Ф. Әмирхан. "Бер харәбәдә" әдәбият дәресе (татар мәктәбе), 8 сыйныф
план-конспект урока (8 класс)
Дәрестә танып белү эшчәнлеге академик Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.
Аннотация
Фатих Әмирханның “Бер хәрабәдә” хикәясе 1913 елда “Аң” журналында басыла. Хикәядә яшәешнең шартлы моделе экзистенциаль яссылыкта сурәтләнә. «Сөләйман абзый йортына” килгән хикәяләүче юлында очраган һәр әйбернең, детальнең үткәндәге хәлен һәм бүгенгесен сөйли. Өйнең тышы, капка, кыңгырау, ишегалды, өйнең эче, бакча, сукмаклар, эскәмия, агачлар биш ел элек матур, бөтен, гаҗәеп соклангыч чынбарлык була. Хикәяләүченең хисләре әсәрнең буеннан-буена үзгәрә бара. Алдан ул өйне бөтенләй танымый. Соңрак ташландык шикелле тоелган бу өйгә карап тора торгач, аның эче поша, күңеле карала. Курку, чиркану хисе сызлану, кайгы белән алышына. Хикәяләүче Әсмага карата булган җылы хисен, кызның гүзәллеген искә төшерә. Сөләйман картның саташуын ишеткәч, карчык Әсма кабере якка күрсәткәч, хикәяләүче чарасыз халәттә кала. Тормышка “әүвәл алдыйсың, аннан соң мыскыллыйсың”, дип ләгънәт укый. Биш ел эчендә нәрсә булганын белергә теләсә дә, хикәяләүче белә алмый. Сөләйман картның өе ни өчен бу хәлгә төшкән, Әсма нилектән үлгән, Фәхрия белән ни булып беткән? Бу сорауларга җавап бирелми.
Әсәрдә күтәрелгән төп проблема фәлсәфи – яшәешнең гаделсезлеге белән бәйле. Автор яшәешнең мәгънәсенә төшенү турында сөйли, аның хикәяләүчесе яшәүнең чикле булуын аңлауга килә. Геройның үлемнең котылгысызлыгын аңлавы – хакыйкатьне тану мизгеле. Үлемнең котылгысызлыгы һәркемгә мәгълүм, әмма кеше аны белергә теләми, тормышын шулай матурлый. Автор матурлык, яшьлек, мәхәббәт вакытлы, тиз юкка чыга, дип сызлана.
Бу проблемаларны тәэсирлерәк итеп җиткерү өчен автор импрессионистик алымнардан файдалана. Ф.Әмирхан әсәрнең эчке катламын музыка белән баета. Кыңгырау белән капканың моңлы тавышын Сөләйман картның елавы, кабат-кабат әйтелә торган сүзе, сандугач, бакча тавышы, гитараның моңлы уйнавы, карчыкның йөткерүе, каргалар каркылдавы, каралтыларның өметсез тавышы алыштыра. Картның исеме дә символик укылышлы. Сөләйман – пәйгамбәр исеме, хәрабәгә төшүдә аның гаебе юк, димәк, тормыш шулай корылган, дигән нәтиҗәгә килү хикәяләүчене сызланырга мәҗбүр итә.
Ф.Әмирханның “Бер хәрабәдә” хикәясе “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар)” өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программада 8 сыйныфта өйрәнү өчен тәкъдим ителә. Укучылар белән ХХ гасыр башы милли сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүен, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби-эстетик эзләнүләре турында сөйләшү кысаларында бу хикәяне өйрәнү максатка ярашлы.
Хикәяне өйрәнгәннән соң түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла:
Танып-белү өлкәсендә:
1. Хикәя жанрына караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;
2. укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
3. укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
4. әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
5. укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.
бәяләү өлкәсендә:
1. Милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
2. әдәби әсәргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
3. өйрәнелгән әсәрне шәрехли белүенә ирешү;
4. автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.
