БДТ С өлеше буенча сочинение язарга әзерләнү.
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему
Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту. Әхлак нигезләренә игътибар итү; кеше елмаюының көче, матурлыгы, файдасы, тирә-юньдәгеләргә тәэсире әһәмиятен аңлау, шундый сыйфатларны үзеңдә булдырырга теләк, омтылыш уяту.
Укучыларны елмаерга өйрәтү, кешеләргә хөрмәт, игътибар тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
БДТларына әзерләнү | 45.9 КБ |
elmayu.ppt | 1.49 МБ |
Предварительный просмотр:
МБГБУ “ТР Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми
белем бирү мәктәбе” татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Хәмидуллина А.Ф.
Тема: БДТ С өлеше буенча сочинение язарга әзерләнү.
Максат: 1.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту.
2. Әхлак нигезләренә игътибар итү; кеше елмаюының көче, матурлыгы, файдасы, тирә-юньдәгеләргә тәэсире әһәмиятен аңлау, шундый сыйфатларны үзеңдә булдырырга теләк, омтылыш уяту.
3. Укучыларны елмаерга өйрәтү, кешеләргә хөрмәт, игътибар тәрбияләү.
Материал һәм җиһазлау:
- Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек
- Кызлар елмайган фотолардан коллаж
- Атаклы картиналар җыелмасы
- Аңлатмалы сүзлекләр.
- “Мәйдан” журналы №9,2003.
- “Фән һәм мәктәп”журналы №9,2001.
- Елмай әле җыры
- Проектор, компьютер технологияләре.
- Укучыларга тарату өчен карточкалар (сочинение өчен текстлар)
- Укучыларга тарату өчен карточкалар (эй ар гайд)
Дәрес тибы: алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системага салу.
Дәрес төре: диспут.
Кулланылган алым һәм методлар: әңгәмә, фикерләшү, текст белән эш, гомуми характеристика, коллектив эш, индивидуаль эш.
Дәрес барышы:
- Оештыру.
Укытучы: - Хәерле көн, кадерле укучылар! Кәефләргез ничек? Дәресебезне башлап җибәргән спектакльнең исеме һәм авторы кем дип уйлыйсыз сез? (җаваплар).
- Бу әсәрне татар халкының яраткан язучысы Т.Миңнуллин иҗат иткән. 77 нче елдан бирле сәхнәдә уйналып килгән әсәр еллар үтсә дә, безнең арабызда, һаман да безнең белән янәшә атлый. Әлмәндәр картның түбәндәге юллары бүгенге дәресебезнең эпиграфы булыр.
“Әгәр кешеләр мине күреп елмаялар икән, димәк мин кешеләргә кирәк булып чыгам”.
Дәресебезне юкка гына шушы өзектән башламадым. Сезгә таратылган кәгазьләрдәге фикерләр белән танышып чыгыгыз, аларда Сингарпурча укыту методикасының Эй Ар Гайд структурасын күрергә мөмкин
Башта | Җөмләләр | Соңыннан |
Көлү, чыннан да, бик күп авыруга шифа. | ||
Көлке терапиясенә нигез салучы – журналист НорманКазинс. | ||
Көләргә өйрәткән клублар барлыкка килде, анда табиблар, шәфкать туташлары ак халатларда түгел, ә клоуннар киемендә йөри. | ||
Көлгәндә кешенең баш миендәэндорфин – “бәхет гормоны” барлыкка килә, ул иммун системасынауңай тәэсир итә. | ||
Елмаю организмны яшәртә, чөнки елмайган кешенең битендә йөзләп мускул хәрәкәткә килә, шулай ук ябыгырга да ярдәм итә. | ||
Елмаю – кешенең җанындагы, тәнендәге барлык күзәнәкләрне уятучы сихри көч. | ||
Көлү өметсез авырулы кешене терелтә алмый. |
Нинди фикер белән килешмисез, беренче баганага “-“ билгесе, килешкәнегезгә “+” билгесе куясыз. Ә хәзер текстлар таратабыз һәм фикерләрегез туры килгәнен тикшерәсез. Туры килмәсә, кайсы һәм ни өчен, килсә кайсысы мөһимрәк икәнен аңлатырга.
ИРТӘГЕЗ ЕЛМАЮДАН БАШЛАНСЫН!”
1)Көлке терапиясенә нигез салучы – журналист НорманКазинс. 2)Ул коллангеноз дип исемләнгән бик сирәк чир белән интегә. 3)Табиблар аңа берничек ярдәм итә алмый, “барыбер үлә” дип кул селтиләр. 4)Өметсез чирлене хастаханәдән чыгаралар. 5)Норман, сызлануларын басар өчен, өендә көн саен 5-6 сәгать комедия карый. 6)15 минут көлгәннән соң, тынычлап йоклап китә. 7)Бер айдан ул әкренләп йөри һәмэ шкә керешә.8)Көлү өметсез авырулы кешене терелтә.
9)Шушы вакыйгадан соң көлүнең кеше организмына тәэсир итүен өйрәнүче фән үсә башлады, көләргә өйрәткән клублар барлыкка килде, анда табиблар, шәфкать туташлары ак халатларда түгел, ә клоуннар киемендә йөри.
10)Көлү, чыннан да, биккүп авыруга шифа. 11)Көлгәндә кешенең баш миендә эндорфин – “бәхет гормоны” барлыкка килә, ул иммун системасына уңай тәэсир итә.12) Бу халәт организмны яшәртә, чөнки елмайган кешенең битендә йөзләп мускул хәрәкәткә килә, шулай ук ябыгырга да ярдәмитә. 13)Көлү, елмаю – сәламәтлек чыганагы! 14)Табигать бүләк иткән сәләттән файдаланырга кирәк.
15)Елмаю – кешенең җанындагы, тәнендәге барлык күзәнәкләрне уятучысихри көч. 16)Елмаюга сусаган күзләр букөч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар.17)Чынлап та, бу тонык тормышта елмаю дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләтле.18)Иртәгезне елмаюдан башлагыз һәм көнегез уңышлы үтәр! (интернет челтәреннән)
1. Бу текстта тема дип нәрсәне әйтә алабыз?Тексттагы төп проблеманы ачыклагыз. Моның өчен “Сүз нәрсә турында бара?” “Автор нәрсә әйтергә тели?” “ Авторны нәрсә борчый?” кебек сораулар куеп карагыз. Текстның мәгънәсен аннан алынган цитата аша яки үз сүзләрегез белән аңлатып яза аласыз.
Проблемалар | ||||
фәлсәфи | иҗтимагый | сәяси | экологик | әхлакый |
Фикерләү, җәмгыять үсеше, табигать үзгәрешенең гомуми үзенчәлекләрен күрсәтә | Җәмгыятьтәге тормыш һәм көнкүрешкә кагыла | Дәүләт власте, хөкүмәт, партия яки иҗтимагый төркемнәр эшчәнлеге белән бәйле | Кешенең әйләнә – тирә табигать белән үзара мөнәсәбәтен чагылдыра | Кешенең үз-үзен тотышында эчке рухи сыйфатларның чагылышы |
- Тексттан алдаә йтелгән фикерегезне раслаган мисаллар
табыгыз. Сез үзегез күрсәткән проблеманы (төр теманы, фикерне) раслау өчен, тексттан 2 мисал табарга тиеш. Алар аерым сүзләр яки җөмләләр белән бирелергә мөмкин.
- Татар халкы һәрчак елмайган кешене нинди кеше дип атый (ачык йөзле) Ачык чырай – такта чәй
- Сез үзегез нинди кешеләр белән аралашырга яратасыз?
- Елмаю сүзе сездә нинди ассоциация тудыра
- Йомгаклау өлеше.
Бирелгән тема һәм проблема буенча үз фикерегезне белдерү һәм йомгаклау.
- Автор күтәргән тема, проблеманы әһәмиятле дип саныйсызмы
- Әгәр уңай якка үзгәреш булмаса, нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин
- Сүзләрне дөрес языгыз. Сочинение хәзерге татар әдәби теленең орфографик кагыйдәләренә буйсынып язылырга тиеш. Язылышында шик тугансүзбулса, орфографиксүзлектәнфайдаланыгыз.
6.Тыныш билгеләрен дөрес куегыз. Язмада пунктуацион нормаларның саклануы зарур. Тыныш билгеләрен дөрес куюыгызда шикләнсәгез, җөмләне башкача төзегез.
7. Сүзләрне дөрес, төгәл, урынлы кулланыгыз. Сөйләм нормаларын үтәү зарур. Синоним, антоним, фразеологизмнарны урынлы кулланырга, диалекталь сүзләрдән качарга, язма сөйләм стилен сакларга кирәк.
8. Язма сөйләм төгәл булсын. Фактик хаталар булмасын, терминнарны дөрес кулланыгыз.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“ Әгәр кешеләр мине күреп елмаялар икән, димәк мин кешеләргә кирәк булып чыгам”.
Эй Ар Гайд Көлү өметсез авырулы кешене терелтә алмый.
СИНГЛ РАУНД РОБИН Сүз нәрсә турында бара? Авторны нәрсә борчый? Автор нәрсә әйтергә тели?
Проблемалар фәлсәфи иҗтимагый сәяси экологик әхлакый Фикерләү, җәмгыять үсеше, табигать үзгәрешенең гомуми үзенчәлекләрен күрсәтә Җәмгыятьтәге тормыш һәм көнкүрешкә кагыла Дәүләт власте, хөкүмәт, партия яки иҗтимагый төркемнәр эшчәнлеге белән бәйле Кешенең әйләнә – тирә табигать белән үзара мөнәсәбәтен чагылдыра Кешенең үз-үзен тотышында эчке рухи сыйфатларның чагылышы
Кояш Комедия. Анекдот Елмаю Рәхәтлек Сәламәтлек
Исегездә тотыгыз! “ Елмаю - син миңа ошыйсыз.Син мине бәхетле итәсез. Сине күрүемә бик шатмын”,-дигән сүз. Елмаю - кеше йөрәгенә парол ь . Елмаегыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация. ДЙА. Кыска изложение язарга өйрәтү
Укытучыларга методик ярдәмлек...
Доклад Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше.
Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлешеТатар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындаг...
Укучыларны биологиядән БДИ га хәзерләгәндә С өлеше биремнәрен чишү
ДокладТема: « Укучыларны биологиядән БДИ га хәзерләгәндә С өлеше биремнәрен чишү.”...
Татарча сөйләшергә һәм язарга өйрәнәбез
Учимся читать и писать по- татарски...
Сочинение язарга өйрәтү
Сочинение язарга өйрәтү...
Инша язарга өйрәнәбез
Система работы учителя татарского языка и литературы Махмутовой З.Г....
“Татар телендә иҗади хатлар язарга өйрәнәбез“ электив курсы
ldquo;Татар телендә иҗади хатлар язарга өйрәнәбез“ электив курсы 9-нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән. Ул сөйләм телен тирәнтен үстерүне, төрле тел –сурәтләү чараларын дөрес куллану...
- Мне нравится (1)