Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.
проект на тему

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

       

Башкортстан республикасының  Мәгариф министрлыгының

Бакалы муниципаль районы  мәгариф бүлеге

                               

                             

                 

Татар әдәбиятыннан фәнни-эзләнү эше

 

                                 

       Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы

                                                       

                                                                                           

                                                                   

                                                                 

                                                                    Башкарды:     Галимуллина Гүзәл,

                                                                                            Бакалы районы Мостафа

                                                                                            урта гомуми белем бирү

                                                                                            мәктәбенең 9 сыйныф      

                                                                                            укучысы

                                                                 

                                                                      Укытучы:     Зиннәтуллина Ф.А.

                                                                                            Татар теле һәм әдәбияты      

                                                                                             укытучысы

                                           

                                              Декабрь,2014

                                                     

                                                      План

                I.      Кереш өлеш

 

         Су - яшәү  чыганагы.

II.   Төп өлеш

        Теоретик

         1.       Чишмәләр- Җир астыннан бәреп чыга торган су чыганагы

         2.       Якташ язучыларыбыз иҗатында - Чишмә образы.

    а )  Рәвилә Әхмәтгалиева “Ул бит безнең яшьлек чишмәсе”

                    ә)  М.Басыров “Яшьлегем чишмәләре”

                    б ) Ф.Зөлкарнәй “Балачак хатирәләрендә чишмә юлы“

                    в ) Заһид Фәйзи “Күңелләргә сихәт бит ул чишмә буе”

                    г)  Н.Асанбаев “Су юлы”

                   

                        Практик өлеш  

                     а) “ Сезнең кебек гадел хезмәт белән сөендерсәм иде халкымны...”    

                      Нәҗип Асанбаев белән укучы  әңгәмәсе.

                     ә) “ Туган җирем минем- горурлыгым” СТУ дәрес эшкәртмәсе.

                        5 сыйныф.

                     

                III.  Йомгаклау

                      Чишмә сүзе. ( Чишмә турында үземнең фикерләрем )

           

                IV. Библиография

Максат:  Авылымның микротопонимикасы – чишмәләр турында өйрәнү;

                   Суның яшәү чыганагы буларак илаһиятлеген ачыклау;

                   Якташ язучыларыбыз иҗатыннан Чишмә образын эзләү,

                   аның кеше тормышында, халкыбыз язмышында мөһимлеген өйрәнеп

                   гореф-гадәтләр , йоларны саклаудагы әһәмиятен аңлау.

                   Якташларыбыз иҗатында туган як матурлыгының чагылышын тоемлау.

               

             

Чишмә- җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чыгынагы.

                 ***

Мостафада җиде чишмә бар,

Ярсып-ярсып ага чишмәләр.

Җырлый- җырлый ак керләрен чайкый ,

Шул чишмәгә килеп бичәләр.

Һай, матурлык, җидегән чишмә ага,

Һәрберсендә сихри нидер бар.

Чишмәләргә суга килә кызлар,

Сер сөйләргә  килә киленнәр.

Мостафада җиде чишмә бар,

Боргаланып ага чишмәләр,

Урау юлар үтеп, әйтерсен дә,

Алар сер йомгагын чишәләр.

Мостафада җиде чишмә бар,

Челтер-челтер сулар тавышы,

Сизелми дә үтеп китә,

Сулар белән гомер агышы.

Берчә көенеп,берчә сөенеп ага,

Аккан суны булмый кайтарып.

Таулар аша җиде чишмә ага,

Күңел хатирәсен актарып.

Борынгыдан калган чишмәләр,

Мостафада җиде чишмә бар.

Ата-бабаларнын әйткәне,

үткәннәрнен изге ядкаре.

                        Рәвилә Әхмәтгалиева( Авылыбыз шагыйрәсе)

                                       

                                           Кереш өлеш

                                  Су-яшәү чыганагы

   Тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе-су. Ул җир сугара, иген игәргә акча, җиләк-җимеш, мал-туар,кош-корт үстерергә ярдәм итә. Менә шуның өчен булса кирәк,туган авылларыбыз елга-сулар тирәсенә сыенып утырган. Һәрберсе янында елга-күл, я чишмә-чыганак, я булмаса елга-инеш бар. Әби-бабаларыбыз аларны кадерләп, карап торган. Балаларын-оныкларын да шулай эшләргә өйрәткәннәр. Кешеләр элекке заманнарда чишмәләргә бик игътибарлы булган. Борынгы греклар аларны сылу кызлар кыяфәтендә күзаллаган. Безнең татар-башкорт халкы ягымлы, серле исемнәр кушкан: «Изгеләр чишмәсе», «Гүзәл чишмәсе» һәм башкалар. Адәм баласы иҗат иткән җыр-моңнарның да күбесе чишмәләр, мәхәббәт турында.

   

    Бакалы районы 1996 елда «Чишмә» программасы турында махсус карар кабул итте. Аның максаты район биләмәсендә булган чишмәләрне тазарту, аларның тирәсен төзекләндерү.Шулай ук аларнын архитектура ягыннан бизәлешен яхшырту, халыкны бу эшкә җәлеп итү иде.

«Чишмә» программасын үтәүгә мостафалылар тәүгеләрдән булып тотынды.Иң элек Нарат-Елга авылындагы ташландык кое-чишмә тазартылып,аның тирә-ягы койма белән уратылып алынды.Анда агач утыртылды,шулай ук  матур ял урыны барлыкка килде.

   Хәзер авылның килен һәм хужабикәләре суны күбесенчә шуннан ала. Пальчиково авылында яшәүчеләр дә чишмәнең тирә-ягын чистартып тәртипкә китерү белән шөгыльләнделәр.

    Мостафада авылның төп чишмәсе булган Урта чишмәне(Буралы чишмәне) төзекләндерүгә зур көч салынды.Чишмә агып торган таш белән ныгытылып,

бу урынга тактадан өслек ясалды.Су башына балык сыман улак куелган,су агымы шуның авызыннан чыга, аннары тимер торбаны ярып махсус эшләнгән улак буйлап инеш буенча китә.

   Хуҗабикәләргә су алу өчен бөтен уңайлыклар булдарылган.Су юлын тазартканнан соң, аның суы нык артты. Чишмә тирәсендәге зур мәйдан коймаланып, эчкә агач үсентеләре утыртылган.Алар үсүгә монда челтерәп аккан чишмәле парк булачак.

  Чишмәне төзекләндерүгә өлкәннәр белән беррәттән укучылар да үз өлешләрен керттеләр: агач утырттылар, чишмә тирәсендәге территорияне чүп-чардан тазарттылар,сукмаклакларга вак таш жәйделәр.

   1998-1999 елда тагын ике чишмә төзекләндерелде.Хакимият башлыгы булган Фаил Йосыпов шушы эшләрнең инициаторы,оештыручысы булды.

Безнең авылның горурлыгы, зур байлыгы ул Мостафа чишмәләре.Саф салкын сулы челтерәп агучы чишмәләр…

   Сакат елгасын туендырып торучы чишмәләр: Күчәйдә Наратлы умарталыгы чишмәсе һәм Күчәй чишмәсе, Тирән елга чокырында Шата башы һәм Басу арты чокыры чишмәсе, Каршы каенлык чишмәсе, Галим чишмәсе, Гаврил(Гәнкә) чишмәсе,Гыйният чишмәсе,Буралы чишмә.

   Сакат елгасына Комыргы елгасы агып төшә.Бу елга буенда да чишмәләр бар.Шәвәли умарталыгы чишмәсе,Фәтхетдин умартылыгы чишмәсе,Еланлы чишмә,Шәрәфи басмасы чишмәсе,Комыргы чишмәсе (сарык фермасы янында элек ике чишмә булган),ат сарае янындагы чишмә (Хуҗин чишмәсе).Комыргы елгасында сыер фермасы турында 1960 елда буа ясалды.          

                                                     

                                                 Төп өлеш

  Чишмә- җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чыгынагы.

                     

                     ***

Мостафада җиде чишмә бар,

Ярсып-ярсып ага чишмәләр.

Җырлый- җырлый ак керләрен чайкый ,

Шул чишмәгә килеп бичәләр.

Һай, матурлык, җидегән чишмә ага,

Һәрберсендә сихри нидер бар.

Чишмәләргә суга килә кызлар,

Сер сөйләргә  килә киленнәр.

Мостафада җиде чишмә бар,

Боргаланып ага чишмәләр,

Урау юлар үтеп, әйтерсен дә,

Алар сер йомгагын чишәләр.

Мостафада җиде чишмә бар,

Челтер-челтер сулар тавышы,

Сизелми дә үтеп китә,

Сулар белән гомер агышы.

Берчә көенеп,берчә сөенеп ага,

Аккан суны булмый кайтарып.

Таулар аша җиде чишмә ага,

Күңел хатирәсен актарып.

Борынгыдан калган чишмәләр,

Мостафада җиде чишмә бар.

Ата-бабаларнын әйткәне,

үткәннәрнен изге ядкаре.

                        Рәвилә Әхмәтгалиева

                                         

   Авылым Чишмәләре

     Комыргы чишмәсеннән авылга суүткәргеч үткәрелгән,насос станциясе эшли, яр башына резервуарлар куелган.Жәен-кышын ул авыл халкын өзлексез саф су белән тәэмин итә.Авылның бар халкы шул чишмәләр суыннан файдалана.Халык аларга исемнәр биргән,мәсәлән,Шәрәфи басмасы чишмәсе-Шәрәфи дигән кешенең (хәзерге Йосыпов Радиснын бабасы) Комыргы елгасы арьягында умарталыгы булган, ул елга аша чыгып йөрү өчен басма салган, исем шуннан калган.

  Гаврил чишмәсе-Черепанов Гаврил дигән рус кешесе исеме белән йөри.

Бу гаилә Диаш авылыннан күчеп килгән, Гаврил тимерче булган.Алар монда 30 елларда килеп урынлашкан.Гаврил үлгәннән соң, якынча 1952-1953 елларда, аларның өен Фәррахов Әфләхләр сатып алган.Элек монда кечкенә урам булган,хәзер ул урам беткән.

Бу чишмә Сакат елгасының сул ягында урнашкан. Аргы якта,Чапаев урамы беткән урынга туры килә.Ленин урамының бакчалары артында.Чишмәгә Ленин урамыннан тыкрык аша төшелә.

Чишмә  1 минутка 110 литр су бирә. Чишмәнең  суы чиста. Бик тәмле һәм шифалы су, шуның өстенә, йомшак та.Сунын температурасы +7 градус.Чишмә су йөртүче катламнан бәреп чыга һәм үз юлы белән Сакат елгасына агып төшә.Бу чишмә Чапаев,Ленин һәм Матросов урамнары халкы суга,күпчелек очракта кер чайкарга төшә.

Чишмә төзекләндерелгән, коймаланып, өстенә гөмбәз ясалган.

  Авылыбызның уртасыннан, аны икегә бүлеп, Сөн елгысының сул як кушылдыгы Сакат елгасы ага. Исеме Сакат авылыннан алынгандыр, күрәсең, чөнки аның тамагына ерак түгел,Сөн елгасы буенда шул исемдәге авыл урнашкан.Хәзер аны Мостафинка елгасы дип атыйлар.Ул Сакат башы дигән урында чишмәдән агып чыга (Сакат башы чишмәсе дип йөретелә),төньякка таба боргалана-боргалана ага.Аңа берничә инеш кушыла, аның иң зурысы Комыргы дип атала.Авылның көньяк башында,Сакат елгасында зур буа төзелде.Анда балык үрчетелә.Елганың ярлары ерымнар белән телгәләнеп беткән.Элек Сакат елгасы тирән булган,тирә-ягы матур агачлар һәм куаклар белән капланган,балыкка һәм су кошларына бай булган дип сөйлиләр.Шушы зур булмаган елгада 5 тегермән булып,кешеләрне онлы-икмәкле иткән.Алар-Мофаздал тегермәне,Крика тегермәне,Шәйгәрдән тегермәне,Урта тегермән,Метрии тегермәне; ә Сөндә,Сакат елгасы койган җиргә якын гына Ягур тегермәне һәм Прокуфий тегермәннәре булган.

                                         Хуҗин чишмәсе

  Чишмә авылның уртасында Комыргы елгасынын сул як ярында урнашкан.1968 елда Хужин Салих узенең фамилиясен язып,чишмәгә тимер улак һәм торба куйган. Шуннан соң Хуҗин чишмәсе дип йөретелә башлаган.

Чишмә 1 минутка 90 литр су бирә.

Чишмәгә Мәктәп урамыннан сукмак төшә,Ленин урамыннан да сукмак килә.Суның температурасы +8.Чишмә суы текә яр төбеннән,су йөртүче катламнардан чыга,50 м ераклыкта Комыргыга кушыла.

Чишмә төзекләндерелгән.

                                            Урта чишмә.

  Чишмә Сакат елгасының сул ягына, күпердән 200 метрга тубәнрәк текә яр буена урнашкан. Аннан өстәрәк колхоз склады урнашкан.Чишмәгә килү юлы ике яктан: берсе таудан төшә, икенчесе купер ягыннан гына.

Чишмә минутына 60 литр су бирә. Чишмәнең суы төссез, иссез, үтә күренүчән,температурасы +8, йомшак.

  Су комташ һәм комлы катламнар арасыннан чыга.Чишмәнең суы Сакат елгасына агып төшә, аның елгадан ераклыгы 20 м.

Кешеләр монда эчәр өчен су алалар,кер чайкыйлар,сугым вакытында мал эчәгесе  юалар.

  Чишмә агып чыккан урын бетон плитә һәм тимер каркас белән ныгытылган,

5 метр озынлыктагы металл улак куелган.Чишмә янында бер өянке агачы усеп утыра,тирә-ягы коймаланган,каен агачлары матур булып усеп киләләр.Тактадан челтерләп бик матур өслек ясалды,су башына балык сыман улак куелган,су шуннан агып чыга.Чишмәне төзекләндерүдә элекке авыл хакимияте башлыгы Йосыпов Фаил, хезмәт укытучысы Насыров Наил, Гайнетдин Гыймадиев һәм анын балалары зур тырышлык күрсәтте.

                                                 Комыргы чишмәсе.

 Бу чишмә Комыргы елгасының сул як ярында урнашкан, елгадан 15 метр ераклыкта.Елга буйлап, өстәрәк,колхозның сарык фермасы.

Бу чишмә иң күп сулысы.1 минутка 130 литр су бирә.Суының температурасы +8.

Чишмә биек ярның төбеннән комташлы,балчыклы катламнардан агып чыга. Суы Комыргы елгасына агып төшә.

Комыргы чишмәсе авыл халкын эчә торган саф, чиста су белән тэәмин итә.Чишмәдән авылга сууткергеч салынган.Су башта насослар ярдәмендә яр башына куелган резервуарларга кудырыла,аннан бөтен авылга тарала.Сарык фермасы да суны шуннан ала.Кешеләр монда кер,мал эчәгесе юалар.

                                                  Галим чишмәсе.

   Чишмә буадан астарак,Сакат елгасының сул як ярында,Гыймаев Әхнәфләр бакчасы артында,авылның көньяк башында урнашкан.Чишмә турында яр текә,ул чишмәне оч яктан эйләндереп алган,ярга баскычлар ясалган,шулардан чишмәгә төшелә.Чишмә минутына 66 литр су бирә. Гәнкә чишмәсенә караганда суы азрак. Суының температурасы +7 градус.

Чишмәнең суы су йөртуче токымнар арасыннан чыга һәм үз юлы белән Сакат елгасына агып төшә.

Бу чишмәдә күбесенчә Ленин урамы халкы кер һәм мал эчәгесе юа, суын эчәр өчен файдалана. Чишмәнең суы улактан агып төшә,кер юар өчен улак куелган. Балан,миләш агачлары утыртылган.

                Якташ язучылар иҗатында- Чишмә образы

1.  Авылымнын чишмәләре турында өйрәнгән вакытта якташ язучыларыбыз ижатында чишмә,су нинди чагылыш табуын беләсе килеп эзләнү эшемне

дәвам иттем.

Авылдашыбыз Рәвилә апаның  шигырьләрен яратып укыйбыз.Мостафа  чишмәләренә багышлап язган шигырьләре аеруча күңелгә якын.

       

             Ул бит безнең яшьлек чишмәсе

Су буенда яшьлек чишмәсе,

Чылтыраплар ага сулары.

Оҗмах доньясына чумган кебек,

Сокландыра мәгәр шулары.

Җанга рәхәт,тәнгә сихәт бирә

Арыганда салкын чишмәләр.

Яхшы кәеф белән китә кеше

Ял итәргә, әгәр, килсәләр.

Һай ургыла салкын чишмәләр,

Бормалыдыр барыр юллары

Матурлыгы бөркә тирә-юньгә,

Хәтерләтә яшьлек елларын.

Тешен сындырырлык,салкын чишмә.

Ул бит безнең яшьлек чишмәсе.

Зәңгәр күгем тыныч булсын берүк

Ходай безгә сәламәтлек бирсен,

Кеше иңнәренә күтәрәлмәс

Кайгы-хәсрәт кенә төшмәсен.

                                         Р. Әхмәтгалиева

2.                  Миәссәр Басыйров иҗатында –Чишмә образы

   Һәр шагыйрьнең үз моңы,әдәбиятта үз урыны булган кебек һәркем шигъриятка үзенең кабатланмас язмышын ,үз тормыш тәҗрибәсен алып килә,туган халкының рухи хәзинсенә яңа бизәк, яңа нур өсти.Якташыбыз Миәссәр Басыйровка  туган илгә, анага, җиргә, мәхәббәткә эчкерсез назлы мөнәсәбәт белән беррәттән табигатьтәге ,тормыштагы туктаусыз хәрәкәт һәм илнең иминлеге хакында уйлану хас. Күңелендә булганны түгеп сала, ихлас итеп рухи дөньясын ачып сала, шул рәвешле табигать гүзәллеген  укучы күңеленә җиткерә.Шигырьләреннән чишмә сафлыгы бөркелеп тора.

***

 Дөнья тып-тын.

Талда-былбыл,

Бишектә бала йоклый,

Яшь әнинең тирткән түше

Күкрәкләрен кытыклый.

Дөнья тып-тын.

Гомер генә

Тынмый курай тартудан.

Шарламалар шаулашалар

Туктый алмый ярсудан.

Дөнья тып-тын

Йөрәк кенә

Бер сагая,бер тибә;

Йолдызлар өнсез атыла,

Арыш серкәләр тибә .

Дөнья тып-тын

Ай нурлары

Шигырь яза күлләргә;

җыеп алып җилләр күлдән

Шигырь укый гөлләргә.

Таулар тып-тын,

Шигырь тынлый

Башларын иеп жиргә;

Чишмәләрнең  көен көйләп,

Торна төшә биергә.

Донья тып-тын.

Таң көйләре

Таңларда алсу кәпәч;

Канат кагып сөрән сала

Алтын сәгатьле әтәч.

Кояш атса ут-карашын,

Таң кавыша көн белән.

Уяна ил,уяна җир

Төрле тавыш- өн белән.

  3.        Туган як гүзәллеген данлаучы якташыбыз- Фәиз Зөлкарнәй

   1951 елда дөньяга килгән һәм балачагын Ык буендагы Сөендек Һәм Саскүл авылларында үткәргән Фәиз Зөлкарнәйне дә авылның шифалы чишмәләреннән эчкән суы, матур табигате иҗатка дәртләндергәндер ахрысы.Йөрәкләрне бер сүздән әсир итәрдәй иҗаты белән үз укучыларын хатирәләр дөньясына алып керә торган язучы иде ул якташыбыз. 46 яшендә гомере фаҗигале өзелгән язучыны “Затлы Зөлкарнәй иде “ дип искә алалар якташлары ,гомумән,аны белүчеләр.

Мостафадан ерак булмаган Куштирәк авылында берничә еллар элек

«Фәиз Чишмәсе» ачу тантанасы булып узганын белдем, иҗаты белән кызыксындым.Яшел бишек булган туган җирдән, алтын бишек булган балачактан әдип иҗатының чишмә башы ,бетмәс чыганагы да туган яктан башлана.Мәктәп елларында ук язган бу шигыре дә үзе эчеп үскән шифалы  Чишмәгә багышланган бит.

Тау астында челтер- челтер

Ага салкын Ак чишмә

Гармун чыңы кебек аның

Тавышлары һәр кичтә.

Ак чишмәнең тирә- ягын

Чәчәкләр үсә ямьләп.

Тагын да ямьле булсын дип

Киртәләдек бизәкләп.

Туган ягым-агар суым,

Саф көмеш чишмәләрең.

Сине бизи эше белән,

Җегәрле кешеләрең.

 

             Чишмәгә

 Көл син,әйдә,көл син,челтерә.

Челтерәвең миңа кызларның

Көлү авазыдай ишетелә.

Чиләкләре көлә,күзләре...

Чишмә суларында манганмы-

Күзләрендә шундый зәңгәрлек!

Су алырлар чумырып чишмәдән.

Чишмәнең соң суы җитәрме?-

Шатланганнан шатлык бетәме!

Чишмәкәй, син, суың эчкәндә,

Мин кыюсыз җан өчен дә, дим,

Кызларны бер суырып үп , яме!

                            Фәиз Зөлкарнәй

 

  Ә бу шигырендә инде авторның күңелендәге изге хисләр һәм  мәхәббәт чаткысы сизелә: үз сурәтен тудырырган , үз зәвыгын күрсәтергә омтылган.

 

 4.                     Захид Фәйзи   “Бөркетләр ягы”

  Укучы балаларга һәм үсмерләр игътибарына тәкъдим итә торган бу китабында автор туган тел, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, ата- бабаларыбызның матур традицияләрен дәвам итү, табигатьне саклау проблемаларын күтәрә.Чишмәне тасвирлап язган урыннарын дулкынланмыйча уку мөмкин дә түгел.

   Төш вакыты узып китте.” Бүген дә кайтмас  микәнни ?”-дип аптыраган Рәхимә түти,  эче пошканга түзә алмыйча, чишмәгә китте.

   Үзенә генә хас матурлык белән кояш нурларын чагылдырып торган камышлы су буйларына тутырып күз салганнан соң , Рәхимә түти , яшлек хәтирәләрен күз алдына китерепме, адымнарын акрынайта  төште.

   Рәхимә түтинең күзе яр буенда ботакларын киң җәеп ,су өстенә салындырып торган бөдрә өянкеләргә төште.Кайчандыр алар бишәү иде.Моннан берничә ел

элек ,язгы ташкын өчесенең тамырларын юдырып, агызып алып китте. Ул аларны вакытсыз вафат булган кешеләргә охшатып, шактый гомер кызганып , юксынып йөрде. Хәзер чишмә тирәсен ике генә өянке матурлап тора. Рәхимә түтинең килгән саен аларга карап тормыйча киткәне юк.Чөнки бу өянкеләр аның күз алдында үсеп , бөдрәләнеп һәм ботакларын салындырып картайдылар .Алар төбендәге туфракны ел саен су юып торса да , тамырлары арасыннан терекөмеш кебек саф һәм шифалы чишмә чыгып торган иң картөянке бирешми әле.Ул торган саен ташларга ныграк ябышырга ,тамырларын тирәнгәрәк җибәрергә тырыша.    

   Кешеләр дә аның тирәсен елның-елында кызыл балчык һәм ташлар  белән ныгытып торалар. Шулай табигат кырыслыкларына баш бирмичә , чишмәне киптермичә торгандыр могаен,аны “Изге агач”,”Изге тал” дип тә йөртәләр.

  Үзенә бертөрле ягымлы чылтырап , җанга рәхәтлек биреп чишмә агып ята. Кояш яктысында аңардан , күзләрне чагылдыдырып , салават күперенеке кебек әллә ничә төрле нурлар чәчелә! Шулай ул кешеләрнең кәефен күтәрә, аларга илаһи көч өсти.

  Рәхимә түти әле кайчан гына мөлдерәп торган тулы чиләкләрен көянтәсенә элеп яшь киленнәр кебек җиңел генә китеп бара иде.Хәзер юк.Әхмәте Рәсәй армиясенә алынып, кирәкмәс сугышларда катнаша башлагач, чәчләренә чал төште , авыруга әйләнде.Аз гына да борчылырга ярамый -хәзер  йөрәге хәлсезләнеп кага башлый. Табиблар да : “Авыр күтәрергә ярамый , һавада күбрәк йөрергә кирәк!”- дип, катгый кисәтү ясадылар.

   Аның күз алдына үсеп буйга җиткән кыз чагы, иртә таңнан шушы чишмәгә төшкән вакытлары килеп басты.Пар күгәрчен кебек гөрләшеп гомер иткән  ире Зарифка гомерлек мәхәббәте дә шушы чишмә янында кабынган иде.Яратышып өйләнештеләр.Тормышның михнәтен- рәхәтен тигез кичереп, утыз алты ел гомер иттеләр. Әле дә ,ашыкмый гына картлыкларын каршылап, матур гына яшәп яталар иде. Көтмәгәндә генә шушы бәхетсезлек килеп чыкты...

  “Әйе , кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан  йөри шул.Азагы хәерле булып Зарифым аякка басса гына ярар иде!”- дип куйды Рәхимә түти, чылтырап аккан судан киметеп көянтәсенә эләктерде дә кайтырга чыкты

 5.               “ Бар дөньяга олы әдипне тудырган як- безнең як”

   Бар дөньяга олы әдипне тудырган як – безнең як булуы белән без чиксез горурланабыз.Чөнки каһарман язучы Нәҗип асанбаевка  90 яшь булды.Шушы уңайдан республикада, районда күп кенә чагу чаралар  , бәйрәмнәр узды.

Нәҗип Асанбаевның “Су юлы” комедиясен күпләр яратып укуын мин беләм.

Килен булып төштем бу авылга,

Таныш түгел әле күршеләр,

Буй-сынымны сынап карау өчен.

Су юлына алып төштеләр.

Су юлы, су юлы,

Сынатмаммы бу юлы?

Сынатмасам бу юлы,

Сынатмам гомер буе!

Тугайлары ап-ак чәчкә генә.

Су буенда тәлгәш каеннар.

Челтер-челтер аккан чишмәсенә

Сандугачлар кушылып сайрыйлар.

Су юлы,су юлы,

Сынатмаммы бу юлы?

Сынамтмасам бу юлы,

Сынатмам гомер буе!

Менә шушы  шигырь юллары  халкыбыз йолалары булып сакланган туй мәҗлесе вакытында киленнең су юлына баруын тасвирлый.

Бөгелә-бөгелә су ала,

Үзе һаман уйлана.

әллә уңды,әллә туңды-

Шуны юрый кыз бала.

Берүк уңа гына күрсен ,бәхете мул булсын кыз баланың дип әйтәсе килә.Чишмә дә минем сүзләремә кушылыр иде,әлбәттә.

                                                           

                                                       

                                                         Йомгаклау

                                           Чишмә сүзе

    Күпме сулар акты,күпме гөмер үтте. Әле бүгенгедәй исемдә: яңа гына туган бала кебек, җир астыннан бәреп чыктым.Кояш нурларына күзем чагылды.

Янымнан бик арыган печәнче  үтеп бара иде. Мине күреп, яныма килде, җирне тазартты. Миңа җинелрәк булып китте .Ул рәхәтләнеп суымны эчте: ”Рәхмәт сиңа,чишмә”,-дип, юлын дәвам итте.Куанычымның иге-чиге булмады.Тормышның матурлыгына,якты кояшка,кошлар тавышына сокланып яши бирдем.Печәнче тагы килде.Бу юлы ул тимер улак,агачтан киртәләр күтәргән иде.Хәзер инде минем барлыгым турында бөтен авыл белде.Яшь кызлар көянтәләр белән салкын суга килделәр.Улакны тутырып аккан суымда кер чайкадылар.Кичен яшь парлар минем белән серләрен уртаклаштылар.Мин җырлый- җырлый актым да актым.

Кешеләрнең күңелендә гелән иман,  мәрхәмәтлелек кенә булсын,-дип уйладым мин. Кояшка карап елмаям, кошлар тавышын ишетеп шатланам.Дөнья шундый матур тоела!

   Уйларның чиге булмаган кебек , эзләнүләрнең дә чиге юк.Су- яшәү чыганагы, чишмә- илаһилык.Әнә шулай якташларыбыз иҗатында чишмәгә мәдхия җырланган. Ә күпме чишмә турында җырлар иҗат ителгән, рәссамнәр иҗатынныан да чишмә читтә калмаган. Аклык , пакълек символы булган чишмә халкыбызның гореф- гадәтләрен үзендә саклаган, гомумән, халыкка булган ышанычын югалтмаган.

                                       

                                   Кулланылган  әдәбият

1. Рәвилә Әхмәтгалиева. Шигырь дөньясына керәм әле.Уфа.2009.

2. Миәссәр Басыров.Елларым- җилкәннәрем.Уфа.Китап.2000.

3. “Авыл таңнары”.30 июль,1998.  № 88 “ Затлы Зөлкарнәй иде...”

4.  Фәиз Зөлкарнәй. Күләгә күбәләге. Казан. 2001.

 5    Нәҗип Асанбаев .Әсәрләр.Уфа.Китап.2005.

6. Заһид Фәйзи.Бөркетләр ягы.Казан.2003.

7. Мөхәммәдиева Х.М. Мостафа чишмәләре. Уфа.2008

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы

Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә ...

Якташ шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева иҗаты

Озак еллар Башкортстан телевидениесында "Рәйхан" тапшыруы алып барган Нуриман районы Кушкүл авылында туып үскән Халисә Мөхәммәдиеваның иҗаты һәм тормышы турында мәкалә...

Халык авыз иҗатында чишмә образы

      Безнең заман – тизлек заманы, машиналар заманы. Табигать белән кеше арасында ара һаман ераклаша кебек. Күңелләр табигый тавышларны, табигый моңнарны тоймый башлый, тупаслан...

Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...

Электив курс "Якташ язучылар"

Якташ язучыларның иҗатын  өйрәнү йөзеннән оештырылган электив курс планы....