Татар теленнән эш прораммасы. 10нчы сыйныф (рус төркеме)
рабочая программа (10 класс) на тему

Багавиева Гульгенэ Мунировна

Эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_10_klass_rus_torkeme.doc189 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

        Эш программасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел), Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 10 нчы класслары өчен татар теле, ТР Мәгариф министры тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

                   10 нчы сыйныф укучылары өчен татар телен өйрәнүдә төп бурычлар һәм максатлар:

1) укучыларның 5-9 нчы сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

2) укучыларның лексик- грамматик белемнәрен гомумиләштерүгә һәм системалаштыруга;

3)  татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик  нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

4) укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль  фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

5) татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

6) халыкларның үзара аңлашып һәм  хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

7) мөстәкыйльлек, иҗади активлык, әхлаклылык тәрбияләү;

8) укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;

9) татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшырырга әзерләү

           Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны  хәл итү:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты  тәкъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диологик сөйләмне  оештырырга өйрәтү;
  3. күрсәтелгән лексик темалар буенча  телдән яки язма монологик сөйләм булдырырга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  6. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  7. татар халкының фән. мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  8. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

         Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.

        Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион – просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат  бирелә.

      Укучыларда  фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар ителә: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү; сөйләмне синтагмаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештыруга күнегү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә телне камил белү – акцентсыз сөйләүгәирешергә һәм укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.  

       Укучыларның  лексик күнекмәләрен  үстерү өчен,  сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән  бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт.  Моның белән беррәттән, татар һәм рус  сүзләренең мәгънә ягыннан  аермаларын күрсәтеп бару да ( пешерергә - варить, готовить, печь;  юарга – стирать, мыть  һ.б.),  рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү. Бу очракта укучыларның  сөйләмендәге  лексик – семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя.  Татар телендә  күпмәгънәлелек  күренешенең  аеруча киң таралуын истә тотып, сүзнең  тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап  алу күнекмәләрен камилләштерү аерым игътибар  бирелә. Бу төр күнекмәләр укучыларның лексик байлыгын  арттыру, аерым  җөмләләрне, диологик һәм монологик сөйләмне дөрес төзү өчен нигез булып тора.

      Укучыларның  грамматик күнекмәләрен  үстерү – төрле төркемнәренең морфологик формаларын, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик –грамматик  материалны  синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эшләү, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик  дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итә.

      Грамматикага өйрәткәндә, укучыларның  ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алына, чөнки рус һәм татар телләрендәге сөйләмдә сүзләрне  һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыкларын күпкә аерылалар; шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары  рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.

     Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап,  кирәк мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга; диологик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә; үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.

Белем бирү эчтәлегенең  грамматик минимумы

  1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү.
  2. Татар телендә сүз басымының үзенчәлекле очракларын белү һәм аерым грамматик формалардагы сүзләргә басымны дөрес куя алу.
  3. Иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу: кук күге, кунак — кунагы, тап — таба, тек әле [ тэгәлэ].        г
  4. Татар сөйләмен синтагмаларга бүлә һәм логик басымның җөмләдәге урынын билгели белү.
  5. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә алу.
  6. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллана һәм яза белү.
  7. Антоним, синоним, омонимнарны аера белү һәм сөйләмдә урынлы куллана алу.
  8. Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү.
  9. Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү.
  10. Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү: татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булу һәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик формалар белән бирелеше; татар телендә сыйфатның сыйфатланмыш белән ярашмавы; бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар сөйләмендә кисәкчәләрнең препозитив (иң, үтә, тома, шыр, әллә) һәм постпозитив {түгел, бит, инде, әле, гына/ генә, кына [кенә, ук/үк) булуы; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында килеш белән төрләнмәве {өч малайда — у трех малъчиков; бишенче сыйныфта — в пятом классе; җиде баланың — у семи детей; матур бинада — в красивом здании); микъдар саны белән янәшә килгәндә, исемнәрнең сан белән төрләнмәве (өч агач, биш укучы).
  11. Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.
  12. Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.
  13. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә.)
  14. Иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен гамәли куллана белү. Синтетик ңярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеген Истә тотып, сөйләм оештыра алу.
  15. Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу..
  16. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү: ия белән хәбәр арасында сызык; җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында, кушма җөмләдә тыныш билгеләре (өтер, ике нокта, сызык).

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр:

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу;

тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу һәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап  сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалана алу;

әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу;

аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу;

киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу;

укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу;

укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу;

сөйләм нормаларына нигезләңец, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне әзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү;

татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу;

әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;

әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.

Уку

Уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу;

текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу; шигъри текстларны яттан сөйли белү; әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү; автор позициясен, геройларның теге яки бу эш-гамәленә нигез булган мотивларны һәм конфликтның асылын ачыклый алу;        •

татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу;

татар әдәбияты классикларын һәм аларның танылган әсәрләрен атый белү;

аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.

Язу һәм  язма сөйләм

Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу;

өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу;

укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу;

тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.

                        10  нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән көтелгән нәтиҗәләре:

       - сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү:

       - авазларны сүзләрдә , сүзтезмәләрдә , җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингорманизм законының асылына төшенү;

       - коммуникатив максатларны аңлап, диологик аралашуда катнашу;

       - төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

       - тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

       - тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

        -антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

       - тиешле (3000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге  “Белемеңне тикшерегез” биремнәре.  

2. “Татарча да яхшы бел”. Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар 10 класс. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан ү. Мәгариф, 2011ел.

3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар  теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче  рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан – Тарих, 2003.

4. Мәгариф  журналындагы контроль эшләр һәм тестлар.

5. Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы. Татар мәктәпләре, гимназияләре, рус мәктәпләренең татар  төркемнәре һәм рус телле укучыларына бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен методик кулланма. Казан. Школа., 2007ел.

 

Укыту – методик комплекты

  1. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел. 10 класс” Казан, “Мәгариф”, 2010ел.;
  2. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татар теленнән эш дәфтәре. 10 класс” Казан, “Мәгариф”, 2011ел;
  3. “Н.Гыймәдиева, Р. Нуруллина “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы”, Казан, 2003 ел.;
  4. Р. Нурмухаметова “Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учаәихся”, Казан, “Гыйлем”, 2007ел.;

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

   Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен  тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

X-XI сыйныфлары

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

4

2.

Диолог сөйләм (репликалар саны)

14

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

16

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

         Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

          Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә  “4” ле куела.

           Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим  ителгән сорауларга  төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы  булган эшкә “3” ле куела.  

           Тыңланган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфогрфик хата, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диологик  сөйләмне бәяләү

            Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, пунктуацион әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диологик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.  

           Бирелгән  ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диологик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

           Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диологик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

          Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик  сөйләм өчен “4” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

          Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог  төзи алмаганда, “2” ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы  итеп тиешле тизлектә укыганда, “5” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле  һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешебозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген  бөтенләй аңламыйча, рофоэпик кагыйдәләрне бозып , 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә таләпләрне сакламыйча укыганда, “2” ле куела.

Татар теленнән тематик план

Сыйныф:  10 “А”                                                                                                                                                                                                                                Укытучы: Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы                                                                                                                                                                                                     Сәгатьләр саны: 68 сәг.                                                                                                                                                                                                                              Барлыгы: 68сәг.; атнага: 2 сәг.                                                                                                                                                                                                              План буенча контроль дәресләр; зачетлар; тестлар;  бәйләнешле сөйләм үстерү 3                                                                                                                   Административ контроль дәресләр:                                                                                                                                                                                                                        Программа: “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелгән                                                                                                                                                                                                                         Дәреслек: Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел 10 класс”                                                                                                                                                         Өстәмә әдәбият:

  1. Р.Р.Нигъматуллина ,Р.Ә. Юнысова “Татар теленнән эш дәфтәре” Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы класс укучылары өчен ярдәмлек.
  2. Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел. Контроль текстлар һәм тестлар 10 класс” Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең укучылары өчен ярдәмлек. Казан, “Мәгариф”, 2011ел.

Календарь-тематик план

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дәреснең тибы

Укучыларның эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлегенең төре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 чирек-9 сәг.

1

Исем фигыль

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Рәсемнәр өстендә эш, тәрҗемә итү, исем фиг. килеш белән төрләнешенә күнегүләр

Исем фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.Барлык һәм юклык формасында куллану

2

Сыйфат фигыль

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Фигыльләрне хәзерге, үткән, киләчәк заман сыйфат фигыль формасына кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Хәзерге, үткән, киләчәк заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

3

Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Рәсемнәр өстендә эш, тәрҗемә итү,  күнегүләр өстендә эш.

Фигыльнең инфинитив формасын аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

4

Кереш контроль эш. Үткәннәрне кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

5

Исемнең чыгыш килеш формасы + бирле бәйлеге (Кайчаннан бирле?)

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураны язма һәм сөйләм телендә куллану

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

6

Билгеләү алмашлыклары (теләсә кем/нинди)

1

Яңа тема үзләш. дәр

Күнегүләр өстендә эш, тәрҗемә итү, хикәя төзү

Билгеләү алмашлыкларын сөйләм телендә куллана белү

7

Нишләгәне бар/ юк? грамматик структураны ныгыту

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураны язма һәм сөйләм телендә куллану

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

8

Контроль эш. Фигыль, исем, алмашлык сүз төркемнәре

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

9

Хаталар өстендә эш. Нишләгән/ нишләмәгән өчен? грамматик структурасы

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураны язма һәм сөйләм телендә куллану

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

2 чирек-7 сәг.

10

Фигыль  юнәлешләре

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Фигыль юнәлешләренең мәгънәләрен һәм кушымчаларын белү, күнегүләр өстендә эш, җөмләләр төзү

Фигыльнең  юнәлешләрен язма һәм сөйләм телендә куллана белү

11

Үткән заман сыйфат фигыль

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Үткән заман сыйфат фиг. куллану, рус теле белән чагыштыру, сөйләм телен үстерү

Үткән заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү, сөйләмдә активлаштыру

12

Нәрсә өчен/ нишләгән өчен? грамматик структурасы

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураны язма һәм сөйләм телендә куллану

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

13

Хәл фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Фигыльләрне хәл фигыль формасына кую, тәрҗемә итү

Хәл фигыленең формаларын сөйләмдә  урынлы куллана белү.  

14

Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыль формаларын сөйләмдә активлаштыру

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Фигыльләрне хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыль формаларына  кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыльләрне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

15

Контроль эш. Фигыль юнәлешләре, сыйфат фигыль

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

16

Хаталар өстендә эш. Тамыр һәм ясалма сыйфатлар

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Тамыр һәм ясалма сыйфатлар кергән күнегүләр өстендә эш, җөмләләр төзү

Тамыр һәм ясалма сыйфатларны аера белү, сөйләмдә куллану

3 чирек- 10 сәг.

17

Нишлисе бар? Нишлисе килә? грамматик структуралары

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураларны язма һәм сөйләмдә активлаштыру

Бу грамматик структураларны сөйләмдә куллана белү

18

Нишләгәне/ нишләмәгәне өчен? грамматик структураларны кабатлау

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураларны язма һәм сөйләм телендә куллану

Бу грамматик структураларны сөйләмдә куллана белү

19

Иярченле кушма сәбәп җөмләләр

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Иярченле кушма сәбәп җөмләләрне активлаштыру, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Иярченле кушма сәбәп җөмләләрне аера белү. Бу төр җөмлә калыпларын төзи белү.

20

Хәл фигыльнең барлык һәм юклык формалары

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Фигыльләрне хәл фигыль формасына кую, тәрҗемә итү, күнегүләр өстендә эш.

Хәл фигыленең формаларын сөйләмдә  урынлы куллана белү.  

21

Нишләгәннән бирле? Нишләгәннән соң? грамматик структуралары

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураларны язма һәм сөйләм телендә куллану

Бу грамматик структуралар булган җөмлә калыпларын төзи белү, сөйләмдә куллана белү

22

Фигыльләрдә дәрәҗә категориясе

Яңа тема үзләш. дәр.

Фигыльләрдә дәрәҗә категориясен белдерүче кушымчаларны өйрәнү, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, күнегүләр өстендә эш.

Фигыльләрдә дәрәҗә категориясен аера белү, сөйләмдә куллана белү

23

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасын кабатлау

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап

Боерык һәм теләк фигыль формаларын куллана белү

24

Иярченле кушма җөмләләр

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Иярченле кушма җөмләләрне активлаштыру, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Иярченле кушма җөмләләрне аера белү. Бу төр җөмлә калыпларын төзи белү.

25

Контроль эш. Иярченле кушма җөмләләр

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

26

Хаталар өстендә эш. Сыйфат дәрәҗәләре

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Рәсемнәр өстендә эш, тәрҗемә итү, сыйфат дәрәҗәләре кергән күнегүләр өстендә эш

Сыйфат дәрәҗәләрен аера белү, сөйләмдә куллану

4 чирек-8 сәг.

27

Шарт фигыль

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш, сорауларга җавап, тәрҗемә

Шарт фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү, урынлы куллану

28

Нишли күрмәсен?  Нишләгәнчә? грамматик структуралары

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураларны язма һәм сөйләм телендә куллану

Теләк белдерү формасын сөйләмдә куллана белү,  Нишләгәнчә? соравына җавап булган фигыльләрне дөрес куллану

29

Исемләшкән сыйфат фигыльләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Исемләшкән сыйфат фигыльләре белән  җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, күнегүләр өстендә эш

Исемләшкән сыйфат фигыльләрне аера белү, сөйләм телендә куллану

30

Исем фигыльнең барлык һәм юклык формалары

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Рәсемнәр өстендә эш, тәрҗемә итү, исем фиг. килеш белән төрләнешенә күнегүләр

Исем фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.Барлык һәм юклык формасында куллану

31

Ясалма исемнәр

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Исемнәрнең сүз ясалышындагы ысулларны белү

32

Контроль эш. Еллык үткәннәрне кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

33

Хаталар өстендә эш.Еллык гомүмилләштереп кабатлау. Сүз төркемнәре

1

Бел. каб.һәм ныгыту д

Эш дәфтәре

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

34

Еллык гомүмилләштереп кабатлау. Синтаксис

1

Бел. каб.һәм ныгыту д

Эш дәфтәре

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.