9 нчы а сыйныфы. Татар әдәбияты (рус төркеме) Дәрес темасы: “Бу кызык”.
план-конспект урока (9 класс) на тему
ҮЗАНАЛИЗ
Укытучы: Исмәгыйлова Наилә Әнәс кызы
Сез 9 нчы а сыйныфының рус төркемендә дәрес карадыгыз. Мин 9 нчы а сыйныфының класс җитәкчесе дә булам. Төркемдә 8 укучы – 6 кыз һәм 2 малай. Бу балаларны мин 6 нчы сыйныфтан алып, 4 нче ел укытам. Татар әдәбиятыннан 1 нче чирекне 3 укучы 5 ле, 2 укучы 4 ле, 3 укучы 3 ле билгеләренә тәмамлады. Рус төркемендә бер психик яктан авыру бала бар. Эпилепсия диагнозы.
Татар әдәбияты, 9 нчы а сыйныфы (рус төркеме).
Дәреснең темасы: “Бу кызык”, ә “Укыр идем бишкә генә” темасын өйрәнүнең 4 нче дәресе.
Моңарчы укучыларда телне өйрәнергә теләк булдыру, парлап эшләү күнекмәләрен камилләштерү, аралаша белү сәләтен үстерү, укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, үз фикереңне әйтә белү махсус күнекмәләр үзләштерелде.
Бүгенге дәреснең максаты: 1) ”Укыр идем “бишкә” генә” шигыре өстендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
2) Тыңлап аңлау күнекмәләрен активлаштыру, фикерләү сәләтен үстерү.
3) Белем алуга омтылыш тудыру, укытучыларга ихтирам тәрбияләү.
4) Укучыларның күзаллауларын киңәйтү, кызыклы мәгълүматларны табуга, эзләүгә омтылыш тудыру.
Материал: мультимедиа проекторы, интерактив такта, презентацияләр, дәреслек (35– 38 нче битләр), интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар, Фәнис Яруллинның портреты; ноутбук.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, интерактив такта, презентация, дәреслек: Р.Р. Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы классы өчен татар теле дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Мәгариф" 2008.
Дәрес тибы: катнаш (лексик һәм грамматик күнекмәләр камилләштерү; диалогик һәм монологик сөйләм дәресе)
Дәрескә әзерләнгәндә өстәмә интернет чыганаклардан файдаландым, дәреснең максатына ирешү өчен, дәрестә укучыларны кызыксындыру, белемнәрне актульләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
Дәреснең “Бу кызык” темасы программада “Укыр идем “бишкә” генә” бүлегенә кертелгән.
Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.
Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.
Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:
1. Укучыларның сөйләмен оештыру өчен мин шарт фигыльне кабатлап алырга тиеш булдым. Алар нинди кушымча һәм теркәгеч белән бирелә?
Укучылар үзләре “Әгәр” теркәгече(союз) һәм –са/ - сә кушымчалары белән бирелә – дип җавап бирделәр, язу һәм аралашу буенча кызыклы мәгълүматлар белән танышу.
2. Телдән күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.
3. Укучыларның күзаллауларын киңәйтү, кызыклы мәгълүматларны табуга, эзләүгә омтылыш тудыру.
Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.
Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды. Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.
Рәхмәт!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres_9_a_syynyfy.docx | 1.45 МБ |
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты
10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....
7 нче сыйныф татар әдәбияты буенча эш программасы
Календарь – тематик планлаштыру ...
Эш программасы татар әдәбияты 6 нчы сыйныф татар төркеме
Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «...
Эш программасы татар әдәбияты 8 нче сыйныф татар төркеме
8нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2...
Электрон китап. 5нче сыйныф. Татар әдәбияты. 2 нче кисәк.
5 нче сыйныф.Татар әдәбияты дәреслегенең электрон варианты...
Электрон китап. 6 нчы сыйныф. Татар әдәбияты. 2 нче кисәк
Татар әдәбиятыннан электрон китап. 2 нче кисәк....
Презентация 6 сыйныф, татар әдәбияты Г.Зәйнашева "Кем булырга?" шигыре
Презентация 6 сыйныф, татар әдәбияты Г.Зәйнашева "Кем булырга?" шигыре...