Чыгышлар
материал на тему

Хасанова Гөлүсә Илсур кызы

Предварительный просмотр:

           “Башлангыч сыйныф  укучыларының иҗади сәләтен үстерү”

Һәркемнең дә кече яшьтәге балаларны күзәткәне бардыр: кемдер балчык белән нәрсәдер әвәләргә ярата, кемнеңдер рәсемгә ихласы зур яки кемдер көннәр буе нәрсәдер көйләп йөрергә булдыра. Ләкин без: ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар бу - баланың мавыгуыларына иҗат итәргә омтыла дип түгел, ә бала-чаганың гап-гади уеннары дип карыйбыз. Бу караш бик үк дөрес булып бетмәс иде. Бу  "иҗатны" мөмкин кадәр балага ачарга булышсак әйбәт булыр иде .

Иҗади актив шәхес тәрбияләү мәңгелек эшчәнлектә катлаулы проблема булып тора.

Кеше актив эшчәнлек ихтыяҗына мохтаҗ булып туа. Укучы, билге бер белемгә ия булмыйча торып, тирән һәм эзлекле  фикерләүче булмый. Танып белү активлыгы арта барган саен, баланың иҗади эшчәнлеккә әзерлек дәрәҗәсе дә югарырак була.

 Мөгаллимнәргә һәм тәрбиячеләргә баланың ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

   "Сорау бирү" уены, сюжетлы картиналарга карап балалар сорау бирәләр, аннары картина буенча  хикәя  төзиләр;

"Билгесез әйбергә ачкыч", укытучы кулына качырылган әйберне белү өчен балалар укытучыга төрле сораулар бирәләр;

"Охшаш аермалы яклар", ике әйбернең охшаш һәм аерым якларын әйтәләр;

"Предметны куллану юллары", укытучы нинди дә булса предмет әйтә һәм укучылар аның кайда, ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйлиләр;

"Җөмләләр төзү", бер-берсенә бәйле сүзләрдән укучылар җөмләләр төзиләр;

"Нинди предмет уйланган", укытучы нинди дә булса бер предмет уйлый һәм укучылар төрле сораулар биреп, бу предметны табарга тиешләр, укытучы укучылар соравына бары тик "әйе" яки "юк" дигән җавап кына биреп бара;

"Кызыксынучан сатучы" уены; укытучы өстәлгә уенчыклар төзә, укучы уенчык сайлый, бу уенчыкка кагылышлы сораулар бирә, ә сатучы аңа җавап бирә, ә  сатучы итеп укучыны сайлау шарт.

Шуны азсызыклап китәргә кирәк, индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы эшендә төп юнәлеш булырга тиеш. Белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга мөмкин. Чөнки һәр бала -  шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.

Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дкүп
нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслекләрдә информация - белемгә, ә
белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа,
алар үзләрен тупланган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без
җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен
тәэмин итәргә тиешбез.        

  Укучыларның иҗади сәләтен үстерүне нәтиҗәле оештыру өчен сыйныф җитәкчесенең үз сыйныфы, укучылары белән даими элемтәдә

булуына, аралашуына, аңа өзлексез уңай йогынты ясавына ирешергә кирәк.  

Укытучы белән укучыларның бер-берсе белән ирекле аралашуы, ярдәмләшүе, күмәк иҗади эшләрне планлаштыруы, тәрбия чараларына әзерләнүе һәм аларны үткәрүе сәләтне үстерүгә зур ярдәм итә.

 Компьютер да безнең тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә.     Компьютердан информатика дәресләрендә генә түгел, ә башка фәннәрне укытканда да куллану -   иҗади эшләүнең бер алымы булып тора. Бу яктан безнең мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә булдырылган һәм укучыларыбызны ул яктан бәхетле дип саныйм. Чөнки 3 нче сыйныфтан ук укучыларыбыз “технология” дәресенең модуле буларак информатика укыйлар. Математика, рус теле дәресләрендә тренажерлар куллану , дәресләрдә төрле тестлар чишү  укучыларның аң-белем дәрәҗәсен генә тикшереп калмый, ә баланың күзаллавын да үстерә.  

 Укучыларыбызның барысы да түгәрәк эшләренә тартылалар.  “Шашка-шахмат”, " Бию", "Оста куллар",  “Бүлмә гөлләре” ,”Җыр” түгәрәкләре     иҗади шәхес тәрбияләүдә   зур этәргеч булып тора.

  Иҗади шәхес тәрбияләүдә баланы уртак эшчәнлек белән кызыксындыру әһәмиятле. Мәсәлән, мин дәресләремдә (рус һәм татар теле, математика) төрле төрдәге кызыклы, мавыктыргыч уеннар кулланам. Аларның берничәсен тәкъдим итәм. “Укытучы хатасын тап” дигән  алымны кулланып дәресләрем бик уңышлы килеп чыга. Укучылар тактага язылган мисаллардагы, я  булмаса җөмләләрдәге укытучы хатасын эзлиләр, алар аны табып, тагын да активлашалар һәм аны төзәтергә ашыгалар. Хата төзәлгәч, һәркем канәгать кала һәм алга таба эш зур кызыксыну белән дәвам итә.

 Дәрестә, укучыга белем алу кызыклы булсын өчен, кроссворд, логик квадратлар, зирәклекне үстерүгә күнегүләр һәм башкаларны кулланам.  

Уку  дәресләрендә балалар белән бергә табышмак, ел фасылына карата шигырь  чыгару  һәм хикәя төзү , әкиятне дәвам итү кебек эш алымнары  бик уңышлы килеп чыга.

  Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын, иҗади үстерү максатыннан чыгып төрле-төрле язма эшләр дә үткәрәм: инша, ятланган шигырьне хәтердән язу, иҗади диктантлар язу уңышлы гына килеп чыга.        

 Шулай ук бәйрәмнәрдә: 23 февраль, 8 мартта әти-әниләргә, әби, бабайларга открыткалар ясыйбыз. Үрнәге бирелә, ә укучы бизәкне үзенекен төшерә,  үз теләкләрен яза.

Технология дәресләрендә балаларга мөстәкыйллек бирү, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм киләчәктә шуны үстерү өстендә эшләргә беренче адым булып тора.

  Мин кемнеңдер эш системасы яки ул куллана торган технологияне алу кыен дип уйлыйм. Һәр педагог үзенең мөмкинлегеннән, иҗади карашларыннан, укучыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме - белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуациядә кулланырга өйрәнә, кыскасы иҗади фикерләүче шәхес формалаша.

Сәләтсез бала булмый, һәр бала күпмедер дәрәҗәдә табигый сәләткә, талантка ия, ә аны үстерү, ныгыту бик кечкенәдән башланырга тиеш.

Бала йөрәгенә дөрес юл әкият, маҗаралар, уеннар, аларның кабатланмас мавыктыргыч иҗаты аша салына. Укытучы, укучылар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына, аларның иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли ала. Шуңа күрә баланың яшь һәм психологик

үзенчәлекләрен искә алу, укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.

        

 

 



Предварительный просмотр:

Заявка на участие в республиканской конференции

«Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы»

  1. ФИО автора/соавторов (полностью)

Хасанова Гелюся Ильсуровна

  1. Направление работы

  1. Название статьи

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү”.

  1. Место работы

МБОУ «Рудницкая  средняя общеобразовательная школа»Камско – Устьинского муниципального района РТ

  1. Должность

Учитель татарского языка и литературы

  1. Ученая степень, звание

I квалификационная категория

  1. Почтовый адрес, на который следует выслать сборник (с указанием индекса), ФИО получателя

 422839

РТ Камское – Устьинской район, пгт Тенишево,ул Ленина, дом 7 кв 3

Хасанова Гелюся Ильсуровна 

  1. Контактный телефон

89600506639

  1. E-mail

gelyu.xasanowa @yandex.ru

10.Научное направление

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү”.

       Гөлүсә Хәсәнова

Кама Тамагы муниципаль районы

Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                            I квалификацион категорияле татар теле

           һәм әдәбиты укытучысы

     Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын һәм иҗади эшли белүне таләп итә. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу – яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Моннан берничә еллар элек уку – укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы һәм кирәкле алым дип саныйм.

Компьютер – укучы белән белемнәр  системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер ярдәмендә төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә.

Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.

Информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Төп максат укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютерның мультимедия мөмкинлекләреннән киң файдаланып була. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр куллану,сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән иллюстрацияләр куллану укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен үстерә. Белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинлекләр бирә соң?

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программаны күз алдында тота.

1.  Электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар.

2.Контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала..

3. Информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)

4.Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

5. Күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар) Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Р.Миңнуллин  кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацион программаларыбыз да бар.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фәнни-гамәли конференция чыгышлары

Бу бүлектә фәнни-гамәли конференияләрдәге чыгышларны урнаштырам...

чыгышлар

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерү...

Чыгышлар

Ата-аналар җыелышларында, педсоветта, методик берләшмә утырышларындагы чыгышлар...

Чыгышлар

Экологик һәм әхлаклылык   сыйфатлары тәрбияләүдә Нәҗип  Мадьяров поэзиясен файдалану үзенчәлекләре....

Чыгышлар.

Чыгышлар...

чыгышлар

Укучыларның кече фәнни эзләнүләре...