Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” хикәясе. Әдәбият дәресе.8 нче сыйныф. Укытучылар өчен проект эше
методическая разработка (8 класс) на тему
Дәреснең темасы: Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” 8 нче сыйныф
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы УУ: әхлак нормаларына, тормышта яшәү кагыйдәләренә төшенү, язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең күңел дөньясын аңлау, аларга игътибарлы булу, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш
метапредмет:
Танып белү УУГ аңлап уку, кирәкле мәгълүматны табу, схема куллану, анализлау, план төзү, нәтиҗә чыгара белү,
Коммуникатив УУГ. Укылган хикәя буенча сораулар бирә алу, үз эшеңне контрольдә тоту, төркемдәшеңә ярдәм итү, үз фикереңне төгәл итеп телдән һәм язма җиткерә белү, башкаларны тыңлый белү, бергәләп эшләгәндә уртак карарга килә белү,
Регулятив УУГ. Фаразлау, мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатларын формалаштыру; сыйныфташларың белән уртак эшчәнлекне оештыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; план нигезендә эш оештыру; үз эшеңне бәяләү
Предмет буенча: Р.Мөхәммәдиевның “Күңел күзе” хикәясенең эчтәлеген белү; темасына, идеясенә төшенү, әдәби әсәр буенча, тормыштан алган хис- кичерешләргә нигезләнеп, сочинение язу
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Төп төшенчәләр: сәламәтлеге чикле кеше, күңел күзе, бәхетле кеше, кызганыч кеше.
Предметара бәйләнеш: рус әдәбияты, тарих, рәсем, җыр
Эшне оештыру: фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль
Материал: дәреслек- Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).8 нче с-ф. Ике кисәктә.2нче кисәк/ Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я Гарифуллина, Ә.Н Сафиуллина.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,105-112 б, кулланма.
Җиһазлау: портрет, китаплар күргәзмәсе, презентация
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ahtyamova_g.m._tehnologik_karta.doc | 85 КБ |
Предварительный просмотр:
Өстәмә профессиональ белем бирү
Дәүләт автоном мәгариф учреждениясе
“Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”
Проект эше
Тема: Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” хикәясе
“Гомуми белем бирү ФДББС шартларында билингваль тирәлектә татар телен һәм әдәбиятын укытуның теоретик һәм гамәли аспектлары” белем күтәрү курслары кысаларында
Башкарды: Ахтямова Г.М,
Казан шәһәре Совет районы
175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
1 квалификаион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фәнни җитәкче: Лотфуллин М.В,
физика һәм математика фәннәре кандидаты,
доцент
Казан 2016
Эчтәлек
Кереш …………………………………………………………………… ..3
Төп өлеш (технологик карта) ................................................................... .4
Йомгаклау .....................................................................................................11
Әдәбият исемлеге ……………………………………………………….. ..12
Кушымта ..................................................................................................... 13
Кереш
Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында көтелгән нәтиҗәләр өч төрле: шәхескә кагылышлы, предмет нәтиҗәләре, метапредмет нәтиҗәләре.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр - укучының үзүсешкә әзерлеге һәм төрле яклап камил, иҗади үзүсешкә сәләтле, милли гореф-гадәтләр, Россия Һәм Бөтендөнья культурасы кыйммәтләре нигезендә тормышта үз урынын тапкан шәхес булып формалашу, поликультуралы һәм полилингваль дөньяда турыдан-туры мөстәкыйль эшчәнлек алып барырлык, җаваплы, продуктив, интеллектуаль, оештыруга сәләтле сыйфатларга ия укучы тәрбияләү.
Метапредмет нәтиҗәләре универсаль уку гамәлләре формалаштыру программалары һәм шулай ук барлык укыту программаларын үзләштерү нигезендә формалаша.
Предмет нәтиҗәләре һәр укыту предметының аерым үзенчәлеген һәм фәнни нигезләрен үзләштерү, аны үзгәртә алу һәм куллана белү күнекмәләрен күздә тота.
Бу нәтиҗәләргә бары тик укучылар эшчәнлеген эшлекле якын килү методына нигезләнеп, укучылар эшчәнлеген оештырганда гына ирешеп була.
Уку эшчәнлеген дөрес оештырганда укучы шәхес буларак формалаша, укыту процессына, объектына, шартларына, нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул үз эшчәнлеген оештыруга сәләтле була.
Дәресләргә проблемалы, танып-белү күнекмәсен үстерүгә гамәли күнегүләр кертү зарур. Алар алынган белемне яңа җирлектә кулланырга, эшчәнлекнең гомуми ысулын формалаштыруны, эзләнүле күнекмәләр булдыруны күздә тота.
