чыгышлар
статья по теме
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
чыгыш | 58 КБ |
чыгыш | 24 КБ |
иҗади-эзләнү эше | 36.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерү”
Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем hәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, hөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән, техника, сәнгать hәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла – бар була.
Шуның белән бергә тел – фикерләү коралы да. Кеше нинди телдә сөйләшсә, шул телдә уйлый да. Без фикерләү эчтәлеген тел аркылы гына белә алабыз. Фикерләү бары тик тел катнашы белән генә чынбарлыкка әверелә, башкаларга барып ирешә, гамәлгә аша. Шуңа күрә телне фикерләүнең чынбарлыгы дип, практик аң дип әйтәләр. Тел – аңның матди тышчасы.
Шулар өстенә, туган тел – үз телендә сөйләшүче халыкның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдыручы тылсымлы көзгесе дә. Аның адәм баласын әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияләү мөмкинлекләре иксез-чиксез.
Без XХI гасырга аяк бастык. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде. Аның бурычы – белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, укучының рухи һәм физик үсешенә, кызыксынучанлыгын үстерүгә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру исә укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.
Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Бу бурычны тормышка ашыруның күптөрле юнәлешләре бар.
Дөрес hәм матур итеп сөйли белү – кешенең гомуми культуралылыгының бер билгесе. Ул кешегә үзеннән-үзе генә килми. Бары тик үз сөйләменә hәрчак игътибар итеп тору, телгә таләпчән булу нәтиҗәсендә генә шуңа ирешеп була. Укымышлы, ягъни зыялы кешенең сөйләме hәрчак дөрес, анык, төгәл, матур булырга тиеш. Бары шундый сөйләм генә тыңлаучыга аңлаешлы, үтемле була. Бала яшьтән үк дөрес, матур, бәйләнешле итеп сөйләргә hәм язарга өйрәнергә тиеш. Шуларны истә тотып, мин татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда укучыларның аралашу культурасын үстерүне, диалогик, монологик сөйләм төзүләрен, чыгыш ясауларын максат итеп куйдым.
Сөйләм үстерү—мәктәптә тел өстендә эшләүнең гомуми методы, тел укытуның төп принципы. Рус балаларына татар теле аралашу чарасы буларак өйрәтелсә, укучының сөйләшә алуына ирешеп була. Әлеге методик принциплар сөйләм эшчәнлегенең дүрт төрен: тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язуны күз алдында тота. Алар бер-берсеннән бәйсез, шул ук вакытта үзара тыгыз бәйләнгән.
Мин укучыларны үземә алуга аларның татар телен белү дәрәҗәләрен тикшерәм. Моның өчен үзара аралашу мөмкинлеге тудыра торган ситуацияләр бирәм. «Кичә безгә кунаклар килде». Аларны ничек каршы алуың, кунак итүең, озатуың турында иптәшеңә сөйлә. Яки концертта алган тәэсирләрегез турында икәү сөйләшегез, укыган өзеккә сораулар төзү, сорауларга җавап бирү кебек күнегүләр үткәрәм.
Татар телен белмәгән төркемнәр белән күбрәк тыңлап аңлау (аудирование) күнегүләре үткәрергә тырышам. Психологлар Л.С.Выготский, Н.И.Жингин, И.А.Зимняя, А.А.Леонтьев хезмәтләре тыңлап аңлауның психологик табигатенә, аның башка сөйләм эшчәнлеге төрләре белән бәйләнешенә багышланган.
Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиегә -- яңгыраучы сөйләмне тыңлый hәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш.
Сөйләм эшчәнлегенең мөстәкыйль төре буларак, сөйләмне тыңлап аңлауның үзенә хас үзенчәлекләре бар. Аны еш кына уку белән чагыштыралар, чөнки ике очракта да әңгәмәдәшенең хәбәрен кабул итү бара, аудированиеда -- тавыш аркылы, укыганда -- язу аша. Эчтән яисә кычкырып уку кешегә текстны ишетергә булыша. Яңгыраган сөйләмне ишетү аралашуның нигезен тәшкил итә, шунлыктан телдән аралашуны үзләштерү аннан башланырга тиеш тә.
Сөйләүче hәм тыңлаучы сөйләм теленең мәҗбүри өлешләре булып тора, чөнки сөйләүче өчен -- тыңлаучы, ә тыңлаучы өчен сөйләүче кирәк. Бу -- тыңлап аңлауның сөйләү белән тыгыз элемтәсе булуы хакында сөйли. Н.И.Жинкин бу турыда түбәндәгеләрне яза: «Сөйләмне аңларга өйрәнер өчен сөйләшергә кирәк, сөйләмегезнең ничек кабул ителүенә карап, нәрсәләр аңлавыңны чамаларга була. Аңлау – сөйләшү процессында, ә сөйләшү аңлау процессында формалаша».
Сөйләмне ишетеп аңлауны камилләштерүнең иң яхшы ысулларыннан берсе – сөйләшү. Һәм сөйләмне ишетеп аңлау язу белән дә тыгыз бәйләнештә. Язган вакытта без текстны әйтә-әйтә язабыз. Димәк, үзебез график сурәтләгән әйберне ишетәбез. Болар барысы да аңлауның сөйләшү, уку, язу белән тыгыз бәйләнештә икәнен раслый hәм татар сөйләменә өйрәтү вакытында аның мөhим роль уйнавын нигезләргә мөмкинлек бирә. Ишетелә торган сөйләмне аңламый торып, бер телдә дә аралашу мөмкин түгел.
Сүзләрне аңлауга ирешү өчен, төрле чара hәм алымнарын куллану зарур. Дәресләрдә күрсәтмәлелек кулану да укучыларның сөйләм телен үстерү өчен зур этәргеч булып тора. Бала күрә, тотып карый, шуннан чыгып диалог төзи, хикәя яки сочинение яза.
Торле рэсемнэр, иллюстрациялэр белэн эшлэу укучыларнын аралашуына унай йогынты ясый.Уен элементларын куллану, экият геройлары белэн эшлэу диалогик hэм монологик сойлэм устеру очен бик унышлы алымнар дип саныйм. Экияттэн озеклэр уйнау, экият геройларынын бер-берсе белэн сойлэшу, экият геройлары белэн бергэсэяхэт итуне башлангыч сыйныфларда гына тугел, э 5-6нчы сыйныфларда да кулланырга кирэк. Чонки бу эш торлэре укучыларга ошый,алар бу очракта яна сузлэрне дэ тизрэк узлэштерэлэр. Мэсэлэн «Оч аю», «Уги кыз», «Тан батыр» экиятлэренен геройларын грамматика дэреслэрендэ дэ бик унышлы файдаланырга момкин. Болардан тыш сойлэм оештыруга, яна сузлэрне хэтердэ калдыруга торле уенчыклар, муляжлар, видеофильмнар, компьютерлар да ярдэм итэ.Паралингвистик чаралар(интонация, ишарэ, мимика) сойлэм матурлыгына, сузлэрне дорес куллануга этэргеч булып тора
Аудирование (тынлап анлау) укучынын сойлэм телен устеру белэн бергэ, диалоглар hэм монологик сойлэм тозу очен дэ зур ярдэм итэ.
Элбэттэ, башлангыч сыйныф укучыларынын диалогы бик гади була, бер ук сузлэр, жомлэлэр ешрак кабатлана. Синтаксик конструкциялэр авыр кабул ителэ, реплика- аргументларнын эзлеклелеге бозыла, тубэн дэрэжэле интонацион эйтелмэлэр кузэтелэ. Башлангыч чорда ышанычлы шартлар тудыру моhим, укучы белэн укытучы аоасында узара анлашу рухи хокем сорсэ, аралашу кызыклы hэм продуктив була. Уку барышында укучыларнын диалогы игътибарны, хэтерне, хыялны устерэ, аралашуга сэлэтне арттыра, укуга унай караш тудыра.
Димэк, мэктэптэге диалог---уку-укыту энгэмэсе, укучынын уз яшьтэшлэре белэн энгэмэсе: берэулэре сорау бирэ, икенчелэре---жаваплый.
Диалог--- телдэн сойлэмнен кин таралган формасы. А.Ш.Эсэдуллин hэм башка методистларнын, милли мэктэптэ рус телен ойрэтуне диалогик сойлэмнэн башларга кирэк, дигэн фикеренэ кушылып, мин дэ, рус мэктэбендэ татар телен укытунын башлангыч чорында остенлекне сойлэм эшчэнлегенен нэкъ менэ шушы торенэ бирергэ кирэк, дип уйлыйм.
Башлангыч чорда диалогик сойлэм урнэклэрен кулланып, укучылар укытучыны, уз иптэшлэрен сэламли белергэ, аларнын сорауларына жавап бирергэ, предметларны атарга, аларнын билгелэре, кулэме, урыны, кемнеке икэнлеге турында хэбэр итэргэ, раслау hэм инкарь жавапларны този белергэ тиеш. Элеге максатларда, программаларда сузтезмэлэр hэм синтаксик тозелмэлэрнен тиешле урнэклэре каралган,э зуррак сыйныфларга киткэн саен диалог очен темаларны яшь узенчэлеклэренэ карап алына, эдэби образларга игътибар ителэ.
Элеге эзлеклелекне саклап, татар теленэ ойрэтунен башлангыч чорынла уучыларнын сойлэмгэ ия булуында шактый унышларга ирешергэ момкин. Мин укучыларга эзер диалог урнэклэре тэкъдим итэм. Мэсэлэн, мондыйракларны: Бу нэрсэ?---Бу ручка. Синен дэфтэрен бармы?—Эйе, минем дэфтэрем бар. Шушы урнэк буенча берничэ дэрес буена торле ситуациялэргэ диалоглар тозу эшен оештырам. Бу очракта укучы жомлэнен элементларын гына алыштырып жинел генэ икенче темага диалог този ала.
Диалоглар белэн эшлэу коммуникатив юнэлештэ алып барыла. Укучыларнын элеге сойлэм торенен кондэлек тормышта кирэклеген тоюы моhим.Бу эштэ аларга татар телендэге энгэмэ-дэреслэр ярдэм итэ. Элбэттэ, диалог урнэклэрен яттан ойрэнмичэ дэ булмый. Укытуч аларнын балалар сойлэменэ керерлек формаларын эшлэргэ hэм торле шартларда куллану момкинлеген дэ исэпкэ алырга тиеш.
Диалог—ул ике (яки берничэ) энгэмэдэшнен сойлэм аша мэгълумат алмашу максатында узара бэйлэнеше. Аларнын берсе –сойлэм, икенчесе жавап реакциясен тудырырга тиеш. Мондый репликаларга ойрэту татар телен укытуда коммуникативлык hэм функциональ-семантик принципларны тормышка ашырырга булыша.Укучылар сузлэрнен, сузтезмэлэр hэм жомлэлэрнен диалогик сойлэмдэге функциональ йоклэмэсенен нинди иэнен тоярга тиеш. Укытучы, баштан ук, диалогик сойлэм узенчэлеклэренэ репликаларнын тиз чиратлашуын, сойлэмгэ эмоциональ бизэлеш остэу очен торле формаларны, эндэш сузлэрне, ымлыкларны куллану;эш эчтэлегенэ туры килэ торган интонация, ишарэлэр, мимикалардан файдалануны ойрэтергэ тиеш.
Шул ук вакытта, диалогны сорау hэм ана жавап алу дип кенэ уйларга ярамый. Укучыларны диалогик сойлэмгэ хас булган башка (сорау-жаваплардан тыш) ситуациялэр, репликалар, кондэлек аралашу формулаларына да ойрэтергэ кирэк.
Татар телендэге диалоглар бик куп торле. Мэсэлэн:
---танышу;
---исэнлэшу;
---саубулашу;
---тэбриклэу;
---рэхэт белдеру;
---чакыру;
---сорау-унай жавап;
---сорау-кире жавап;
---каршы сорау;
---ачыклаучы сорау кебек формаларын мин уз эшемдэ кулланам.
Диалог белэн чагыштырганда, монологик сойлэм---катлаулырак hэм озынрак сойлэм формасы булып тора.
Татар телендэ диалогик сойлэмнен беренчел кунекмэлэре барлыкка килу эзер монологик эйтелмэлэрнен формалашуына китерэ. Монологик сойлэмне эйтелгэннэрнен берьяклы булуы характерлый. Ул тиз реакциягэ исэплэнмэгэн. Сойлэученен эйтэсе сузен уйлап карарга момкинлеге була, шунлыктан сойлэм темпы акрыная. Шулай итеп, монологик сойлэмгэ тубэндэгелэр характерлы:
---уй-фикерлэрне сойлэп анлатунын эзлеклелеге. Диалогка караганда, монологтагы жомлэлэр арасында логик бэйлэнеш ныграк була.
---монологик сойлэм озлексез;биредэ уй-фикерлэр формалашу сойлэу процессы белэн бергэ бара.
