгать Хәким “Кайдан татар шагыйрьләре” исемле сигез юллыгында Тукайның Өчиле авылын, Бабичның Дүртилесен атап үткәннән соң, Гамил Афзалның сәер исемле туган авылын искә төшерә:

Кайдан татар шагыйрьләре

Котлап, мактап мин кул чабам:

Талантлылар, ә үзләре

Такталачык, Дүртмунчадан.

            (“Кайдан татар шагыйрьләре.”)

     Автор Тукай, Бабичлар белән рәттән Гамил Афзалны атый. Бу тикмәгә түгелдер. Чал тарихлы татар поэзиясе исемнәргә – атамаларга бай. Гамил Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын торса, шаян юморы, үткен кылычлы, иҗтимагый сатирасы белән “эпиграммалар короле” Ш. Бабич юлыннан атлый.

     Шул исемдәге аналитик, фәлсәфи рухлы шигырьләрнең берсен ул Шәехзада Бабичка багышлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән укучыга яхшы таныш Гамил Афзал остазларын кабатлый, олы традицияләрен үзенчә, заманча, Афзалча дәвам иттерә.

     “Гамил Афзал әдәбиятка үзенчә керде. Традицион шигырьгә таянган хәлдә, хәтта аңа бик нык ябышкан хәлдә, үзенчә керде”, - дип яза Сибгать Хәким икенче бер мәкаләсендә, яшь шагыйрьнең Тукай, Бабич шигырьләренә бик нык таянып язуына игътибар итеп. Бөек Тукай аның өчен гомер буе алыштыргысыз остазы булып калды. Шигърияттә үз юлын тапкач та  аңа табынуыннан туктамады. “Традицион классик шигырь инде искерде” дип, алтмышынчы еллар башында йөз чөерүчеләр күбәйгән чакларда да ул традицион шигырьгә тугрылыклы булып калды, сурәтле фикерләүдә Тукайча халыкчанлыкны яклады һәм поэзиядәге шушы юнәлешнең актив иҗатчы вәкиле булды.

     Сатира халык тел байлыгыннан файдалану, шушы нигездә фикер тыгызлыгына һәм сүз үткенлегенә ирешү – Гамил Афзалның Тукайдан өйрәнгән иң гүзәл сыйфаты дисәк ялгышмабыз. Шагыйрь әледән-әле Тукайга мөрәҗәгать итә. Аның сюжетын да, образларын да (мисал өчен “Кәҗә белән Сарык хикәясе” һәм башкалар) шигъри үлчәмен дә (“Дошманнар”, “Мөдир төше”, “Тукай белән киңәшеп утырганнан соң”), фашлау алымнары, сатирик ысулларын да оста файдаланып Тукай рухын, аның сатирик акцентын көнүзәк проблемага җигә. Гамил Афзалның “Донжуан Ногман маҗаралары”, “Сайладым, их сайладым”, “Үз туксаным туксан” һәм башка бик күп шигырьләрендәге көлкеле типлар сатирик монолог аша фашлана. Мондый фашлану ысулын Тукайның “Мулла зары”, “Ысул кадимче” кебек шигырьләрендә дә күрергә мөмкин.

     Гамил Афзалның күпчелек шигырьләреннән күренгәнчә, шагыйрь үзенең остазлары итеп Бабич һәм Тукайларны санаган. Мөгаен, Г. Тукай күтәргән проблемаларның аны да борчуы  Ш. Бабичның фикерләрне үтемле, аңлаешлы кыска итеп әйтеп бирә белүе аны үзенә тарткандыр.

  1.  Шигъри дөнья.

     Моң диңгезенә дә, хис давылына да, дәрт чишмәләренә дә фикер чоңгылларына да бай һәм шул ук вакытта гаҗәеп үзенчәлекле дә Гамил Афзалның шигъри дөньясы. Аның бер “ярымшарын” халыкчан юмор-сатира тәшкил итсә, икенче “ярымшары” җылы, ягымлы, моңлы лирикадан гыйбарәт. Ләкин әлеге ярымшарларны аерып торучы шартлы сызык – экватор юк биредә. Юморга лирика элементлары килеп кергән кебек, лирикага да еш кына көлке детальләр килеп керә. Шагыйрь көлә-көлә моңая, уйлана-уйлана елмая.

     Гамил Афзал инде менә ничә еллардан бирле шигърияттә үзе тапкан юлның дөреслегенә ышанып атлый. Укучыларны да ышандыра, ышандырып кына калмый – сокландыра да.

     Әйе, Гамил Афзал матур итеп елмая да, авыз тутырып көлә дә белә. Ул – чын мәгънәсендә көлү остасы. Көлү көче аның табигый талантының бер хасияте. Көлү шундый табигый, самими һәм йогышлы ки, укучы һич тә ваемсыз кала алмый. Беренче җыентыгыннан алып ул тормышыбызга тап, чынбарлыкның яменә күләгә төшерүче аерым типларны, совет кешесенең рухына чит булган күренешләрне үзенең якты идеалыннан чыгып камчылауны төп максаты итеп ала... шагыйрьнең төп ачышы үткен каләм очына чәнчеп алып, кояш яктысына тартып чыгарган комик типлары булды. (“Тәнкыйть сүзе”, “Сәләхетдин бабай сүзләре”, “Минем хатын түрә булган”, “Шәрифулла күршем белән”, “Карчык белән без икәү”, “Мыек борам” һәм башкалар). Шагыйрь сатирик поэзиянең төрле жанрларына, формаларына, мөрәҗәгать итә: фельетон, мәсәл, җыр, эпиграмма, диалог, монолог һәм башкалар. Стильгә иярү буенча ул сатирада аеруча уңышлы эшләгән шагыйрьләрнең берсе.

      Шагыйрь иҗат иткән көлкеле типлар галереясында төрле характердагы сатирик персонажлар бар. Биредә өй борынча авыл хәбәрләрен чүпләп, аларны сөйләп йөрүче Мәүҗидәттәй дә; күрше-тирәдә “политика сүтеп, махра урап, акыл сатып”, ягъни ачу итеп кечтек кенә салып кайтучы, карчыгы дулагач, телевизор алучы Гаптелислам агай да, “авыз итеп ара-тирә”, ава-түнә атлаучы бригадир Ахун да; атна саен кияү алыштыручы Әсмабикә дә; “шайтан котыртуына” бирелеп колхоз печәнен урлаучы тәвәкәл әби дә, шома җыр язарга остарган Шомбай да, хатыннар артыннан куучы Дон-Жуан Ногман да бар.

     Әдип бигрәк тә авыл кешеләре турында, аларның гадәт-психологиясен яхшы белеп, үз итеп яза. Гамил Афзал юмор-сатираның нигездә ике тар алымын куллана. Берләрендә әдипнең үткен каләме тормышта кешеләрнең әхлаксыз эш-гамәлләре китереп чыгарган эчүчелек (“Тотып җибәр, апаем”, “Аракыга каршы”), урлашу (“Тәвәккәл әби”, “Гөнаһ шомлыгы”), күз буяу (“Әйдә, ярар” колхозында”), дәүләтне алдау (“Өч ялкау”, “Чүбек чәйнәп май чыкмый”), ришвәтчелек (“Танышлык белән”) һәм башка күренешләрне фаш итә. Икенчеләрендә исә, Гамил Афзал һәркемгә яхшатлы булып, сафсата сатып та берни булдыра алмаган, үз шәүләсеннән үзләре куркып яшәгән “пескарь” ләрдән, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җаваплылыктан качучылардан, тормышта “җылы урын”, “йомшак канәфи” генә эзләп йөрүчеләрдән ирония белән, усал сарказм белән көлә (“Урынбасар булу яхшырак”, “Буш мичкә”, “Мыек борам”, “Тун астында кыюлык”). Әлеге көлүнең төп үзенчәлеге шунда: автор кешене мактаган булып көлә:

Бер эшне дә үзең хәл итмисең,

Берни өчен җавап бирмисең.

Эшләр хөрти китсә, мин күрмәдем,

Мин начальник түгел бит, дисең.

(“Урынбасар булу яхшырак”)

Йомгак

     Гамил Афзал – шигърияткә шактый озын, авыр юллар үтеп, сугыш еллары кырыслыгын тоеп, утлы цехлар ялкынында зур рухи чыныгу алып килгән шагыйрь! Беренче шигырьләрендә үк аның тыныч тормыш, табигать иминлеге, гаделлек, кешеләр бәхете сагында торырга, ак дөньяга бер генә кара тап та кундырмаска тырышуы шул еллар тәэсире.

      Йомгаклап шуны әйтәсе килә:  Урысларда: “Көлү - үтерә”, дигән тәгъбир бар. Алар бу сүзләрне нинди дә булса сатирикның кодрәтен, сәләтен күрсәтергә омтылганга кулланалар. Минемчә, бу сүзләр Гамил Афзалга туры килми. Гамил Афзалның максаты гаеплене үтерү түгел, бәлки көлә-көлә тәрбияләү. Кытыклый-кытыклый дөрес юлга кертә ул адәм баласын. Кояш бозны эреткән кебек, бу сатирик таш бәгырьләрне дә эретә.

     Гамил Афзалның зур казанышы шунда дип уйлыйм. Поэзия – шагыйрь үзе ул. Аның иҗаты намуслылыгы, тыйнаклыгы, ихласлыгы белән матур.

Әдәбият исемлеге

  1. Фәйзуллин Р. Халыкчан шагыйрь.— Казан утлары, 1971, № 5, 114— 122 б.
  2. Хәким С. Мин чәчәкләр жыям,— Кит.: Хәким С. Үз тавышың белән. Казан, 1969, 201—207 б.
  3. Шәфигуллин Ф. Көлеп моңая, уйлап елмая: Гамил Афзалга 60 яшь.— Казан утлары, 1981, № 5, 171—174 б.
  4. Юзиев Н. Ул матурлык эзли дөньядан... (Гамил Афзал).— Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1981, 255—271 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал фәнни эш

Шигырьләр  аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар Г. Афзал шигырьләрендә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан   Г.Афза...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарла...