Халык авыз иҗатында чишмә образы
статья на тему
Безнең заман – тизлек заманы, машиналар заманы. Табигать белән кеше арасында ара һаман ераклаша кебек. Күңелләр табигый тавышларны, табигый моңнарны тоймый башлый, тупаслана, катылана... Көндәлек мәшәкатьләр эчендә калган кеше Табигать янына тукталып, аңа сокланып алырга вакыт тапмый...
Заманыбызның аеруча актуаль төс алган мәсьәләләреннән берсе - ул, әлбәттә, табигатькә мөнәсәбәт. Чөнки кешелек һәм шәхес яшәешенең нигез дөньясы булган, әмма хәзерге цивилизация шартларында юкка чыгу куркынычы алдында калган табигатьне саклап калу өчен, беренче чиратта, кешеләрдә аңа дөрес караш тәрбияләргә, аның тормыштагы ролен һәм әһәмиятен тирәнтен төшендерергә кирәк.
Тарихыбызда чишмә образына мөрәҗәгать итү бик ерактан килә. Әле язучылык барлыкка килгәнче үк, борынгы бабаларыбыз табигатнең бу серле чыганагы - чишмәләргә табынып, аны зурлап яшәгән. Алар чишмә юлының озынлыгын кеше гомеренә тиңләгәннәр. Әлеге чагылыш ерак дәверләрне үтеп, риваять-легендалар, сынамышлар, әкиятләр, мифлар рәвешендә бүгенге көннәргә килеп җиткән.
Чишмәләр безнең өчен буыннан-буынга васыять булып күчеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән кадерле хәзинә. Шул хәзинәне саклау, яшәү чыганагы булган чишмә-суларны кадерләү – безнең дә бурычыбыз.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Халык авыз иҗатында чишмә образы | 36.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар халык авыз иҗатында чишмә образы
И.Р. Бламыкова, 81нче урта мәктәп, Казан шәһәре
Безнең заман – тизлек заманы, машиналар заманы. Табигать белән кеше арасында ара һаман ераклаша кебек. Күңелләр табигый тавышларны, табигый моңнарны тоймый башлый, тупаслана, катылана... Көндәлек мәшәкатьләр эчендә калган кеше Табигать янына тукталып, аңа сокланып алырга вакыт тапмый...
Заманыбызның аеруча актуаль төс алган мәсьәләләреннән берсе - ул, әлбәттә, табигатькә мөнәсәбәт. Чөнки кешелек һәм шәхес яшәешенең нигез дөньясы булган, әмма хәзерге цивилизация шартларында юкка чыгу куркынычы алдында калган табигатьне саклап калу өчен, беренче чиратта, кешеләрдә аңа дөрес караш тәрбияләргә, аның тормыштагы ролен һәм әһәмиятен тирәнтен төшендерергә кирәк.
Мине аеруча табигать табышмакларының берсе - чишмәләр кызыксындыра. Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу – чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр. Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән алар?!
Тарихыбызда чишмә образына мөрәҗәгать итү бик ерактан килә. Әле язучылык барлыкка килгәнче үк, борынгы бабаларыбыз табигатнең бу серле чыганагы - чишмәләргә табынып, аны зурлап яшәгән. Алар чишмә юлының озынлыгын кеше гомеренә тиңләгәннәр. Әлеге чагылыш ерак дәверләрне үтеп, риваять-легендалар, сынамышлар, әкиятләр, мифлар рәвешендә бүгенге көннәргә килеп җиткән. Мифологик күзаллаулар нигезендә, кешеләр һәр табигать күренешенең иясе, алласы бар дип уйлыйлар һәм аларның рухи дөньясына кеше сыйфатына ия булган аллалар, ияләр, рухлар, мифик затлар килеп керә. Борынгы мифологик хикәятләрдә сулыклар, чишмәләр, елга-күлләр белән бәйле өч зат турында мәгълүмат саклана: су бабасы, су иясе, су анасы (кызы). Болар су-күлләрнең, диңгезләрнең, елгаларның иң тирән җирендә торалар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та алалар. Бик сирәк кенә күзгә кеше кыяфәтендә дә күренәләр. Су анасы кайчагында, басмага чыгып утырып, ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын, көмеш тарак белән тарый...
Күренекле шагыйребез Габдулла Тукай да, шушы мифологик персонажларны кулланып, “Су анасы” һәм “Шүрәле” исемле әкиятләрен иҗат итә. Тукаебызның җиңел кулы белән Шүрәле һәм Су анасы образлары татар культурасының символына әйләнеп кенә калмый, бүгенге көн яшьләренә һәм киләчәк буынга әби-бабаларыбызның яшәү рәвешен өйрәнергә ярдәм итә һәм тәрбия чарасы ролен дә үти.
Халык авыз иҗатында табышмаклар зур урын алып тора дибез икән, монда, әлбәттә, чишмәләр дә үз урынын тапкан. Мәсәлән: “Тау астында анасы, чыгып кача баласы”, “Башы тауда, аягы диңгездә”.
Чишмә-суларга карата булган мөнәсәбәт мәкаль-әйтемнәрдә дә чагылыш тапкан: “Агар суның кадере юк”, “Агым судан чиста булмассың”, “Аккан су кире кайтмас”, “Суның кадере чишмә корыгач беленә” һ.б.
Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Татар җырларында сәнгать тәрбиясе эффекты булып, халыкның табигатьне кабул итүен, үзләштерүен киң тарлган символик образлар белән гәүдәләндерү кулланыла. Яраткан кешене сандугач белән, сафлыкны, пакълекне, чисталыкны, керсезлекне чишмә белән чагыштыру киң чагылыш таба. (“Салкын чишмә”, “Су буйлап”. Чишмәләребез халкыбызның гадәт-йолалары белән дә тыгыз бәйләнгән. Яшь кыз белән егет беренче тапкыр чишмә буенда очрашалар.
Димәк, югарыда санап кителгән татар халык авыз иҗатының барлык төр жанрларында да чишмә - тәрбия чыганагы, балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерүдә бер өлге булып тора, чисталык, пакълек символына әверелә.
Рус телендә чишмә сүзе “родник” дип тәрҗемә ителә. Тамыры “род”, ягъни “нәсел” сүзеннән гыйбарәт. Дикъкать белән карасаң, родина, родители, родословная, родной, родственник сүзләренең нигезендә дә шул ук тамыр. Димәк, чишмә сүзе туган як, ата-ана, шәҗәрә, туган, кардәш сүзләре белән мәгънәдәш сүз булып чыга.
“Җире тартмаса да, суы тарта”, - ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә.
Авылга кунакка кайтканда игътибар иткәнем бар. Күпер узган саен, сулы елга эзлисең. Ләкин, ни хикмәт, елгасы бар, суы юк. Булса да, ул күп очракта сазлыкны хәтерләтә. Чыннан да, соңгы елларда елга-күлләребез кибүгә таба бара. Бәлки, җир-ана бездән, кешеләрдән, чишмәләргә, елга-күлләргә карата күрсәткән игътибарсызлыгыбыз, битарафлыгыбыз өчен “үч аладыр?” Кеше табигать баласы, димәк, табигать кануннарын үтәп, башка тере организмнар белән гармониядә яшәргә тиеш. Шул очракта гына кешелек дөньясына янаган экологик гарасатны туктатып булачак.
Чишмәләр безнең өчен буыннан-буынга васыять булып күчеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән кадерле хәзинә. Шул хәзинәне саклау, яшәү чыганагы булган чишмә-суларны кадерләү – безнең дә бурычыбыз.
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, -
Чишмәләрнең кадерен белегез.
Кулланылган әдәбият
- Гыйләҗетдинов С.М. Татар халык риваятьләре һәм легендалары, “Раннур” китап нәшрияты, 2000.
- Насыйбуллина Т. Авылым чишмәләре // Мәгариф. – 2006, №7 -8б.
- Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993.
- Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад по татарской литературе "Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү"
Материал можно использовать в преподавании Татарской литературе...
Элективный курс. Татар халык авыз иҗаты.
Цель и задачи элективного курса: дать учащимся систематическую научную информацию о фольклоре, на этой основе формировать специальные знания и навыки; научить детей думать и при анализе произведений, ...
Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.
Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыг...
"Татар халык авыз иҗаты"
"Татар халык авыз иҗаты" дигән темага авторлык программасы. Урта мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучыларына ярдәмлек....
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....
Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары
5 сыйныф татар әдәбияты "Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары" темасы буенча презентация...
Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.
Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы....