Туган (татар) теле дәресләрендә әхлак тәрбиясе
статья (9 класс)
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
chygysh.docx | 24.88 КБ |
Предварительный просмотр:
Туган (татар) теле дәресләрендә әхлак тәрбиясе
...Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер дип язган Ризатдин Фәхреддин.
Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе-тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше.
Һәрбер укытучының бурычы балада эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Укытучы буларак, үз халкыбызның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү мөһим. Шуңа күрә балаларга үз милләтен, әти- әнисен, әби-бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирергә кирәк. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле. Әйтик, башлангыч сыйныфларда бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, балаларның зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Бала күңеленә Ана назы, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була. Балалар белән курчакларны тотып бишек җырларын еш җырлыйбыз. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята.
Халык уеннары да балаларның иң яраткан шөгыле. Уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл, аралашу үсешенә йогынты ясый. Уен сайлаганда балаларда бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү, таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тотыла. Шул уңайдан без төрле милләт халкының уеннарын уйныйбыз. Мәсәлән: “Без, без, без идек...”, “Зур туп”, һ.б.
Бу уеннар аша балалар төрле милләт вәкилләренә, аларның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирамлы мөнәсәбәт,к ешелеклелек, тату яшәү һәм башка төрле матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәмче була. Балалар күңелләрендә нәфислек, матурлык тойгылары уяна.
Безнең республикада төрле милләт халкы яши, милләтара дуслык, кешеләр, дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, бәйләнеш бик мөхим булуын,т өрле милли киемле курчаклар күрсәтү, символикаларны, байракларны күрсәтүдән гыйбарәт.
Үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып тыңлап үскән баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була. Бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.
Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби-бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре-шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.
Дәрес барышында татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф-гадәтләребезне, матур йолаларыбызны бөтенләй онытмасак иде!
Әхлак тәрбиясе процессында укытучының роле зур. Бала күп вакытын мәктәптә үткәрә. Шуңа күрә укытучы балаларга әхлак тәрбиясе бирүне уеннар, әдәби әсәрләр аша җиткерергә тиеш.
Әхлак тәрбиясе-театральләштерү эшчәнлеген алып барганда, аеруча нәтиҗәле. Һәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга. Рольләрне башкарганда, укучылар геройлар язмышын үзләре аша үткәреп, әхлакый тәрбия алалар. Сезнең игътибарыгызга, безнең укучыларның башкаруындагы “Бер күрешү-бер гомер” спектакленнән өзек тәкъдим итәбез.
Әдәби әсәр, уеннар, җыр сәнгате, театр аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү-безнең бурычыбыз.
Чөнки: “Һәр бала күңеле ачылмаган дөнья, аның күңелендәге кыңгырауны укытучы эзләп тапса, ул кыңгырау гаҗәп матур авазлар белән чыңлый башлый” .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле дәресләрендә сәләтне үстерү алымнары.
Статья на газету"Ачык дәрес"...
татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)
Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.
Ризаэддин Фәхреддин....
Татар теле дәресләрендә уеннар куллану-рухи физик яктан сәламәт булу ул.
Асылова Л.Т. “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның...
" Татар теле дәресләрендә уеннар"
Татар теле дәресләрендә уеннар...
Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.
Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, һәръяктан камилләшкән шәхес тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...