Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."
план-конспект урока (8 класс) на тему
Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dbiyat_drese.docx | 22.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Мәскәү районы
аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле
65 нче татар - рус урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде....”
( 8 нче сыйныф, татар әдәбияты)
Башкарды: татар теле һәм әдәбият укытучысы
Насирова Лилия Хайдаровна
Казан 2014
Дәреснең темасы: “ Гомерем минем моңлы бер җыр иде ...”
Дәреснең төре: яңа теманы аңлату
Укыту методы: өлешчә эзләнү.
Укыту алымнары:
- тест
- укытучы сүзе
Принциплар:
-фәннилек
-практика белән теорияне бәйләү
-эзлеклелек һәм системалылык.
Максатлар:
1. Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырендәге идея эчтәлеген үзләштерү.
2. Шигырьне анализлаганда үзлектән нәтиҗәләр чыгару күнекмәләре бирү.
3.Герой-шагыйрь Муса Җәлил образы аша укучыларда батырлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: М. Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын сурәтләгән таблица;
М.Җәлил портреты.
Магнитофон язмасы “Җырларым”.
Файдаланылган әдәбият:
8 сыйныф өчен әдәбият дәреслеге;
М.Җәлил. Шигырьләр җыентыгы .
Д.Ф. Заһидулллина “ Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы ”
Башлам . Оештыру.
Исәнләшү
Укытучы: өй эшен тикшерү. (Муса Җәлилнең биографиясен өйрәнергә.) Өй эше тест формасында тикшерелә.
Тест:
- Муса Җәлил ничәнче елда туа?
1915 1906 (дөрес җавап)
1943 1935
- Муса Җәлил Казанга ничәнче елда килә?
1927 1943
1922 (дөрес җавап ) 1920
- Муса Җәлилнең Мәскәүдә яшәгән елларында язылган поэмасы?
“Кызыл ромашка” “Җырларым”
“Бүреләр” “Хат ташучы”(дөрес җавап )
- Муса Җәлилнең тормыш иптәше кем исемле була?
Чулпан Әминә ( дөрес җавап)
Нәфисә Хәят
- Муса Җәлилнең туган авылы?
Кушлавыч Мостафа (дөрес җавап )
Җаек Аллагол
- Муса Җәлил ничәнче елда дошман кулына эләгә?
1944 1945
1942 (дөрес җавап) 1938
- Муса Җәлил тоткынлыкта кем белән очраша?
Садри Максуди Абдулла Алиш (дөрес җавап)
Габдулла Тукай Салих Сәйдәшев
- Муса Җәлилең тоткынлыкта язган шигырьләр җыентыгының исеме?
“Сандугач һәм чишмә” “Моабит дәфтәрләре” (дөрес җавап)
“Имән” “Җырларым”
- Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы кайсы елларда югары бәяләнә?
1945-1946 1965-1970
1956-1957 (дөрес җавап) 1938-1940
- Муса Җәлил ничәнче елда вафат була?
1938 1942
1944 (дөрес җавап) 1949
Тестның җаваплары телдән тикшерелә.
Яңа темага әзерлек.
“ Гомерем минем моңлы бер җыр иде ...”
М. Җәлил
Яңа материалны аңлату.
- Укучылар, без бүгенге дәрестә М.Җәлилнең “Җырларым ” шигыре белән танышачакбыз.
- Авторның фикерен, идеясен ачыкларбыз, шигырьдәге образларны табарбыз.
- Муса Җәлил бу шигырен 1943 нче елда яза. Аның “Җырларым ” шигыре “Моабит дәфтәрләре ” җыентыгына кертелгән.
- Укучылар, китапларыгызның 89 нчы битен ачыгыз. Хәзер без сезнең белән “Җырларым ” шигыренең аудиоязмасын тыңлап китик. (аудиоязма тыңлана)
Хәзер шигырьне анализлап карыйк .
- Лирик герой кемгә эндәшә? (Җырларына эндәшә)
-Ни өчен лирик герой җырларына эндәшә? (Чөнки бу шигырь тоткынлыкта язылган. -Лирик герой төрмәдә ялгыз , ул шигыре белән сөйләшә). “Җыр” сүзе беренче строфада нинди мәгънәне аңлата? (М.Җәлилнең иҗатын , язган шигырьләрен аңлата. Җыр йөрәктә туып, ил кырында чәчәк ата. Җыр озак яшәсен өчен, анда “көч” һәм ” ялкын” булуы шарт.)
- Лирик геройның җырларына биргән бәясе нинди? Шул урынны табып, укып күрсәтегез. (“Сездә минем бөтен тойгыларым , / Сездә минем керсез яшьләрем”- иҗат эшенең ихласлыгы турында әйтелә.”Мин кабыздым җырда ялкын итеп йөрәгем һәм хаклык кушканны “ – хакыйкатьне сөйләү. “Җырым белән дусны иркәләдем, / Җырым белән җиңдем дошманны-ул моны максат итеп куя .”)
- Лирик герой яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрә? Шул юлларны укып, табып күрсәтегез. (“Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю / Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.”)
