Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары
статья (11 класс) на тему
Г.Афзал шигърияте лирик геройның күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең күңел дөньясына, тормышны күрү, аңлау, кабул итү рәвешенә бәйле, шул ук вакытта шигырьдәге кичереш- әдип яшәгән җәмгыять вәкилләренең уртак кичерешләре. Үз-үзен сурәтләү белән бергә, шагыйрь үз гасыры проблемаларын да ача.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gamil_afzal_shigriyatend_tugan_yak_avyl_motivlar.doc | 73.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары
Р.М.Хәйруллина югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автоном белем бирү учреждениесе “5 нче номерлы гимназия”
Татар шигъриятенең күренекле вәкиле булган Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде. Гомумән, үзенең гомер юлын күздә тотып:
Кайда килеп туктар юл азагы,
Ел үтәсе юлны ай үтәм.
Бөтен гомрем минем юл газабы,
Аннан татлы газап бар микән,-
дип язды шагыйрь. Шундый юл үткән шагыйрь укучыны да ирләрчә кыюлыгы,түземлелеге,авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра.
Г.Афзал шигърияте лирик геройның күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең күңел дөньясына, тормышны күрү, аңлау, кабул итү рәвешенә бәйле, шул ук вакытта шигырьдәге кичереш- әдип яшәгән җәмгыять вәкилләренең уртак кичерешләре. Үз-үзен сурәтләү белән бергә, шагыйрь үз гасыры проблемаларын да ача. Шигърияттә хис-кичерешләр мотив ролен үти. Нәрсә соң ул мотив? Мотив ( фр. Motif, лат.moveo- хәрәкәткә китерәм) – тексттагы мөстәкыйль һәм тотрыклы эчтәлек-форма компоненты. Ул бер әсәр чикләрендә дә, әдип иҗатында да аерып чыгарылырга мөмкин. Мотивка караган фикерләрне берләштерсәк, аның ике мәгънә аңлатуы ачыклана:
1. сюжетның иң кечкенә хикәяләү берәмлеге;
2. автор концепциясенең мәгънәви тирәнлеген ачарга юл күрсәтүче өлеш.
Кайбер галимнәр мотивны тема белән тәңгәлләштерәләр.Үз чыгышымда мин Г.Афзал иҗатындагы кайбер мотив-темаларны ачыклап үтәм.
Г.Афзал иҗаты беркемне дә битараф калдыра алмый, чөнки ул һәркем өчен кадерле һәм якын булган туган илгә, туган йортка, туган як табигатенә мәхәббәт турында язган.
Кендегең киселгән урында
Сандугач сайравы җирсетә.
Бу юлларны аныӊ бөтен иҗатыныӊ төп мотивы итеп алырга мөмкин..
Туган як- ул кешенең туып үскән һәм үзе граждан булып саналган иле, Ватан. Туган як, туган җир дигәндә ни өчендер шәһәр түгел, ә авыл һәм аның бер өлеше булып торган табигать күз алдына килә. Һәрберебезнең дә тамырлары барыбер авылга барып тоташа. Авылның иң күркәм сыйфаты булып аның табигатьтә урнашуы тора.Г.Афзал да башка әдипләр кебек үк авыл белән табигатьне бербөтен итеп үз шигыръләрендә чагылдыра.Табигать һәм лирик герой кичерешләре авторга үзенең туган ягына булган мөнәсәбәтен белдерергә булыша.
Табигать- сәнгатьнең мәңгелек сурәтләү өлкәсе. Һәр халыкның да әдәбияты үсешенең башлангыч баскычларыннан ук дөньяны әдәби танып белүдә пейзажны мөһим чаралардан санады. “ Татар халык поэзиясендә борынгы чорлардан ук килгән табигать белән якынлык, аны олылау Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфан һ.б. шигырьләрендә аеруча калку гәүдәләнеш алган традиция Г.Афзал иҗатында да дәвам итә”[1].Туган якка багышланган шигырьләрендә табигатьне ихлас ярату, аңа баш ию, иярергә теләү,табигать рухын тою кебек изге традицияләргә таяна.