эстетик яктан:
1. Әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүмати күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;
2. баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
Укычылар белән
Уку күнекмәләрен тикшерү өчен түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә мөмкин: әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән уку, текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлап, эчтән уку; сөйләм күнекмәләрен бәяләү өчен әсәрнең эчтәлеген бәян итү, әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзеп, хикәяләп сөйләү кебек биремнәрне; язу (язма сөйләм культурасын) күнекмәләрен бәяләү өчен әдәби әсәр буенча куелган сорауларга язмача җавап әзерләү биремен тәкъдим итү отышлы булыр. Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү өчен әсәрнең төр һәм жанр үзенчәлекләрен табу, автор һәм хикәяләүченең вазифасын ачыклый алу, стиль, тел-сурәтләү чараларын табу һәм тексттагы функциясен билгеләү, сюжет барышын тикшерү, сюжет элементларын табу, тема-проблема, идеяне билгеләү биремнәрен тәкъдим итү мөмкинлеге бар.
Безнең фикеребезчә, Фатих Әмирханның әлеге әсәрен 9 яки 10 сыйныфта чорлар әдәбиятының үзенчәлекләрен тикшергәндә өйрәнү үтемле. Модернизм юнәлшенә мөнәсәбәтле экзистенциализм, импрессионизм терминнарын үзләштерү барышында әлеге хикәя бик уңышлы сайланган.
Хикәяне өйрәтүнең технологик картасы:
1. ХХ гасыр башы милли сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүен, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби-эстетик эзләнүләре турында сөйләшү.
2. Экзистенциализм, импрессионизм терминнарына төшенчә бирү.
3. Ф.Әмирханның “Бер хәрабәдә” хикәясен хикәяләүченең кичерешләре үзгәреше ноктасыннан сөйләп чыгу.
4. Әсәрдә күтәрелгән проблеманы, автор карашын экзистенциализм (сызлану) фәлсәфәсе яссылыгында бәяләү.
5. Әсәрдә кулланылган әдәби алымнарны, аерым алганда, импрессионистик алымнарны аерып күрсәтү.
6. Өйгә эш итеп укучыларның хикәя турындагы фикерләрен язма рәвештә эшләп килергә тәкъдим итү.
Безнең карашыбызча, югары сыйныф укучысы милли классиканың иң якты үрнәге мисалында яңа терминнар белән таныша ала, аларны үзләштерүгә, әдәби әсәрне шәрехләү мөмкинлеген көчәйтә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Фатих Әмирхан "Бер харәбәдә" | 244.5 КБ |
"Бер харәбәдә" әсәрен өйрәнү дәресенә презентация | 504 КБ |
Предварительный просмотр:
Технологик карта
Бүлек темасы (Әсәр исеме, авторы) | Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе |
Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалары | 1нче дәрес темасы: Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенең сюжет корылышы, төп образлар. 2нче дәрес темасы: Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенең темасы, проблемасы, автор фикере. |
Максатлар | 1) дидактик: повесте белән таныштыру, әсәрне анализлау; |
2) үстерешле: Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү; | |
3) тәрбияви: Укучыларда Фатих Әмирхан иҗатына карата кызыксыну уяту, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү.. | |
Планлаштырылган нәтиҗәлелек | Предмет буенча: хикәянең эчтәлеген, геройларын бәяли, автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсенә ия булу; әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белү. |
Метапредмет нәтиҗәлелек: -чагыштыра, нәтиҗә ясый, әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белү. төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен камилләштерү, башкалар фикерен хөрмәт итү, үз – үзеңә ышаныч хисе үсешенә ярдәм итү, - укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве; - укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү; - кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу; - тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу; -төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү; үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү; -- укучыларда әйләнә-тирә табигатькә, тормышка дөрес мөнәсәбәт формалаштыру; - актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкара алырлык шәхес буларак формалашуны дәвам итү һ.б. | |
Төп ресурслар | 1. Әдәбият. 8 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 1 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 271 б.; 2. Әдәбият дәресләре. 8 сыйныф: методик кулланма /Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 88 б. |
Өстәмә ресурслар | 1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан:Мәгариф, 2007. – 231б. 2. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2томда: 1том/ төз.Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. – 735б. 3. Заһидуллина Д. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 58б. |
Уку эшчәнлеген оештыру | Дәресләрдә танып белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла. Ягъни дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның
|
Дәрес нең т\с, темасы | Дәрес Этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге (башкарылган гамәл) | Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек | Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү | |
предмет нәтиҗәлелеге (махсус белем , күнекмәләр ) | метапредмет нәтиҗәлелеге (универсаль гамәлләр) | |||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
1. | I.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. 1. Өй эшләренә анализ. | Өй эшләрен махсус анализ оештырылмый, , дәрес барышында кулланышка кертелә 1 “Бер хәрабәдә ” хикәясен укып,аңлашылмаган сүзләрне билгеләргә. (мәҗбүри) 2.; Хәрабә рәсемнәрен табып килергә (ярымиҗади) 3. Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты турында, алдагы елларда өйрәнелгәннәргә таянып кыскача белешмә әзерләү (иҗади) | Ф.Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы турында күзаллау булдыру | Өстәмә чыганакларны куллана белү, бәя һәм үзбәя бирә белү Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә бәяли белүе | Интернет –ресурслар, проектор, электрон такта һ.б Әсәрне өйрәнү ысулы тактага язып куела. Үзбәя өчен критерий тактада бирелә. | |
2. Актуальләштерү,белән уку мәсьәләсен кокретлаштыру үрелеп бара. | 1) Белгәнегезчә, татар әдәбияты язучыларга бай. Без сезнең белән ХХ йөз башы әдәбиятын өйрәнәбез. Фатих Әимрхан бу чор әдәбиятында аеырым урын алып тора. Әйдәгез әле, сезнең чыгышларны тыңлыйк.(балалар әзерләнмәгән булсалар, укытучы этәргеч сораулар биреп актуальләштерә) 2)- Без бүген Фатих Әмирханның “Бер хәрабәдә” әсәре өстендә эшләрбез.Төркемнәрдә киңәшеп, искә төшерегез әле: Әдәби әсәр белән ничек эшлибез? Хикәя жанры эчтәлеген ничек өйрәнәбез? -Менә ул сез әйткән әсәрне өйрәнү ысулы (тактада).Бу ысулны белүегезне бәяләгез. Үзбәя өчен критерий бирә: • Әсәрне өйрәнү ысулын терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып та сөйләп бирә алмасагыз - «2»ле; • терәк конспекттан файдаланып сөйләп бирә алсагыз - «3»ле; • терәк конспектка бераз гына караклап сөйли алсагыз - «4»ле; • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алсагыз - «5»ле. | Укучылар язучының тормыш юлы, эшчәнлеге турында сөйлиләр (бер төркем укучысы башлый, калган төркемнәр тулыландыралар) Төркемнәрдә эшлиләр. Көтелгән җавап: •Әсәрнең исеменә игътибар итәрбез. • Авторны истә калдырырбыз. • Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз (Ничек? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән; Татарча-русча сүзлектән файдаланып, яисә синонимнарын табып, бер-беребезнең аңлатмасын тыңлап). • Сюжетны өйрәнәбез: - игътибар белән укыйбыз, -вакыйгаларга бүләбез, -гомумиләштереп, ике өлешкә калдырабыз, • Персонажларны (образларны?) табарбыз. Аларның гамәлләрен билгеләрбез, бәя бирербез. • Әсәрнең ни турында булуын – темасын, проблемасын ачыкларбыз. • Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен -идеясын табарбыз. Балалар хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә ысулны кабатлыйлар. Үзбәя бланкын тутыралар. | ||||
II. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы. 1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү 2.Модельләштерү III. Рефлексия,бәя этабы.
3. Өй эше алу I. Ориентлашу, мотивлаштыру. 1.Өй эшләренә анализ актуальләштерү алымы белән үрелеп бара. 2.Үзбәя. 3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру. II. Уку мәсьәләсен чишү 1. Беренче дәрестә башланган модельләштерү дәвам ителә | 1) –Хикәя “Бер хәрабәдә” дип атала? Хәрабә сүзен ничек аңлыйсыз? -Бу сүзне ишеткәч, нәрсә күз алдыгызга килә? -Сез тапкан хәрабә рәсемнәре сездә нинди уй-фикер тудырды? -Хәрабә сүзе сүзлектә ничек аңлатыла? Табып укыгыз. 2)Сүзлек эше. Әсәрне укыганда тагын нинди таныш булмаган сүзләр очрады? 3) “Сораулар ромашкасы” алымы ярдәмендә әсәрнең төп элементларын табу, сюжет линиясен ачыклау; 1.Гади сораулар (кем?кайда?ничек?) Гади сораулар кулланып, хикәянең сюжетын белүне тикшерү өчен гади сораулар төзегез. 2. Аңлатып бирүче сораулар (ни өчен...?) -Ни өчен төп герой бу урынны таный алмый? -Төп герой нинди хисләр кичерә? Ни өчен авыр тойгылар кичерә? (хикәядән табып укыгыз) -Материалистик фикер йөртсәк, Сөләйман карт белән карчык Әсманың өрәге килә дип сөйләгән күренеш нәрсә булырга мөмкин? -Ни өчен өй хәрабәгә әйләнгән дип уйлыйсыз? -Сөләйман карт гаиләсендә нинди бәхетсезлекләр булгандыр дип уйлыйсыз? -Ни өчен Ходай Тәгалә бу бәхетсезлекләрне гаиләгә җибәрергә мөмкин? -Төп геройны нинди сораулар кызыксындыра? 3. Аныклаучы сораулар -Мин дөрес аңладыммы, белергә теләсә дә, хикәяләүче үз сорауларына җавап таба алмый? -Мин дөрес аңладыммы, бу урын хикәяләүчедә һәрвакыт авыр тойгылар уята? 4. Иҗади сорау - Төп геройны ничек күз алдына китерәсез? -Бу урынны рәсемдә тасвирларга туры килсә, нинди төсләр кулланыр идегез? Ни өчен? 5.Бәяләү өчен сораулар (нәрсә яхшы? нәрсә начар?) - Төп геройның үз-үзен тотышын ничек бәяләрсез? - Бу әсәрдә, сезнеңчә, нәрсә яхшы, нәрсә начар? - 6. Практик сорау. -Хикәяләүче урынында булсагыз сез нишләр идегез? 4)сюжетны вакыйгаларга бүлү -Сюжетны нинди вакыйгаларга бүлеп була? Беренче нинда вакыйга булган? (шул рәвешле сюжет вакыйгалары тикшерелә) 4) Игътибар итегез әле, бу вакыйггаларны гомумиләштереп нинди ике төркемгә бүлеп була? -Үткәндә кешеләр, күренешләр ничек сурәтләнгән? -Хәзергә вакыттагы кешеләр, күренешләр ничек сурәтләнгән? -Гомумиләштереп, бу вакыйгалар үзара ничек сурәтләнгәд дип әйтергә мөмкин? -Бирелгән модельне карагыз. Нәрсә әйтә аласыз? -Модель тулымы? Модельне тутыруны ничек дәвам итеп була? Әсәрдә кеше образларын һәм предмет, күренеш образларын әйтегез. Модельне туттырып бетерегез: сезнең фикерегезчә әһәмиятле дип исәпләнгән кеше образларыннан 4 һәм әйбер, күренеш образларынан 4 билгеләгез. -Персонажларның гамәлләрен билгелик.
3. Үзбәя. Критерий: -Сюжет үстерелешен текстка карап та сөйли алмасагыз- «2»; -текстка карап сөйли алсагыз - «3»; -күз төшергәләп кенә сөйли алса - «4»; - образларны әйтеп җентекле сөйли алсагыз - «5». - Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә); -Ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә); -Нинди нәтиҗә ясадык? -Без уку мәсьәләсен чишеп бетердекме? Киләсе дәрестә эшебезне дәвам итеп нишләрбез? Критерий бирә: нәрсә эшләргә тиеш идек? ничек эшләдек? нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына сөйләп бирә алса - «3»ле; б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә сөйли алса - «4»ле; в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле. Әсәр, образлар турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Өй эше өчен 3 дәрәҗәдә бирем тәкъдим ителә: Икенче дәрес Дидактик максат: Өй эшләренә анализ күнекмәләрен үстерү. Ф . Әмирханның “Бер харәбәдә” әсәре өстендә эшләүне дәвам итәрбез. Автор тасвирлаган халәтне ачык тояр өчен, образларның үткәндәге һәм хәзерге сурәтләнешен чагылдырып сөйлик, укыйк. 1. Мәҗбүри өй эшен кем ничек үтәде? 2. -Образларның сурәтләнешен чагыштырып укырга теләүчеләр дә бардыр Үзбәя бирүне оештыра. 3. Иҗади биремне үтәүчеләр тикшерелә. -Иң яхшы башкаручыны аерып алырга, ни өчен «иң яхшы» эш булуын аңлатып, сыйныфка тәкъдим итәргә әзерләнергә. -Ни өчен автор образларның үткәндәге һәм хәзерге сурәтләнешен шулай капма-каршы чагылдыра? -Бүген дәрестә нишләрбез? 1)Автор образы турында сөйләшү -Автор нишли? -Хикәяләүченең гамәлләренә игътибар итегез. Монда күбесенчә нәрсәләрне белдерүче фигыльләр? -Хикәяләүченең истәлекләре, аларның бүгенге көн кичерешләре белән капма-каршы булулары төп урынны алып тора дип әйтә алабыз. -Ә үткәнне искә төшереп тасвирлау әдәбият белемендә нинди алым санала? -Автор ни өчен ретроспекция алымын куллана? 2) укучы образы турында сөйләшү -Укучы нишли? 3).Әсәрнең тема, проблема, идеясен билгелик. -“Әдәбият белеме сүзлеге”н кулланып, фәнни төшенчәләрне аңлатып китү. - Сезнеңчә, бу әсәрнең темасы нинди? -Минемчә,әсәрдә сурәтләнгән картның исеме дә символик образ булып тора. Тарихтан белгәнебезчә, Сөләйман патша балдагына “Бар да үтәр...” дип язылган булган. -Автор нинди проблеманы күтәрә? Бу проблемаларны автор ничек чишә? -Автор укучысына нинди фикер җиткерергә тели? 4.. Гомумиләштереп нәтиҗә ясау. | һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып алына→бергәләп→бер-берсенә→үз-үзләренә сөйләнә Балалар алып килгән рәсемнәрен ( ярымиҗади өй эше) күрсәтәләр. Һәр төркемнән бер укучы кыскача рәсемнәр эчтәлеге белән таныштырып китә (балалар алып килмәсә, интернеттан рәсемнәр күрсәтү) Сүзлектән карап, фикерләренең дөреслеген тикшерәләр. Таныш түгел сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар (Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән; Татарча-русча сүзлектән файдаланып, яисә синонимнарын табып, бер-беребезнең аңлатмасын тыңлап). Укучылар төркемнәрдә җаваплар (ягъни , сораулар) әзерлиләр Көтелгән җавап. -Вакыйга кем исеменнән сөйләнә? -Әсәр кем турында һәм кайда бара? -Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар кайчан булган? -Вакыйга кайда бара? -Төп герой кем? -Әсәр ничек тәмамлана? Җавапларны төркемнәрдә әзерлиләр. Көтелгән җавап. Сөләйман картның өе ни өчен бу хәлгә төшкән, Әсма нилектән үлгән, Фәхрия белән ни булып беткән? биш ел эчендә нәрсә булганын? Укучылар җаваплар әзерлиләр Төркемнәрдә сюжетның вакыйгаларга бүленешең төрле вариатлары тәкъдим ителә, иң кулае сайлап алына, эш дәфтәрләренә теркәп барыла. Мәсәлән: 1)җимерелеп бетмәгән йорт янына килеп туктау 2)ишегалдына керү 3) йортның ташландык өлешен урап, бүлмәгә керү 4)Сөләйман карт белән очрашу 5) бу йортта элек яшәгән кешеләр турында куркыныч сүзләр ишетү 6)ташландык бакчагы чыгу 7) биш ел элек булган хатирәләрне искә төшерү 8) авыр хис-тойгылар кичерү 9) карчык белән сөйләшү 10) бу урыннан китәргә омтылу.. -Бүгенге көн вакыйгалары -Биш ел элек булган вакыйгалар. -Үткәндә: кешеләр бәхетле, күренешләр – матур. -Хәзер: кешеләр – үлгән, картайган, бәхетсез, күренешләр – ташландык, ямьсез. -Вакыйгалар үзара үткән/ бүгенге каршылыгында сурәтләнә. Көтелгән җавап: Катнашучылар 4 төркемгә бүленгән: әсәрдәге кеше образлары, предмет, күренеш образлары, автор һәм укучы(без). -Кешеләр һәм әйбер, күренеш образларын таркатып була. -Хикәяләүче, Сөләйман абзый, Карчык, Әсма, Фәхрия, Богданов; өйнең тышкы ягы, бакча, капка, койма, ишегалды, өйнең эчке ягы, сандугач, каргалар... -Хикәяләүче: гаҗәпләнә, борчыла, җирәнә, йөрәге туңа, кайгыра, курка, аптырый, ышанмый, шикләнә, искә төшерә, сагына, ояла, уңайсызлана, чытая, ачына, сызлана, нәфрәтләнә, ләгънәт укый, ашыга --Сөләйман карт: кипкән, корышкан сукырайган,танымый, аңламый, кайгыра, курка, елый, саташа, калтырана -Карчык: сораша, йөткеренә, тикшерә, сөйләнә, шикләнә -Әсма: арыган, әлсерәгән, шатлана, елмая,гитара уйнаганны тыңлый, үлә, өрәккә әйләнеп йөри -Йортның тышкы ягы: йөзен чыткан, ала-кола, караңгыланган, тәрәзә пыялалары кырылган, тузанланып, яшькелткә әйләнгән, кәрнизләре, почмаклары ишелгән, җимерелгәләп беткән, янган, көйгән, ташландык шикелле булган. -Ишегалды: серле тынлыкка баткан, ыңгыраша, үләнлеккә әйләнгән, хәятсыз, -өйнең эчке ягы: паркетлары кырылган, каралган, караңгыланган -Бакча: юллары югалган, кычытканнар, әрекмәннәр, тигәнәкләр үскән,үрмәкәчләр оялаган, серле куркынычлыкка бата, коточыра -Үткән һәм бүген яссылыгында чагыштырып сурәтләнә -Йортның, бакчаның, капканың, ишекнең үткәндәге образы һәм бүгенге образы, Әсма-карчык, сандугач-каргалар Көтелгән җавап.Ф. Әмирханның “Бер харәбәдә” әсәрен өйрәнергә тиеш идек. Көтелгән җавап: -аңлашылмаган сүзләрне «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән карадык; -Әсәр буенча сораулар төзедек, җавап бирдек, сюжет линиясен ачыкладык. -катнашучыларны, аларның гамәлләрен билгеләдек, -хикәяне үз сүзләребез белән сөйләдек. -Образлар капма-каршы куеп тасвирлана. Шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, -Модельләштерүне дәвам итеп, автор, укучы гамәлләре турында сөйләшербез; әсәрнең темасын, проблемасын ачыкларбыз, автор идеясын билгеләрбез. 1)Үзегез теләгән капма-каршы образлар турында сөйләү; 2) капма-каршы образлар сурәтләнешен сәнгатьле уку 3)бу образларны чагыштырып, рәсемнәрен ясау Төркемнәрдә сөйләү оештырыла, вакыт бирелә. Көтелгән эш, җавап: (мисал өчен, бер төркем җавабы) Төркемнәрдә уку оештырыла. Һәр төркемнән берәр укучы тыңлана. Бергәләп критерий төзелә: • тиешле өлешләрне дөрес сайлап алган - 3; • тавышында күзәтүчәнлек, төрле хис-тойгы чагыла - 4; • йөз һәм кул хәрәкәтләре сүзләрнең мәгънәсен тулыландырып тора - 5; Вакыт бирелә. Төркемнәрдә киңәшеп «иң яхшы» эшне сайлыйлар. -Тасвирлаган халәтне ачык тояр өчен. Көтелгән җаап: -Алдагы дәрес материалы буенча образлар турында сөйләшүне дәвам итеп, моделебезне тутырып бетерербез; -Әсәрнең темасын, идеясен , автор позиөиясен билгеләрбез; -Гомумиләштереп нәтиҗә ясарбыз. Көтелгән җавап: -Хикәяләүчене, күренешләрне сурәтли. Эчке халәтне, хис –кичерешләрне Ретроспекция алымы. Хикәяләүченең хис-кичерешләрен тулырак ачу өчен. Укучы хикәядә күтәрелгән фәлсәфи фикер турында уйлана, хикәяләүче җавап тапмаган сорауларга җавап табарга тырыша. Тормышның гел якты кичерешләрдән генә тормавын кабул итеп алырга кирәклеккә төшенә. Тема: Яшәү һәм үлем фәлсәфәсе. Тормышта һәрнәрсәнең дә вакытлыча булуы. Әсәрдә күтәрелгән төп проблема фәлсәфи – яшәешнең гаделсезлеге белән бәйле. Автор яшәешнең мәгънәсенә төшенү турында сөйли, аның хикәяләүчесе яшәүнең чикле булуын аңлауга килә. Геройның үлемнең котылгысызлыгын аңлавы – хакыйкатьне тану мизгеле. Үлемнең котылгысызлыгы һәркемгә мәгълүм, әмма кеше аны белергә теләми, тормышын шулай матурлый. Автор матурлык, яшьлек, мәхәббәт вакытлы, тиз юкка чыга, дип сызлана. Идея: Тормышта бәхет мәңгелек түгел. Бәхет һәм бәхетсезлек чиратлаша. Теләсә нинди бәхетле тормыш ахырында да үлем була. Бу хакыйкатьне кабул итә белергә, бүгенге көн белән генә яшәмәскә, киләчәк турында да уйларга кирәк. | Төркемнәрдә эшләү Сүзлекләрне куллана белү Хикәя жанрына караган әсәрне аңлап укый, кабул итә белү Төп геройны таба алу Әсәрнең сюжет сызыгын (планын) төзү Җентекле уку күнекмәсе формалаштыру Әсәрдәге вакыйгалар бирелешен үзләштерү эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә Эшчәнлекне схемага салырга (модельләштерергә) өйрәнү Модельләштерүне дәвам итү | төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен камилләштерү, башкалар фикерен хөрмәт итү, үз – үзеңә ышаныч хисе үсешенә ярдәм итү төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен камилләштерү төрле фикерләрне исәпкә алып, төркемнәрдә эш итү Төркемнәрдә әзерләнәләр төркемнәрдә киңәшеп эшләү күнекмәләрен камилләштерү Тыңлый белү, диалог төзүдә, коллектив фикер алышуда катнашу Актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче шәхес буларак формалашу Иң яхшы башкаручыны аерып алырга, ни өчен «иң яхшы» эш булуын аңлатып, сыйныфка тәкъдим итәргә әзерләнергә. «Сыйныфның иң яхшы сәнгатьле укучы» сайлап алына. | проектор Тарзы мигъмари, тәгъриф ит Мәлгъун, бичура Тактада сораулар язылган ромашка. проекцияләнә Эш дәфтәрләрендә эшләү тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге схема языла (кушымта) проектор | |
III.Рефлексия, бәя этабы. 1.Рефлексия . | Дәрестә узган юлны кире узу; ягъни
| УМ искә төшерелә; чишү юллары искә төшерелә; (Н = н1 + н2+ н3) дип аңлатып бирү | ||||
2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя | критерий бирә: нәрсә эшләргә тиеш идек? ничек эшләдек? нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына сөйләп бирә алса - «3»ле; б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә сөйли алса - «4»ле; в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле. | шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялилә . | Үз эшчәнлегеңне адекват бәяләү - әхлаклылык күрсәткече!! | |||
3. Өйгә эш алу. | эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
| -Киләсе әсәрне уку, аңлашылмаган сүзләрне билгеләү -Бер өлешен сәнгатьле укырга әзерләү -автор турында чыгыәш әзерләү | ||||
Кулланылган чыганаклар:
- Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
- Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
- Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.
- Гомуми башлангыч белем бирүдә өлге программа эчтәлеге (М.Просвещение, 2009, 2010).
- Гомуми төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият- Литература (М.Просвещение, 2010, 2011)
- «Әдәбият» уку предметы буенча гомуми төп белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәлелеге.
- Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.
- Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.
- Мозаффарова М.Г. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан. ТРМҮИ. 2014
- Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. ¬¬ Казан:Мәгариф, 2007. – 231б.
- Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2томда: 1том/ төз.Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. – 735б
- Заһидуллина Д. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 58б.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Гади сораулар ( Белемнәр: Кем? Кайда? Кайчан Ник) Блум ромашкасы Аныклаучы сораулар ( мин дөрес аңладыммы, ....) Аңлатып бирүче сораулар (ни өчен...?) Бәяләү сораулары ( Нәрсә яхшы? Нәрсә начар?) Иҗади сораулар Гамәли сораулар ( Сез нишләр идегез ?)
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре
Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....
Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)
Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган шигырьләрен анализлау, ...
Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.
8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....
Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."
Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә....
Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"
Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...
Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф
Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф рус төркеме өчен...
Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” хикәясе. Әдәбият дәресе.8 нче сыйныф. Укытучылар өчен проект эше
Дәреснең темасы: Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” 8 нче сыйныф Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхескә кагылышлы УУ: әхлак нормаларына, тормышта яшәү кагыйдәләренә төшенү, ...