- Лирик георй үз гомерен, үз иҗатын кемгә багышлый? Шул юлларны табыгыз. (“Бар җырмны илгә багышладым, / Гомеремнедә бирәм халкыма”. Биредә лирик герой үз халкы, үз иле өчен яшәвен ачык әйтә.)
- 6 строфада лирик герой үзе хакында нәрсә дип әйтә? (Ул үлем алдында торуын әйтә)
- Бу юллар нинди хис белән әйтелә? (Сагыш, үкенеч хисләре)
- Укучылар, үлем нәрсә белән чагыштырыла? (Җыр белән.” Гомерем минем моңлы бер җыр иде./ Үлемем дә яңрар җыр булып”, -ди.). Дәрес башында без бу юлларны, укып, М.Җәлилнең шушы шигырь юллары белән әйтергә теләгән сүзләренә, хәзер җавап бирәбез.
- Лирик герой бу сүзләрне ничек әйтә? (”Горурлык белән әйтә. Лирик герой шулай булачагына ышана.
- Шигырьдә өч образ: Иҗат, яшәү, үлем белән очраштык.
- Әсәр ни турында ? (яшәү, үлем, иҗат турында.)
- Лирик герой үзенең яшәвен, үлемен, иҗатын нәрсә белән чагыштыра? (Җыр белән. Туган илгә тугрылык, туган ил өчен яшәү сыйфатлары)
- Авторның идеясен билгелик. (Яшәүнең, үлемнең, иҗатның ил өчен булырга тиешлеген әйтә.)
- Лирик герой үз гомере, үлеме , иҗаты хакында нинди хис белән сөйли? (Горурланып сөйли )
- 4 строфаны тагын бер кат укыйбыз. Лирик герой үзенең җыр кебек тормышын нинди тормышка каршы куя? Сез аны ничек аңлыйсыз? (Вак тормышка. Аны үзең өчен яшәгән тормыш дип әйтергә була.)
- Димәк, автор ике төрле яшәүне, үлем һәм иҗатны күздә тота. Ачыклап китик әле. (Ил өчен булган һәм үзең өчен булган .)
- Шигырьдәге капма-каршылык та кабатлана. Шуларны табып укыгыз әле. ( 2 строфадагы үлсәгез-яшәсәгез; онытылырмын-яшәрмен; 3 строфадагы дус-дошман; иркәләдем-җиңдем; 4 строфадагы түбән ләззәт, чуар пәрдә-чынлык, ут, сөю һ.б. )
- Шигырьдәге метафораларны табып карыйк . Алар ни өчен кулланыла? (Ил кыры, тормыш язы . Болар гомумиләштерү ясарга ярдәм итә.)
- Шигырьдә кабатлаулар күп. Боларны табыгыз , ни өчен кирәк булуын билгеләгез.
( “Сездә минем бөтен тойгыларым, / Сездә минем керсез яшьләрем”; “Җырым белән дусны иркәләдем / Җырым белән җиңдем дошманны ” һ.б. – әһәмиятле урыннарга игътибар юнәлтү өчен кирәк)
- Шигырьдә сүз-образлар дип кайсыларын күрсәтеп үтәргә мөмкин? Бергәләп аңлатып китик .(“Изге ант”- ил өчен яшәргә, үләргә, җырларга сүз бирү; “Соңгы җыр” – кешеләр сокланырлык үлем; шушы шигырь; иҗаты һәм илдәшләре белән саубуллашуы. “Палач балтасы”- дошман явызлыгы.”Гомерем – моңлы бер җыр иде ” вакытсыз үлемгә алып баручы гомер ; үкенечле кыска , ләкин ил өчен яшәү )
- Җыр сүзенең мәгънәләрен табыгыз. (Яшәү, үлем, иҗат, матур-сокланырлык, ышаныч, хакыйкать. Җыр – символик образ.)
Йомгаклау.
- Димәк , укучылар, Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырендәге җыр образы әсәрнең төп идеясен ачыкларга ярдәм итте.
- Дәрес башында әйтелгән шигырь юлларын искә төшерик (“Гомерем минем моңлы бер җыр иде,/ Үлемем дә яңрар җыр булып ” (Җәлил халкы , иле өчен гомерен кызганмады, аның батырлыгы моңлы бер җыр кебек халык күңелендә мәңгегә сакланып калды. Муса Җәлил утлы корал белән генә түгел , шигырьләре белән дә көрәште. )
- Өй эше: М.Җәлил турында презентация ясап килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.
Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....
Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)
Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган шигырьләрен анализлау, ...
Ф. Әмирхан. "Бер харәбәдә" әдәбият дәресе (татар мәктәбе), 8 сыйныф
Дәрестә танып белү эшчәнлеге академик Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла. АннотацияФатих Әмирханның “Бер хәрабәдә” хикәясе 1913 елда “Аң” журналын...
Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"
Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...
Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф
Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф рус төркеме өчен...
Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” хикәясе. Әдәбият дәресе.8 нче сыйныф. Укытучылар өчен проект эше
Дәреснең темасы: Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” 8 нче сыйныф Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхескә кагылышлы УУ: әхлак нормаларына, тормышта яшәү кагыйдәләренә төшенү, ...
Әдәбият дәресе - тормыш дәресе
Татар әдәбияты дәресләре өчен...