Элективный курс. Татар халык авыз иҗаты.
элективный курс по теме

Цель и задачи элективного курса: дать учащимся систематическую научную информацию о фольклоре, на этой основе формировать специальные знания и навыки; научить детей думать и при анализе произведений, развивать мышление учащихся. Элективный курс также включает тематическое планирование.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elektivnyy_kurs.tatar_halyk_avyz_izhaty..doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Л. С. Гыйниятуллина, 7 нче урта гомуми белем  мәктәбенең

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Татар халык авыз иҗаты” темасы буенча электив курс

        Электив курс программасы киләчәктә һөнәрләрен филология өлкәсе (татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбияче, журналист, фән эшлеклесе, язучы, шагыйрь һ.б.) белән бәйләүче профиль классларында белем алучы югары сыйныф укучыларына адреслана. Программаның эчтәлеге язучы, галим Н. Исәнбәтнең “Балалар фольклоры” дип исемләнгән хезмәтенә нигезләнде.

        Гаилә һәм мәктәп баланы китапка һәм язма әдәбиятка алып керәләр. Бу ике арада халык авыз иҗаты күпер хезмәтен үти. Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. Баланың монологик сөйләмен үстерү өчен, әкият яки хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү бик файдалы. Бәйләнешле сөйләм үстерүдә әкият яки хикәяләрне сәхнәләштерү дә бик әһәмиятле чара. Грамматик яктан дөрес сөйләм үстерүдә сүзле уеннар куллану шулай ук үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Уеннар уйнаганда,  балаларның аралашу мөмкинлекләре байый һәм киңәя, баланың бәйләнешле сөйләменең грамматик төзелеше формалаша, камилләшә, сүз байлыгы арта, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре үсә.Бала үз фикерен башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнә, сөйләмендә эзлеклелек барлыкка килә. Кыскасы, фольклор балаларның телләрен, күңелләрен ачучы, уеннарын һәм ялларын оештыручы, аларны юатучы, тән хәрәкәтләрен ритмга, көйгә салучы үзе бер иҗат.

        Оештыру юнәлешендәге максат – мәктәп кысаларында әдәбиятны традицион нигездә өйрәнүче укучыларны да фәнни фикерләүгә корылган, кызыклы һәм файдалы концепция белән таныштыру.

Курсның эчтәлеге ягыннан масаты – татар халкының әдәби мирасын бербөтен итеп системада, гадәтидән катлаулыга принцибы нигезендә, закончалыкларга таянып өйрәнү һәм шул рәвештә зәвыклы китап укучы тәрбияләү.

Әдәбият – сәнгатьнең иҗади фикерләүне үстерүгә корылган шактый катлаулы төре. Шуңа да “Татар халык авыз иҗаты” дигән электив курсны өйрәнү процессында формалашкан махсус белемнән күнекмәгә кадәр үтелгән юл түбәндәге бурычларны хәл итүне таләп итә:

  1. укучыга  фольклор турында системалы фәнни мәгълүмат бирергә, шул нигездә махсус белем һәм күнекмәләр формалаштырырга;
  2. логик закончалыкларга таянып, әдәби әсәргә анализ барышында, баланы уйларга өйрәтергә,  аның фикерләвен үстерергә;
  3. сәнгатьчә фикерләү алымнарын үзләштереп, укучыны иҗади эшчәнлеккә алып чыгарга;
  4. бәйләнешле сөйләмнең телдән һәм язма формаларын үстереп, мөстәкыйль фикерләргә сәләтле булган һәм фикерен ачык әйтә белүче шәхес тәрбияләргә.

Электив курс программасының максатлары:

  1. укучының танып белү эшчәнлеге аша мөстәкыйль фикер йөртүенә ирешү, төрле чыганакларга таянып, үзлектән белем алу күнекмәләре формалаштыру;
  2. сәнгать телен аңлап, әдәби әсәргә бәя бирергә өйрәтү;

 Электив курс ахырында укучылар ия булырга тиешле белем   һәм күнекмәләр:

  1. сәнгать телен аңлау өчен, кулланылган әдәби  алымнарны үзләштерү;
  2. әсәргә бәя бирү өчен, логик гамәлләрне өйрәнү (анализ, синтез, гомумиләштерү, нәтиҗә һ.б.);
  3. халык авыз иҗаты әсәрләренә анализ ясарга өйрәнү.

         

             Пограмма (атнага 1 сәгатьтән) 34 сәгатькә исәпләнгән

                                      Укыту-тематик план

Тема

Сәг.

саны

Эшчәнлек

төре

1

Кереш. Татар халык авыз иҗаты.

1

Дәрес-лекция

2

Мәкальләр, әйтемнәр.

Табышмаклар.

Уеннар.

Санамышлар.

Әкиятләр.

Тизәйткечләр.

Шарадалар.

8

Дәрес-лекцияләр

3

Халык авыз иҗаты әсәрләренә анализ:

  1. мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар;
  2. табышмаклар;
  3. җырлар, бәетләр, такмаклар;
  4. әкиятләр, дастаннар;
  5. мәзәкләр, такмазалар;
  6. уеннар, санамышлар;
  7. тизәйткечләр, шарадалар.

7

Анализга нигезләнгән дәрес-практикумнар

4

Сәнгатьле укырга өйрәнү:

  1. табышмаклар уку;
  2. әкиятләр уку;
  3. мәсәлләр уку;
  4. шигырьләр уку;
  5. мәкальләр һәм әйтемнәр уку;
  6. бәетләр, мөнәҗәтләр уку;
  7. мәзәкләр, такмазалар уку.

9

Дәрес-практикумнар

5

Халык авыз иҗаты әсәрләрен сәхнәләштерү:

  1. әкиятләр сәхнәләштерү;
  2. мәзәкләр сәхнәләштерү;
  3. уеннар уйнау.

6

Дәрес-практикумнар

6

Докладлар тыңлау

3

Семинар-дәресләр

Бөтенесе:

34 сәг.

                               Программаның эчтәлеге

Тема 1.  Татар халык авыз иҗаты, аның төрләре. Балалар фольклорының халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп төзелүе.

Н. Исәнбәтнең китабы, өстәмә әдәбият, методик ярдәмлекләр.

Тема 2.  Халык авыз иҗаты әсәрләре, сәнгать теле, образ, предмет, аның сыйфатлары:

  1. фикерләү алымнары буларак анализ (таркату), синтез, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару;
  2. өлешләргә анализ, алар арасында бәйләнеш, әсәр төзелеше;
  3. метафора, сүз, күренешнең, предметның метафора вазыйфасын үтәве, метафора ярдәмендә эчтәлек табу;
  4. кабатлау алымы;
  5. образның мәгънә тудыруы, символ (үз эчтәлеген югалтып, башка эчтәлек белән килү);
  6. әсәрнең исеме,  аның метафора һәм символ ролен үтәве, күпмәгънәлелеге һ.б.

Тема 3.  Халык авыз иҗаты әсәренә анализ ясау үзенчәлекләре; тормыш күренешләренә, вакыйгаларына бәя бирүче жанрлар - әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар; аларның кешеләрне тормыш шартларына ярашырга өйрәтүе, тормышның үзен үзгәртүче жанрлар - мәзәкләр, әкиятләр, дастаннар:

  1. әйтемнәр һәм мәкальләрнең үзенчәлекләре, охшаш һәм аермалы яклары;
  2. табышмаклар; каршы якларны берләштерү һәм бербөтенне каршы якларга бүлү гамәлләре нигезендә табышмаклар ясалу;
  3. җырлар һәм бәетләр; аларның төзелешләре, хискә нигезләнүе, хиснең өч өлешкә бүленүе (сәбәбе, дәрәҗәсе, юануы);
  4. мәзәкләр һәм әкиятләр жанрларының төп үзенчәлекләрен ачыклау.

Тема 4.  Халык авыз иҗаты әсәрләрен сәнгатьле уку күнекмәләре; укучыларны сәнгатьле укуның методик нигезләре белән таныштыру; әдәби уку сәнгатен үзләштерүгә (дөрес суларга, интонация сайларга өйрәтү, тавыш кую, дикция өстендә эшләү); иҗади күнекмә һәм осталыкларын үстерү (хыял, эмпатия һ.б.).

Тема 5.  Халык авыз иҗаты әсәрләрен сәхнәләштерү күнекмәләре; артистизм, эстетик тәрбия бирү; психологик көйләү (настрой), дөрес интонация табуга ярдәм итү.

Тема 6. Төрле темаларга докладлар язарга өйрәнү:

  1. Нәрсә ул фольклор?
  2. Сәнгатьле уку нигезләре.
  3. Эстетик тәрбия чарасы буларак сәнгатьле уку.
  4. Текст эчтәлеген сөйләү.
  5. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Һ.б.

                                           Әдәбият

  1. Н. Исәнбәт. Балалар фольклоры. Казан, 1984 ел.
  2. “Фән һәм мәктәп” журналлары, №2, №5-6, 2006 ел.
  3.  “Мәгариф” журналлары, №10, 2000; №1, 2001 ел.
  4. Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. Яр Чаллы, 2000 ел.
  5. И. Н. Надиров. Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988 ел.
  6. Я. Г. Абдуллин. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан, 1993 ел.
  7. Г. Гыйльманов. Идегәй. Татар халык дастаны. Казан, 1994 ел.
  8. Л. Җамалетдин. Татар халык әкиятләре. Тылсымлы әкиятләр. Казан, 1994 ел.
  9. С. Гыйләҗетдинов. Татар халык риваятьләре һәм легендалары. Казан, 2000 ел.
  10. Ф. Әхмәтова-Урманче. Татар эпосы. Бәетләр. Казан, 2001 ел.
  11. М. Садри. Иртешкә сәяхәт. Әкиятләр, җырлар. Казан, 1989 ел.
  12. И. К. Хәйруллин. Татар халык иҗаты. Сүз эчендә хикмәт бар. Казан, 1999 ел.
  13. К. Хөснуллин. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. Казан, 2001 ел.
  14. Ф. Зыятдинова. Татар халык әкиятләре. Алтын балык. Казан, 1999 ел.
  15. Н. Вәлитова. Көмеш-Сылу. Татар халык әкиятләре. Казан, 1993 ел.
  16. Ш. К. Шәрифуллин. Сак-Сок. Татар халык иҗаты музыкаль җәүһәрләре. Казан, 1999 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

"Татар халык авыз иҗаты"

"Татар халык авыз иҗаты" дигән темага авторлык программасы. Урта мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучыларына ярдәмлек....

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары

5 сыйныф татар әдәбияты "Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары" темасы буенча презентация...

Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә фигыльләр

7 нче сыйныф татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Проект "Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы".

Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе. Проект җитәкчесе:Зиннәтуллина Р.Х. Проектның темасы: Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы.Проектның актуальлеге.  Тәрбия өлкәсен...