11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.
план-конспект урока (11 класс) на тему

Урманчеева Розалина Эльбрусовна

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_tukaynyn_mehebbet_toshlere.docx41.39 КБ

Предварительный просмотр:

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре

КӘРИМОВА РӘЗИНӘ ИЛГИЗ КЫЗЫ, УРМАНЧЕЕВА РОЗАЛИНА ЭЛЬБРУС КЫЗЫ

2 сәгать

Татар төркеме

Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы)

Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы

сәгатьләр саны

2 сәгать

Планлаштырылган дәресләрнең темалары

1нче дәрес темасы: Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасының сюжеты

2нче дәрес темасы:  “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасына анализ

Максатлар

1) дидактик: Сюжет сызыгын үзләштерү (Вакыйгаларны аерып алу. Уку мәсьәләсен куеп, поэмага анализ ясарга өйрәнү. Күтәрелгән проблеманы, идеяне, чишелешне укучылардан таптыру.) Р.Харисның биграфиясе белән танышу.

2)  үстерешле: Фикер эшчәнлеге өчен җирлек тудыру. Фикреләрне гомумиләштереп оештыру. Анализ вакытында туган фикерләрне таркатырга, чагыштырыга өйрәнү. Иҗади фикерләүне үстерү.

3) тәрбияви: Тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык,  хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү. Сәнгать әсәре тудырган Р.Хариска ихтирам хисләре тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча:

Әсәргә анализ ясау ысулларын үзләштерү, әсәрнең сюжетын синтезлый белү, автор кулланган алымнарны табарга өйрәнү, әсәрнең темасын,идеясен, проблемасын, автор фикерен билгеләргә өйрәнү. Әсәрне укый белү, укыганны үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм әсәрнең катнашучыларын табу,  персонажларын, төп персонажны   аерып ала белү күнекмәләрен үстерү.

Метапредмет:

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Дөрестән дөрес түгелне аера белү, нәтиҗәләр формалаштыру, укыганны анализлау.

Шәхескә кагылышлы:  Тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү.

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Уку эшчәнлеген оештыру

Дәресләрдә танып-белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

  Ягъни дәрестә  танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы – нигездә, төркемнәрдә;
  • методы – нигездә, тикшерүле;
  • контроль,бәя,пробелныбетерү–нигездә,үзконтроль,үзбәя;
  • чаралар–нигездә, белем чыганаклары, такта, укучының эш дәфтәре;
  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;
  • максат - дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла;

 ә тәрбияви (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалаштырырга тиешлеге) һәм үстерешле (нинди фикерләү формалары,

ни дәрәҗәдә кулланышка кертелүе) конкретлаштырылмый, чөнки Ә.3.Рәхимов тәкъдим иткән  иҗади үсеш технологиясенең эчтәлеге физиология,

 психология, педагогика, дидактика, философия кануннарын бер төен итә. Технология төгәл гамәлдә булганда, һәр дәрестә фикерләүнең барлык формалары

 һәм төрләре дә кулланышка керү, предметның дидактик бурычларын хәл итү барышында укучыларда бик күп кыйммәтләргә

 (үз-үзенә, классташка, эшчәнлек сыйфатына, укытучыга, вакытка һ.б. бик күп кыйммәтләргә) мөнәсәбәт формалашу тәэмин ителә.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

1нче дәрес:

Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасының сюжеты

I.        Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.        

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру.

Өй эшләрен тикшерү (поэманы  укырга, вакыйгаларны аерырга)

Төркемнәргә бүленеп өй эшләрен искә төшерәләр, системалы итеп сөйлиләр

Эчтәлекне аңлап сөйләү, вакыйгаларны аерып күрсәтү, модельләштерү

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

Язучы иҗаты буенча презентация, китап күргәзмәсе

2. Актуальләштерү.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, әдәби әсәрне укыганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар  итәбез?

Көтелгән җавап: Әсәрнең сюжетына игъ тибар итәбез

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы

Сюжет сызыгы нәрсәләрдән тора соң?

Көтелгән җавап:

Сюжет сызыгы вакыйгалардан тора

4. Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • терәк конспекттан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен

(УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

Әсәрдә нинди вакыйгалар турында сөйләнә? Вакыйгалар бер-берсенә охшаганмы?

Көтелгән җавап:

Һәркемнең бар үз Тукае;

Тукайның беренче төше;

Тукайның Фатих белән “Әльихлас” та эшләве;

Кызларның Тукайны күрергә килүе;

Тукайның икенче төше;

“Шәрыкъ клуб”ындагы чыгыш;

Тукайның өченче төше;

Зәйтүнәнең Чистайга китүе.

2. Модельләштерү

Эшчәнлек барышы схемада чагылдырыла

  эш дәфтәрләренә теркиләр

вакыйгаларны аера белү, модель төзү күнекмәләрен булдыру

-регулятив  гамәлләр 

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?;
  • ничек эшләдек?
  • нинди нәтиҗә ясадык?

Сюжетны өйрәндек, вакыйгаларны аерып алып, төп геройның язмышын өндә һәм төштә булган вакыйгаларга  калдырдык

-регулятив гамәлләр Укучының үз эшчәнлеген анализлый белүе, нәтиҗә ясарга өйрәнү сәләте булдыру

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә

 үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».

3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • Репродуктив:

Поэманың сюжетын сөйләргә өйрәнергә

  • Конструктив:

Г.Тукай образына характеристика бирергә

  • Иҗади эшчәнлек:

Поэманың сюжеты буенча рәсем ясарга, шигырь язарга

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

2нче дәрес темасы:  “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасына анализ

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру. Өй эшләрен тикшерү

(Поэманың сюжетын сөйләргә өйрәнергә;

Г.Тукай образына характеристика бирергә;

Поэманың сюжеты буенча рәсем ясарга, шигырь язарга)

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, Тукайга характеристика бирәләр, ясаган рәсемнәрен күрсәтәләр, шигырьләрен укыйлар

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе  

Узган дәрестә без сезнең белән Р.Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасын вакыйгаларга таркаттык, сюжетын өйрәндек,төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, эшне ничек дәвам итәрбез?

Бу гамәлебез ничек дип атала?

Көтелгән җавап: Поэманың темасын билгелибез, идея, проблеманы табабыз, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклыйбыз. Гомумән, поэманы анализлыйбыз.

Шулай ук  персонажларга бәя бирәбез, әсәрнең эчтәлен (темасын) ачабыз, әсәрнең мәгънәсен(идеясен), автор куйган проблеманы һәм язучының проблемага карашын билгелибез

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • терәк конспекттан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

Узган дәрестә без поэманың сюжетын өйрәндек. Автор нинди проблеманы күтәрә? Укучысына нәрсә әйтергә тели? Поэманың образлар системасы нинди? Нинди хис өстенлек итә?Нинди символлар, тел-сурәтләү чаралары кулланылган?

Көтелгән җавап: Әсәрнең проблемасы: Тукайның фаҗигале мәхәббәте. Образлар системасына килгәндә, төп образ ул – Тукай. Шулай ук, Зәйтүнә, Фатих, Шүрәле, Апуш, Газраил, ир кеше. Поэмада мәхәббәт хисе өстенлек итә. Хиснең дәрәҗәсе: мәхәббәт хисе шулхәтле югары ки, хәтта Тукай Зәйтүнәне бәхетсез итмәү өчен, мәхәббәтеннән баш тарта. Конфликт Тукайның үзендә (эчке конфликт)

Чишелеш Зәйтүнәнең Чистайга китүе.

Әсәрдә символлар, тел-сурәтләү чаралары күп кулланылган. Төш ишеген ачу – әкияти алым

  • Иң якты нурлы шәм – Зәйтүнә
  • Курай уйнау, Газраилне күрү – үлем-җитемгә
  • Такмаклар әйтешү – матур гореф-гадәт, җор телле булу
  • Янып торучы шәм образы – шагыйрь гомеренең кыскалыгы
  • “Үсмер аксакалыбыз” – башың яшь булса да, гомер йөгең йөз яшәгән картларныкы

 

2. Модельләштерү 

 

Поэмага  образларга, вакыйгаларга бәя бирелә, аларны чагыштырып, әсәрдәге капма-каршылык табыла,әсәрнең темасы, идеясе, проблемасы язучының проблемага карата фикере билгеләнә.

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә); нинди нәтиҗә ясадык?

Поэманы анализлап бүгенге көн өчен актуаль булган проблемаларны, идеяне, теманы ачыкладык, тел-сурәтләү чараларын таптык.

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын ачып  сөйли алса - «5».

-регулятив  гамәлләр 

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

 Ренат Харисның биографиясен сөйләргә өйрәнергә;

 Поэмада Тукай образына характеристика;

“Һәркемнең үз Тукае” дигән темага сочинение язарга .

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

                                                                                                                                                                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация...

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

5 нче сыйныфта туган(татар) тел дәресенә технологик карта

quot;Боерык һәм тойгылы җөмләләр" темасына дәрес...