“Татар телендә иҗади хатлар язарга өйрәнәбез“ электив курсы
элективный курс (9 класс)

Газина Линара Нурулловна

“Татар телендә иҗади хатлар язарга өйрәнәбез“ электив курсы 9-нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән. Ул сөйләм телен тирәнтен  үстерүне, төрле тел –сурәтләү чараларын дөрес куллануны  системалаштыра. БДИ биремнәрендә булган материалларны үзләштерүгә ярдәм итә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elektiv_kurs.docx21.04 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Курс эшкәртмәсенең актуальлеге

Туган (татар) теле курсы буенча уку программасында бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә сәгать саны аз бирелү сәбәпле “Татар телендә иҗади хатлар язарга өйрәнәбез“/ «Учимся писать творческие письма на татарском языке» дип исемләнгән электив курс булдыру ихтияҗы туды. Әлеге курс хәзерге көндә бик актуаль: ул 9нчы сыйныф укучыларының БДИ –га әзерлегендә зур ярдәмче булыр дип көтелә, чөнки дөрес сөйләм – зур уңышка бер адым.

Курс үткәрелүнең сәбәпләре

Әлеге курсны кертү әдәби сәнгатьлелекне тирәнтен үстерү белән бәйле. Бу үз чиратында БДИ – ның С биремен сыйфатлы язуга китерә.

Әлеге программа ярдәмендә чишелеш табачак проблемалар:

-танып – белү күнекмәләрен үстерү;

-туган (татар) телен тирәнтен өйрәнү.

Программа материалының үзенчәлекләре

“Татар телендә иҗади хатлар язарга өйрәнәбез“ электив курсы 9-нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән. Ул сөйләм телен тирәнтен үстерүне, төрле тел –сурәтләү чараларын дөрес куллануны системалаштыра. БДИ биремнәрендә булган материалларны үзләштерүгә ярдәм итә.

Курсның роле һәм урыны

Әлеге курсны үзләштерү туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләре белән тыгыз бәйләнештә тора. Ул уку елы дәвамында атнага 1, елга 34 сәгать исәбеннән төзелә.

Адресат

Электив курсның программасы БДИ –га әзерләнүче 9-нчы сыйныф укучылары өчен, шулай ук 8-нче сыйныф укучылары на өстәмә дәресләр буларак кулланыла.

Укучыларның танып – белү күнемәләренә таләпләр

Әлеге курсны үткәндә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерергә тиешләр:

-тел берәмлекләренең үзара бәйләнеше;

-сөйләм теле нормалары;

-сөйләм барышында үзконтроль булдыру, телдән һәм язма сөйләм барышында җөмләләрне дәрес формалаштыру, куелган коммуникатив максатларга ирешү;

- тел берәмлекләрен төгәл һәм урынлы куллану;

-теманы һәм төп фикерне билгели белү;

-тел-сурәтләү чараларын урынлы куллану

Аудированиедә:

-төрле текстларны тыңлап, төп мәгълүматны сайлап ала белү;

Язма биремнәрдә:

-татар теле лексикасын һәм тыныш билгеләре нормаларын үтәү;

-телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгьлүматны дөрес һәм тиешле урында куллану;

-коммуникатив сәләтне үстерү, мөстәкыйль эшли белергә өйрәтү;

-белем һәм күнекмәләрне практикада куллану.

Максат

Курсның максаты: БДИ-га әзерлекне сыйфатлы итеп оештыру, сөйләм культурасы булдыру, съзлек составын баету, тел цйрщнъгщ кызыксыну уяту.

Алда куелган мәсьәләләр:

-татар теле буенча белемнәрне тирәнәйтү;

-үзләштерелгән материалны практикада куллану;

-логик уйлау сәләтен үстерү.

Программаның төзелеше:

Программада түбәндәге төп программалар бирелә

-Әдәби сөйләмдә лексик чаралар”;

- “Хат язу стиле”

-“Иҗади хат язу”

Уку процессын оештыру

Курс үткәрүдә түбәндәге этаплар күздә тотыла

-таныштыру (укытучы лекциясе, өстәмә әдәбият белән эшләү);

- биремнәрне эшләп карау (тест биремнәре, тест язу);

-контрольдә тотучы (хат язу)

Укучыларның эшчәнлек төре:

-күнегүләр эшләү;

-практикум;

-сүзлек белән эш;

-иҗади эш.

Йомгаклау

Укучыларның белемен тикшерү түбәндәге төр эшләр белән тикшерелә:

-йомгаклау тесты;

-тәкъдим ителгән материал буенча иҗади эш – хат язу.

Күләме һәм үткәрү вакыты:

“Татар телендә иҗади хатлар язарга өйрәнәбез“ электив курсы айга 2 тапкыр исәбеннән, елга 17 сәгатьлек итеп, бер уку елына төзелгән

Укыту –тематик планы

Тема

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

1

Кереш дәрес. Тел- сурәтләү чаралары

1

I Әдәби сөйләмдә лексик чаралар

2

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе.

1

3

Туган телнең байлыгы - синонимнарда

1

4

Антонимнары урынлы куллану

1

5

Тел- сурәтләү чаралары

1

6

Индивидуаль чыгыш ясау

1

II Хат язу стиле

7

Хат язу стиле

1

8

Хат язу стилендә сәнгатьлелек

1

9

Иҗади эш.

1

III Иҗади хат язу

10

Хатның төзелеше

1

11

“Яраткан шөгылем” темасына хат язу

1

12

“Гаилә” темасына хат язу

1

13

“Дуслар” темасына хат язу

1

14

“Мәктәп” темасына хат язу

1

15

“Яраткан әдибем” темасына хат язу

1

16

“Буш вакыт” темасына хат язу

1

17

Хатка анализ ясау

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...

Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары

Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге  эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...

Проект эше. “Тәрҗемәи хәлләре төрле –язмышлары уртак” авторлык укыту программасы. 10-11 нче сыйныфлар өчен татар һәм рус әдәбиятлары буенча интеграцияләштерелгән электив курс

       Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак” электив курсы укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр, дип ышанам. Бу п...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...