Татарча сөйләшергә һәм язарга өйрәнәбез
статья по теме

Кармышов Фаиз Минагзамович

Учимся читать и писать по- татарски

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon statya.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

Татарча сөйләшергә һәм язарга өйрәнәбез

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Республикабызда яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыта. Рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы – укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Мин рус телендә сөйләшүче (чуваш) балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам. Дәрестә төрле уеннардан файдаланырга тырышам, чөнки үз өстемдә эшли торган темам да шуның белән бәйле. Укучыларга аеруча укытучы биргән боерыкларны тыңлау һәм үтәү ошый. Балалар хәрәкәтләр ясыйлар һәм нәрсә эшләгәннәрен әйтеп баралар. Мәсәлән, «Андрей, бас! («Мин басам», ‒ дип әйтә.) «Андрей, такта янына чык! Андрей, тактага яз!» һ.б. Тактада кечкенә сыйныф укучыларына үзләре белгән берәр сүз яздыртам. Өлкән сыйныфларда укучылар җөмлә төзеп язалар яисә әйтәләр. Мәсәлән, «Андрей, утыр!» («Мин утырам», ‒ дип әйтә) һәм күнегү тәмамлана.

Укучыларга төрле темаларга багышланган монологик сөйләм текстлары тәкъдим итәм. Сөйләм үстерү дәресләренә алар әзерләнеп киләләр, текстны тулыландырып сөйлиләр.

Рус телле балаларны татарча язарга өйрәтүдә дә проблемалар бар. Укучыларның түбәндәге очракларда еш кына хата ясаулары күзәтелә: ә, е хәрефләрен бутау; о, ө хәрефләрен дөрес язмау, сүздә булмаган хәрефләр өстәү. Бу хаталарны булдырмас өчен, кагыйдәне искә төшертәм. О – ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Мәсәлән, болын, онык, борын, төлке, көн, төн, сөлге һ.б. Ә һәм е хәрефләре булган сүзләрне яздыртам. Мәсәлән, тәмле, бәрәңге, исәнме, дүшәмбе, чәршәмбе, яшелчә, белән, пешерәм һ.б. Типик хаталардан ә урынына э(е) язу очрый: ничә, кичә, иләк, чиләк, иртән. Я һәм ю хәрефләре урынына йа, йә, йу кушылмаларын язалар. Хаталар өстендә эш дәресендә укучылар сүзләрне башкача язалар: яратам, яшел, йомгак, юл. Н хәрефен татарча ң белән бутау очраклары да бар. Ул хаталарны төзәтү өчен ң хәрефе булган сүзләрне тәкъдим итәм. Мәсәлән, бәрәңге, өрәңге, җиңү, яңа, зәңгәр, яңгыр һ.б. сүзләр.

Башлангыч сыйныфларда күчереп язу күнекмәләре булдырыла. Аннан соң гына сүзлек диктантларына күчәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН-дәрес “Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм!”

Хәерле кич кадерле кунаклар!Бүген безнең 21 нче февраль Халыкара туган тел көне.Безнең чарабыз туган телебезгә һәм тарих елы белән бәйле үтәчәк....

Презентация. ДЙА. Кыска изложение язарга өйрәтү

Укытучыларга методик ярдәмлек...

Сочинение язарга өйрәтү

Сочинение язарга өйрәтү...

БДТ С өлеше буенча сочинение язарга әзерләнү.

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту. Әхлак нигезләренә игътибар итү; кеше елмаюының көче, матурлыгы, ...

Инша язарга өйрәнәбез

Система работы учителя татарского языка и литературы Махмутовой З.Г....

Внеклассное мероприятие "Шочмо вер эн шерге"

Литературно-музыкальная композиция...

Эн шерге да ямле - тиде шочмо мланде

Литературно-музыкальная композиция на марийском языке, посвящённая  родному краю...