---монологик сойлэм «узенэ» билгеле бер сойлэм тизлегенэ hэм укытунын hэр чоры очен аерым кулэмгэ ия.
Монологик сойлэмгэ ойрэткэн вакытта, укытучы автоматлаштырылган hэм автоматлаштырылмаган кунекмэлэрнен тулы комплексына ирешергэ тырышырга тиеш:
---уз фикерлэрне логик эзлеклелектэ белдерергэ;
---топ фикерне аера белергэ;
---эйтелгэннэрнен эчтэлеген ачарга;
---сойлэм урнэклэрен дорес кулланырга;
---сойлэмнен нормаль тизлеген тээмин итэргэ.
Укучыларнын сойлэм телен устеру, диалогик, монологик сойлэм остендэ эшлэу татар теле укытучынын дэреслэрдэ hэм дэреслэрдэн тыш чараларда утэлергэ тиешле топ эше. Укучыны дорес hэм матур итеп сойлэргэ, торле алым hэм формалар белэн уз фикерен эйтергэ, сэнгатьле укырга, дорес язарга ойрэтунен алымнары, юллары куп торле. Шуна курэ укытучыга шушы юнэлештэ унышлы эшлэу очен куп коч куярга, узенэ куп укырга, эзлэнергэ, алдынгы тэжрибэне ойрэнергэ кирэк. Мин килэчэктэ бу тема остендэ белемемне hэм тэжрибэмне арттыру очен эшемне дэвам итергэ уйлыйм.
Предварительный просмотр:
Яңа технологияләрне укыту-тәрбия эшендә куллану – бүгенге педагогика өлкәсендә иң актуаль проблемаларның берсе булып тора.
Үземнең хезмәтемдә мин татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләрне ни өчен, ничек куллануым турында төпле һәм эчтәлекле рәвештә, анализлау принципларын кулланып эшләдем.
Укыту-тәрбия эшендә инновацион технологияләрне куллану эшчәнлегемнең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Бу эшчәнлекнең нигезе итеп мин шәхси-эшчәнлекле белем бирүне алдым. Икенче төрле әйткәндә, танып белү һәм предмет эшчәнлеге субъекты буларак, индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклаудан чыгып, укучы шәхесенең үсешен тәэмин итә торган белем бирүнең эчтәлеген индивидуальләштерү.
Эзләнү дәверендә, укучыларда иҗади сәләт, мөстәкыйль фикерләүне үстерү буенча максатчан эш алып барырга кирәклеген тойдым. Һәм эшне хәзерге көндә актуаль булган методик темамның нигезләрен тормышка ашыру максатыннан оештырырга тырыша башладым. Бу – укыту-тәрбия эшендә яңа метод, алымнарны эзләү.
Хезмәтемдә уңышларга ирешү өчен, мин төрле метод һәм алымнардан, яңа төр укыту технологияләреннән файдаланам. Бүгенге көндә шәхескә хөрмәт белән карау, үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе, уен, проблемалы укыту, коммуникатив технология, белем бирүнең компьютер технологисе, һәм башка технологияләр бар. Бу технологияләр буенча алдынгы укытучыларның тәҗрибәләрен өйрәнәм һәм эшемдә кулланырга тырышам. Яңа технологияләрне куллану – көн таләбе. Шуның өчен “Дәресләрне яңа технологияләр кулланып оештыру буенча уңай тәҗрибәне өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшендә файдалану” темасы мине кызыксындыра. Бу теманы 4нче ел өйрәнәм һәм практикада кулланам. Традицион дәресләр белән беррәттән традицион булмаган дәресләр үткәрү балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләргә ярдәм итә. 6нчы сыйныфта “Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау” темасына үткәрелгән дәрес-аукцион балаларның татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуларын көчәйтте. 8нче сыйныфта “Җөмләнең иярчен кисәкләре” темасына үткәрелгән дәрес-ярыш ныклы белем һәм күнекмәләр формалаштырды. Ачык фикерләр дәресендә ( Бсү “Яшьлек – табигать бүләге”, 9нчы сыйныф) балалар үз фикерләрен татар телендә матур итеп әйтә белделәр. Мондый төр дәресләрне укучылар бик ярата. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда информацион технологияләрне файдалану укучыларның танып белү, уку материалын тирәнрәк үзләштерү омтылышын арттыру, аларның иҗат сәләтен үстерү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, “[х] һәм [һ] тартыклары”н (5нче сыйныф) өйрәнү дәресе бик уңышлы чыкты, балаларның белемнәрен арттыруга, ныгытуга ярдәм итте.
Предварительный просмотр:
Телнең байлыгы турында сөйләгәндә, беренче чиратта тәңгәл мәгънәләрне белдергән мәгънәдәш сүзләрне – синонимнарны күз алдында тоталар. Телне яхшы белү аның синонимик байлыгын белү дигән сүз ул.
Татар теленең синонимик фонды бай һәм күпкырлы. Бу өлкәдә безнең көннәрдә дә эзләнү эшләре алып барыла. Әйтик, синонимнар сүзлеге, мәкаләләр, кайбер аерым китапчыклар чыгарылу кебек фактлар, Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина һәм башка галимнәребезнең гыйльми хезмәтләрен һәм китапларын шул җөмләдән санарга кирәк.
Синоним (грек. sunonumos – бер исемле) дип якын мәгънәле, ягъни мәгънәдәш сүзләрне атыйлар. Синонимнар проблемасы – зур һәм катлаулы проблема.
Синонимнар кирәксез кабатлаулардан коткара, стильне бизи, фикер төгәллеген тәэмин итә. Шуңа күрә телдәге синонимнарны җыйнау һәм аларны өйрәнү гаять зур әһәмияткә ия.
Мин дә үземнең эшемдә Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге синонимнарны тикшерүне максат итеп алдым.
Эзләнүләрнең юнәлешен билгеләгәндә, синонимнарның семантик мәгънәләренә һәм стиль үзенчәлекләрен өйрәнүдә тукталдым. Повестьны өйрәнүдә мин синонимнарның күп кулланылышына игътибар иттем. Алар әсәрнең һәр битендә ачык чагылыш тапкан. Автор кайбер сүзләрнең мәгънәсен берничә төрле сүз белән белдерә. Күләмгә килгәндә, повестьта 100 якын синоним сүз кулланылган. Алар кешенең тышкы кыяфәтен, эчке дөньясын, уй-кичерешләрен, хис-тойгыларын, халәтен, бер-берсенә мөнәсәбәтен сурәтли. Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә ярдәм итәләр, төрле эмоциональ-экспрессив мәгънәләр белдереп, сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар.
Повестьта күрсәтелгән синонимнар телгә җанлылык, образлылык бирәләр һәм катлаулы гына мәсьәләләрне дә укучы күңеленә җиңел җиткерәләр. Повестьны укыганда күз алдына образлар кичергән күренешләр, аларның эчке дөньясы, холкы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләре, портретлар бизәлеше, телебезнең аһәңле яңгырашы килеп баса.
Повестьта синонимнар бик урынлы һәм оста файдалана. Язучы вакыйга-ларны, геройларның характерларын синонимнар аша сурәтләү алымын яратып һәм уңышлы куллана. Синонимик материал язучы телендә алтын фонд санала. Аннан оста файдалана белү язучының уңышлы һәм отышлы ягы. Ул образларны, вакыйгаларны сиземлерәк итеп тасвирлый, аларга үзенчәлекле төс кертә, әсәр теленең гадилеген, аһәңле яңгырашын тәэмин итә.
Повестьтагы синонимнарны туплап,түбәндәге ояларга берләштердем :
1. Телдә урнашкан күчерелмә мәгънәдәге сүзләр синонимик оялар ясыйлар.
- Аваз составы төрле булып, бер үк мәгънә аңлата торган сүзләр.
- Бер үк функция үтәүче мәгънәдәш ярдәмлекләр.
- Үзләре алмаштырган сүзләр белән алмашлыклар да синоним булалар.
Ә. Еники фикерне төгәл бирү өчен, күп очракта, тулы синонимик ояны кулланмыйча арадан иң кирәклесен, иң үтемлесен сайлап ала. Мәсәлән, әсәрдәге төп образ белән таныштыруны табигать бирелеше белән башлый: дала күренеше. Һәм: “Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ... кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри”, - ди. Ябык синонимының арык формасын кулланып, әбинең түбән симезлектә, түбән көрлектә булганын гына түгел, бәлки хәлсезлек төсмерен дә өсти.
. Ә. Еники өчен синонимика укучыга тәэсир итү, мәгънә эчтәлеген тулысынча ачып бирү өчен әһәмиятле роль уйный. Синонимнарның барлык төрләрен дә образ тудыру максатыннан чыгып куллана. Мәгънә төсмерләре һәм куллану сферасы белән аерыла торган мәгънәдәш сүзләрне оста кулланып, гаҗәеп көчле, калку образ китерә.
Әсәр үзәгендә төп образ - Акъәби образы. Ул иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. “Ак күңелле, пакъ күңелле кеше”, - ди Ә. Еники аның турында. Автор бер үк мәгънәне белдерүче ак, пакъ сүзләре белән күңелнең керләнмәгән, пычранмаган булуын белдерә. Моннан чыгып әбинең саф күңелле, мәрхәмәтле кеше икәнен күрәбез.
Чыннан да, Акъәби – тыйнак башкорт хатыны, аның күңелендәге аклык. Рухи байлык үзе бер матурлык. Гомере буе авыл халкы аны яраткан, хөрмәт иткән. Моны Ә. Еники әбинең исемен синонимлаштыру аркылы белдерә: Акбикә. Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби...
Контекст эчендә булган синонимнарны да автор бик оста файдалана. Ягъни берүк мәгънәне атаучы төрле сүзләр эмоциональ төсмерләре белән аерылып торалар.
Аерылышу, үлгәннән соң, Алладан вакыт җитү сүзләре төрле төшенчәләрне белдерсәләр дә, алар барысы да бер мәгънәгә ия. Бу очракта алар аерылышу сүзен ачыклап киләләр. Бу сүзләр фикерне әдәплерәк итеп бирәләр. Мондый сүзләрдә сөйләүченең теләктәшлеге, тыңлаучының күңеленә авыр кагылмыйча, йомшаграк итеп бирергә тырышуы күренә.
Фикерне көчәйтү өчен Ә. Еники билгеле бер вакытта куллану сфералары төрле булган сүзләрдән дә оста файдалана. Ә. Еники татар теле байлыгыннан бик оста файдалана, һәр сүз урынында – балкый, ачыла. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, кулланылган синонимнар татар әдәби теле сүзләре , әмма җирле сөйләшне дә оста файдалана: Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр иде.
- Әсәем, - диде кызы, әнисенә үрелеп.
Әсәй, инәй сүзләре башкортстан татарлары теленнән кереп, әни сүзенең синонимы булып килә.
Повестьны укыганда күз алдына образлар кичергән күренешләр, аларның эчке дөньясы, холкы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләре, портретлар бизәлеше, камил сөйләм, телебезнең аһәңле яңгырашы килеп баса.
Повестьта күрсәтелгән синонимнар телгә җыйнаклык, образлылык бирәләр һәм катлаулы гына мәсьәләләрне дә укучы күңеленә җиңел җиткерәләр.
Әмирхан Еники язган әсәрләренең гаҗәеп бай, күп бизәкле икәнлеген мин аның “Әйтелмәгән васыять” повестен укып чыккач, тагын бер кат инандым.
Әсәрнең поэтик кыйммәте, фикер һәм хисләр байлыгы, мәгънәсе, укыган саен, һаман тирәнрәк ачыла бара. Әмирхан Еники өчен синонимнар укучыга тәэсир итү, мәгънә эчтәлеген тулысынча ачып бирү өчен әһәмиятле роль уйный. Шуннан чыгып, Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә телебезнең лексик синонимикасыннан никадәр оста һәм мул файдалануын күрдем.
Телнең синоним конструкцияләргә бай булуы бер үк фикерне төрле формада бирә алу, формалар сайлый алу мөмкинлеге тудыра, бигрәк тә язучыларга, шагыйрьләргә үз стильләрен тудырырга мөмкинлек бирә, шаблон белән сөйләү яки язудан коткара.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Чыгышлар
...
Фәнни-гамәли конференция чыгышлары
Бу бүлектә фәнни-гамәли конференияләрдәге чыгышларны урнаштырам...
Чыгышлар
Ата-аналар җыелышларында, педсоветта, методик берләшмә утырышларындагы чыгышлар...
Чыгышлар
Экологик һәм әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүдә Нәҗип Мадьяров поэзиясен файдалану үзенчәлекләре....
Әтиләр конференциясе, ата-аналар җыелышына чыгышлар
Презентация...
Чыгышлар.
Чыгышлар...
чыгышлар
Укучыларның кече фәнни эзләнүләре...