"Татар халык авыз иҗаты"
рабочая программа (9 класс) по теме

Муслимова Кадрия Усмановна

"Татар халык авыз иҗаты" дигән темага авторлык программасы. Урта мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучыларына ярдәмлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_khalyk_avyz_izhaty.docx78.55 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМИЯЛЕ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ӨСТӘМӘ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ”

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ КАФЕДРАСЫ

      Килешенгән

Милли эшләр буенча

директор урынбасары

            Л.А.Давыдова                        

  ___________    2014 нче ел                                

Килешенгән

Мәктәп директоры

                               

     В.Р.Козловская                        

    ___________   2014нче ел

Раслый

        ТР МҮИның татар теле әдәбияты һәм әдәбияты кафедрасы доценты

     Ә. Р. Мотыйгуллина

___________ 2014нче ел

“ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ”

(Мәктәпләрдә эшләүче татар теле һәм әдәбияты, өстәмә белем бирү укытучыларына тәкъдим ителә)

КАЗАН- 2014

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтының  татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тәкъдиме буенча төзелә

Төзүче-автор:

К.У.Мөслимова, Казан шәһәре Совет районы муниципаль белем бирү учреждениесе “124нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рецензент:

Л.Ф.Җамалиева - филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге, татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты.

Җитәкчесе:

Ә.Р.Мотыйгуллина - филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге, татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты  татар теле һәм әдәбияты кафедрасының методисты.

Бу авторлык программасы мәктәпләрдә эшләүче татар теле һәм әдәбияты, өстәмә белем бирү укытучыларына тәкъдим ителә. Программада кызыклы һәм бай материал тупланган.

                                                                      Халык зур, көчле ул, дәртле ул,

                                                           моңлы ул,әдип ул, шагыйрь ул.

Г.Тукай

Аңлатма язуы

Хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән  татар әдәбиятын укыту программаларында һәм дәреслекләрдә татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә бик аз вакыт бирелә. Билгеле, бу әдәбиятка караган дәресләрнең гомуми саны  аз булу белән аңлатыла. Урта мәктәптә татар халык авыз иҗаты урта звенода уку елы башында ук өйрәнелә. Һәм татар халык авыз иҗаты байлыгын күз алдына китерү өчен генә дә бу сәгатьләр саны җитәрлек түгел.

Күренекле язучы, әдәбият белгече, М.Горький инде узган гасырның беренче яртысында, ил күләмендә язучылар союзы оешкан чорда ук үзенең бер чыгышында: “Сүз сәнгатенең башы фольклорда” дигән фикерне әйтә. Чыннан да матур әдәбият үзенең эчтәлеге, формасы, жанрлар һәм образлар системасы формалашу ягыннан да фольклорга нигезләнә. Шуңа күрә мәктәп чорыннан ук укучыларны әдәби әсәрне фольклорга нигезләнеп аңларга өйрәтү дә бик мөһим.

Шул ук вакытта халык авыз иҗаты мирасы белән танышу укучы күңелендә туган төбәккә мәхәббәт уяту, патриотизм хисләре тәрбияләү, халкыбызның милли йолаларын, этнографиясен өйрәнү өчен дә мөмкинлек бирә. Халык иҗаты әсәрләре, бала күңелендә кечкенәдән әдәплелек, тәүфикълылык, намуслылык кебек югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә нигез булып тора.

Балаларга белем һәм тәрбия бирү эшендә фольклор мөмкинлекләреннән файдалану - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф – гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияли. Моңа ирешү юлында дәрестән тыш чаралардан иң уңышлысы – халык иҗатын түгәрәк кысаларында өйрәнү.

“Татар фольклоры” түгәрәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучыларның фәнни-эзләнү эшенә мөмкинлекләре арта, аларның дәрестә алган белемнәрне гамәлдә куллану, сөйләм күнекмәләре үстерелә.

Программа 3 елга исәпләнгән. Төркемдә 15 укучы. Оешма  атнасына 4 сәгать, елына 144 сәгатькә исәпләнгән. Теоретик белем бирү күп вакытта мәктәптә үткәрелә.

Материалның актуальлеге. Хәзерге вакытта барган зур үзгәрешләр чорында мәктәп һәм гаилә алдына укучыларны, үзләренең ата-аналарының, әби-бабаларының үткән юлын, аларның тарихын, мәдәниятен, халык авыз иҗатын өйрәнмичә,  рухи яктан көчле, белемле, тормышта үз урыннарын таба алырга сәләтле итеп тәрбияләү бурычы куела.

Программабыз мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучылары өчен төзелә. Бу эшебез аша югарыда күрсәтелгән бурычларны тормышка ашыруны күздә тотабыз.

Тикшерү объекты. Татар халык иҗаты төрләре белән таныштыру һәм аларны өйрәтү.

Программабызның максаты. Татар халык авыз иҗатын, аның жанрларын, образлар системасын, поэтик үзенчәлекләрен  өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, белемле, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил, конкурентлыкка сәләтле, үз иленең патриотлары булган шәхес итеп тәрбияләү.

Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу, бу өлкәдә эшләүче галимнәр хезмәтен һәм оешмалар эшчәнлеген өйрәнү;
  • Халык авыз иҗаты жанрларын, образлар системасын, тематикасын һәм поэтик үзенчәлекләрен өйрәнү аша укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә сәләтле һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләү;
  • иҗади омтылыш, халык авыз иҗаты үрнәкләрен, йолаларны өйрәнеп, аларга карата милли  горурлык хисләре тәрбияләү.

Әкият жанры турында

Реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәрләре әкиятләр дип атала. Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора.

Татар халык әкияләрен шартлы рәвештә өч төркемгә бүләләр: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагы әкиятләр күп түгел дияргә була. Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре, кошлар һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә төрле хайваннарга төрлечә бәя бирелә: ат – һәрвакыттагыча, эшчән һәм кешенең якын дусты; кәҗә – тапкыр, бүре – усал һәм аңгыра, арслан – көчле, төлке – хәйләкәр, аю – авыр табигатьле һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң еш очрый торган киек – төлке. Аннан кала аю һәм бүре. Төлке барлык әкиятләрдә да диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сурәтләнә. Аю, бүре – тупас, ахмак буларак тасвирлана.

Хайваннар турындагы күпчелек әкиятләр сыйнфый җәмгыять шартларында төрле төркемнәрнең үзара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерә. Әкият эчтәлегендәге бу хакыйкатьне балаларга ача белү, төшендерү кирәк. Бу төр әкиятләрнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: аларда аллегория ярдәмендә гомумән кешеләргә хас кимчелекләр дә тәнкыйть ителә. Бу очракта хайваннарның гадәтләре, йөреш-кыланмышлары кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфатларны күрсәтү өчен файдаланыла. Әкиятләрдә ялкаулык, эш сөймәү кебек сыйфатлар аеруча көчле ирония белән сурәтләнә, хезмәт сөймәүчеләр хурлыкка калдырыла, аларга карата тискәре караш тудыра. Яхшылыкның кадерен белмәү, игелекне оныту кебек сыйфатларны да халык кискен гаепли. Кыскасы, бу төркем әкиятләрдә халык әхлагы, аның кагыйдәләре чагылыш таба.

Тылсымлы әкиятләрнең үзәгендә уңай образ – батыр, акыллы, кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Ул патша, дию пәриләре, аждаһалар яки башка шуның кебек кара көчләргә каршы көрәштә һәрвакыт җиңеп чыга. Әкият герое хезмәт халкының иҗтимагый, әхлакый һәм эстетик идеалларын чагылдыра. Аңа акыл иясе картлар, курку белмәс дуслары, тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар, төрле серле әйберләр, кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар.

Тылсымлы әкиятләрнең бер өлеше аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләүдән башланып китә. Карт ата үләр алдыннан балаларына васыять итеп калдыра ("Һөнәрле үлмәс", "Юләр угыл", "Өч ул" һ. б.). Аталарның васыятен тотмаган, икенче төрле итеп әйткәндә, өлкәннәрнең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәләре белән хисаплашырга теләмәгән әкият геройларын халык гаепли, аларны бәхетсезлеккә дучар итә. Аталарының васыятен, киңәшен тоткан уллар исә әкиятләрдә мактала, алар юлларында яңадан-яңа уңышларга ирешәләр.

Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә.

Татар халкы әкиятләрендә хезмәт ияләре – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар исә надан булып сурәтләнә. “Кәкре каен” әкиятендә халыкның зирәклеге комсыз байларның наданлылыгына каршы килә.

Мәкальләр турында

                                                  “Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен  

                                                  көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил

                                                  яки шигьри бер мисал урынында әйтеп йөртеп

                                                  йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер тирән

                                                  мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык

                                                  хикмәте әсәрләре мәкаль дип йөртелә”.

                                                                                             Нәкый Исәнбәт

              Мәкальләр – халык авыз иҗатының кыска төре. Алар бик борынгы заманнардан бирле яшәп киләләр, телдән телгә күчеп таралар һәм хәзерге вакытта да бик актив иҗат ителәләр. Мәкальләр күләме белән кыска һәм тирән мәгънәле, тәмамаланган фикерне аңлата торган, рифмага салып әйтелгән җор сүзләр була. Алар халыкның күпьеллык тәҗрибәсе нигезендә сыналган эшнең нәтиҗәсе буларак туалар. Дөньяда телсез, җырсыз һәм моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр, һәрбер халык үз телендә мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар. Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар сөйләшкәндә сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль әйтеп куя.

        Мәкальләр зур өч төркемгә бүленәләр:

  1. хезмәт һәм табигать дөньясы, аны тану, сынау, үзгәртү турындагы мәкальләр;
  2. гаилә тормышы, тән тереклеге турындагы мәкальләр;
  3. тарихи һәм иҗтимагый һәм әхлакый мәкальләр.

Мәкальләрнең түбәндәге әһәмиятләре билгеләнә:

  1. мәкальләрнең, авыз иҗаты буларак, аталар сүзе яки халык хикмәте булуы;
  2. мәкальнең безне иҗтимагый фикергә ия итүе;
  3. тел байлыгы булу ягыннан;
  4. мәкальләрнең хикмәт, тәҗрибә яки сүз материалы булып кына калмыйча, сәнгатьәсәре булуында;
  5. мәкальләр халыкның культура һәм иҗтимагый тарихын, этнографичсен өйрәнү ягыннан күп кенә материаллар бирә алалар;
  6. мәкаль халык рухын өйрәнү ягыннан кызыклы һәм әһәмиятле булуы;
  7. мәкальләрнең (һәм шулай ук әйтемнәрнең дә) фикер оештыручы трибун булуында;
  8. тәрбияви әһәмияте;
  9. мәкальләрнең аңны һәм тормышны үзгәртү коралы булуында.

Табышмаклар турында

        Табышмаклар – мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар белән бергә, - халыкның афористик иҗаты составына керәләр. Исеменнән үк аңлашылганча, алар тыңлаучылар алдына асылы читләтеп әйтү аша белдерелгән билгесез әйбер яки күренешне эзләп табубурычын куялар. Читләтеп әйтү өчен нинди алымнар һәм чаралар куллануга карап, фольклор фәнендә табышмаклар метафорик, сорау, арифметик дип аталган төп өч төргә бүлеп йөртәләр.

        Төзелеше буенча табышмаклар шигъри һәм чәчмә формада булырга мөмкин. Табышмак һәрвакыт ике өлештән – шигъри сурәттән һәм аның җавабыннан торырга тиеш. Җавап өлешен югалтса, ул табышмак буларак яшәвеннән туктый.

        Табышмаклар уен-ял вакытларында, шаярып-көлешеп әйтелсәләр дә, аларның әһәмияте дөнья мәшәкатьләрен онытып торырга, вакытны күңелле үткәрергә ярдәм итү белән генә чикләнми. Шул күңел ачу процессында кешеләр, табышмакка җавап эзләп, зиһеннәрен үткерлиләр, әйберләрне чагыштырып карарга, аларның яңадан-яңа сыйфатларын ачарга өйрәнгәннәр. Поэтик яктан гаҗәп матур, тапкыр сүрәтләр халыкның күңелендә соклану, сөенеч хисләре уяткан, эстетик ләззәт биргән.

        Табышмак жанры чынбарлыкның аерым бер өлкәсен чагылдыра. Ул тормыштагы коекрет әйберләрне һәм күренешләрне тасвирлый, карап торуга гади генә әйберләрнең дә гаҗәп матур шагъри сурәтләрен тудыра.

                                    Өй башында дранча,

                                    Дранча саен бер акча. (Тактадагы ботак эзе)

                                    Ишекле-түрле яшь килен йөри. (Себерке)

        Үзе сурәтли торган әйберне һәм күренешләрне табышмак реаль  тормышның төрле өлкәләреннән ала. Шулай да аларның зур күпчелеге авыл кешесенең хезмәтенә багышланган. Аннары гомумән кешенең практик эшчәнлегенә мөнәсәбәте булмаган табышмакларны күрсәтүе читен. Киек хайваннар һәм кыргый үсемлекләр турындагы әсәрләрне алып карасак та, алардабу нәрсәләрнең тышкы сыйфатлары гына тасвирланмавын, бәлки хуҗалык өчен әһәмиятле булулары, кешегә файдалы яки зарарлы якларга әйтелүен күрәбез.

         Табышмакларның кешеләр үз куллары белән җитештерелгән көнкүреш әйберләрен сайлап алалар: Кояш – тегермән ташы; Ай – калач; ел һәм көннәр – каз һәм аларның бәбкәләре һ.б. Халык очсыз-кырыйсыз күк йөзен, ай һәм йолдызлары белән бергә, бик тапкыр гына авыл өендәге мич эченә “төшереп утырта”:                                    

                                      Мич, мич, мичәкәй,

                                      Мич эчендә чичәкәй;

                                      Чичәкәйдә бер бәлеш,

                                      Түгәрәге бәрәмеш.

        Татар халкы табышмакларында иген игү процессы караганнары да күп. Аларда җир сөрү, тырмалау, орлык чәчү, игеннәрнең үсүе, аларны җыеп алу, ашлыкны эшкәртү – барысы да киң чагылыш таба.

        Табышмаклар тематик төрлелек бик зур. Аларда күк җисемнәре, җир-су, табигать күренешләре, кием-салым, савыт-саба, аш-су, культура-көнкүрешкә караганнарын да табарга була. Кыскасы, бу төр татар халык иҗатында җирдәге һәм күктәге барлык җанлы һәм җансыз нәрсәләр сурәтләнүен күрә алабыз.

Дастаннар турында

        Дастан – фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул “тарих, хикәя”, “үткән эшләр хикәясе” мәгънәсендә йөри. Әмма дастан сүзенең татар телендә башка мәгънәләре дә бар. “Дастан – халык тарихының шигырьләштерелгән чор елъязмасы” дигән караш та таралган.Ул башка халыклардада бар.

        Дастанны “шигырь белән язылган кыйсса” дип тә атыйлар.Кыйсса – үзе дә дастан сүзенә якын, үтә күпмәгънәле сүз: вакыйга, хәл, тарих, хикәя, әкият һ.б. мәгънәләрдә йөри.

        Татар дастаннарының, халык авызыннан җыелып, беренче тапкыр матбугат күрүе рус галиме академик В.В.Радлов хезмәтләре белән башлана.

        Билгеле булганча, героика, ягъни батырлык күрсәтү һәм җиңү героик эпосның төп проблемасын, нигез ташын хасил итә. Героик эпосның төп темаларының берсе булып илне, халыкны илбасардардан саклау темасы санала.

        Безнең дастаннарда да – батырлар турындагы әкиятләргә якын жанр. Хәлиткеч рольне биредә, беренчедән, дә героика уйный. Батырлык һәм алыплык дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Алып – ыруның бердәнбер герое, ул туганнан бирле батырлыклар күрсәтә. Алып һәм башка персонажларның характеры эпик кануннар системасында батыр җиңүчене идеаллаштыру юнәлешендә ачыла. Икенчедән, әкиятләр уйдырмага нигезләнәләр. Халык үзе дә анда сөйләнгән хәлләргә ышанмый. Ә эпик әсәрләр бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләүгә дәгъва  итәләр.

         Дастаннардагы фантастика да әкият һәм мифология фантастикасына якын. Тылсым көче героик эпоста “ата-бабалар тарихын каһарманлаштыручыуниверсаль алым” булып тора.

        Татар дастаннарының күбесе уртак гомумтөрки эпосларның вариантлары булу да аларны дастан дип кабул иттерә. Әйтик, “Күр улы”, “Алпамша”, “Ак күбәләк” һ.б. әсәрлшрдәге эпик формулалар, эпик чигенешләр, шулай ук шактый киң эпик фон әкият жанрына сыймас иде.Шунлыктан күләме ягыннан иң зур булган “Ак бүре”, “Дутан батыр”, “Камыр батыр”, “Әйгәли батыр”, “Тимеркендек” һ.б. әсәрләр дә дастан жанрына, хәтта аның иң борынгы төрләренә дә керә алмыйлар. Алар – әкиятләр.

        Татар дастаннарын сюжет составы һәм теиалары, функция һәм башкарылу формалары, шулай ук поэтик үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүләргә мөмкин:

  1. Алыплар турындагы хикәятләр.
  2. Тарихи дастаннар.
  3. Мәхәббәт дастаннары.

Алыплары турындагы хикәятләр – иң борынгы чорларны чагылдырган

мифологик дастаннар. Алар татар дастаннарының героик эпоска якын төркемен тәшкил итәләр. Алыплары турындагы хикәятләрнең геройлары – пәһлеваннар, батырлар, аучы мәргәннәр, баһадир кешеләр. Бу төр дастаннардагы геройлар аеруча олы көч-гайрәт ияләре булып тасвирланалар. Алар, гадәттә, я ялгыз, я аналары белән генә яшиләр. Кайвыкыт баласыз карт белән карчыкның бердәнбер уллары булып, могңиза ярдәмендә туалар. Үзләренә бәрабәр көчле, сөйләшә торган ярдәмчел һәм ат табалар. Батырлыкларын күп вакыт аның ярдәме белән башлана. Алар ауга йөриләр, киек, поши аталар, өйләнер өчен кыз эзләп китәләр, дошманнары белән көрәшәләр.

        Тарихи дастаннар халык эпосында кайчандыр тарихи шәхесләрдән булган каһарманнарның шигъри образлары һәм коллектив иҗат, чичәннәр фантазиясе тудырган мәһабәт, мәгърур ил батырлары да сурәтләнә.

        Мәхәббәт дастаннары дип аталган әсәрләр дастаннар арасында зур урынны алып тора. Болар – лиро-эпик, лирик-фәлсәфи дастаннар дип тә йөртәләр. Андый әсәрләрне фольклористикада романтик, яисә романтик дастаннар дип тә йөртәләр.

        Дастаннар. Татар халык иҗатында гасырлар дәвамында силкәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Шулай да алар югары гуманистик идеяләрен, сәнгатьчә матурлыгын саклап килгән жанр булып калалар. Халык дастаннарындагы борынгылык бүгенге көн өчен генә түгел, якын узган дәверләр өчен дә түгел, якын узган дәверләр өчен дә архаика булып тора.

Түгәрәк эшчәнлегенең төп эчтәлеге:

  1. Беренче чиратта, түгәрәк эшчәнлеге мәктәп дәреслекләрендә тәкъдим ителгән фольклор үрнәкләрен  тирәнтен өйрәнүне, өстәмә мисаллар белән ныгытуны, ягъни, фәннилек принцибын гамәлгә ашыруны күздә тота.
  2. Икенчедән, халык иҗаты мирасын, дәрестән тыш тәрбия чараларында өйрәнүне планлаштыра.
  3. Укучыларның халык авыз иҗатының бүгенге шартларда яшәешен күзәтү һәм алдагы буыннарга дәвам итүгә катнашу  мөмкинлеген үстерүне максат итеп куя.

Түгәрәк утырышларында белем һәм тәрбия бирү формалары:

  • Укытучы сөйләве;
  • Әңгәмә;
  • Интервью;
  • Рольле уеннар;
  • Читтән торып сәяхәт итү (татар халкының төрле этник төркемнәренең этнографиясенә нигезләнеп);
  • Әдәби кунакханә
  • Фотоальбомнар төзү
  • Газеталар чыгару
  • Викторина оештыру
  • Информантлар белән эшләү
  • Видеоматериаллар туплау һәм аларны өйрәнү
  •  Конкурсларда, конференцияләрдә катнашу

Белем hәм тәрбия бирүнең максат hәм бурычлары.

                   (hәр уку елына)

Уку елы

Максатлар

Бурычлар

1

-Халык авыз иҗатына хас төп үзенчәлекләрне, фольклор берәмлекләрен, жанр төрлелеген, бу өлкәдә эшләүче галимнәр хезмәтен өйрәнү.

-Фольклор турында төшенчә булдыру, татар халык авыз иҗатының милли үзенчәлекләрен өйрәнү;

-Укучыларнын күзаллавын киңәйтү,халык иҗатының бүгенге көндә дә яшәвен аңлату;

-Үз халкың, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2

Фольклор һәм этнография бәйләнешен өйрәтү. Күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыкларның фольклорындагы уртак һәм аермалы якларны өйрәнү

-Укучыларга халык иҗатының этнография белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату. Этнографик эволюцияне күрсәтү.  Татарстанда яшәүче башка халыклар фольклоры турында мәгълүмат бирү.

-Укучыларның сөйләм телен баету;

-Укучыларны, иҗади сәләтләрен үстерү. Фольклорга нигезләнеп, иҗат эшенә җәлеп итү.

3

Халык авыз иҗатының язма әдәбиятка йогынтысын өйрәнү

-Фольклорның язма әдәбиятка нигез булуын аңлату.

-Әдәби әсәр текстыннан фольклоризмны табу күнекмәләрен үстерү;

 - чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

-мәктәп, түгәрәк һәм гаилә эшчәнлеген тыгыз элемтәдә алып баруга ирешү;-

Белем hәм күнекмәләр.

(hәр уку елына)

Уку елы

Белем

Күнекмәләр

Тикшерү

1

- Халык авыз иҗатының эпик төренә керүче әкият, дастан, риваять, легенда, мәзәк, лирик төренә караган җыр, мөнәҗәт, лиро-эпик төренә караган бәет жанрларын, афористик иҗат төрләрен: мәкаль, әйтем, табышмак, алкышларны өйрәнү, аларның жанрлык сыйфатларын аера белү.

Татар фольклорын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге белән танышу.

-Чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

Сорауларга тулы җавап бирә белү,

-Фольклор әсәрләрен анализларга өйрәнү

-әңгәмә

-викторина

-рольле уеннар аша фольклор текстларын  ни дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау

-

2

-Татар фольклорының этнография белән әйләнешен өйрәнү. Татар милли костюмы, йорт-җир, ризык, бизәнү әйберләре  хакында мәгълүмат булдыру. Йола иҗатының кеше тормышындагы ролен аңлату.Фольклорда уртаклык мәсьәләләре хакында мәгълүмат бирү.

-Сәнгать төрләрен аера белү,

-Кунакчыл була белү,

-альбомнар туплау

-конкурс, конференцияләрдә  катнашу.

3

-Халык авыз иҗатының язма әдәбиятка йогынтысын ачыклау. Фольклоризм төшенчәсен аңлату.

Текстлар, чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, әдәби әсәрдән фольклор материалын аерып ала белергә өйрәнү.

 -Эзләнү нигезендә халык авыз иҗатының бүгенге көндә нинди формаларда яшәвен күзәтү.

-Әдәби кунакханә

-газета чыгару

-рольле уеннар

Конференциядә чыгыш ясау.

Программаның укыту-тематик планы.

1нче уку елы

Темалар

сәгатьләр

теория

практика

а

1

Кереш дәрес. Түгәрәкнең максат, бурычлары. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

2

1

1

2

Халык авыз ижатына хас төп үзенчәлекләр. Синкретизм. Коллектив иҗат нәтиҗәсе булу. Телдән иҗат ителү. Вариантлылык.

6

2

4

3

Мәктәп китапханәсенә экскурсия. Фольклорга караган китаплар белән танышу.

2

2

4

Татар халык әкиятләре. Әкиятләрнең төрләре. Тематикасы. Образлар системасы. Әкиятләрнең бүгенге көндә яшәеше.

20

9

11

5

Татар халык дастаннары. “Алпамша”, “Идегәй”, “Чура батыр”.  

12

5

7

6

Фольклор мирасында риваятьләр.

10

2

8

7

Легендалар, аларның төрләре.

12

4

8

8

Мәзәк- халыкның җор теллелеге, тапкырлыгы күрсәткече. Мәзәкләрнең төрләре. Тематикасы. Мәзәк геройлары. .

12

5

7

9

Татар халык жырлары.

16

6

10

10

Бәетләр – татар халык иҗатына гына хас жанр.

8

4

4

11

Мөнәҗәтләр, аларның тематикасы, поэтик үзенчәлекләре.

6

2

4

12

Аталар сүзе- халыкның үзе. Мәкальләр һәм әйтемнәр.

8

4

4

13

Табышмак әйтәм - уйлап тап. Табышмаклар. Аларның төрләре.

6

2

4

14

Татар халык авыз иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнгән галимнәр эшчәнлеге белән танышу.

10

4

6

15

Халык энҗеләрен җыю юлында. (Фольклор юнәлешендә эшләүче оешмалар турында мәгълүмат)

6

2

4

16

Йомгаклау.

8

4

4

Барлыгы

144

58

86

Программанын  эчтәлеге

1нче уку елы

  1. Кереш дәрес. Танышу. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату.

Теория. Ел буена булачак план, эш барышы белән танышу.

  1. Халык авыз иҗатына хас төп үзенчәлекләр.  

Теория. Халык авыз иҗаты турында төшенчә бирү. Халык әдәбияты, халык авыз иҗаты, фольклор терминнарын аңлату.

Практика. Фольклорда синкретизм күренеше. Коллектив иҗат нәтиҗәсе булу. Телдән иҗат ителү. Вариантлылык.

  1. Мәктәп китапханәсенә экскурсия.

Теория. Фольклорга караган китаплар белән танышу.Халык авыз иҗаты җыентыклары, хрестоматияләр, дәреслекләрне эзләп табу. Укучыларга дәреслекләр белән эшләү тәртибе турында сөйләү.

  1. Татар халык әкиятләре. 

Теория. Халык авыз иҗатында әкият жанры, аның төрләре. Хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр, тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Практика. Әкиятләрне уку. Тематикасын ачыклау. Әкиятләрдәге мифологик образлар белән танышу. Дию, Убырлы, Үзе бер карыш, сакалы биш карыш, Юха елан һ.б.  Тылсымлы әкиятләргә хас әверелү һәм йоту мотивлары турында сөйләшү. Әкиятләргә нигезләнеп эшләнгән мультфильм һәм кинофильмнар карау, алар турында фикер алышу. Халык әкиятләренә нигезләнеп, укучыларның әкият иҗат итүләре.

  1. Татар халык дастаннары.

Теория. Дастан жанрына билгеләмә бирү. Дастаннарның төрләре.Борынгы әкияти-мифологик дастан “Алпамша”, Алтын Урда чоры ядкәре “Идегәй ,Казан ханлыгы чоры дастаны “Чура батыр” әсәрләре хакында мәгълүмат бирү.

Практика. “Идегәй” дастанының тулы вариантын уку, фикер алышу. Иллюстрацияләрен карау.

  1. Фольклор мирасында риваятьләр.

Теория. Риваятьләр, аларның төрләре. Топонимик һәм тарихи риваятьләр.

Практика. Укучылардан аларның әби-бабайлары яшәгән авыллардан топонимик риваятьләр язып алып килергә кушу һәм аларны укып, фикер алышу, фотолар карау.

  1. Легендалар, аларның төрләре.

Теория. Легендаларның риваятьләрдән аермасы һәм уртак яклары.

Практика. “Зөһрә кыз”, “Алып кешеләр”, “Кеше гомере ничек корылган?”, “Ана йөрәге” легендалары белән танышу.

  1. Мәзәкләр

Теория. Мәзәкләр турында төшенчә бирү. Төрләре. Тел ягыннан әһәмияте. Мәзәк туу шартларын ачыклау.

Практика. Мәзәк геройлары кемнәр алар? Хуҗа Насретдин- мәзәк герое һәм әсәр персонажы.Тәкъдим ителгән темалар буенча мәзәк язып карау.

  1. Татар халык җырлары

Теория. Татар халык җырлары: йола җырлары, уен-бию җырлары, тарихи җырлар, лирик җырлар.

Практика. Җырларның тематик төркемнәре. Җырлардагы традицион образлар. Бүгенге көндә дә популяр булган халык җырлары. Халык җырларының автор җырларыннан аермасы.

  1. Татар халык авыз иҗатына гына хас жанр- бәетләр.

Теория. Бәетләр- лиро-эпик төргә караучы жанр. Анда вакыйга да, хис тә бар.  

Бәетләрнең төрләре.

Практика. Соңгы елларда газеталарда басылган бәетләр. Аларны җыю һәм анализлау.

  1. Мөнәҗәтләр.

Теория. Аларның бәетләр белән уртаклыгы һәм аермасы.

Практика. Мөнәҗәтләрнең төрләре. Мөнәҗәтләрне тыңлау. Башкаручылары белән танышу.

  1. Аталар сүзе- акылның үзе. Халык иҗатының афористик төрләреннән мәкальләр һәм әйтемнәр.

Теория. Мәкаль һәм әйтемнәргә билгеләмә. Аларны өйрәнү. Н.Исәнбәт төзегән “Татар халык мәкальләре” өчтомлыгы.

Практика.Мәкаль-әйтемнәрнең тематик төркемнәре. Күрсәтелгән темалар буенча мәкальләр әйтү. Мәкальләр буенча викторина сорауларына җавап бирү.

  1. Табышмак әйтәм - уйлап тап.

Теория. Халык авыз иҗатында табышмаклар. Аларның баланың логик фикерләвен үстерүдәге әһәмияте.

Практика. Табышмакларның төрләре. Табышмаклар әйтешү.

  1. Татар халык авыз иҗатын өйрәнгән галимнәр эшчәнлеге белән танышу.

Теория. Татар фольклорын өйрәнү тарихы белән танышу. Татар фольклористикасы тарихында тирән эз калдырган күренекле галимнәр К.Насыйри, Х. Ярми, И.Надиров, Х.Мәхмүтов, Ф.Урманчеев, М.Бакиров, А.Садекова, К.Миңнуллин, Л.Җамалетдинов, Р.Ягъфәров, Ф.Әхмәтова-Урманче һ.б. хакында мәгълүмат бирү.

Практика  Татар фольклорын җыю, бастырып чыгару, фәнни өйрәнү эшенә зур өлеш керткән язучылар һәм шагыйрьләрдән, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Э.Касыймов һ.б. эшчәнлеге.

  1. Энҗе җыю юлында. Татар фольклорын өйрәнүдә төрле оешмалар эшчәнлеге.

Теория. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы халык иҗаты секторының эшчәнлеге 13 томлык Татар халык иҗаты җыйнамасы.

Практика. Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү.

  1. Йомгаклау. Ел дәвамында өйрәнгән материалга йомгак ясау.

Программаның укыту-тематик планы.

2нче уку елы

Темалар

сәгатьләр

теория

практика

а

1

Кереш дәрес. Түгәрәкнең максат, бурычлары. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

2

1

1

2

Халык иҗатының башка фәннәр белән бәйләнеше

2

1

1

3

Халык иҗатының этнография белән бәйләнеше.

2

1

1

4

Йола иҗаты. Йолаларның төркемнәргә бүленеше.

8

2

6

5

Календарь йолалар турында төшенчә. Ырымнар.

2

1

1

6

Җир эшкәртү белән бәйле йолалар турында гомуми мәгълүмат.

2

2

7

Иген үстерүгә бәйле фольклор. Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Сабан туе

8

4

4

8

Игенне җыюга бәйле фольклор: өмәләр, Сөмбелә.

6

2

4

9

Гаилә йолалары турында гомуми мәгълүмат

6

2

4

10

Бала туу белән бәйле йолалар комплексы.

4

2

2

11

Никах туе белән бәйле йолалар комплексы.

4

2

2

12

Кешене соңгы юлга озату белән бәйле йолалар комплексы.

4

2

2

13

Хәрби хезмәткә озату белән бәйле йолалар.

8

4

4

14

Татар халкының милли киемнәре.

8

4

4

15

Милли бизәнү әйберләре.

2

1

1

16

Татар халкының милли ризыклары.

2

1

1

17

Татар халкының йорт-җир, каралты-кура ясау тәртибе.

12

6

6

18

Йортларның тышкы һәм эчке бизәлеше.

8

3

5

19

Ислам дине йогынтысында формалашкан йолалар.

10

5

5

20

Ураза һәм Корбан гаетләре.

2

_

2

21

Казан мәчетләрнең архитектурасы.

8

6

2

22

Татар фольклорының башка халыклар фольклоры белән уртаклыгы.

10

8

2

23

Кардәш һәм кардәш булмаган халыклар фольклорында йола иҗатындагы уртаклыклар

10

8

2

24

Кардәш һәм кардәш булмаган халыклар фольклорының җырларында тематика һәм образлар системасындагы уртаклыклар

10

8

2

25

Халык иҗатының кеше тормышындагы урыны.

2

2

26

Йомгаклау.

2

2

Барлыгы

144

58

86

Программанын  эчтәлеге

2 нче уку елы

  1. Кереш дәрес. Танышу. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату.

Теория. Ел буена булачак план, эш барышы белән танышу.

  1. Халык авыз иҗатынның башка фәннәр белән бәйләнеше.

Теория. Халык авыз иҗатының төрле фәннәр белән бәйләнеше хакында мәгълүмат бирү. Халык иҗатының тел, әдәбият, тарих, музыка һәм бию сәнгате белән бәйлелеге.

Практика. Конкрет мисаллар ярдәмендә сәнгать төрләренең фольклор нигезендә формалашуын аңлату.

  1. Халык иҗатының этнография белән бәйләнеше.

Теория. Халык авыз иҗаты турыдан-туры халыкның тормышы, аның көн-күреше белән бәйле. Милләт яши икән аның теле дә, халык авыз иҗаты да яши дигән сүз. Ә фольклорны саклаучылар, аны үстерүчеләр-кешеләр. Фольклор көнкүрештән башка аерым гына үсә алмый.

Практика. Бүгенге көндә дә халык тормышында яши торган йолалар. Укучыларның аларда ни дәрәҗәдә катнашуларын ачыклау.

  1. Йола иҗаты. Йолаларның төркемнәргә бүленеше.  

Теория. Йола төшенчәсе турында мәгълүмат. Йолаларның функциональ табигате.

Практика. Йолаларның башкарылу урыны, вакыты һәм вазифасына бәйле рәвештә төркемләнүе. Календарь һәм гаилә йолалары.

  1. Календарь йолалар турында төшенчә. Ырымнар.

Теория. Ел дәвамында башкарыла торган игенчелеккә бәйле йолалар, аларның шигъри табигате.

Практика. Ырымнар, аларның вазифасы. Авыл хуҗалыгы эшләренә бәйле ырымнар, тормыш-көнкүреш вакыйгалары белән бәйле ырымнар, Табигатьтәге һәм тирә-юньдәге куркыныч затларга юнәлдерелгән ырымнар. Дәвалау ырымнары.

  1. Җир эшкәртү белән бәйле йолалар турында гомуми мәгълүмат.

Теория. Игенчелеккә бәйле йолаларның барлыкка килүе, эволюциясе.

Практика. “Бүгенге көндә игенчелеккә бәйле йолалар ни дәрәҗәдә сакланып калган?” Дигән сорауга җавап эзләү.

  1. Иген үстерүгә бәйле фольклор. Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Сабан туе.

Теория. Иген үстерүгә бәйле йолалар, игенне чәчәкәнгә кадәр уздырыла һәм алар булачак уңышны фаразлау, уңышны ниндидер явыз көчләрдән, бәла-казалардан саклау йөзеннән профилактик максатка бәйле булалар.

Практика. Нардуган, Нәүрүз- кышкы чорда уздырыла, яңа елны каршылау бәйрәмнәре. Сөрән- кыр эшләренә иң соңгы әзерлекне тикшерү. Сабан туе, иген чәчүне тәмамлау бәйрәме.

  1. Игенне җыюга бәйле йолалар.

Теория. Игенне җыюга бәйле йолаларга игеннәр, яшелчә, җиләк-җимешләр өлгереп, ларның мул булып җитешүенә рәхмәт йөзеннән уздырыла торган йолалар керә.

Практика. Төрле өмәләр: урак, печән, сүс, тула каз өмәләре. Сөмбелә бәйрәме- көзге эшләр төгәлләнгәч уздырылган бәйрәм. Фарсыдан кергән. Табигатьнең йокыга талуы белән бәйле бәйрәм.

  1. Гаилә йолалары белән бәйле йолалар турында гомуми мәгълүмат.

Теория. Календарь йолалардан аермалы буларак, гаилә йолалары үз эченә кеше гомеренең иң җитди өч вакыйгасын ала: баланың дөньяга килүен, никах туен һәм үлгән кешене җирләүне.

Практика. Әлеге өч вакыйганың бер-берсеннән аерылгысыз рәвештә яшәве.

  1. Бала туу белән бәйле йолалар комплексы.

Теория. Бала тууны көткәндә башкарыла торган йолалар. Аларның туачак баланың сау-сәламәт булуын фаразлауга юнәлдерелүе.

Практика. Балага исем кушу. Бала тугач та аны юындырганда, киендергәндә әйтелә торган юаткычлар, бармак уеннары. Күз тию. Ырымнар белән дәвалау. Табигать күренешләренә эндәшү.

  1. Никах туе белән бәйле йолалар комплексы.

Теория. Гаилә коруның бик зур җаваплылык булуы. Шуңа күрә борынгыларның бу мәсьәләгә бик зур әһәмият биреп, гаилә кору алдыннан бик күп компонентлы йолалар уйлап табулары. Аларның бүгенге көндә әһәмияте.

Практика.  Туй алды, никах туе үзе, туй арты белән бәйле йолалар. Замана туйларында борынгылыкны саклаган йолаларның саклану дәрәҗәсе. Гаилә тәрбиясенең әһәмияте.

  1. Кешене соңгы юлга озату белән бәйле йолалар комплексы.

Теория. Үлгән кешене Ислам дине кануннары буенча соңгы юлга әзерләү.

Практика.  Үлгән кешене искә алу чаралары. Аның өчесен, җидесен, кырыгын уздыру. Илле беренче көнен билгеләп үтү.

  1. Хәрби хезмәткә озату белән бәйле йолалар.

Теория. Хәрби хезмәткә алыну, аның вакыты, озату белән бәйле ышанулар.

Практика.  Хезмәткә каралган егеткә кулъяулык чигеп бүләк итү. Икмәк тешләтү. Озату мәҗлесе ясау.

  1.  Татар халкының милли киемнәре.

Теория. Милли киемнәр турында мәгълүмат. Хатын-кыз һәм ир-ат киемнәре. Күлмәк, алъяпкыч, камзул, чалбар, җилән, бишмәт, постау, һ.б. Баш киемнәре- түбәтәй, эшләпә, бүрек,  калфак, яулык, шәл. Аяк киемнәре- читек, кәвеш, башмак, итек, чабата.

Практика.  Татар милли киемнәре буенча альбом карау. “Тылсымлы куллар журналы” сәхифәсендә катнашу. Читек, түбәтәй, калфак рәсемнәрен ясау.

  1. Милли бизәнү әйберләре.

Теория. Милли бизәнү әйберләре турында мәгълүмат. Хатын-кыз һәм ир-атларның бизәнү әйберләре.  Алка, балдак, беләзек, муенса, чулпы, хәситә, яка чылбыры, каеш, сәгать.

Практика.  Татар милли бизәнү әйберләре буенча альбом карау. “Тылсымлы куллар журналы” сәхифәсендә катнашу. Чулпы, яка чылбыры рәсемнәре ясау.

  1. Татар халкының милли ашлары.

Теория. Милли ашлар турында мәгълүмат.  Салкын, кайнар, еренче һәм икенче ашлар. Камыр ризыклары.

Практика.  Татар милли ашлары буенча китаплар белән танышу. Чәй эчү.

  1. . Татар халкының йорт-җир, каралты-кура ясау тәртибе.

Теория. Төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның йорт салу тәртибе. Хуҗалык итү җайланмларын, абзар-сарайларны ясау тәртибе.

Практика.  Этнографик чыганаклар белән эшләү. Татар капкасы рәсемен ясау.

  1. Йортларның тышкы һәм эчке бизәлеше.

Теория. Йортларның формасы, күләме. Ак өйләр, кунак өйләре. Йорт һәм өй төшенчәсе. Тәрәзә, ишекләрнең, кәрнизләрнең  бизәлеше.

Практика. Йортларның эчке бизәлеше. Тәрәзә кашагалары, шамаилләр, сәндерә, сәке һ.б. Йортның эчке күренешенең рәсемен ясау.

  1. Ислам дине йогынтысында формлашкан йолалар.

Теория. Дин белән бергә, дини фольклор формлашу. Шайтан һәм аның золымыннан саклану. Гаилә йолаларында дини катлам.

Практика.  Дини бәйрәмнәрнең бүгенге көндә уздырылу тәртибе.

  1. Ураза һәм Корбан гаетләре.

Теория. Дини бәйрәмнәр- Ураза һәм Корбан гаетләренең татарлар тормышында урыны.

Практика.  Корбан чалу. Сәдака бирү, ураза тоту һ.б.

  1. Казан мәчетләренең архитектурасы.

Теория. Казан шәһәрендәге мәчетләр. Аларның тарихлары.

Практика.  Мәчетләрнең тышкы һәм эчке төзелеше. Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

  1. Татар фольклорының башка халыклар фольклоры белән уртаклыклары

Теория. Төрле халыклар фольклорындагы уртаклыкларның формалары.

Практика. Фольклордагы уртаклыкларны күзәтү өчен аерым жанрларга мөрәҗәгать.

  1. Кардәш һәм кардәш булмаган халыклар фольклорында йола иҗатындагы уртаклыклар.

Теория. Йола фольклорындагы уртаклыкларның Урта Идел һәм Урал буе халыкларында нигездә бер үк вакытта бәйрәм ителүе, бердәй шартларда, бер географик киңлектә яшәүгә бәйле булуы.

Практика.  Нәүрүз, Сөрән йолаларындагы уртаклыклар.

  1. Кардәш һәм кардәш булмаган халыклар фольклорының җырларындагы тематика һәм образлар системасындагы уртаклыклар.

Теория. Җыр жанрындагы уртаклыкларның  үзенчәлекләрен ачыклау.

Практика.  Чыганаклар, җыр текстлары белән эшләргә өйрәнү.

  1.  Халык иҗатының кеше тормышындагы урыны.

Практика.Халык авыз иҗаты кеше тормышында, аның көнкүрешендә бик әһәмиятле роль уйный. Ул бүген безнең тормышыбызда яши.

  1. Йомгаклау. Ел дәвамында башкарылган эшкә йомгак ясау.

Программаның укыту-тематик планы.

3 нче уку елы

Темалар

сәгатьләр

теория

практика

а

1

Халык авыз иҗатының язма әдәбиятка йогынтысы.

2

2

2

Әдәби төр һәм жанрларның халык иҗаты нигезендә формалашуы.

2

1

1

3

Фольклоризм төшенчәсе.

10

2

8

4

Әдәби әсәрнең конкрет фольклор әсәренә нигезләнүе.

4

2

2

5

Әдәби әсәрдә фольклор геройларына мөрәҗәгать итү.

10

5

5

6

Г.Тукайның “Шүрәле” әкият –поэмасы – беренче әдәби әкият.

10

2

8

7

Шүрәле – фольклор һәм әдәби әсәр герое.

2

2

8

Шигърияттә Шүрәле образы .

4

2

2

9

Прозада Шүрәле образы.

2

2

10

Драматургиядә Шүрәле образы.

8

2

6

11

Риваятьләрнең әдәби әсәрдә роле

6

4

2

12

Легендаларны әдәби әсәр кысасында файдалану мөмкинлеге.

4

2

2

13

Әдәби әсәр текстында җырлар.

8

2

6

14

Әдәби әсәрдә мәкальләр куллану. Аның әһәмияте.

4

2

2

15

Дастаннарга нигезләнгән әсәрләр.

4

2

2

16

Идегәй  - дастан һәм әдәби әсәр герое.

12

4

8

17

Н.Исәнбәтнең “Идегәй” трагедиясендә дастан белән охшашлыклар

6

4

2

18

Р.Харисның “Идегәй” драматик поэмасы.

6

4

2

19

Ә.Еникинең “Курай” хикәясе текстында легенда сюжеты

4

2

2

20

Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романында ырымнар, ышанулар, риваятьләр.

12

8

4

21

Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте – халык авыз иҗатының әдәби энциклопедиясе

6

4

2

22

Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе - мәзәкләр җыелмасы.

6

4

2

23

Әдәби әкият жанры үсеше.

4

2

2

24

Фольклор һәм әдәбият бәйләнешен  өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге

4

2

2

25

Фольклорны әдәби әсәрдә куллануның әһәмияте.

2

2

26

Йомгаклау.

2

2

Барлыгы

144

74

70

Программаның эчтәлеге

Знче уку елы

  1. Кереш дәрес. Танышу. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату.

Теория. Ел буена булачак план, эш барышы белән танышу.

  1. Халык авыз иҗатынның язма әдәбиятка йогынтысы.

Теория. Халык авыз иҗаты- сүз сәнгатенең башы. Язма әдәбият һәм сәнгатьнең барлык башка төрләре дә фольклорга нигезләнеп формалашканнар.

  1. Әдәби төр һәм жанрларның халык иҗаты нигезендә формалашуы.

Теория. Әдәби төр һәм жанрлар фольклорга нигезләнеп формалашканнар. Эпик, лирик, драма  төрләренә караган жанрларга фольклор жанрлары кебек формалашкан.

Практика. Һәр төргә караган жанрларны мисаллар ярдәмендә анализлау.

  1. Әдәби әсәрнең конкрет фольклор әсәренә нигезләнүе.

Теория. Әдәби әсәр һәм фольклор бәйләнешенең бер төре буларак, әдәби әсәрнең конкрет фольклор әсәренә нигезләнүе булырга мөмкин.

Практика. Н.Исәнбәтнең “Җирән чичән белән Карачәч -сылу”, М.Җәлилнең “Алтынчәч” әсәсре.

  1. Әдәби әсәрдә фольклор геройларына мөрәҗәгать итү.

Теория. Әдәби әсәр турыдан-туры ниндедер фольлор әсәренә нигезләнмәсә дә, әсәрдә фольклор геройларына мөрәҗәгать итү еш очрый.  

Практика. Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләрен өйрәнү. Сәхнәләштерү. Фольклор һәм матур әдәбият әсәренең уртак һшм аермалы якларын күрергә өйрәнү.

  1.  Г.Тукайның “Шүрәле” әкият –поэмасы – беренче әдәби әкият.

Теория. Г.Тукайның 1907 елда иҗат ителгән “Шүрәле” әкият поэмасы татар әдәбияты тарихында беренче әдәби әкият булып санала.

Практика. К.Насыйри хезмәтләрендә, Г.Тукайның “Халык әдәбияты” лекциясендә  Шүрәле белән бәйле мифологик хикәятнең искә алынуы.

  1. Шүрәле – фольклор һәм әдәби әсәр герое.

Теория. Шүрәле татар халык авыз иҗатындагы мифологик персонаж. Аның хакында беренче мәгълүматлар К.Насыйриның “Казан татарларының Ислам дине йогынтысыннан тыш туган ышанулары һәм йолалары” хезмәтендә телгә алына. Г.Тукай Шүрәлене әдәбиятка кертеп җибәрә.  

Практика.  Риваятьләр һәм легендалар җыентыгыннан Шүрәле хакындагы мифологик хикәятләрне уку.

  1.  Шигърияттә Шүрәле образы .

Теория. Г.Тукай башлангычының хәзерге әдәбиятта дәвам итүе.

Практика.Г.Гыйльманов, Р.Миңнуллиннарның Шүрәле хакындагы шигырьләре. .

  1. Прозада Шүрәле образы.

Теория. Проза жанрында Шүрәле образы әдәби әкият жанрында актив.

Практика.Г.Гыйльманов, Ф.Яруллин ,Р.Батулла әсәрләрен өйрәнү.

  1. Драматургиядә Шүрәле образы.

Теория. Драматургиядә Шүрәлене популярлаштыру Н.Исәнбәтнең “Кырлай егете” әкият-пьесасы белән бәйле.  

Практика. Т.Миңнуллинның “Шүрәле-җанкисәгем” комедиясендә Шүрәленең яңача ачылышы. Шүрәленең эволюциясен күрсәтү.

  1. Риваятьләрнең әдәби әсәрдә роле

Теория. Риваятьләрнең әсәср текстына кертелүе гадәттә ниндидер тарихи вакыйгалар яки истәлекле урын турында сөйләгәндә уңышлы.

Практика. М.Хәбибуллинның “Илчегә үлем юк” әсәрендә “Минем шәһәрем этләргә эләгер” риваятенең әдәби кулланылышы.  

  1. Легендаларны әдәби әсәр кысасында файдалану мөмкинлеге

Теория.Легендаларны әдәби әсәр текстында файдалану максатлары. .

Практика. Легендаларда нәрсәнеңдер барлыкка килү сәбәбе  аңлатылу.  

  1. Әдәби әсәр текстында җырлар.

Теория.Җырларны әдәбиятта файдалану мөмкинлеге

Практика. Ниндидер әдәби геройның халык җырын башкаруы. Җыр сүзләре белән әдәби әсәрнең үзен яки бүлеген исемләү.Җырның көчен, моңның әһәмиятен аңлату. З.Хәкимнең “Телсез күке” әсәре.  

  1. Әдәби әсәрдә мәкальләр куллану. Аның әһәмияте

Теория.Мәкальләрне  геройның сөйләме аша  турыдан-туры куллану..Читләтеп әйтелгән формада, фикерне белдерү өчен аңлату.  

Практика. Тәкъдим ителгән тексталрдан мәкальләрне эзләп табу.

  1. Дастаннарга нигезләнгән әсәрләр.

Теория.Дастаннарның әдәби әсәр текстында кулланылу дәрәҗәсе. .

Практика. “Идегәй”, “Алпамша”, “Җик Мәргән” дастаннарының әдәбиятта яңа формада яңгыравы.

  1. Идегәй  - дастан һәм әдәби әсәр герое.

Теория.Алтын Урда чоры мәдәнияты каһарманы Идегәйнең дастан һәм әдәби әсәр герое булуы. . .

Практика.Идегәй  белән бәйле әдәби әсәрләрне эзләп табу.

  1.  Н.Исәнбәтнең “Идегәй” трагедиясендә дастан белән охшашлыклар

Теория.Н.Исәнбәтнең “Идегәй” дастанын язып алу һәм бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге.  

Практика. Н.Исәнбәтнең “Идегәй” трагедиясендә дастан белән охшашлык.

  1.  Р.Харисның “Идегәй” драматик поэмасы.

Теория. Замана шигъритендә Идегәй шәхесенә яңа караш. .

Практика. Р.Харис әсәре дастан, трагедия белән кайсы яктан охшашлыкны ачыклау.

  1. Ә.Еникинең “Курай” хикәясе текстында легенда сюжеты

Теория.Легендаларның төп үзенчәлекләре. Әдәби әсәр текстында файдалану мөмкинлекләре.

Практика. Легенда курайның ничек барлыкка килүен күрсәтә.

  1. Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романында ырымнар, ышанулар, риваятьләр

Теория.Роман текстында фольклорның төрле жанрларына мөрәҗәгать итү үзенчәлеге.

Практика. Утташ кам образын ачу өчен ырымнар куллану. Ат белән бәйле риваятьләрнең үзенчәлекләре.

  1. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте – халык авыз иҗатының әдәби энциклопедиясе

Теория.Автобиографик повесть мисалында халык иҗатының бөтен мөмкинлекләрен иңләргә омтылу.  

Практика. Әсәрне укып, андагы фольклоризмнар буенча таблица тутыру.  

  1. Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе - мәзәкләр җыелмасы

Теория.Әдәби әсәрдә мәзәкләрне персонажны ачу өчен кулланырга мөмкин.

Практика. “Хуҗа Насретдин” комедиясендә йөзләгән мәзәк текстын аерып чыгарырга мөмкин. Комедияне видеоязмада карау.

  1. Әдәби әкият жанры үсеше.

Теория.Г.Тукай башлаган әдәби әкият жанрының бүгенге көндә үсеше.

Практика. А.Алиш, Ш.Маннур, А.Әхмәт традицияләрен дәвам итүчеләр Ф.Яруллин, Г.Гыйльманов, Л.Лерон, А.Гыймадиев, Л.Шәех һ.б. иҗаты мисалында карау.

  1. Фольклор һәм әдәбият бәйләнешен  өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге.

Теория.Г.Тукай, Г.Ибраһимовлар үзләренең чыгышларында язучыларны фольклор мөмикнлекләреннән файдаланырга чакыралар. Бүгенге көндә әдәби әсәрдә бу мөмкинлектән файдаланмаучылар сирәк. Ә менә ничек файдалануны әдәбиятчы һәм фольклорчы галимнәр тикшерә.

Практика. Ф.Урманчеевның , М.Бакировның бу өлкәдәге хезмәтләре.

  1. Фольклорны әдәби әсәрдә куллануның әһәмияте.

 Теория.  Халык иҗаты электәге кебек  хәзер дә язучылар һәм шагыйрьләр өчен мәңге саекмас чишмә.

  1.  Ел дәвамында үткәннәрне кабатлау.

 

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге:

  1. Әхмәтова Ф. Татар халык дастаннары // Татар халык иҗаты. Дастаннар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1984. – Б. 5- 28.
  2. Әхмәтова Ф., Надиров И., Ягъфәров Р.Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре / Татар халык иҗаты. Бәетләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. – Б. 5-22.
  3. Бакиров М. Х. Туй йолалары џђм аларга бәйләнешле поэтик әсәрләр // Мирас. — 1998. — № 4. — Б. 81-95.
  4.    Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек / М.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008.
  5. Бакиров МХ. Лирик ќырлар // Мирас. — 1998. — № 8. — Б. 74-82.
  6. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. (Җыеп төзүче һәм аңлатма мәкаләләр бирүче Н.Исәнбәт). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.
  7. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан.: Тат.кит.нәшр., 1995.
  8. Гыйләҗетдинов С. Риваятьләр, легендалар һәм мифологик хикәятләр турында // Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987. – Б. – 5-18.
  9. Дәүләтшин Г. Болгар мифологиясе һәм халык авыз иҗаты / Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 1 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984.- 97-115 б.
  10. Җамалетдинов Л. Көнкүреш әкиятләре // Татар халык иҗаты. Әкиятләр, 3 китап. Казан: Тат. кит. нәшр.,  1981. – Б. 5-18.
  11. Җамалетдинов Л. Тылсымлы әкиятләр // Татар халык иҗаты. Әкиятләр, 2 китап. Казан: Тат. кит. нәшр.,  1978. – Б. 5- 22.
  12. Җамалиева Л. Фольклорда уртаклык мәсьәләләре: Татар, башкорт һәм чуаш халык җырлары мисалында. Уку ярдәмлеге. – Казан: Алма-Лит, 2003.
  13. Җамалиева Л.Ф. Татар фольклорчылары: методик кулланма. - Казан: ТДГПУ, 2009.
  14. Исәнбәт Н. Балалар дөньясы: Такмак-такмазалар, җыр, мәкаль, табышмаклар, алдавыч әкиятләр һәм башкалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1970.
  15. Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында /  Татар халык мәкальләре. Өч томда. 1 том. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1959.
  16. Исәнбәт Н. Татар табышмаклары турында // Татар халык табышмаклары. – Казан: Тат.кит.нәшр, 1970. – Б. 7- 95.
  17. Мәхмүтов Х. Ел тәүлеге – 12 ай (халык календаре битләреннән). – Казан: Тат. кит.нәшр., 1991.
  18. Мәхмүтов Х. Каюм Насыйри һәм татар фольклористикасы / Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда, 3 том.. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2005.
  19. Мәхмүтов Х. Татар халкының афористик иҗаты / Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. – Б. 5-36.
  20. Мәхмүтов Х. Татар халык мәзәкләре // Татар халык иҗаты. Мәзәкләр. – Казан: 1979. – Б. 5-26.
  21. Мәхмүтов Х. Язылмаган кануннар  (Фольклорда әдәп-әхлак мәсьәләләре). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1995.
  22. Мићнуллин К.М. Һәр чорның үз җыры. — Казан: Мәгариф, 2003.
  23. Надиров И. Шифалы чишмә / Фәнни эзләнүләр юлында. – Казан: Фикер, 2000. – 218-234 б.
  24. Татар мифлары. 1 нче китап (төзүчесе Г.Гыйльманов). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1996.
  25. Татар мифлары. 2 нче китап (төзүчесе Г.Гыйльманов). - Казан: Тат. кит. нәшр.,, 1999.
  26. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. — Казан, 1992.
  27. Урманче Ф. Татар халык иќаты. Югары уку йортлары һәм колледжлар өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2002.
  28. Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.- Казан: “Раннур” китап нәшрияты, 2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс. Татар халык авыз иҗаты.

Цель и задачи элективного курса: дать учащимся систематическую научную информацию о фольклоре, на этой основе формировать специальные знания и навыки; научить детей думать и при анализе произведений, ...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары

5 сыйныф татар әдәбияты "Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары" темасы буенча презентация...

Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә фигыльләр

7 нче сыйныф татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Проект "Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы".

Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе. Проект җитәкчесе:Зиннәтуллина Р.Х. Проектның темасы: Татар халык авыз иҗаты - тәрбия чарасы.Проектның актуальлеге.  Тәрбия өлкәсен...