"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"
проект (8 класс) на тему

Камалова Зөлфирә Салихҗан кызы

Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә армый -талмый көрәшеп, әдәбият һәм татар теле дәресләрендә шуңа омтылсак иде.

Яңа технологияләр кулланып эшләү - бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Белем һәм тәрбия бирүнең традицион  формалары белән беррәттән яңа, ягъни инновацион технологияләр дә уңышлы файдаланыла. Инновацион технологияләр арасында проектлар технологиясе зур урын ала.  Мин сезгә укучылар белән эшләгән проектларның берсен тәкъдим итәм. "Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиәсе мәсьәләсе" иҗади проекты. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.fhretdinproekt.docx18.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                     

                                 

                 

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

     Проектны Һәм дәресне әзерләде һәм үткәрде: татар                                                                         теле  һәм  әдәбияты укытучысы Камалова Зульфиря Салихҗан кызы            

= Проектның максаты: =

1. Укучыларга педагог, олы дин әһеле, археограф, тарихчы, мәгърифәтче, философ, нәсыйхәтче,  журналист, әдип Ризаетдин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында мәгълүмат бирү.

2. Ризаетдин бине Фәхреддиннең гыйбрәтле сузләре һәм нәсыйхәтләре белән танышу, фикер алышу.

3. Укучыларга әдипнең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре аша югары әхлак тәрбиясе бирүгә омтылыш, эстетик зәвык тәрбияләү.

4. Әдәбият, фән өлкәсендә эшләүче шәхесләрең тормышын һәм иҗатын өйрәнү аша укучыларда уку активлыгы, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

5. Алган белемнәрен пратикада куллана белүләре.

= Гипотеза: =

- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

- теоретик белемнәрен практикада куллану;

- укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү.

= Проектның бурычлары: =

 - Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли.

 - Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.

 - Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.

Проектны әзерләү барышында, сыйныфта 12 укучы булуын исәпкә алып, 4әр укучыдан өч төркем оештырылды. Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә көчле, сәләтле балалар алынды. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр.Һәр өч төркемгә сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып биремнәр бирелде.

Беренче төркемгә Ризаетдин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗатына мәгълүмат тупларга.

Икенче төркемгә әдипнең портретын, фоторәсемнәрен, җыентыкларын, истәлекләрен, аның турында язылган цитаталарны туплап килергә.

Өченче төркемгә Р. Фәхреддиннең әхлак мәсьәләләренә багышлап язылган җыентыкларын барлап килергә.

 Көтелгән нәтиҗә:

  1. Һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый, аны яклый.

  2. Эшләрен "Күренекле шәхесләр" почмагына урнаштыралар.

  3. Проект буенча презентация эшләнә.

Проект технологиясе белән бирелгән белем һәм тәрбия укучыларга яңача тәэсир итә һәм аларның хәтерендә озак саклана.

Максатым - һәр яктан камилләшкән шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү.

= Проектның авторы: =

Камалова Зөлфирә Салихҗан кызы

= Фән, сыйныф: =

Әдәбият, 8 нче сыйныф

= Вазифа: =

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

= Яшәү урыны: =

Татарстан Республикасы Аксубай районы Иске Кыязлы авылы

= Проектның кыска аннотациясе: =

Яңа технологияләр кулланып эшләү - бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Белем һәм тәрбия бирүнең традицион  формалары белән беррәттән яңа, ягъни инновацион технологияләр дә уңышлы файдаланыла. Инновацион технологияләр арасында проектлар технологиясе зур урын ала. Проектлар берничә төргә бүленә: тикшерү, иҗади, гамәли юнәлешле, рольле, предметара. Мин сезгә укучылар белән эшләгән проектларның берсен тәкъдим итәм. "Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе" иҗади проекты. Проектта 8 нче сыйныф укучылары, аның авторы һәм координаторы 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалова Зөлфирә Салихҗан кызы катнаша.

= Дәреснең максаты: =

1. Укучыларны педагог, олпат дин әһеле, археограф, тарихчы, мәгъгрифәтче, философ, нәсыйхәтче, журналист, әдип Р. Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында мәгълүмат бирү.

2. Р. Фәхреддинең гыйбрәтле сүзләре һәм нәсыйхәтләре белән танышу, фикер  алышу.

3. Укучыларга әдипнең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре аша әхлак тәрбиясе бирү, эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлар: әдипнең портреты, фоторәсемнәре, җыентыклары, хезмәтләре, газета-журнал материаллары, әдип турындагы плакатлар.

= Дәрес барышы: =

 1. Кереш өлеш (укучыларны дәрескә әзерләү).

 2. Яңа материалны үзләштерү.

Укытучы: Бүгенге дәрес темасында әхлак, әхлак тәрбиясе дигән сүзләр бар. Сез “әхлаклылык” сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

1 нче укучы: Тәрбияле булу, тәртипле булу дип аңлыйм.

Укытучы: Укучы мәктәпкә укытучының кушкан эшен төгәл, җиренә җиткереп үти, өйдә әнисе сүзен тыңламый, карыша. Бу малайны әхлаклы дип әйтеп буламы?

2 нче укучы: Юк. Тәрбияле кеше һәр  җирдә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш.

Укытучы: Укучылар, сез бу сүзнең мәгънәсен дөрес аңлыйсыз. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “әхлак” сүзенә “кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы” дигән аңлатма бирелә. Димәк, кеше жәмгыятьтә үз-үзен тотнаклы, әдәпле тотарга тиеш икән.

Бүген без Ризаетдин Фәхреддин әсәрләрендә әхлак темасы мәсьәләләре ничек бирелгәнлеген ачыкларбыз. Ул, энциклопедик белем иясе буларак, рухи тормышың төрле тармакларында йөзләрчә хезмәтләр, әсәрләр иҗат иткән. Бу күренекле шәхеснең тууына ... ел.

Өйгә эш итеп һәм төркемгә Р. Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителгән иде. Хәзер шуларга җавапларны ишетербез. Әйдәгез, беренче төркемгә сүз бирик.

1 нче укучы: ( Әдипнең тормыш юлын сөйли).

Укытучы: икенче төркем Р. Фәхреддиннең әхлак мәсъәләләренә багышлап язылган китапларын барлап килергә тиеш иде.

2 нче укучы:( Әдипнең әхлак мәсьәләләренә багышланган жыентыкларын санап үтә).

Укытучы: хәзер һәр төркемгә Р. Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен тәкъдим итәм. Сез шуларга карата фикерләрегезне әйтерсез.

1 нче төркемгә: "Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы".

2 нче төркемгә: "Күңелне үзенә тартучы нәрсә - кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләре".

3 нче төркемгә: "Гакыллы кешенең йөге - башында, ахмак кешенең йөге аркасында".

(Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Укытучы: Алдагы сыйныфларда без әдәбият дәресләрендә Р.Фәхреддиннең шул гыйбрәтле сүзләргә кагылышлы нинди әсәрләрен өйрәндек ? Һәр төркем хәзер шул гыйбрәтле сүзләргә туры килә торган әсәр исемнәрен атап чыксын һәм дәлилләсен.

(Укучылар әсәр исемнәрен әйтә һәм дәлилләр китерә.)

= Өйрәнелгән материалны ныгыту: =

Укытучы: Алдагы сыйныфларда үтелгән әсәсрләрне дә онытмагансыз икән, төпле фикерләрегез өчен зур рәхмәт. Хәзер мин Р.Фәхреддиннең шул гыйбрәтле сүзләренә туры килә торган нәсыйхәтләреннән мисаллар укыйм, игътибар белән тыңлап торыгыз һәм истә калдырыгыз, барлык укучыларның да хәтеренә сеңсен.

( Укытучы "Нәсыйхәт", "Җәвамигул - кәлим шәрхе" җыентыкларыннан нәсыйхәтләр укый.)

Укытучы: Ә хәзер һәр төркемгә борынгы татар прозасыннан хикәятләр укыйм, сез шул хикәятләр хакында үз фикерләрегезне, нәтиҗәләрегезне әйтерсез.

(1 нче төркемгә - "Горурлыкның җәзасы"; 2 нче төркемгә - " Тышкы матурлык берни түгел"; 3 нче төркемгә "Акыл нәрсә дә, гыйлем нәрсә" хикәятләре тәкъдим ителә.)

Укытучы: Бик дөрес нәтиҗәләр чыгардыгыз, ә бу хикәятне бәян итүчеләр нинди нәтиҗә чыгарган соң?

(Укытучы хикәяттә язылган нәтиҗәләрне укый.)

= Дәресне йомгаклау =

Укытучы: Һәр төркемгә дә әдәбият дәфтәрләренә түбәндәге сорауга җавап язарга: Р. Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре бүгенге көн өчен әһәмиятен югалтмаганмы?

(Укучылар үз фикерләрен язалар, укытучы эшләрне җыеп ала һәм кайберләрен кычкырып укый.)

Укытучы: Укучылар бу гыйбрәтле сүзләр, нәсыйхәтләр, хикәятләр, моннан бер гасыр элек язылса да, үз әһәмиятләрен әле дә югалтмаган. Кешелеклелек, тәрбиялелек,әдәплелек һәм халыкның йөз аклыгы, кыйммәтле хәзинәсе булып калалар. Хәзер наркомания, гаделсезлек, фахишәлек, ата-анага карата мәрхәмәтсезлек, явызлык кебек начар гадәтләр көннән-көн ишәя, матбугатта, радио-телевидениедә күңелсез вакыйгалар турында хәбәрләр әледән-әле яңгырап тора. Димәк, мәгьрифәтче язучыларны борчыган мәсьәләләр бүген дә бар. Р. Фәхреддин үзенең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре белән безгә әхлаклылыкның чын эчтәлеген ачып, аңлатып бирергә тырышкан, тәрбия үрнәген биргән. Яшьләрне укырга, күп белергә өндәгән, кимчелекләрдән, яман гадәтләрдән арынырга чакырган, начарга иярүдән сакланырга кушкан.

Дәресебезне үгет-нәсыйхәткә өндәгән мөнәҗәт белән тәмамлыйсым килә.

( Укытучы мөнәҗәт көйли.)

1.Нәтиҗә.

2.Укучыларның белемнәрен бәяләү.

= Өй эше =

Түбәндә бирелгән темаларга кыскача җавап язып килергә:

1 нче төркемгә - Кешене бизәүче сыйфатлар һәм аларның антонимнарын санарга.

2 нче төркемгә - Рухи яктан бай дип нинди кешене саныйсыз?

3 нче төркемгә - Эчке һәм тышкы дигән төшенчәләрне ничек аңлыйсыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ

Ризаэддин Фәхреддин укулары өчен әзерләнгән материал...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр ук...

Туган (татар) теле дәресләрендә әхлак тәрбиясе

Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбиял...