Эш программалары
рабочая программа (7 класс) по теме
Рабочие программы по предмету
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
7_syynyf_tatar_tel.docx | 37.72 КБ |
7_syynyf_tatar_dbiyat.docx | 27.24 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе “8нче гимназия”
бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе
“Каралды” “Килешенде” “Расланды”
МБ җитәкчесе Директор урынбасары Гимназия директоры
________Ваганова А.И. _________ Шәрәфиева Г.М. _____________Пичугина М.В.
МБ утырышы беркетмәсе № “___”____________2016 ел. Боерык №__
“___”________2016 ел . “___” ______________2016 ел.
7 сыйныф ( татар төрк.) өчен татар теле буенча эш программасы
(сәгатьләр саны атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы
Казан, 2016
Эш программасы 7 сыйныф татар төркеме татар теле
Татар теленнән эш программасы
Класс 7. Атнага 3 сәгать. Елга 105 сәгать
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы
Аңлатма язуы
7 нче сыйныфта татар телен укыту эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә :
1.Программа: Т.Р. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен (1-11 кл.) татар теленнән үрнәк программасы / Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 (төзүче-авторлар: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова);
2. Дәреслек: Р. Ә. Асылгәрәева, М. З. Зиннәтова, татар теле, 7 сыйныф (татар балалары өчен) / Казан, Мәгариф, 2010 ел;
3. 2015 – 2016 нчы уку елына мәктәпнең укыту планы.
Эш программасы түбәндәге бүлекләрдән тора: 1) Аңлатма язуы 2) Төп өйрәнелә торган укыту программа эчтәлеге 3) Көтелгән нәтиҗәләрне исәпкә алып төзелгән календарь-тематик план.
Мәктәпнең укыту планында 7 нчы сыйныфта татар телен өйрәнүгә атнага 3 сәгать вакыт каралган. Елга – 105 сәгать.
Укыту программасының төп максаты: укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру. Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б.ны үз эченә ала. Аралашу компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б. Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул, – укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган тектлар белән эшләү, тормыш- көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләменә ия булу.
Укыту программасының төп бурычлары:
- Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү
- Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
- Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәлшрен камилләштерү, көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү
- Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау
- Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру
- Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту
- Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.
- Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
- Рус мәктәбендә укучы татар балаларын дәвамлы рәвештә бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү.
Дәресләрдә сөйләм телен үстерү юнәлешләре:
- Беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын үзләштерүдән гыйбарәт.
- Сөйләм телен үстерүдәге икенче юнәлеш – сүз байлыгын арттыруга һәм һәр сүзне урынын белеп куллануга ирешү.
- Өченче юнәлеш – укучыларның әйтергә теләгән фикерләрен телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүләренә ирешү. Бу – чыгышлар ясаганда, сочинениеләр һәм изложениеләр язганда, әдәби әсәрләргә анализ биргәндә, дәрестә һәм дәрестән тыш чаралар вакытында тормышка ашырыла.
Шул бурычларны исәпкә алып, түбәндәге БСҮ төрләре алынды: әңгәмә-дәрес “Тел – аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш”; “Шаян”, “Кем җырлады?” текстлары буенча изложение яздыру; укыган әсәргә бәяләмә һәм телнең киләчәге турында сочинение язу; эш кәгазьләреннән автобиография һәм гариза язарга өйрәтү; фәнни-популяр һәм матур әдәбият стилендәге текстларны тәрҗемә итү.
Укыту предметының эчтәлеге (7 кл.,татар теле)
№ | Бүлекнең исеме | Сәг. саны | Эчтәлекнең элементлары | Көтелгән нәтиҗәләр | ||
барлыгы | теория | практика | ||||
1 | Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем. Морфология буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 15 | 10 | 5 | Исем. Сыйфат. Сан. Алмашлык. Рәвеш.
| 12 сүз төркемен дә искә төшерү. Аларның мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәренә бүленүен белү. |
2 | Фигыль | 8 | 6 | 2 | Фигыльнең нигезе (башлангыч формасы). Фигыльләрнең барлык – юклык формасы. Фигыль юнәлешләре. Фигыль төркемчәләре.
| Фигыльнең башлангыч формасын таба алу, барлык – юклык төрләрен аера белү, 5 юнәлешен дә белү, төркемчәләрен истә калдыру. |
3 | Затланышлы фигыльләр. | 20 | 16 | 4 | Боерык фигыль. Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль. Үткән заман хикәя фигыль. Киләчәк заман хикәя фигыль. Шарт фигыль.
| Затланышлы фигыльләрне истә калдыру, зат – сан белән төрләндерә алу, алар белән җөмләләр төзи белү. |
4 | Затланышсыз фигыльләр | 28 | 22 | 6 | Сыйфат фигыль. Хәзерге заман сыйфат фигыль. Үткән заман сыйфат фигыль. Киләчәк заман сыйфат фигыль. Хәл фигыль. Исем фигыль. Инфинитив. Ярдәмче фигыльләр. Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе. Фигыльләрнең ясалышы. Фигыльләрнең төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүе. Фигыльгә морфологик анализ ясау.
| Затланшысыз фигыльләрне истә калдыру. Аларга морфологик анализ ясый алу. Алар белән җөмләләр төзи белү. |
5 | Аваз ияртемнәре. Хәбәрлек сүзләр. Бәйләгеч сүз төркемнәре. Модаль сүз төркемнәре. | 30 | 25 | 5 | Аваз ияртемнәренең сүәләр ясауга нигез булып торуы. Хәбәрлек сүзләр. Бәйлек. Бәйлек сүзләр. Теркәгеч. Теркәгеч сүзләр. Кисәкчә. Ымлыклар.
| Аваз ияртемнәрен, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне, кисәкчәләрне, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләрне, ымлыкларны, хәбәрлек сүзләрне аера, таный белү. Җәмлә төзегәндә аларны дөрес һәм урынлы куллана белүгә ирешү |
6 | Кабатлау | 4 | 2 | 2 | Сүз төркемнәре. | Ел дәвамында үтелгән матераилны истә калдыру. |
| Барлыгы | 105 |
Календарь-тематик планы
№ | Дәреснең темасы | Сәг. саны | Укучыларның көтелгән нәтиҗәләре | Дәрес тибы | Үткәрү вакыты план | Үткәрү вакыты факт | Контроль эш төре | Искәрмәләр |
1 нче чирек- 25 сәг. | ||||||||
1. | Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем. | 1 | Туган тел – үзем өчен, башка тел – көнем өчен. | кабатлау | Сентябрь | 2.09 | ||
2. | Морфология буенча 6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау. | 1 | Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәренә бүленүен белү. | ныгыту | Сентябрь | 5.09 | ||
3 -6 | Исем. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Исемнәрнең ясалышы. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. | 4 | Исемнәрнең төрләнүен искә төшерү | Кабатлау Системага салыу | Сентябрь | 6.09 9.09 12.09 13.09 | ||
7 | Кереш контроль эше (тест) Сыйфат сүз төркеме. Сыйфат дәрәҗәләре | 1 | Үткәннәрне гомуми кабатлау һәм практик куллану. | тикшерү | Сентябрь | 16.09 | Кереш контроль эше (тест) | |
8 | Сыйфат сүз төркеме. Сыйфат дәрәҗәләре. | 1 | Сыйфатны ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуын белү | Гомумилә-штереп кабатлау | Сентябрь | 19.09 | ||
9 - 10 | Сан. Сан төркемчәләре. | 2 | Саннарга морфологик анализ ясый белү. | ныгыту | Сентябрь | 20.09 23.09 | ||
11 - 12 | Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре. | 2 | Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү. | кабатлау | Сентябрь | 26.09 27.09 | ||
13 - 14 | Рәвеш сүз төркеме. Рәвеш төркемчәләре. | 2 | Рәвешләрне җөмләдә куллана белү. | кабатлау | Сентябрь Октябрь | 30.09 3.10 | ||
15 | Биремле диктант | 1 | Игътибарлы була белү. | Яңа материал | Октябрь | 4.10 | Биремле диктант | |
16 | Хаталар өстендә эш. Фигыль | 1 | Фигыльләргә дөрес сорау куя белү, җөмләләрдән табу. | Системага салу | Октябрь | 7.10 | ||
17 | Фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) | 1 | Фигыльнең башлангыч формасын таба белү. | ныгыту | Октябрь | 10.10 | ||
18 | Фигыльнең барлык – юклык формасы | 1 | Фигыльнең барлык – юклык формасын аера белү. | БСҮ | Октябрь | 11.10 | ||
19 - 21 | Фигыльнең юнәлешләре. Төп, кайтым, Төшем юнәлешләре. Уртаклык һәм йөкләтү юнәлешләре. | 3 | Фигыль юнәлешләрен дөрес итеп куллана белү. | Яңа материал-лар үзләштерү | Октябрь | 14.10 17.10 18.10 | ||
22 | Фигыль төркемчәләре | 1 | Фигыль төркемчәләрен белү. | кабатлау | Октябрь | 21.10 | ||
23 - 24 | Изложение | 2 | Дөрес, тулы җөмләләр төзү осталыгын күрсәтү. | Системага салу | Октябрь | 24.10 25.10 | изложение | |
2 нче чирек | ||||||||
25 - 28 | Боерык фигыль. Боерык фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Боерык фигыльдә басым һәм интонация. | 4 | Боерык фигыльләрне дөрес итеп куллану, алар белән җөмләләр төзи алу. | кабатлау | Октябрь Ноябрь | 28.10 | ||
29 | Хат язу (темасы ирекле) | 1 | Тулы, матур җөмләләр төзи алу. | ныгыту | Ноябрь | |||
30 | Хикәя фигыль | 1 | Хикәя фигыльләрне аера белү, алар белән җөмләләр төзи алу. | Кабатлау Системага салыу | Ноябрь | |||
31 – 32 | Хәзерге заман хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. | 2 | Хәзерге заман хикәя фигыльләрне аера белү | тикшерү | Ноябрь | |||
33 | Сүзлек диктанты. | 1 | Сүзләрне дөрес, төгәл, матур язу. | Гомумилә-штереп кабатлау | Ноябрь | Сүзлек диктанты | ||
34 – 36 | Үткән заман хикәя фигыль. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. | 3 | Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең ясалышын, зат – сан белән төрләнешен, мәгънәләрен белү. | ныгыту | Ноябрь | |||
37 – 39 | Киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман. Билгесез киләчәк заман. | 3 | Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышын, зат – сан белән төрләнешен, мәгънәләрен белү. | кабатлау | Декабрь | |||
40 | Сочинение | 1 | Сөйләм телләрен кулланып, фикерне эзлекле язу. | кабатлау | Декабрь | Сочинение | ||
41 – 43 | Шарт фигыль. Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы. Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенечне белдерү формалары. | 3 | Шарт фигыльнең ясалышын, зат – сан белән төрләнешен, мәгънәләрен белү. | Яңа материал | Декабрь | |||
44 | Диктант | 1 | Биремнәрне төгәл башкара алу | Системага салу | Декабрь | Диктант | ||
45 – 46 | Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльнең заман белән төрләнеше. | 2 | Сыйфат фигыльләр белән җөмләләр төзи алу. | ныгыту | Декабрь | |||
47 | Хәзерге заман сыйфат фигыль | 1 | Гади һәм тезсә формаларын аера белү. | БСҮ | Декабрь | |||
48 | Үткән заман сыйфат фигыль | 1 | Үткән заман сыйфат фигыльнең ясалышы, исемләшү очракларын белү. | Яңа материал-лар үзләштерү | Декабрь | |||
49 | Киләчәк заман хикәя фигыль | 1 | Киләчәк заман сыйфат фигыльләрне кулланып, җөмләләр төзи алу. | кабатлау | Январь | |||
50 – 51 | Хәл фигыль. Хәл фигыльнең төрләре. | 2 | Хәл фигыльләрне аера белү | Системага салу | Январь | |||
52 – 53 | Изложение | 2 | Дөрес, тулы җөмләләр төзү осталыгын күрсәтү | кабатлау | Январь | Изложение | ||
54 – 57 | Исем фигыль. Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак яклары. Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары. | 4 | Исем фигыльне җөмләдә куллана алу | ныгыту | Январь Февраль | |||
58 – 59 | Инфинитив. | 2 | Инфинитиф белән җөмләләр төзи белү | Кабатлау Системага салыу | Февраль | |||
60 – 61 | Ярдәмче фигыльләр | 2 | Ярдәмче фигыльләрне аера белү | тикшерү | Февраль | |||
62 – 63 | Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе | 2 | Җөмләдә фигыльләрне аера белү. | Гомумилә-штереп кабатлау | Февраль | |||
64 – 65 | Сочинение | 2 | Сөйләм телләрен кулланып, фикерне эзлекле язу. | ныгыту | Февраль | Сочинение | ||
66 | Фигыльләрнең ясалышы | 1 | Кушымча ялгау юлы белән җөмләләр төзү | кабатлау | Март | |||
67 | Фигыльләрнең төрләре җөмлә кисәкләре булып йөрүе | 1 | Фигыльләр белән җөмләләр төзи алу | кабатлау | Март | |||
68 | Акт язу | 1 | Эш кәгазьләреннән акт яза белү | Яңа материал | Март | Акт язу | ||
69 -71 | Фигыльгә морфологик анализ ясау. Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау. | 3 | Фигыльләргә морфологик анализ ясый алу. | Системага салу | Март | |||
72 | Диктант | 1 | Матур язу күнекмәләрен булдыру. | ныгыту | Март | Диктант | ||
73 – 74 | Аваз ияртемнәре. Ялгызак, парлы, катлаулы аваз ияртемнәре. | 2 | Аваз иятремнәрен аера, таный белү. | БСҮ | Март | |||
75 | Белдерү язу | 1 | Кыскача, аңлаешлы белдерү яза белү. | Яңа материал-лар үзләштерү | Апрель | Белдерү язу | ||
76 – 77 | Аваз иятремнәренең сүзләр ясауга нигез булып торуы. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау. | 2 | Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясый белү. | кабатлау | Апрель | |||
78 – 80 | Хәбәрлек сүзләр. Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау. | 3 | Кереш сүзләрне аера белү. | Системага салу | Апрель | |||
81 | Диктант | 1 | Биремнәрне төгәл башкара алу | кабатлау | Апрель | |||
82 – 84 | Бәйлек. Бәйлекләрнең төркемчәләре. Бәйлекләрнең җөмләдә кулланылышы.май | 3 | Бәйлекнең нинди мәгънә белдергәнен аера алу | ныгыту | Апрель | |||
85 – 86 | Бәйлек сүзләр. Бәйлекләргә морфологик анализ ясау. | 2 | Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне аера алу | Кабатлау Системага салыу | Апрель | |||
87 – 88 | Теркәгеч. Теркәгечләрнең төркемчәләре. | 2 | Теркәгечләр белән җөмләләр төзи алу | тикшерү | Май | |||
89 – 91 | Теркәгеч сүзләр. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Теркәгечләргә морфологик анализ ясау. | 3 | Парлы яки ялгызак теркәгеч сүзләр белән җөмләләр төзи алу | Гомумилә-штереп кабатлау | Май | |||
92 – 93 | Изложение | 2 | Дөрес, тулы җөмләләр төзү осталыгын күрсәтү. Эзлекле рәвештә яза белү. | ныгыту | Май | Изложение | ||
94 – 97 | Кисәкчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләргә морфологик анализ. | 4 | Кисәкчәләрнең дөрес язылышын үзләштерү | кабатлау | Май | |||
98 – 100 | Ымлыклар. Ымлыклар янында тыныш билгеләр. Ымлыкларга морфологик анализ. | 3 | Ымлыклар белән җөмләләр төзи алу. | кабатлау | Май | |||
101 | Контроль диктант (арадаш контроль эше) | 1 | Матур, дөрес язу күнекмәләрен булдыру | Яңа материал | Май | Контроль диктант (арадаш контр. эш) | ||
102 - 105 | Кабатлау. | 4 | Уку дәвамында үтелгәннәрне истә калдыру | Системага салу |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
“8нче гимназия”
бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе
“Каралды” “Килешенде” “Расланды”
МБ җитәкчесе Директор урынбасары Гимназия директоры
________Ваганова А.И. _________ Шәрәфиева Г.М. _____________Пичугина М.В.
МБ утырышы беркетмәсе № “___”____________2016 ел. Боерык №__
“___”________2016 ел . “___” ______________2016 ел.
7 сыйныф ( татар төрк.) өчен татар әдәбияты буенча эш программасы
(сәгатьләр саны атнага 1 сәгать, елга 35 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы
Казан, 2016
7 нчые сыйныфларның татар төркемнәре өчен
әдәбият буенча эш программасы
Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы
Сәгатьләр саны: атнага – 1, елына – 35 сәгать.
Текст өйрәнү өчен: 27 сәг., бәйләнешле сөйләм телен үстерү (Б.С.Т.Ү.): 5сәг., дәрестән тыш уку (К.Т.У.): 2 сәг.
“Рус мәктәпләрендәге татар төркеме укучыларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары” һәм “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту программасы”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф”, 2010) нигезләнеп язылды.
Дәреслек: Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары: Ф.М. Мусин, Ә.М. Закирҗанов, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. Бу программа һәм дәреслектә әдәбият укыту 2 сәгать исәбеннән төзелгән, ә мәктәпнең укыту планы буенча 1 сәг., шунлыктан дәреслектәге материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны анализлау өчен бирелгән вакыт 1 сәгатькә кыскартылды.
Аңлатма язуы
Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:
- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрен өйрәнү, үзләштерү;
- иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү;
- укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Бурычлары:
- текстны аңлап, сәнгатьле итеп, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;
- татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру;
- күренекле язучылар, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- телебезгә, милләтебезгә, кеше шәхесенә ихтирам тәрбияләү.
Гомуми белем бирү осталыгы һәм күнекмәләренә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтеңне белдерә, бәя бирә белү;
- сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;
- әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;
- әдәби әсәрнең темасын, төп идея-эчтәлеген билгеләү;
- әдәби әсәр героена характеристика бирү;
- эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
- шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
- бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
- әдәби әсәрнең төп фикерен, әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилли, исбатлый белү;
- әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел–сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;
- автор һәм персонажлар телен анализлау (тел-сурәтләү чараларын таба, аңлата белү);
- әдәби әсәр буенча инша язу;
- бирелгән темага инша язу.
Әдәбият буенча үзләштерелергә тиешле
белем осталыгы һәм күнекмәләре:
- әсәр темасы, төп фикере, вакыйгалары һәм аларның эзлеклелеге;
- әсәр герое, аның характеры, гамәлләре, гамәл кылырга этәргән сәбәпләр;
- геройның эмоциональ һәм әхлакый кичерешләрен аңлау, кабул итү;
Укыту предметының эчтәлеге (7 кл.,татар әдәбияты)
№ | Бүлекнең исеме | Сәг. саны | Эчтәлекнең элементлары | Көтелгән нәтиҗәләр | ||||
барлыгы | теория | практика | ||||||
1 | Күренекле шәһесләребез иҗаты һәм тормыш юлы. | 26 | 16 | 10 | Габдулла Тукай иҗаты. “Исемдә калганнар”, “Шүрәле”, “Туган авыл”, “Китмибез!”, “Татар яшьләре”. Байназар Әлменов, Заһидулла Яруллин, Фәрит Яруллин “Шүрәле” балеты; Фатих Әмирхан “Март каһарманы”; Мәҗит Гафури “Татар байрагы”, “Сарыкны кем ашаган?”, “Ике чебен”. Гадел Кутуй “Сагыну”, “Рөстәм маҗаралары”; Хәсән Туфан “Киек казлар”, “Талантлы син, Кеше туганым”; Зифа Басыйрова “Мөслим”; Роза Хафизова “Кашкарыйлар озын гомерле”. Ибраһим Салахов “Колыма хикәяләре”. Зыя Мансуров “Таңсылу әкияте”. Әмирхан Еники “Кем җырлады?”, “Матурлык”. Рафаил Төхфәтуллин “Балам көлүе”. Гөлшат Зәһнашева “Тугын җирем – Татарстан”, “Күпме йөрдем”. Тәүфикъ Әһди “Йөртә безне язмышлар”. | Яңа материал үзләштерү. Тема буенча сорауларга җаваплар алу. Әсәрләрнең темасын, төп фикерен үзләштерү. Аңлап сөйләүгә ирешү. Кеше язмышын билгеләүдә башкаларның һәм тирәлекнең роле турында фикер алышу. Образларга характеристика бирә алу күнекмәләре булдыру Шигырьнең төп идея-эчтәлеген билгели белү. | ||
2 | Б.С.Т.Ү. | 4 | 3 | 3 | “Ана – бөек исем” Ана белән бала мөнәсәбетенең изгелеге, сафлыгы. Ирекле темага сочинение язу. “Минем - Ватаным”. Нәүрүз бәйрәме. | Комедия турында төшенчә. Әдәби жанрларны аера белү. Тормышта була торган (ана һәм балалар) хәлләргә бәя бирә белү Заман укытучысын син ничек күзаллыйсың? Әңгәмә Композиторның башка әсәрләре белән танышу. | ||
3 | К.Т.У. | 4 | 3 | 1 | Галимҗан Ибраһимов “Алмачуар”. | Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү. Төп геройларга характеристика бирү. | ||
4 | Кабатлау. | 1 | 1 | - | Ел дәвамында үтелгән материалны кабатлау. | |||
| Барлыгы | 35 | 21 | 14 |
Календарь – тематик планлаштыру
№ | Дәреснең темасы | Сәг. саны | Укучыларның көтелгән нәтиҗәләре | Дәрес тибы | Үткәрү вакыты План | Үткәрү вакыты Факт | Контроль эш төре | Искәрмәләр |
1 | Габдулла Тукай иҗаты | 1 | Биографиясен тирәнтен үзләштерү, әсәрләренең рухи тирәнлеген аңлау. | Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу | Сентябрь | 7.09 | ||
2 | Г. Тукай “Исемдә калганнар” | 1 | Г. Тукайның балачак тормышын анализлау. Ул яшәгән төбәкләрне истә калдыру. | Белемнәрне практик яктан куллану | Сентябрь | 14.09 | ||
3 | Кереш контроль эше (тест) Г. Тукай “Исемдә калганнар” | 1 | Сентябрь | 21.09 | Кереш контроль эше (тест) | |||
4 | Г. Тукай “Шүрәле”. Сөйләм телен үстерү | 1 | Туган якка, табигатькә, тирә-юньгә ихтирам тәрбияләү. | БСҮ | Сентябрь | 28.09 | ||
5 | Г. Тукай “Туган авыл” | 1 | Шигырьне анализлау, төп фикерне ачыклау | әңгәмә | Октябрь | 5.10 | ||
6 | Г. Тукай “Китмибез”, “Татар яшьләре” | 1 | Кешедә уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгеләү. Яшьләрнең хәзерге чорда үз-үзләрнең тотышын ачыклый алу. | диспут | Октябрь | 12.10 | Г. Тукайның берәр шигыренә тулы анализ. | |
7 | Байназар Әлменов | 1 | Рәссам тормышы һәм иҗаты турында сөйли, аның татар дөньясында тоткан урынын билгели алу. Рәсемнәрен анализлау. | Яңа материаллар үзләштерү | Октябрь | 19.10 | ||
8 | Заһидулла Яруллин | 1 | Композиторның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли, аның татар дөньясында тоткан урынын билгели алу. Җырларын тыңлау. | Яңа материаллар үзләштерү | Октябрь | 26.10 | ||
9 | Фәрит Яруллин “Шүрәле” балеты | 1 | Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу. Әсәрне анализлый алу. | Катнаш дәрес | Ноябрь | |||
10 | Фатих Әмирхан “Март каһарманы” | 1 | Ф. Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли алу. Хикәядәге төп фикерне, вакыйга сурәтләнешен ачыклый алу. Геройларга бәя бирә белү. | Катнаш дәрес | Ноябрь | |||
11 | Мәҗит Гафури “Татар байрагы”, “Сарыкны кем ашаган?” | 1 | М. Гафуриның кайчан һәм кайда тууын әйтә белү. Шигырьләренең темасын, төп фикерен үзләштерү. | әңгәмә | Ноябрь | |||
12 | Галимҗан Ибраһимов иҗаты | 1 | Язучы биографиясен сөйли алу. | Катнаш дәрес | Ноябрь | |||
13 | Галимҗан Ибраһимов “Алмачуар” | 1 | Сөенеч – сагыш; шатлык – көенеч сүзләренең мәгънәләрен аңлата белү. | диспут | Декабрь | |||
14 | Галимҗан Ибраһимов “Алмачуар” | 1 | Әсәрне анализлый алу. | Катнаш дәрес | Декабрь | |||
15 | Сочинение (теманы укытучы билгели) | 1 | Дөрес җөмләләр төзү осталыгын күрсәтә алу. | Белемнәрне практик яктан куллану | Декабрь | сочинение | ||
16 | Гадел Кутуй “Сагыну” | 1 | Г. Кутуйның биографиясен сөйли алу. ”Нәсер” сүзен аңлата белү. | БСҮ | Декабрь | |||
17 | Г. Кутуй “Рөстәм маҗаралары” | 1 | Әсәрне анализлый алу. Сорауларга җавап бирә белү. | БСҮ | Гыйнвар | |||
18 | Г. Кутуй “Рөстәм маҗаралары” | 1 | әңгәмә | Гыйнвар | ||||
19 | Хәсән Туфан “Киек казлар” | 1 | Авторның биографиясен сөйли алу. | Катнаш дәрес | Гыйнвар | |||
20 | Х. Туфан “Талантлы син, кеше туганым” | 1 | Шигырьне сәнгатьле итеп уку, анализлау. Кешене бәяли белү. | БСҮ | Гыйнвар | |||
21 | Зифа Басыйрова | 1 | З. Басыйрова турында мәгълүмат бирә алу. | Катнаш дәрес | Февраль | |||
22 | Роза Хафизова “Кашкарыйлар озын гомерле” | 1 | Әсәрне уку. Геройларга анализ бирә алу. | БСҮ | Февраль | |||
23 | Роза Хафизова “Кашкарыйлар озын гомерле” | 1 | Геройларга характеристика бирү, әсәрне анализлый, әңгәмә кора алу. Дөрсе җөмләләр төзү осталыгын күрсәтү. | әңгәмә | Февраль | |||
24 | Ибраһим Салахов “Колыма хикәяләре” | 1 | Баланың анага ничек кадерле булуы турында сөйләшү. Сочинениегә мәгълүмат туплау. | диспут | Февраль | |||
25 | Сочинение “Ана – бөек исем” | 1 | Дөрес җөмләләр төзү осталыгын күрсәтү | Белемнәрне практик яктан куллану | Март | Сочинение | ||
26 | Зыя Мансур “Таңсылу әкияте” | 1 | Әсәрне анализау. Таңсылуга характеристика бирә алу. | Катнаш дәрес | Март | |||
27 | Ә. Еники “Кем җырлады?” | 1 | Авторның биографиясен сөйли алу. Әсәргә анализ ясый алу. | БСҮ | Март | |||
28 | Ә. Еники “Матурлык” | 1 | Хикәя турында төшенчә бирү. Бадретдинга хас сыйфатларны әйтә алу. Матурлыкны күрә белергә өйрәнү. | әңгәмә | Апрель | |||
29 | Ә. Еники “Матурлык” | 1 | диспут | Апрель | ||||
30 | Р. Төхфәтуллин “Балам көлүе” | 1 | Р. Төхфәтуллынның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. Әти-әниләрнең балаларга булган мөнәсәбәтләрен ачыклау. | БСҮ | Апрель | |||
31 | Гөлшат Зәһнашева “Туган җирем – Татарстан” | 1 | Г. Зәйнашева биографиясен сөйли белү. Шигырьләренә анализ ясый алу. | БСҮ | Апрель | |||
32 | Тәүфикъ Әйди “Йөртә безне язмышлар” | 1 | Әсәрне анализлау. Сочинение язарга материаллар туплау. | Катанш дәрес | Май | |||
33 | Сочинение “Минем - Ватаным” | 1 | Дөрес җөмләләр төзү осталыгын күрсәтү | Белемнәрне практик яктан куллану | Май | Сочинение | ||
34 | Нәүрүз | 1 | “Нәүрүз” сүзенең мәгънәсен аңлату. Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында сөйли алу. | Ныгыту дәресе | Май | |||
35 | Йомгаклау дәресе | 1 | Барлык үтелгән материалларны искә төшерү. | Ныгыту дәресе | май |
Сочинение .........
Сочинение “Ана – бөек исем”
Сочинение - “Минем - Ватаным”
Сөйләм телен үстерү – Тукай буенча чыгышлар
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теленнән эш программалары (1,3,4- сыйныфлар өчен, рус төркеме)
Здесь можно познакомиться с рабочей программой для детей русскояз.обучением. По учебникам Р..З.Хайдаровой и Ф.Сафиуллиной...
6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары
Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...
10, 11 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан эш программалары ( дәреслек Хәйдарова Р.З.)
эш программалары...
татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары
татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...
татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...
Әдәбияттан эш программалары
А.Яхин методикасы белән укытучылар өчен...
Татар теленнэн эш программалары
А.Яхин методикасы буенча эшләүче мөгаллимнәргә...