Особенности привития навыков устной речи у русскоязычных учащихся
материал на тему
Предварительный просмотр:
Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы- укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телне дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Безнең мәктәптәтатар телен укыту коммуникатив технологиягә нигезләнгә Р.З. Хәйдарова дәреслекләре буенча алып барыла. Әлеге технология нигезендә цикллап эшләү укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтен үстерә, татар телендә авыр фикерләүче укучыларга да уңышлар китерә.
Рус телле балалар өчен татар телен үзләштерүдә - иң кыены сөйләмнең грамматик төзелешен өйрәнү. Сөйләмнең грамматик төзелешен өйрәткәндә, укучыларның үз туган теле- рус теле буенча белемнәренә нигезләнеп эшләү отышлы.
Гатәттә грамматик кагыйдәләр дедуктив ысул(“кагыйдәдән-гамәли кулланышка” ысулы) белән өйрәтелә. Башта грамматик күренешнең кулланылыш очраклары, әһәмияте, ясалышы аңлатыла, шул ук вакытта рус телендә шуңа охшаш мисал китерелә. Аннан соң әлеге грамматик күренешне укучыларның сөйләм телендә куллануга җитештерү өчен күнегүләр җыелмасы тәкъдим ителә. Циклның беренче этабында –грамматик күнекмәләрне формалаштыру этабында дедуктив юнәлеш белән беррәттән, индуктив юнәлешне дә кулланырга мөмкин. Мондый очраккта укучылар башта грамматик күренешнең сөйләмдә кулланышын күзәтә, үрнәк буенча әлеге грамматик күренеш белән җөмләләр төзи, ә соңыннан гомумиләштереп кагыйдә чыгара.
Яңа грамматик күренешләрне өйрәткәндә индуктив юнәлештә эшләү өчен коммуникатив күнегүләрне кулланганда, укучылар кагыйдәләрне ятлап кына калмый, ә башта грамматик материалны сөйләмдә куллана, сөйләмдә катнашучылар була. Аралашканда укучылар игътибарны сөйләмнең эчтәлегенә юнәлтә, яңа форма исә сөйләмне барлыкка китерүче берәмлек булып килеп керә.
Яңа грамматик күренеш таныш булган лексик берәмлекләр белән бергә өйрәнелгәндә, сөйләмдә формалаша. Алга таба циклга караган лексика тулысынча кулланыла башлый.
Коммуникатив күнегүләр белән эш башлаганчы, рус телендә алга куелган максат билгеләнә һәр күнегүнең биреме укытучы тарафыннан рус телендә аңлатыла, укытучы үрнәк тәгъдим итә. Күнегүләрне башкарганда, аларның логик эзлеклегенә һәм сөйләмнең сәнгатьлелегенә игътибар итәргә кирәк. Укучыларның тиз һәм төгәл җавап бирүенә ирешүдә зарур. Моның өчен кайбер күнегүләрдә терәк сүзләр тәгъдим ителә. Күнегүләрне башкаруның алдан уйланылган тәртибе сакланырга тиеш.
Мәсәлән,V сыйныфта хикәя фигыльнең билгеле үткән заман формасын өйрәнгәндә, түбәндәге күнегүләр комплекасын үткәрергә мөмкин.
- Кичә шул ук эшне эшләгәнең турында әйт.
Мин кичә китап укыдым.
Мин дә кичә китап укыдым.
- Кичә бу хәлнең чынлыкта булуын әйт.
Ул кичә хат язды.
Әйе, чыннан да, ул кичә хат язды.
- Сорауга җавап биреп, миңа шундый ук сорау куегыз.
Син кичә хоккей уйнадыңмы?
Юк, ә син кичә хоккей уйнадыңмы?
- Гаҗәпләнү белдереп дустыңнан мондый хәлнең чыннан да шулай булганмы- юкмы икәнен сора.
Петя кичә кинога барды.
Петя чыннан да кичә кинога бардымы?
- Каникулда нәрсәләр эшләвегез турында дустыгызга хат языгыз. Аның нәрсәләр эшләгәне турында сорагыз.
Мондый күнегүләрне барлык замандагы фигыльләрне өйрәнгәндә дә кулланырга мөмкин.
Күнегүләр эшләгәннән соң укучылар тарафыннан грамматик кагыйдәләр чыгарыла. Өйрәнелгән тема буенча кагыйдәне соңгы дәрестә формалаштырырга кирәк . Грамматик кагыйдәләрене ныгыту циклның икенче, өченче этапларында,, ягъни күнекмәләрне камилләштерү һәм белемнәрне үстерү этапларында гомумиләштерелә. Гомумиләштерү (кагыйдә рәвешендә) һәм күп санлы кабатлаулар грамматик биремнәрне аңлап һәм алдан әзерлексез, турыдан-туры башкаруны тәэмин итә.
Шулай ук, кеше сөйләшкәндә грамматик кагыйдәләрне искә төшереп яки сүзләрне төрле формаларга куеп тормый. Шул ук вакытта, ул автоматик рәвештә грамматиканы куллана аның ярдәмендә фикерен ачык, эзлекле һәм дөрес итеп бирә, телнең үзенчәлекләрен аңлап үзләштерә. Телне чит тел буларак укыту методикасында грамматиканы урынлы куллану мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.
Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү максаты, татар телендә яңгыраган фикерне тыңлау һәм аңлау, сөйләшкәндә грамматик кагыйдәләрне дә дөрес куллануга ирешү.
Әдәбият дәресләре укытканда без коммуникатив принцибына нигезләнергә тиеш, чөнки иң ахыргы максатыбыз-укучыны татарча аралашырга өйрәтү. Гомумән алганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәтүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби хәзинәләребезне башка халыкларга танытуга юл ачачак һәм балаларыбызны рухи яктан баетачак.
Татар теле укытуның яңа алымнары.
Соңгы вакытта, рус тѳркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбият укытучылары, кызганычка каршы, үз предметларына карата укучыларныӊ кызыксынуы кимүен күзәтәләр һәм сѳйләмгә ѳйрәтүнеӊ нәтиҗәлерәк юлларын эзлиләр. Ә икенче тел өйрәнү белән кызыксыну мәктәпкәчә яшьтә үк, башлангыч сыйныфларда ук формалашкан булырга тиеш.
Балаларны нәрсәгә өйрәтергә кирәк? Укыргамы? Язаргамы? Сөйләмгәме? Башта аларның кайсы өстенлек итә? Рус телле балаларга татар теле укытуның максаты нидән гыйбарәт соң?
Күрәсең, мәктәпкәчә яшьтәге баланы, башлангыч сыйныф укучысын татар теленә өйрәтү башкачарак булырга тиеш. Без укучыларны сөйләм теленә өйрәтергә тиеш. Әлбәттә, сөйләшергә шул телдә сөйләшеп кенә өйрәтеп була.
Методиканың нигезендә аралашырга аралашу аша гына өйрәнеп була дигән аксиома ята. Балаларны ана булмаган телгә ѳйрәткәндә, кызыксындыру тудыруныӊ дидактик шартларыннан берсе – аралашуны уку эшчәнлегенеӊ тѳп тѳре итеп куллану. Башкача әйтсәк, без телнеӊ коммуникатив функциясен беренче планга чыгарырга тиеш. Ләкин аралашуны эш вакытында сөйләшү итеп түгел, ә эшне башкару өчен сөйләшү итеп карарга кирәк. Әгәр без аралашмасак, алдыбызга куелган бурычны (эшне) үти алмаячакбыз.
Уку –укыту процессының уңышлы булуының икенче дидактик шарты- уен. Дәресләрдә дидактик уеннар балаларны бер-берсе белән аралашырга этәрергә тиеш. Уен аша дәрес бурычлары да кую җиӊел, укуга кызыксыну да арта, ягъни, уку эшчәнлеге мотивлаша.
Методик системаның актуальлеге шунда ки, рус телле балалар татар телендә аралашсын өчен, без тел мохитын тудырабыз, ягъни, балалар укытучыдан күреп, аныӊ сөйләмен ишетеп, тыӊлап, аныӊ хәрәкәтләрен һәм сѳйләм үрнәген охшатып кабатларга тиеш. Алар укытучы артыннан кабатлап кына бармыйлар, аралашу вакытында билгеле бер эшне башкаралар.
«Рус телле балаларны татар теленә предметлар белән эш итү аша ѳйрәтү» методикасы буенча тѳзелгән дәресләрнеӊ структурасы түбәндәгечә:
- Оештыру моменты.
- Фонетик зарядка.
- Дәреснеӊ тѳп ѳлеше (уку бурычы).
- Сѳйләм үрнәге.
- Теманы ныгытуга уеннар.
- Йомгаклау. Сәнгатьле уку.
Уку материалыныӊ эчтәлеген бала тулысы белән кабул итсен ѳчен, һәр дәрестә темага туры килгән сѳйләм үрнәге, фонетик зарядка, дидактик, грамматик, сюжетлы-рольле уеннар кулланыла. Билгеле бер зур цикл яки тема беткәннән соӊ укучылар практик эш эшлиләр (буяу, ябыштыру, рәсем ясау, кисү, пластилиннан әвәләү һ.б.). Һәр дәрес ахырында сәнгатьле уку минуты үткәрелергә тиеш. Татар телендә әкиятләр, шигырьләр, кечкенә хикәяләр тыӊлау бер максат белән генә алына: укучыларны татар сѳйләменеӊ яӊгырашын ишетергә, матурлыгын, моӊлылыгын тоя белергә ѳйрәтү. Ләкин укылган ѳлешнеӊ эчтәлеге буенча бернинди дә сорау бирелергә тиеш түгел. Әлбәттә, һәр дәрескә туры килгән сѳйләм бурычы билгеләнә һәм үрнәк тәкъдим ителә. Мисалга, «Яшелчәләр» темасы буенча үткәрелгән дәрестәге гамәли эш. Бу дәрестә укучылар ѳйрәнгән лексика һәм сѳйләм үрнәкләре ярдәмендә яшелчәләрне кәрҗингә «җыеп тутырырга» тиеш. Яшелчә рәсемнәре укытучыда һәм ярдәмче укучыда. Эшне башкару ѳчен кирәк булган берничә сѳйләм үрнәген укучылар игътибар белән тыӊлыйлар:
а) - Апа, миӊа кыяр рәсеме бирегез әле.
- Сиӊа ничә кыяр кирәк?
-Миӊа ѳч кыяр кирәк.
-Сиӊа нинди кыяр кирәк: зурмы, кечкенәме, уртачамы?
- Миӊа ѳч уртача кыяр кирәк.
б) – Апа, миӊа шалкан рәсеме кирәк.
- Мә шалкан рәсеме (шалкан урынына кабак яки башка яшелчә рәсеме бирә).
- Юк, бу кабак, миӊа шалкан рәсеме кирәк һ.б.
Шул рәвешле сорап алып, барлык яшелчә рәсемнәрен альбом битендәге кәрҗингә «тутыралар» (ябыштыралар). Укучыларныӊ аӊлап аралашуларын тикшерү максатыннан, аларга предметны, аныӊ тѳсен, санын яки үлчәмен бутап бирергә тәкъдим ителә. Дәрес ахырында сәнгатьле укуны тыӊлаганда укучылар эшләрен тѳгәлләп (буяп, бизәп) утыра алалар.
Рус телле балаларны татар теленә предметлар белән эш итү аша ѳйрәтүнеӊ практик әһәмияте шунда: яӊа тѳшенчәләр формалаштыру, яӊа материалны кабул итү ятлап түгел, ә кызыксыну нигезендә бара. Коммуникатив технологиянең бер юнәлеше булган предметлар белән эш итү нигезендә корылган укыту системасы барлык укучыларны да аралашуга этәрә, тел мохиты тудырырга ярдәм итә. Бу система укучыларныӊ сѳйләм күнекмәләрен, белемнәрен, сүзлек запасын арттыру ѳчен шартлар тудыра. Ә иӊ мѳһиме, укучыларда ана булмаган телне ѳйрәнүгә уӊай мотивация туа.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы
Муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе “Ленино-Кокушкино урта мәктәбе”
Докладның темасы:
“Рус телле балаларга татар телен укыту”
Чыгышны әзерләде:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фәйзуллина Л.Т.
2016, 29 август
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока "Car Culture". Развитие навыков устной речи.
Урок по УМК "Opportunities Intermediate". Используется прием анализа цитаты, законы Мерфи....
Конспект урока "Бьет- значит любит?". Развитие навыков устной речи.
Конспект урока "Бьет- значит любит?".Сфера общения- семья. Цель урока- развитие навыков устной речи. Урок включает работу с газетной публикацией- работу с общим обзором газеты, поисковое чтение, работ...
Развитие навыков устной речи.
Развитие навыков диологической и монологической речи у у чащихся во всех параллелях!...
Обобщение опыта "КСО и современные информационные технологии как средство развития навыков устной речи"
Обобщение опыта представлено в виде презентации...
Урок английского языка во 2 классе : Развитие навыков устной речи по теме "Семья".
Урок : Развитие навыков устной речи по теме "Семья" по учебнику автора М.В. Вербицкой.Целью урока является: развитие навыков диалогической речи, умение описывать фотографии своей семь...
Развитие речевых навыков по теме «Внешность и характер» Обучающийся сможет развить навыки устной речи и аудирования по теме «Внешность и характер».
Технологическая карта урока разработана к разделу 5g Skills учебника Starlight 7. Обучающийся сможет развить навыки устной речи и аудирования по теме «Внешность и характер»....
Привитие навыков математической речи в процессе изучения школьного курса математики.
Устная и писменная речь учащихся - необходимый компонент предметных результатов обучения. Федеральный государственный стандарт общего школьного образования рассматривает речь как один из компонентов л...