Рәвеш. Технологик карта.
методическая разработка (6 класс) на тему

Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна

"Рәвеш" темасын кабатлау буенча технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Рәвеш. Технологик карта40.71 КБ

Предварительный просмотр:

 

 

Укытучы

Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Рәвеш сүз төркеме. Кабатлау

Бурычлар

Башка сүз төркемнәреннән рәвешне аерып алу осталыгын үстерү; алдагы дәресләрдә үткәннәргә таянып, рәвешнең грамматик билгеләрен билгели белү осталыгына ирешү; рәвешне сөйләм барышында куллану осталыгына омтылу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Ш ә х е с к ә кагылышлы- укучыларда табигатькә, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну хисләре булдыру

П р е д м е т- укучыларда рәвешләрне текстта таба һәм таный белү күнекмәләрен үстерү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү

Ме т а п р е д м е т- тексттан, табышмаклардан, шигъри юллардан рәвешләрне таба, үзенчәлекләрен әйтә белү

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; башкаларның фикерен тыңлый һәм аңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәреснең тибы

Үзләштерелгән белемнәрне тикшерү

Төп төшенчәләр

Рәвешләрнең ясалышы, рәвеш төркемчәләре, җөмлә кисәкләре, рәвеш дәрәҗәләре

Предметара бәйләнеш

Математика, әдәбият

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Билгеләнгән шартлы билгеләр

ШУУГ – шәхсияти (шәхескә кагылышлы) универсаль уку гамәлләре; ТБУУГ – танып-белү универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре; КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

 

Дәрес этаплары һәм эшчәнлекнең төре

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру (1-2 мин)

Уңай психологик халәт,  эш атмосферасы тудыра.

Якты чырай, яхшы кәеф

  Күрәм сезнең йөзегездә

 Исәнмесез! Хәерле көн

  Телим һәрберегезгә дә.

- Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар да бар. Алар белән дә исәнләшик.

 Бер-беребезгә елмаешып карагыз әле, яхшы теләкләр әйтегез, мактап куегыз.

Утырыгыз, укучылар! Күрәм күңелләрегез күтәренке. Мин моңа бик шат.  

Сыйныф эшкә әзерләнә

Укытучыны, кунакларны сәламлиләр,бер-берсенә теләкләр тели

ШУУГ: укучыларның бер-берсенә сакчыл караш, хөрмәт хисләре тәрбияләү;

РУУГ: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү;

КУУГ: Сөйләм этикасын үтәү: исәнләшү.

Өй эшен тикшерү (3 мин.)

           Укучыларның өй эшләре буенча җавапларын  тыңлый.

 Укучылар өй эшен укыйлар

 а) рәвешләр кергән 2 шәр табышмак табып килергә;

 б) табышмакларда очраган рәвешкә морфологик анализ ясарга;

 в) үзегез табышмак уйлап язарга.

ШУУГ: халкыбызның тапкырлыгына, бай теленә соклану хисләре уяту;

ТБУУГ: табышмаклардан нәтиҗәле файдалана белү;

РУУГ: эш тәртибен аңлап, җавап төзи белү;

КУУГ: укытучының һәм укучыларның җавапларын тыңлау.

Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую (5 мин.)

- Хәзер мин сезгә берничә сүз яки фразеологик сүзтезмә әйтәм. Сез шул мәгънәне белдерә торган аерым бер сүзне табарга әйтергә тиеш буласыз. Кайсы төркем беренче таба, кул күтәреп җавап бирә. Төркемгә билге куела.  Сез әзерме? Алайса, башладык.

  (1 нче беркетмә)

-        Укучылар, сез тапкан сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

Укучылар төркемдә эшлиләр.

Кичә,югарыда,кинәт,тиз,быел, таудай, әкрен, күп, китапча, ахырынача, бик тиз, кешечә, бүген, аягүрә, минемчә, акчалата

Укучылар дәрескә максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар.

ШУУГ: укуга матив булдыру;

ТБУУГ: рәвешләрне аерып чыгару;

РУУГ: максат куя белү, бурычларны билгели белү;

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү.

Уку мәсьәләсен өлешләп  чишү

Дөрес язу

 (2 мин.)

 

Рәвешләрне яздырып карый, укучыларның дөрес язуларын тикшерә

 ( 2 нче беркетмә)

 

 

 

Һәр укучы мөстәкыйль эшли.

Рәвешләрне дөрес  язуларын кара каршы иптәше тикшерә.

ШУУГ:  укуга матив булдыру;

ТБУУГ: тема буенча лексик берәмлекләрне белү;

РУУГ: хаталарны табу, нәтиҗә ясау;

КУУГ: иптәшеңнең эшенә игътибарлы була белү.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Сорау – җавап.

(5 мин.)

Рәвеш сүз төркеме буенча сораулар бирү ярдәмендә  укучыларның белемнәрен тикшерә.

(3 нче беркетмә)

Төркемнәрдә эшлиләр.

Рәвеш сүз төркеменә караган кагыйдәләрне әйтәләр. Дөрес җавап төркемгә баллар китерә.

ШУУГ: укучы ролен үзләштерү;

ТБУУГ: укытучының сорауларына тулы  һәм  дөрес  җавап бирү;

РУУГ: үз белемен анализлау, хаталарын табу;

КУУГ: тыңлый белү, төркемдә  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Текст буенча эш.

(10 мин)

Укучыларга текст бирә. Текст буенча сораулар һәм биремнәр тарата.

    (4 нче беркетмә)

     

.

Төркемнәрдә эшлиләр.

Текст буенча БРТ га әзерлек формасында җавап бирәләр.  Рәвешләрне табалар, ачыклап килгән сүзләре белән парлап язып куялар

    1.  Җәен яратам -  вакыт , ясалма, в.хәле

    2. Беркөнне киттек-     вакыт, кушма , в.хәле                

    3.  Бүген уңмады -  вакыт , кушма, в.хәле                                    

     4. Аз таптык -  күләм-чама, тамыр, күләм хәле                            

      5. Кинәт кыймылдады -  саф , тамыр, р.хәле                                        

     6. Төймәдәй күзләрен   -          охшату-чагыштыру,             ясалма, аергыч

    7. Әкренләп ияләште-  саф, ясалма, р.хәле                               

ШУУГ: туган ягыбызның табигате белән соклану хисләре, җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү;

ТБУУГ: сөйләм  берәмлекләрен логик тәртипкә  салу;

РУУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

КУУГ: тыңлый белү, төркемдә  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Парларда эш.

(5 мин)

Рәвешләрне бирә. Төркемчәләргә аерып язарга куша.

Экранда әзер җаваплар бирә.

         (5 нче беркетмә)

Рәвешләрне төркемчәләргә аерып язалар. Экранга карап, укучылар каршыда утырган иптәшләренең  эшләрен тикшерә, хаталарын төзәтә.

Саф рәвешләр: тиз, әкрен, салмак

Охшату-чагыштыру: дусларча, китапча, ефәктәй

Күләм-чама: бик, байтак, күп

Вакыт: былтыр, иртән, кышын, бүген

Урын: ары, ерак, югары,

Сәбәп-максат: тиккә, бушка, әрәмгә, юри

ШУУГ: укучы ролен үзләштерү, үз-үзеңә бәя кую;

ТБУУГ:         төп  һәм ярдәмчел  билгеләрне  аеру, анализлау;

РУУГ: хаталарны табу, нәтиҗә ясау;

КУУГ: иптәшеңнең эшенә игътибарлы була белү.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. Ребус

(7 мин.)

Төркемгә җөмләләр бирә. Рәвешләрне табып, нокталар ярдәмендә таблицага урнаштырырга кирәклеген аңлата.

   (6 нчы беркетмә)

       Бирелгән җөмләләрдән рәвеш сүз төркеменә караган сүзләрне табып, аларның кайсы төркемчәгә керүен билгелиләр, бирелгән таблицада нокталар ярдәмендә күрсәтәләр. Аннан соң нокталарны бергәләп тоташтыралар.

ШУУГ: укуга карата кызыксыну хисе булу;

ТБУУГ:         аңлап  уку, тиешле мәгълүматны  сайлап алу, төп мәгълүматны  аеру ;

РУУГ: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

КУУГ:         күмәк эшне планлаштыру.

Белемнәрне тикшерү.

(3мин.)

Укытучы укучыларга тест бирә.

(7 нче беркетмә)

Һәр укучы тестны аерым эшли. Кара каршы иптәше тикшерә.

Дөрес җаваплар

1 вариант                                 2 вариант

1   Ә                                          1 А

2     А                                       2 Ә

3     Б                                         3 Б

4     Ә                                         4 А

5     Б                                       5 Б

6     Ә                                      6 Ә

7      Б                                       7 Б

8      Б                                      8 Б

9     А                                       9 Ә

10    Б                                     10  Ә              

 Бәяләү: хатасыз эш - “5” ле, 2 хата- “4” ле

3 хата – “3” ле

ШУУГ: укучы ролен үзләштерү, үз-үзеңә бәя кую;

ТБУУГ:         тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

РУУГ:         уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

КУУГ: иптәшеңнең эшенә игътибарлы була белү.

Рефлексия (3 мин.)

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Өй эшен аңлата

1 нче дәрәҗә бирем. 125 нче күнегү. Рәвешләрне төркемчәләргә аерып  язарга.

2 нче дәрәҗә бирем.Рәвеш темасы буенча буклет ясарга

3 нче дәрәҗә бирем. Рәвешләр кулланып, “Әниләр бәйрәме” дигән хикәя төзеп язарга.

Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

 

ШУУГ: укучы ролен үзләштерү, үз-үзеңә бәя кую;

ТБУУГ: нәрсә белүен-белмәвен ачыклау;

РУУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү;

КУУГ: сөйләм этикасын үтәү: саубуллашу, рәхмәт әйтү.

 


                                              1 нче беркетмә

1.        Үткән көн (кичә)

2.        Бик биектә (югарыда)

3.        Көтелмәгәндә, уйламаганда (кинәт)

4.        Күз ачып йомганчы (тиз)

5.        Шушы елда (быел)

6.       Тау шикелле; (таудай)

7.        Ашыкмыйча гына, (әкрен)

8.        Санап бетергесез (күп)

9.         Китаптагы кебек (китапча)

10.         Ахырына кадәр, беткәнче (ахырынача)

11.         Яшен тизлеге белән (бик тиз)

12.         Кешеләргә хас булганча, яхшы гына, тәртипле итеп (кешечә)

13.      Кичә түгел; (бүген)

14.        Бернәрсәгә дә утырмыйча бару (аягүрә)

15.        Минем уйлавымча (минемчә)

16.         Акча белән, акча килеш(акчалата)

                                             2 нче беркетмә

              Кичә, югарыда, кинәт, тиз, быел, таудай, әкрен, күп, китапча, ахырынача, бик тиз, кешечә, бүген, акчалата .

                                           3 нче беркетмә

1. Рәвеш нинди сүз төркеме? (Мөстәкыйль)

2. Рәвешләр нәрсәне белдерә? (Эш яки хәлнең, билгенең билгесен белдерә)

3.  Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә? ( ничек? кайчан? кайда? күпме? ник? нигә? сорауларына җавап бирә.)

4.        Рәвешләр күбесенчә нинди сүз төркемен ачыклап килә? (Фигыльне)

5.        Рәвешләр тагын нинди сүз төркемнәрен ачыклап килә? (Исем, сыйфат, рәвешне.)

6.        Рәвешләр нәрсәгә карап төркемчәләргә бүленә? (Мәгънә буенча.)

7.        Рәвешләрнең, мәгънәләренә карап, нинди төркемчәләре бар? (Саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре.)

8.        Рәвешләрнең ясалыш ягыннан нинди төрләре бар? ( тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә)

9.     Рәвешләр кайсы җөмлә кисәкләре була ала? (хәл, аергыч, хәбәр)

                                                    4 нче беркетмә

                                                          Керпе.

    1.Җәен мин дусларым белән урманга гөмбәгә йөрергә яратам. 2.Менә беркөнне без урманга киттек. 3.Бүген юлыбыз уңмады. 4.Гөмбәне аз таптык. 5.Кайтырга чыктык. 6.Кинәт агач төбендә нидер кыймылдады. 7.Бу керпе иде. 8.Ул бездән курыкмады. 9.Төймәдәй күзләрен безгә текәп ята бирде. 10.Аның аягы имгәнгән булып чыкты. 11.Без аны урманда калдырмадык,  өйгә алып кайттык. 12.Савытка салып, сөт бирдек.. 13.Әкренләп, ул безгә ияләште. 14.Без аны, тәпие төзәлгәч, урманга алып барып куйдык.

           Укучылар, әйтегез әле. Ни өчен бирелде безгә бу текст. Нинди максат белән. (БРТга әзерлек)

                   Бу өзектә автор....... турында сөйли. (җәнлекләргә игътибарлы булырга кирәклек)

                   Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: .......... (һәр кеше җәнлекләргә карата сакчыл карашта булырга тиеш)

                Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның..... җөмләсенә игътибар итик. (11)

                                             5 нче беркетмә

Ары, тиккә, бик, тиз, былтыр, әкрен, иртән, кышын, бушка, байтак, дусларча, күп, салмак, ерак, югары, китапча, бүген, әрәмгә, ефәктәй, юри.

                                             6 нчы беркетмә

1. Мине Сабан туе көнне иртүк уяттылар. (Г.Тукай)

2. Ут Вәли байның келәте янындагы буш керосин мичкәсенә күчте,  югары үрмәли башлады. (Һ. Такташ)

3. Борынгы бабаларыбыз аны Идел-йорт дип юкка гына әйтмәгәннәр. (Вакытлы матбугаттан)

4. Бүлмәдә әкрен генә уйнаган музыка тавышлары ишетелгәч, Мәрьям җиңел сулап куйды. (Г.Әпсәләмов)

5. Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

    Ашап ята бушка гына алар азык. (Г.Тукай)

6. Ә еракта, күк читендә, зәңгәрсу урман күренә. (Л.Ихсанова)

7. Аның йөзеннән күзне алып булмый, һаман карыйсы килә.

8. Хәзер аны бераз ял иттерәсе иде. (И.Гази)

9. Үләннәрдәге чык тамчылары кояш нурларында энҗе бөртекләредәй җемелдиләр. (Җ.Тәрҗеманов)

10. Юри генә минем салпы якка әкренләп салам кыстырырга тотына. (Г.Бәширов)

                                                    7 нче беркетмә

1 вариант

1. Рәвеш нәрсәне белдерә

а) предметның билгесен

ә) эш-хәлнең билгесен

б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

2.Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?

А)мөстәкыйль

Ә) модаль

Б) бәйләгеч

3.Бу рәвешләр кайсы төркемчәгә карыйлар?

бирегә, югарыда, бире, ары

А) саф

Ә) вакыт

Б) урын

4.Бирелгән рәвешләрнең төркемчәсен билгеләгез: юкка, шактый, сирәк

 А) саф, күләм-чама, урын рәвешләре

  Ә)Сәбәп-максат, күләм-чама, саф рәвешләр

  Б)сәбәп-максат, саф, саф рәвешләр

5. Урын рәвешен билгеләгез

А)урамда,болында,бүлмәдә

Ә)өстендә,янында,тирәсендә

Б)ерак,якын,югары

6. Рәвешләр кайсы дәрәҗәләрдә килергә мөмкин ?

А)  артыклык һәм кимлек

Ә) артыклык һәм чагыштыру

Б)  кимлек һәм чагыштыру

7. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма, парлы

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр

б)тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

8. Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез: кышын, уттай, татарча, потлап.

А) тамыр

Ә) кушма

Б) ясалма

9. Рәвеш күбрәк кайсы җөмлә кисәге булып килә

А) хәл

Ә) хәбәр

Б) аергыч

10. Без татарча спектакль карадык җөмләсендәге билгеләнгән сүз

А)хәл

Ә)хәбәр

Б)аергыч булып килгән рәвеш.

                          2нче вариант

1. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә

а) ничек? Кайчан? Кайда? Күпме?

ә) нинди? Кайсы? Ничек? Кая?

б) күпме? Нәрсәне? Кая? Нишләгәч?

2.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт

ә)алты

б) җиде

3. Күләм-чама рәвешләрен билгеләгез

А)тиз,акрын,салмак

Ә)алтылап,тугызлап, җиде-сигез

Б)күп,аз,байтак

4. Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди?

Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак

А) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын

Ә) вакыт, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру

Б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, күләм-чама

5. Бирелгән рәвешләр кайсы дәрәҗәдә килгәннәр ? Тизрәк, әкренрәк, күбрәк.

А) кимлек

Ә) артыклык

Б) чагыштыру

6. Бирелгән рәвешләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

А) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма

Ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр

Б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма.

7. Рәвеш ясагыч кушымчалар

 А) -лы/-ле, -лык/-лек,-даш/-дәш;

  Ә)-нчы/-нче, -ау/-әү, -шар/-шәр;

  Б)-дай/-дәй, -лап/-ләп, -ын/-ен.

8. Ясалышы ягыннан кайсы рәвеш артык ? бераз, берчак, байтак

А) бераз

Ә) берчак

Б) байтак

9. Бирелгән җөмләдә рәвеш нинди җөмлә кисәге. Хикмәтле сүз күп булмый.

А) хәбәр

Ә) хәл

Б) аергыч

10. Рәвешләр күбрәк кайсы сүз төркемен ачыклап киләләр ?

 А)исемне

  Ә)фигыльне

  Б)санны


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...