Һәм инде күнегүләр, эшчәнлек нәтиҗәсендә укучы теләсә нинди мәгълүматны адекват кабул итәргә, башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнә.
Төп өлеш
Дәреснең темасы: Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” 8 нче сыйныф
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы УУ: әхлак нормаларына, тормышта яшәү кагыйдәләренә төшенү, язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең күңел дөньясын аңлау, аларга игътибарлы булу, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш
метапредмет:
Танып белү УУГ аңлап уку, кирәкле мәгълүматны табу, схема куллану, анализлау, план төзү, нәтиҗә чыгара белү,
Коммуникатив УУГ. Укылган хикәя буенча сораулар бирә алу, үз эшеңне контрольдә тоту, төркемдәшеңә ярдәм итү, үз фикереңне төгәл итеп телдән һәм язма җиткерә белү, башкаларны тыңлый белү, бергәләп эшләгәндә уртак карарга килә белү,
Регулятив УУГ. Фаразлау, мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатларын формалаштыру; сыйныфташларың белән уртак эшчәнлекне оештыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; план нигезендә эш оештыру; үз эшеңне бәяләү
Предмет буенча: Р.Мөхәммәдиевның “Күңел күзе” хикәясенең эчтәлеген белү; темасына, идеясенә төшенү, әдәби әсәр буенча, тормыштан алган хис- кичерешләргә нигезләнеп, сочинение язу
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Төп төшенчәләр: сәламәтлеге чикле кеше, күңел күзе, бәхетле кеше, кызганыч кеше.
Предметара бәйләнеш: рус әдәбияты, тарих, рәсем, җыр
Эшне оештыру: фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль
Материал: дәреслек- Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).8 нче с-ф. Ике кисәктә.2нче кисәк/ Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я Гарифуллина, Ә.Н Сафиуллина.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,105-112 б, кулланма.
Җиһазлау: портрет, китаплар күргәзмәсе, презентация
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру Мотивлаштыру | Сыйныфны сәламләү, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру. | Укытучыны сәламлиләр, сигнал карточкалар- елмаюлар ярдәмендә кәефләре белән уртаклашалар | Шәхескә кагылышлыУУГ: укытучыга һәм укучыга хөрмәт хисе; дәрескә әзерлеккә үзбәя: Метапредмет: КоммуникативУУГ: укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек РегулятивУУГ: эш урынын оештыру, дәреснең темасын, максатын формалаштыру |
Белемнәрне актуалләштерү (Өй эшен тикшерү) | 105нче биттәге сорауларга җавап. 1.Ф.Шәфигуллинның “Тау битендә күләгә”хикәясендә ни өчен малайлар исем белән түгел, ә зәңгәр күлмәкле итеп бирелде икән? Ни өчен зәңгәр төс? 2. Майкалы малай ни өчен очырткычны сындырган? Зәңгәр күлмәкле һәм майкалы малайның эш гамәлләрен чагыштырыгыз 3. Автор бу хикәясе белән нәрсә әйтергә теләгән. | “Тау битендә күләгә” хикәясенең эчтәлеген искә төшерү, сорауларга җавап бирү | Шәхескә кагылышлы УУГ: яхшы гадәтләргә омтылу һәм “күләгәле гадәтләр” булдырмау Метапредмет: Танып белүУУГ: анализ, тексттан кирәкле инфориацияне таба белү Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен тыңлау; әңгәмәдә катнашу. Регулятив УУГ: үз эшеңә контроль (хаталарын төзәтү) |
Уку мәсьәләсен кую | -Кешедә күзләр нинди роль үтиләр? -Кеше үз сәламәтлегенә ничек карарга тиеш. Әгәр кеше үзенә-үзе битараф булса, нәрсә булырга мөмкин? -Кешедә маңгай күзләреннән тыш күңел күзе дә булырга тиеш- җөмләсендә күңел күзе фразеологизмын ничек аңлыйсыз? -Әгәр кешенең күзе күрмәсә, ул яши аламы? -Андый кешеләр турында ниләр беләсез? -Җыр өлкәсендә андый кешеләрне беләсезме? -Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? | Күңел күзе төшенчәсен ачыклау. Сүзлек өстендә эш. | Шәхескә кагылышлы УУГ : күзләргә сакчыл караш булдыру, язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә игътибарлы булу Метапредмет: Танып белүУУГ: проблема кую, эзләнү, дәлилләү Коммуникатив УУГ:хезмәттәшлек, үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү РегулятивУУГ: иптәшең һәм укытучы белән эшчәнлекне планлаштыру |
Уку мәсьәләсен адымлап чишү | -Укучылар без бүген Ринат Мөхәммәдиев белән танышып үтәрбез. Презентация нигезендә тормыш юлын һәм иҗатын күзәтербез. “Күңел күзе” хикәясен укырбыз. - Ә хәзер, әйдәгез, бу хикәяне ачкыч сүзләр ярдәмендә фаразлап карыйк әле. Бу хикәядә нәрсә турында сөйләнер? Ачкыч сүзләр: Аландагы печәнлектә, Зөфәр абый, гармунда моңлы уйный, кызгануларын теләми, алты- җиде төрле роза үстерә, кемнеңдер ярдәмен көтми, авылның беренче сылуына гашыйк. -Укытучы башкаруында бер өзек укыла. - Яхшы йөгерек | Ринат Мөхәммәдиев турында презентация карау. Тема буенча фаразлар. Хикәяне уку. Эчтән уку. Беренче тәэсирләр белән уртаклашу. Эчтәлеге бунча фикер алышу. Сорауларга җавап бирү. Авторның ни әйтергә теләгәнен ачыклыйлар. Зөфәр татар халык җыры “Гөлҗамал” ны көйләп моңлана. | Шәхескә кагылышлы УУГ: күңел күзе төшенчәсен аңлау, җырны тоемлап яратуны аңлату Метапредмет: Танып белү УУГ: хикәяне тыңлап аңлау, тексттан төп фикерне аерып чыгару, нәтиҗә ясый белү Коммуникатив УУГ: әңгәмәдә катнашу, башкаларның сөйләмен тыңлау, фикерләрне төгәл, ачык җиткерә белү, дәлилләү. Регулятив УУГ: фаразлау, анализ барышын эзлекле рәвештә төзү, сыйныфташының эшен бәяләү коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү Предмет: Ринат Мөхәммәдиев иҗатын, хикәянең эчтәлеген белү, геройларга характеристика әсәрнең темасын, идеясен чыгара белү |
укучылар тарафыннан укыту. -Укуның төрле формаларыннан файдалану. -Хикәянең төп герое кем? -Аның турында ниләр белдегез? -Зөфәр ни өчен үзен кызгануларын теләми? -Авылның беренче гүзәлен яратуын ул ни өчен малайга сөйли? -Язучы бу әсәр аркылы нәрсә әйтергә тели? -Зөфәр нинди җыр ярата? -Без җырны күреп ярата алабызмы? -Зөфәр нинди җырны көләп өзгәләнә? -Җырны тыңлаганда Зөфәр нинди кичерешләр кичерә? | |||
Ял минуты | |||
Яңа теманы ныгыту. Яңа теманы беренчел ныгыту | Төркемнәрдә әңгәмә үткәрү. -Кешенең күңел күзе булырга тиешме?-Күзләр- күңел көзгесе- әйтемен ачыклазыз. | Әңгәмәдә катнашу. Нәтиҗә чыгару. Төркемнәрдә эш. | Шәхескә кагылышлы УУГ: күңел күзе белән күрә белергә омтылу. Метапредмет: Танып белү УУГ: нәтиҗә чыгару, төп фикергә төшенү Коммуникатив УУГ: хезмәттәшлек, сорауларга җавап бирә белү, үз фикереңне дөрес, ачык итеп әйтә белү, төркемдә эшли белү Регулятив УУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясап, бәяли белү. |
Мөстәкыйль эш | Әсәр эчтәлеген чагылдырган тест биремнәре | Тест эшләү | Шәхескә кагылышлы УУГ: эшләп карау, эш-гамәлләрдә үзеңне сынау Танып белү УУГ: мәсьәләне мөстәкыйль чишү Регулятив УУГ: билгеләнгән критерийлар буенча үзбәя Предмет: әсәрнең эчтәлеген белү, үзләштерелгән һәм яңа белемнәрне куллана белү |
Өй эше | Өй эше биремен аңлату. Сайлап алу.
| Өй эшен аңлату. 3нче бирем сочинение фикерләмә текстны дәвам итүне таләп итә. | Метапредмет: Танып белү УУГ: бирелгән биремнәрне аңлау, туры килгән биремне сайлап алу Регулятив УУГ: эшчәнлекне оештыра белү |
Рефлексия, үзбәя | Укучыларның максатка ирешү дәрәҗәсе, дәрестәге эшчәнлекләре бәяләнә. | Сорауларга җавап бирәләр. Әңгәмәдә катнашалар. Үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. | Шәхескә кагылышлы УУГ: үзбәя; үз уңыш уңышсызлыкларына бәя бирү; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү Метапредмет: Коммуникатив УУГ: фикерләрне дәлилле итеп җиткерә белү; Регулятив УУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләреңнең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү. |
Йомгаклау
Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү эчтәлегенә, аның максат-бурычларына, формаларына, укыту предметларының структурасына, аларны укытудагы технологияләргә, белем бирүнең метод һәм алымнарына гына түгел, ә дәресне планлаштыруга, дәрес структурасына, аны формалаштыруга да үзгәрешләр кертә.
Бүгенге укытучылар дәресне планлаштырган вакытта‚ оештыру этапларына нык игътибар биреп, аларны төрләндерү ягында торалар. Бу – бер яктан караганда‚ куанычлы хәл, икенче яктан исә дәреснең структур өлешләренең конкрет билгеләнгән тәртибе, калыбы булмау шактый буталчыклыкка китерә. Әлеге күренеш заманча дәреснең технологик картасын төзүдә дә чагылыш таба. Шуңа күрә бу эштә билгеле бер кагыйдәләрне истә тотып, технологик картаның дөрес һәм нәтиҗәле, уңышлы дип саналган калыбына тукталып, уңай бер вариантын сайлап алу сорала. Бигрәк тә татар әдәбияты дәресләре буенча эшләнгән технологик карта үрнәкләренең аз булуы мәсьәләнең актуальлеген арттыра.
Бер яктан караганда, технологик карта укытучылар өчен бик кулай. Аны төзү өчен бернәрсә дә уйлап чыгарасы юк шикелле: укытучы таблицаны (әзер шаблонны) ала да үзенә кирәкле мәгълүматларны кертеп яза, шуның белән әзер дәрес планы килеп чыга. Ләкин технологик картаның әле дәрес проекты түгел, ә бәлки проектлаштыруның нигезе генә булып торуын онытмаска кирәк. Чөнки укытучыга бу дәресне тиешле дәрәҗәдә, зур осталык белән, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешеп үткәреп чыгарга да кирәк бит әле.
Әйтергә кирәк, технологик карта яңалыкны бары тик формада гына күздә тота‚ һәм ул берничек тә яңа стандартлар белән бәйле түгел, чөнки технологик карта әле ФДББС кергәнче үк файдаланыла иде. Яңа буын стандартларының эчтәлегендә уку-укыту процессын планлаштырганда һәм үткәргәндә‚ технологик карталарны гына кулланырга кирәк дигән сүз дә юк. Шул ук вакытта бүген технологик картага ФДББСтан алынган материаллар, әйтик, планлаштырылган нәтиҗәләр, универсаль уку гамәлләре кертелә, шуңа күрә ул яңа стандартлар таләпләренә туры китерелеп, дәреснең билгеле бер моделе, схемасы, планы рәвешен ала.
Әдәбият исемлеге
- Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).8 нче с-ф. Ике кисәктә.2нче кисәк/ Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я Гарифуллина, Ә.Н Сафиуллина. - Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2015.-151 б.
- Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән). Эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 8 нче с-ф. Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я Гарифуллина, Ә.Н Сафиуллина. - Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2015.- 223 б.
- Технологик карта: дәреснең оештыру өлеше (татар әдәбияты), Мәгариф 4 нче сан-2016 ел. Г.Н. Мөхәрләмова,ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты
- “Мәгариф” – айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы.
- Интернет ресурслар
Кушымта
Гөлҗамал
Татар халык җыры
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
Нинди генә егеткә барырбыз, дип, Гөлҗамал,
Колактан колакка алар сөйлиләр.
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)
Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган шигырьләрен анализлау, ...
Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."
Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә....
Ф. Әмирхан. "Бер харәбәдә" әдәбият дәресе (татар мәктәбе), 8 сыйныф
Дәрестә танып белү эшчәнлеге академик Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла. АннотацияФатих Әмирханның “Бер хәрабәдә” хикәясе 1913 елда “Аң” журналын...
Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"
Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...
Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф
Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф рус төркеме өчен...
Әдәбият дәресе - тормыш дәресе
Татар әдәбияты дәресләре өчен...
Ринат Мөхәммәдиев сайты
Сайт адресы: http://rinatmuhamadiev.ruЯзучының китаплары: http://rinatmuhamadiev.ru/produkts_t.htmlӘдип турында мәгълүмат: Язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат...