10нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.
рабочая программа (10 класс) на тему

Мингазов Марат Ильдусович

Рабочая программа по татарскому языку  для 10 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_tat_anlatma_yazuy.docx40.31 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа  “Рус  мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият  укыту программалары” (авторлары:Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова,  Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова) нигезендә төзелгән, Казан,”Мәгариф”,2010 ел, дәреслек Р.С.Абдуллина, Г.М.Шәйхиева рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслеккә, Казан: Мәгариф, (2012 нчы ел) нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Татар теле укытуның максатлары:

  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
  • укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
  • татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
  • телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен ( тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.) үзләштерү. Уку китаплары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый - мәдәни, әхлакый, көнкүреш,, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.

Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Укыту планында 10 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 34 сәгать каралган.

10 нчы сыйныф  укучылары ия булырга тиешле татар  белем һәм күнекмәләр:

Фонетика һәм орфоэпия:

1.Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Сингармонизм законын, рәт һәм ирен гармониясен белү. Авазларны дөрес әйтү.

2. Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую. Сөйләмдә дөрес интонация куллану.

3.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

4.Сүзләргә транскрипция ясау.

5.Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру. Алфавитны белү. Татар теленең язу тарихын. Орфографик принципларын үзләштерү.

Лексикология һәм фразеология:

1.Татар теленең  сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү.

2.Сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу.

3.Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.

Стилистика:

1.Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

2. Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

Сүз төзелеше 1әм сүз ясалышы:
  1. Татар теленең ялганмалы (агглютинатив) табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү. Тамыр, нигез һәм  кушымчаларга аңлатма бирү.
  2. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышына карап тикшерү.
Морфология:
  1. Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик

Билгеләрен аңлау.

  1. Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.
  2. Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.
  3. Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.
Синтаксис һәм пунктуация:
  1. Өйрәнелә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау;
  2. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, алардагы бәйләүче чараларны табу.
  3. Сүзтезмә һәм җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.
  4. Җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү.
  5. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.
  6. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.
  7. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
  8. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.
  9. Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.
  10. Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.
  11. Тыныш билгеләрен  куюны аңлату.
  12. Җөмлә ахырында,  аерымланган кисәкләр, һәм тиңдәш кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.
  13. Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү.
  14. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую.
  15. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Сөйләм эшчәнлеге турында мәгълүмат:

  1. Телдән һәм язма сөйләмдә:
  • репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;
  • продуктив сөйләм; бирелгән темага карата нормалар, эзлекле сөйләм;
  1. Төрле стильдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.
  2. Төрле эш кәгазьләрен яза белү.
  3. Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.
  4. Аннотация язу.
  5. Әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.
  6. Газета-журналларга мәкаләләр язу.
  7. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Контроль диктант - ел башында 120-130 сүз,  ел ахырында 125-135сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме:   ел башында 390-410 сүз (145-155 - язма күләме),  ел ахырында сүз 410-430 (155-165 язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү:

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.      

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Программа эчтәлеге

Бүлекләр

Сәгать саны

1.

Тел-аралашу чарасы, иҗтимагый һәм ссәяси күренеш.

6

2.

Фонетика.Орфоэпия.Графика. Аваз. Фонема. Басым. Интонация.

9

3.

Лексикология

9

5.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

7

6.

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

3

        Барлыгы

34

Практик эшләр

                

1 нче яртыеллык

2 нче яртыеллык

Еллык

                   Сәгать саны

   35

         Контроль дәресләр

(контроль диктант, изложения,зачет,тест)

Дикт.-1

Тест-1

Мөстәкыйль эш-1

Дикт.-2

Излож.-1

Тест-2

Диктант-3

Тест-3

Изложение-1 Мөстәкыйль эш-1

  Административ контроль  эшләр

   1

    1

 

10 нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерергә һәм камилләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра

    белү юнәлешендә

  Китап, өстәмә мәгълүмат

            белән эш итү

        Фикерләү белән бәйле  

                    күнекмәләр

    Телдән һәм язма сөйләм

     үстерү һәм аралаша белү

                юнәлеше

1.Уку мәсьәләләрен мөстә-

кыйль билгеләү.

2.Уку операцияләрен план-

лаштыру.

3.Белем алуның рациональ

ысулларын сайлау.

4. Үзеңнең уку һәм танып-белү

эшчәнлегеңне анализлау, аңа

бәя бирү.

5. Мөстәкыйль белем алу

буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1.Дәреслек белән эш итә бе-

лү.

2.Төрле чыганаклар белән мөс-

тәкыйль эш итә белү.

3.Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның

логик схемасын билгеләү,

гади  һәм катлаулы план белән

эш итү.

4.Белемнәрне системалаш-

тыру өчен таблица, график,

схемалардан файдалану.

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле

тизлектә, дөрес уку.

6.Сүзлекләрдән файдалана

белү, белешмә әдәбият белән

системалы эшләү.

7.Вакытлы матбугат басмала-

ры белән даими эшли белү.

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2.Яңа теманы аңлауга мотив ту-

дыру.

3.Танып белү активлыгын үстерү.

4. Төшенчә, термин, кагыйдә,

закончалыкларны аңлап кабул

итү  күнекмәләрен камилләштерү.

5.Грамматик анализ төрләрен

үзләштерү:

  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә

морфологик анализ;

  • ярдәмлек сүз төркемнәренә

морфологик анализ;

  • гади җөмләгә синтаксик

анализ;

6. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

- охшатып эшләү;

7. Логик алымнардан чагыштыру,

гомумиләштерү, нәтиҗә ясау кү-

некмәләре булдыру.

1.Телдән сөйләм:

- кагыйдәләрне аңлап эзлекле

сөйли белү күнекмәсе;

-сорауны формалаштыра

белү һәм тулы җавап бирә бе-

лү күнекмәсе;

- диалоглар төзү күнекмәсе;

2.Язма сөйләм:

- күчереп язу;

-фикер йөртү элементлары

кертеп, әзер план буенча бирел-

гән темага сочинение язу- 6(1)

  • катлаулы план буенча

изложение язу- 5(2)

ел башында 270-310 сүз (125-130 - язма күләме)

ел ахырында сүз 310-350

 (130-135 язма күләме)

сүзлек диктанты-26-34 сүз

контроль диктант - ел башында 85-100 сүз,  ел ахырында 95-110сүз

-эш кәгазьләре язу (гариза,хат,

акт)

Укыту – методик комплекты

  1. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В. А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
  2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.Х. Хаков, Г.Г.Измайлова, Э.Х.Хәмидуллина. Казан, 2005.)

3.        Дәреслек: Татар теле  Р.С.Абдуллина, Г.М.Шәйхиева, 2012.

  1. Татар теле морфологиясе. Ф.М. Хисамова.- Казан, “Мәгариф”, 2005.
  2. Хәзерге татар әдәби теле Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан, “Мәгариф”, 1994.
  3. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.-Казан:”Раннур”, 2000.
  4. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе. М.З.Зәкиев. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”,1984.
  5. Татар теле грамматикасы. Фонетика һәм морфология. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”,1970
  6. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, “Яңалиф”, 2006.
  7. Татар теленнән тестлар. Н.В.Максимов. Казан, “Мәгариф”, 2002, 2008.
  8. Изложениеләр җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2003.
  9. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, З.Н.Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г.Фәрдиева. Казан, “Мәгариф”, 2003.
  10. Язма эшләр җыентыгы. Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф”, 2004.
  11. Татар урта мәктәбендә синтаксик анализ. Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. Казан, “Мәгариф”, 2007.
  12. Татар теле. Анализ үрнәкләре. Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.
  13. Татар телендә тыныш билгеләре. Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. Казан: Мәгариф, 2004
  14. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. Казан, Мәгариф, 2005

                                                           

Дәресләрне календарь – тематик планлаштыру

Дәреснең  темасы

  Укучыларның уку эшчәнлегенең төп төрләре

 өй эше

      Үткәрү вакыты

Срок

Факт

1 яртыеллык  Тел һәм сөйләм мәсьәләсе

 

1

Телнең төп функциясе. Туган тел.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. Туган телнең  урынын,  ролен аңлау.

Тезислар язарга.

2

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. МТК

Бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

Рефератлар язарга.

3

Төрки телләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны.МТК

Бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

13 бит сорауларга җавап, 13-17б.

Укырга, сөйләргә

4.

Татар теле белеменең төп тармаклары. Тел һәм сөйләм.  Тел-шартлы билгеләр системасы

Дәреслек,сүек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Рефератлар язарга.

5.

Сөйләм үзенчәлекләре

Интонация, басым

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

21-34 бит сорауларга җавап

6

Мөстәкыйль эш

Иҗади проблемалы биремнәр тәкъдим итү, укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән  файдалану

---------------

7

Аваз һәм хәреф. Трансрипция. Сузык һәм тартык авазлар.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлый белү. Белешмә,өстәмә,

фәнни әдәбият куллану.Сөйләм дә сузык авазларның, тартыкларның

үзгәреше.Телдән һәм язма  күнегүләр, өй эшенә комментария бирү, аерымтөшенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү

Тулы конспект. 66 нчы күнегү, бирем буенча.

8

Сузык авазлар. Тартык авазлар.

Әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

77 нче күнегү,

нәтиҗә

9

Аваз үзгәрешләре. Сузык авазлар үзгәреше.

Сузык авазлар,аларның  саны һәм составы. Эшлекле уен, иҗади

проблемалы биремнәр,группалап эшләү алымы,техник чарадан

 файдалану.

Белешмә материал әзерләргә

10

Тартык авазлар үзгәреше. Тартыкларның чиратлашуы.

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше, тартык авазлар таблицасын төзү.

Телдән һәм язма күнегүләр, өй эшенә комментария бирү, аерым

 Төшенчәләр өстендә эш,төп  фикерне аера белү, бергәләп уйлау,        

 бәхәс алып бару, дәлилләү.

Белешмә материал әзерләргә

85 нчы күнегү

11

Графика. Сүзгә фонетик- график анализ ясау.

Стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади

биремнәр),кереш күнегүләр,  яңа материалны кабул итү Һәм аңлау,

 өйрәнү  объекты буенча фикер йөртү.

76-78 бит

сорауларга җавап

12

Орфография Орфоэпия

Телдән һәм язма күнегүләр, өй эшенә комментария бирү, аерым

Төшенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү, бергәләп уйлау,

 бәхәсалып бару, дәлилләү.

116 нчы күнегү, бирем буенча.

 

13

Бсү. Укылган әсәргә аннотация язу.

Сорау-җавап эшчәнлегенә нигезләнеп, материалны аңлату,

әсәргә аннотацияязу үрнәкләре

 Белешмә материал

әзерләргә

 14

 Фонетика     бүлеген кабатлауга

диктант

Дөрес язу күнекмәләре

булдыру.

 

------------------

15.

Хаталар өстендә эш. Фонетика темасын кабатлау, тест

Стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр),кереш

 күнегүләр,  яңа материалны кабул итү Һәм аңлау, өйрәнү объекты

буенча фикер йөртү.

--------------------

2 нче яртыеллык  Лексикология

 16.

Синонимнар,

антонимнар

Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәсе “Сүззапасы”төшенчәсе Сүзлекләр төре. Абсолют,идеографик синонимнар;  антонимнар, аксюмороннар турында мәгълүмати булу

124, 127 нче күнегүләр, бирем буенча

17

Күп  мәгънәле һәм охшаш яңгырашлы сүзләр. Омонимнар

Телдән һәм язма күнегүләр, өй эшенә комментария бирү, аерым тө-

шенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү, бергәләп уйлау,

 бәхәс алып бару, дәлилләү.

143 нчу күнегү, бирем буенча.

18

 Фразеология . МТК

Сорау - җавап эш-чәнлегенә нигезләнеп, материалны аңлату, күне-

гүләр эшләү, проблемалы биремнәр, сүзлек белән эш.

157нче күнегү, бирем буенча.

19

Этимология.

Иҗади проблемалы биремнәр тәкъдим итү, укучыларның тормыш

 тәҗрибәсеннән файдалану, дискуссия, диктант

162 нче күнегү

20

Телнең сүзлек составы

Татар теленең сүзлекләре, алар белән эшләү күнекмәләре

170- 171 нче күнегүләр

21

Калькалар

Телдән һәм язма күнегүләр, өй эшенә комментариябирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү,бергәләп уйлау,

бәхәс алып бару, дәлилләү.

______________

22

Тарихи сүзләр,

архаизмнар һәм неологизмнар

Стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр)

кереш күнегүләр,  яңа материалны кабул итү Һәм аңлау, өйрәнү

объекты буенча фикер йөртү.

176 нчы күнегү

23

Лексикографиятест

Телдән һәм язма күнегүләр, өй эшенә комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү,бергәләп уйлау,

 бәхәс алып бару, дәлилләү.

180нче күнегү.

 24

Лексикология бүлеген грамматик биремле диктант

Лексика темасы буенча үтелгән материалларны искә төшерү.

Текст.

----------------

25

Хаталар өстендә эш. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Тема буенча үтелгән материалларны искә төшерү.

116нчы бит бирем.

26

Сүз ясалу ысуллары.

Тема буенча үтелгән материалларны искә төшерү.

196, 201нче күн.

27

Сүз ясалу ысуллары.

Тема буенча үтелгән материалларны искә төшерү

209, 221нче күн

Икетеллелек мәсьәләләре

28

икетеллелек (күптеллелек)  мәсьәләсе

Сорау-җавап эшчәнлегенә нигезләнеп, материалны аңлату

 Күнегүләр эшләү, проблемалы биремнәр, сүзлек белән эш.

223 нче күнегү

29.

Бсү. Эш кәгазьләре.

Телдән һәм язма  күнегүләр, өй эшенәкомментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү, бергәләп уйлау,

 бәхәс алып бару, дәлилләү

Биремнәр.

Кабатлау

30

31

Тест сорауларына җавап бирү.  Үткәннәрне кабатлау.

Стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр)

,кереш күнегүләр,  яңа материалны кабул итү Һәм аңлау, өйрәнү.

 Буенча фикер йөртү.

237 нче күнегү

230нчы күнегү

32

Контроль диктант “Өзелгән үзәкләр”.

Укучыларның

белемнәрен гомумиләштерү

33

Хаталар өстендә эш.  үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Иҗади проблемалы биремнәр тәкъдим итү,укучыларның тормыш

тәҗрибәсеннән файдалану, дискуссия

 225нче  күнегү

34-35

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау.

Стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр),

кереш күнегүләр,  яңа материалны кабул итү Һәм аңлау, өйрәнү объекты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныф татар теленнән эш программасы.

1 сыйныф татар теленнән эш программасы....

4 сыйныф татар теленнән эш программасы.

4 сыйныф татар теленнән эш праграммасы....

5 сыйныф татар теленнән эш программасы.

5 сыйныф татар теленнән эш программасы....

10 сыйныф татар теленнән эш программасы

татар мәктәпләре өчен 10 сыйныфка татар теленнән эш программасы...

5 сыйныф татар теленнән эш программасы

5 сыйныф татар мәктәпләре өчен эш программасы...