Шагыйрь иҗатында дөньяны, яшәешне аңлау,бәяләү, кеше һәм язмыш, кеше һәм табигать кебек фәлсәфи мәсьәләләр үзенчәлекле төстә пейзаж лирикасында чагылыш таба.
Табигать лирик геройның күңел дөньясын күз алдына бастыра, хис- кичерешләренең шаһитына әверелә, шул нисбәттән, авторның игътибары хис- тойгылар һәм уй- фикерләр өлкәсенә юнәлә.Табигать, лирик геройның кичерешләре бер үзәккә- авторга тоташа, аның позициясен җиткерүдә мөһим өлешкә әйләнә. Әдип шигъриятендә табигать- ул шагыйрьнеӊ үз туган ягы табигате. Шагыйрь аныӊ инешләрен елга-диӊгезгә, камышларын урманга тиӊли.Ул тере һәм тере булмаган табигатькә, аныӊ серле, бай дөньясына гашыйк шагыйрь. Әдип табигатьне дөньяныӊ гаять мөһим бер кисәге итеп карый һәм аныӊ язмышын кешелек язмышы белән тәӊгәл куя. Экологик проблемалар да, шәхес һәм табигать мәсьәләсе дә, югалган традицияләр өчен әрнү дә чагылыш таба аларда.
Гамил аганың “ татар авылы” белән үз мөнәсәбәтләре
Мылтык белән куган идең мине,
Мөлкәтемне талап туган ягым.
Сөргеннәрдә каргамадым сине,
Ватан диеп сагынып кайттым тагын.
Колхозлаштыру елларында булган бу күренеш күп кенә кешеләрне туган якларыннан аерылырга мәҗбүр итте. Бу безнең тарихыбыз, моннан без берничек тә кача алмыйбыз. Шушы язмышка дучар булучылар арасында Г.Афзал да булган. Ләкин шуңа карамастан туган якка карата бер үпкә, ачу да сакламаган. Туган як нинди генә булса да: таласа да, мөлкәтеңне тартып алса да, сиңа карата арты белән борылса да, ул туган як булудан туктамый.Ул барыбер үзенә тарта, сагындыра, истәлекләр, балачак хәтирәләре белән күңелне тутыра.Шуңа күрә дә аннан баш тартып булмый. Ул бит бердән-бер! Ул бит туган җир! Г.Афзал бу хакыйкатьне онытмый.Ул кайчандыр үзен куып чыгарып җибәргән Ватанын кичерә, үпкәсен, зарын күңеленең иң ерак почмагына яшереп, авылга иң газиз, изге хисләрен багышлый.
Чынлап та, “ Әй, авыл”, “ Җанга якын урыннар”, “ Өянкеләр моңы” шигырьләрен язу өчен авылны, туган җирне, халыкны нык яратырга кирәктер ул...
“ Ностальгия” шигыре- Г.Афзал иҗатында төп әсәрләрнең берсе. Шагыйрь бу әсәрендә укучыны татар авылының, димәк, татар халкының асылына алып кайтмакчы. Баштарак ул “ яшел авыл” белән “ таш каланы” янәшә куя, әмма бу янәшәлек гел авыл файдасына килеп чыга:
Тормышлар күңелле анда да,
Тик менә йөрәктә ялгызлык.
Авылда яшәп тә авылны сагынып яшәгән кешене күз алдыгызга китерәсезме? Г.Афзал әнә шундый шагыйрь. “ Бу илдән сөрелгән кешебез” дип, үткәндәге җәрәхәтләрен күңелдән гел яңартып торса да, ул инде үзенең мәңгелеккә авылга береккәнен, аннан аерыла алмаячагын аңлый.
“ Татар авылы”ның язмышы шагыйрьнең үз язмышы белән гел тәңгәл килеп бара: менә сәяси сөрген чоры, менә тагын бер “сөрген” дәвере- шәһәргә күчү чоры. Адым саен сынау, адым саен драма, фаҗига... Шагыйрь, җанын учына кысып, сагышлы Хозыр Ильяс кебек, бертуктаусыз шәһәр белән авыл, үткән белән киләчәк арасында йөренә, сызланып бәргәләнә, болай да әрнеп яткан җәрәхәт- яраларын яңарта. Әмма монда бөртек тә каргыш, рәнҗеш юк. Бары тик халкын аңларга теләү һәм иленә ярдәм итәргә тырышу гына бар.
Г.Афзал- баштанаяк авыл кешесе. Ул авылны һәм аның кешеләрен яхшы белә, авылча уйлый, авыл кешеләречә фикер йөртә. Шәһәрдә дә ул- авыл кешесе:
Сандугачлар килә,
Җир яшәрә,
Яз гөлләре керә әсәргә;
Менә килдем инде таш шәһәргә
Шул урманны сагынып яшәргә.
Гомумән, теге яки бу дәрәҗәдә шәҗәрә тамыры белән авылга бәйләнмәгән, җиргә мөнәсәбәте булмаган татар шагыйрен табу кыен. Берәүләр туган җире- авылын- яшел бишек, берәүләр- алтын бишек , диләр. Һәркем үзенчә хаклы. Эпитетларны һәркем үзенчә сайлый. Сүзнең төбе, мәгънәсе шунда: авыл чыннан да күпләребез өчен рухи бишек.
Дөнья шундый матур, шундый киң! Табигатьтә мәңгелек хәрәкәт, мәңгелек яшәү! “Җир яшәрә сугышлардан туеп, гашыйк булган үзе кояшка!” Яшәргә! Яшәргә!
Күктә кояш, җирдә гөлләр,
Алда юллар, юлда мин.
Күктә йолдыз, җирдә ярым,
Сөйгән ярым гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
(“ Дөнья матур, дөнья киң!”)
Бу шигырендә Г.Афзал шул чаклы матур итеп яшәүнең мәгънәсен аңлата. Шундый матур, киң дөньяда аның сөйгән яры бар. Ул аны гөлгә тиңли һәм яшәү мәгънәсе шунда, сөйгән яры янында булуын әйтә.
Менә авыл.
Тигез яшел урам.
Ак болытлар йөзә күгендә.
Күзләремне алмый карап торам,
Никадәрле аһәң бу җирдә! (“ Авыл яме”)
Туган ягыннан аерылуын шагыйрь авыр кичерә һәм моны төрле чагыштырулар аша күрсәтә:
Озын юлдан җәяү атладым,
Юл тузанын өстән кагынып,
Мин китәргә диеп кайтмадым,
Кыр казлары кебек сагынып. (“ Авылга кайту”)
Шагыйрь үзен кыр казлары белән чагыштыра, туган якның, туганнарының якын булуын сурәтли һәм үзенең тамырларына кайтып, әби-бабаларын уйлап, бала чакларын искә төшерә.
Сабый чагым үткән бу җирдә
Тигәнәк тә якын күңелгә...
Бу сүзләрдә Г.Афзалның туган ягына бөтен мәхәббәте, мөнәсәбәте чагыла. Ул туган авылын шул тикле сагынып кайта ки, “мин китәргә диеп кайтмадым”,-ди, ләкин “кыр казлары кебек” аңа да китәргә туры килә...
“ Авыл” шигырендә башка күренеш: бер якта уйчан авыл юлы сузылган, ә өстә киек казлар юлы сызылган. Әле шигырьгә лирик герой кергәнче үк, ниндидер эллегик, моңлы, сагынулы, шул ук вакытта күңелне тынычландыра торган, җанны сафландыра торган халәт туа. Соңгы дүртьюллыкта үзенең табигатькә, шуңа сыенып утырган авылына мөрәҗәгате, җавабы таләп ителми торган риторик эндәшү һәм сагыну хисләренә төрелгән мәхәббәте белән шәхес ачылып китә:
Оныттылар диеп үпкәләмә,
Карурманнар үскән илләрдә.
Сине сагынып җаннар өзгәләнә
Айлы әкият кебек төннәрдә.( “Авыл”)
“Сагындым” шигырендә автор авылның күренешләреннән бигрәк, авылдагы исләрне, тавышларны, иген дулкыннарының шавын ишеттерә. Аның бал исле юкәсен иснисе, болында сыерлар мөгрәвен ишетәсе килә.
Кайда ул әрекмән-кычыткан,
Бал исле юкәсе авылның?!
Лапаслар өстеннән ай чыккан
Гармунлы кичләрен сагындым.(“ Сагындым”)
Шулай ук бу шигырь Тукай традицияләрен дәвам иттереп язылган әсәрләрнең бер үрнәге булып тора.
Г.Афзалның табигатькә мәхәббәте, туган җиренә карата соклану хисе чагылган шигырьләре дә байтак.
Яратам мәһабәт имәнне,
Бодайлар башларын игәнне;
Ярсулы елгалар агышын,
Ямансу күзләрнең сагышын.
“ Рәхмәт!” шигырендә туган җир белән туган ана тәңгәлләштерелә. Алар өчен борчылу, яну, аларга рәхмәтле булу, аларны ярату кебек хисләр чагыла.
Туган җирем белән туган анам,...
Сезнең өчен көенеп утта янам
Мирас булып сезгә җырым калсын,
Рәхмәт яусын! ( “ Рәхмәт!”)
Автор һәрдаим кеше белән табигатьнең бербөтенлеген расларга омтыла, лирик герой дөнья һәм табигать эчендә эреп югала, аның белән кушыла, бу мизгелдә дөньяның мәгънәлелеге, яшәешнең матурлыгы ачыла.Әдипнең лирик герое- табигатькә , табигыйлеккә, матурлыкка, гомумән, камиллеккә омтылучы шәхес.” Г.Афзалның үзәк каһарманы “ табигать баласы”, аны эчкерсез яратучы, сагынучы, хыялында матур табигать кочагында яшәүче камил инсан сыйфатында бирелә “.[2]
Мин хәйләне, явызлыкны белмим,
Мин табигать улы... (“ Тирәк” )
Әдип төрле ел фасылларында табигатьне бөтен матурлыгы белән тасвирлый. Ул кешеләр күреп тә игътибар итмәгән күренешләрне күрә белә, алар турында яза белә.
“ Кышкы урман”(1960),” Кышкы иртә”(1964), “ Кырлач” кебек шигырьләрендә сурәтләнгән гүзәл мизгел табигатьтәге матурлыкның, камиллекнең бер чагылышы итеп “ укыла”.
“ Кышкы урман” шигыренең беренче строфасында ук автор укучыны шул матурлыкны әсәрнең тыныч, салмак моңлы аһәңенә сала: рафинадтай аксыл зәңгәр юл, бер көйгә ат юыртып бара, кышкы урман йокымсырап утыра. Тынлык кеше күңеленә үтеп керергә, матурлыкны күрергә өйрәтергә сәләтле чара булып кала.
Айлы төндә бәсле урман юлы,
Бер карасаң хәйран калырлык.
Гүя монда сихри әкият тулы,
Җем-җем итеп торган матурлык.
Айлы төндә кышкы урман күренеше күпләребезгә таныш. Урман ак шәлгә төренгәндәй ап-ак булып йокыга китеп бара... “ Автор сихри әкият җирлегендә табигатьне җанландыра: чыршылар ак бүрек кия, имәннәр күрәзәлек итә, урман төш күрә, яшь ботаклар уяна”[3],- дип яза Гилаева И.И. Г. Афзалның бу шигыре турында.
Җәйге урман күренеше сурәтләнгән юлларны да китереп үтәм:
Тирә-ягың яшел куак була,
Шау урманнар үскән як була;
Урман шавы төшләреңә кереп,
Уйландыра торган чак була... (“ Шәрип урманы”)
Авыл матурлыгын күрер өчен шәһәргә китү кирәк микән? Бу сорауга һәр әдипнең үз җавабы, үз фикере һәм язмыш борылышлары керткән үзгәрешләр бардыр, мөгаен.
Буразнаны сагынам икәнмен лә,
Тургай булып кагынам икәнмен
Авылымны ташлап киткәнмен мин
Басуларны ятим иткәнмен.
Г.Афзал мул хәзинәле татар әдәбиятын шигъри "эзләре", гыйбрәтле сабаклары белән баетып китә алган шагыйрь. Шигырьләренә "илһам" табигый чыганактан гына ташып агып тормый, шигърият алиһәсен ул һәрчак бик кыйммәткә төшкән тырышлык, хезмәт бәрабәренә чакырып ала. Аның иҗаты - гаять зур тырышлыклар, авыр сынаулар шигърияте, көрәш шавы һәм җиңү авазлары чагылышы ул.
Гомумиләштереп әйткәндә, - шагыйрь туган як темасына йөзгә якын шигырь иҗат итә, шигырьдән шигырьгә авторның хисләре яңа яклары белән ачыла: туган якның газизлеге һәм алыштыргысызлыгы, ата-баба гомер кичергән туфракның онытылмас яме, туган нигездәге сагышлар, кадерле һәм изге нәрсәләрне югалту ачысы тормыштан тотып алынган шигъри детальләр ярдәмендә кабатланмас образларга әйләнәләр, укучы күңелендә дә яңгыраш табалар һәм, киләчәк буын укучыларының йөрәгенә дә барып җитәләр;
- Гамил аганың табигать матурлыгын сиземли, гүзәллегенә гаҗәпләнә, соклана белүе - шагыйрь өчен иң кыйммәтле сыйфатларның берсе. Табигать тормышын, матурлыгын тирәнтен аңлый торган, аның халәтендәге кечкенә генә яңарышны да күреп, сиземләп ала алган бөек зат дип әйтсәк, һич кенә дә ялгышмабыз;
- лирик геройның «кырлар өстеннән искән җилләргә хәтле сусавы», туган яктагы өянкеләргә эндәшүе һәм бу лирик эндәшүнең күңелләрне нечкәртер дәрәҗәдә самими булуы укучыларын дулкынландыра . Табигый, мондый хисләр искермиләр. Чөнки туган як белән бәйле тойгы һәркемнең күңеленә газиз, җирсү дигән тетрәндергеч хисне үз гомерендә бер тапкыр гына булса да кичерми калган кешене табуы кыен;
- әдипнең нечкә детальләрдән җыелган туган як сурәте фәлсәфи гомумиләштерүләр белән үрелеп бара, беравык дөнья мәшәкате, тормыш гаме арткы планга күчеп, кайнар хис өстенлекне ала, сурәткә сурәт үрелә, уйга уй тоташа, моңга моң өстәлеп арта;
- кешегә хас сыйфат-хасиятләрне табигатькә күчереп сурәтләү аша, кешенең эчке дөньясына үтеп керергә, аны табигать матурлыгы белән бизәргә омтыла. Аның өчен, әйткәнебезчә, туган ил тормышы, табигате, халык иҗаты хәзинәсе - мәңгелек илһам чыганагы булган.
Гомумиләштереп әйткәндә, Гамил Афзал иҗатында туган як мотивы зур урын алып тора. Бу шигырьләр нигезендә туган илнең, туган якның, авылның кадерен белергә кирәк дигән фикер ята. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь. Ул туган иленең матурлыгы белән соклана, аннан ямь ала, иң мөһиме - аның белән горурлана.
Файдаланылган әдәбият:
1. Әдипләребез. – Казан, 2009.
2. Гамил Афзал. Гомер кичүләре. – Казан, 2000.
3. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004.
4. Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009.
5. Гилаева И. “Елмаям уйчан гына...” Казан 2008.-174б.
6. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда.Т.6: 60-90 еллар әдәбияты.-Казан: “Раннур”,2001.-544 б.
[1] Татар әдәбияты тарихы:Алты томда.Т.6: 60-90 еллар әдәбияты.-Казан: “Раннур”,2001.-544 б.
[2] Әдипләребез. – Казан, 2009, 56б.
[3] Гилаева И.И. “Елмаям уйчан гына...” Казан 2008.-174б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).
Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....
Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.
Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....
Гамил Афзал иҗатында антропонимика
Гамил Афзал иҗатында антропонимика...
Гамил Афзал фәнни эш
Шигырьләр аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар Г. Афзал шигырьләрендә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан Г.Афза...
Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы
Эчтәлек I. КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....
Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы
Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....
Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.
Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....