Главные вкладки
Хамидуллина Алсу Фаритовна
Учитель – свеча, которая светит другим, сгорая сама
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: читать
Увлечения: спорт
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: с. Большие Кайбицы Кайбицкий район
Место работы: МБОУ "Большекайбицкая СОШ"
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/alsuhamidramblerruАлтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар.
Заман укытучысы. Ул нинди булырга тиеш? Бу сорау белән мин үземә еш мөрәҗәгать итәм, чөнки ул - минем яраткан эшем. Юк, эшем генә түгел, киләчәгемне аннан башка күз алдына китерә алмслык тормышым. Шкаловский әйткәнчә: ”Һөнәр ул – мәхәббәт шикелле, ә мәхәббәттә һәркем үзенә тиешле өлешкә генә лаек“. Укытучылык – минем өлешемә тигән көмешем. Бу һөнәр үзендә берьюлы ике капма-каршы сыйфатны берләштерә: йомшаклык һәм таләпчәнлек. Бу кушылмада укытучының акылы да, тәҗрибәсе дә, холкы да, эчке дөньясы да чагылыш таба. Бер карасаң ул белем бирә, ә икенче карасаң, гомер буе укучыларыннан үзе өйрәнә. Укытучы - белем иленен ишеген ачучы ачкыч, киләчәк буынның белемле, әхлаклы булуы өчен җанын-тәнен биреп биреп тырышучы фидакарь җан.
О себе
Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кеше.
Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...
Мәктәпне тәмамлаганга да ике дистә елга якын вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә, ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Әмирхан Еники "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", "Гөләндәм туташ хатирәсе", һ.б
Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән", " Язгы кәрваннар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят"
Мөхәммәт Мәһдиев "Без 41 нче ел балалары", "Фронтовиклар"
Илдар Юзеев "Гашыйклар тавы"
Мой взгляд на мир
Мәктәп һәм җәмгыять. Әлеге төшенчәләрне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Аларны аерырга ярамый да. Чөнки мәктәп шул ук җәмгыятьнең бер кисәге бит инде. Алай гына да түгел, гаять әһәмиятле кисәге.
Баланың күбрәк вакыты гадәттә мәктәптә үтә. Иртән иртүк эшкә ашыга әти-әни, кич белән арып-талып кайтып керә. Йөрәк парәсенең хәлләре белән кызыксынырга, аның белән шөгыльләнергә, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү турында уйларга вакыты да, теләге дә бик аз кала аның. Бала исә көн буе диярлек мәктәптә була. Өстәмә дәресләргә, түгәрәкләргә дә кала әле ул.
Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне без – укытучылар иң нык сизүчеләрдер дә әле. Төгәл фәннәрне яраткан бала киләчәктә программист, компьютер остасы булып китәргә мөмкин. Тел фәннәрен үз иткән егет-кызлардан менә дигән язучылар, галимнәр чыгуы бар. Мөгаллим балага тормышта кайсы юлдан китәргә кирәклеген дә ,ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен акыллы киңәшләре белән ярдәм итә белергә тиеш. Һәр яктан үрнәк булуы сорала укытучының. Шул шартларда мөгаллим укучыла ры җәмгыятьнең актив, алдынгы карашлы кешеләре булып үсәчәк.
Мои достижения
- - Диплом РОО «Лучший учитель подготовивший победителя предметных олимпиад» 2013;
- - Почетная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан «За подготовку призера в республиканской олимпиаде по татарской литературе» 2013;
- - Почетная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан «За подготовку призера в республиканской олимпиаде по татарскому языку» 2014;
- - Диплом победителя в номинации «Иң гыйлемле татар теле укытучысы” в конкурсе мастер-классов “Туган тел” 2013
- - Грамота РОО за 3 место в конкурсе “Учитель года 2014»
- - Диплом КФУ 2014г. ( Прот №31 от 29.04.2014)
- Почетная грамота РТ 2015
- -Диплом победителя в заключительном этапе Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" 2018г.
- - Грамота МО и РТ за подготовку призера заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарской литературе 2018г.
- - Грамота МО и РТ за подготовку победителя заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарскому языку 2019г.
- - Диплом абсолютного победителя I степени Всероссийского конкурса «Авыл укытучысы - 2018»
- -Грамота МОиН РТ за подготовку победителя и призера заключительного этапа республиканской олимпиады по татарской литературе 2019г
- - Нагрудный знак РТ "За заслуги в образовании", 2019
- Грамоты МО и РТ за подготовку призера заключительного этапа республиканской олимпиады по татарскому языку и татарской литературе 2021г.
- Диплом 1 степени в республиканском конкурск дидактических разработок "Туган илем - халыкларның уртак йорты посвященный к Единству народов 2021г.
Моё портфолио
Башка һөнәрләрдән нәрсә белән аерыла соң ул? Бала янында бала, олы кеше янында киңәш бирә белерлек аксакал булуы белән, әлбәттә. Моның өчен психология фәнен белергә, заман техногияләреннән, фән яңалыкларыннан хәбәрдар булу зарур. Укытучы уңай сыйфатларның барысын да үзенә туплаган профессионал, кирәк булса ул артист та, рәссам да, язучы-шагыйрь дә, спортсмен да булырга тиеш. Педагогик эшчәнлек бик күп кечкенә кисәкләрдән җыелган мозаиканы хәтерләтә. Аны төсе, формасы тәңгәл килерлек итеп җыю бик авыр һәм четерекле эш. Кайчакларда яңадан да сүтеп җыярга туры килә. Тик кайсы гына стадияне алсаң да, анда укучыны уйларга, эшләргә, иҗат итәргә, анализ бирергә өйрәтү булырга тиеш. Халык мәкалендәгечә: ”Ач кешегә кыздырган балык түгел, кармак бирергә кирәк“. Укучы синең белән бәхәсләшсен, үз фикерен әйтсен, аны исбатларга өйрәнсен. Һәр баланың яшерен сәләтен ачу – алмаз табу белән бер. Эзләү өчен дә вакыт һәм тырышлык кирәк, тапкач та эшкәртеп бриллиант ясарлык осталык булуы мөһим. Р.Фәхретдин фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Бары тик баланың тиешле кылын дөрес итеп җайлау кирәк, скрипка да кылларын җайламыйча дөрес итеп уйнамый бит. Ә бу очракта укытучының төп коралы – дөрес төзелгән дәрес. В.А.Сухомлинский ”Укытучы яхшы дәрескә гомере буе әзерләнә“,- дигән. Дәресеңдә барлык укучыңа да игътибарың җитеп, аларны эшләтә аласың икән – дәресең уңышлы үтте, димәк. Ә битарафлык - синең һәм дәресеңнең иң явыз дошманың. Дәреснең һәр мизгеле гыйлем һәм тәрбия бирүгә омтылган булырга тиеш.
Укытучы! Алтыннардан коеп
Салган һәйкәл генә аз сиңа.
Кешелеккә иткән игелегең
Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!
Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты
Мои публикации:
Публикации моих учеников:
- Афзал Шамов тормышында һәм иҗатында сугыш
- Бәрлебашы авылының мәчет, мәхәлләләр тарихы
- Г.Ираһимовның “Тирән тамырлар” әсәрендә сөйләм – стиль үзенчәлекләре.
- Кайбычым урамнары
- Кошман авылы тарихын өйрәнү
- Курчак театры һәм якташыбыз Фуат Таһиров
- Хисаметдиновлар нәселе
- Якташыбыз Әбрар Шаминның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү