Шәүкәт Галиевның “Аталы – уллы солдатлар” балладасын өйрәнү.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Воробьёва Людмила Николаевна

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәртмәсе күрсәтмә материал белән баетылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh._galiev.pptx327.92 КБ
Файл sh._galiev.docx26.03 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Шәүкәт Галиев Татарстанны ң халык шагыйре

Слайд 2

Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйр . Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан , затлыны зат-сыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйр сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә , онытылмый , гел укучыны үзенә тарта . Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин ) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апае районы Олы Бакырчы авылында туа . Аның малай чагы сугыш елларына туры килә . Шагыйрнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора. 1953 елны ул Казанга килә . Кичке урта мәктәпне тәмамлагач , белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый . Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгылләнә, төрле елларда « Чынлык », « Шалт , Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигыр җыентыклары басылып чыга . Ш . Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды , 1982 елда Халыкара бүләк — Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды .

Слайд 3

Бу сорауга заманында Ул болай җавап биргән : -Биш тулырга Унбиш минут - Дөп-дөресе шул! – дигән. Инде яңадан сорыйсы Вакыт та җитте менә. -Унбиш тулырга биш минут ! - Ди хәзер җитди генә... Әйдә, кемгә күпме кирәк, Шул хәтле санасыннар; Шәвәли яши берьюлы Биш-унбиш арасында! Шәвәлигә ничә яш ь ?

Слайд 4

Шәүкәт Галиевнең әтисе Галиулла , әнисе Бибихәлимә , сеңлесе Наҗия һәм Шәүкәт. 1940 ел.

Слайд 5

Шәүкәт Галиев классташлары белән. 1940 ел

Слайд 6

Шәүкәт Галиевнең район газетасында эшли башлаган вакыты .

Слайд 7

80 Балаларның яраткан язучысы

Слайд 8

Баллада – Италиядән кергән сүз, бию дигәнне аңлата. Баллада - лиро-эпик поэзиянең хикәяләү характерындагы бер төре.

Слайд 9

Бик әүвәлге заманда Бакырчыда, Казанда Яшәгән ди бер абый, Һәм яши ди бер абый, Үзе абый,үзе сабый, Дөн ь яга ул Шигыр ь аша карый. Һәр баланы җайлый, Һәркем аны та н ый, Шиг ъри теле һаман Былбыл булып сайрый. Ул – Шәвәли Гали.



Предварительный просмотр:

Тема: Шәүкәт Галиевның “Аталы – уллы солдатлар” балладасын өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

          М е т а п р е д м е т  – Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

         П р е д м е т –  Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү.  Шагыйрьнең “Аталы – уллы солдатлар” балладасын өйрәнү, “баллада” төшенчәсен аңлату.

          Ш ә х е с к ә   к а г ы л ы ш л ы  – укучылар белән илебез халкының фашистларга каршы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турында фикер алышу, аларга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: дәреслек (2 нче кисәк, 53-55 нче битләр), интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар, эш дәфтәре.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), презентация, Шәүкәт Галиевнең портреты.

Дәрес барышы:

     I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

     1. Дәресне оештыру

У: Исәнмесез, укучылар!

у: Исәнмесез, укытучы апа.

У: Кәефләрегез  ничек?

у: Яхшы, ә сезнеке ничек?

У: Минеке дә яхшы, соравыгыз өчен рәхмәт. Утырыгыз. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап хәерле көннәр, уңышлар теләп, дәресне башлыйк.

У: Бүген сыйныфта кем дежур?

у: Мин.

У: Лев, бүген ничәнче число, атнаның нинди көне?

у: Бүген 10 нчы март, пәнҗешәмбе.

У: Сыйныфта кем юк?

у: Сыйныфта барыбыз да бар.

У: Рәхмәт, Лев, утыр. Бик яхшы, укучылар, дәрес калдырырга тырышмагыз.

     2. Өй эшен тикшерү.

У: Мин сезгә өй эшенә нәрсә биргән идем әле?

у: Фатих Кәримнең “Сөйләр сүзләр бик күп алар...” шигырен ятлап килергә.

У: Дөрес. Кемне беренче тыңлыйбыз. Марина, такта янына рәхим ит.

У: Мин сезнең өй эшен башкаруыгыз белән бик канәгать. Шигырьне бик матур итеп сөйләдегез.

    3. Актуальләштерү.

У: Укучылар, безнең тиздән нинди бәйрәм була?

у: 9 май.

У: Бу нинди бәйрәм?

у: Бу җиңү бәйрәме.

у: Сугыш беткән көн.

У: Дөрес, укучылар. Сугышта безнең бик күп кеше вафат була. Ә инде 9 май, безнең өчен зур бәйрәм. Күпме кеше үз гомерләрен кызганмыйча ил тынычлыгы өчен фашистларга каршы сугышкан.

У: Сугышта һәлак булганнарның исемнәре ничек мәңгеләштерелгән?

у: Китапка язылган.

у: Аларга дан җырлыйлар.

у: Парадлар оештыралар.

У: Укучылар, димәк геройларны онытмыйлар. Сездә онытмассыздыр дип, ышанып калам.

4. Уку мәсьәләсен кую.

У: Тактада портрет тора. Кемнең портреты икәнен беләсезме?

у: Шәүкәт Галиев.

У: Әйе. Укучылар, без сезнең белән бүген:

  1. Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында танышачакбыз.
  2.  Шагыйрьнең “Аталы – уллы солдатлар” балладасын

укыячакбыз.

  1.  “Баллада” төшенчәсен өйрәнербез.

        II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Автор белән танышу.

        У: Укучылар, башта без презентация ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Презентацияне әйбәтләп карап барыгыз.

        У: Хәзер дәреслекнең 55нче битен ачабыз. Башта мин укып чыгам. Игътибар белән карап барыгыз.

        У: Ә хәзер сез укырсыз. Берешәр җөмлә укып барабыз һәм тәрҗемә итәбез. Рәт буенча укыйбыз. Марина, синнән башлыйбыз.

        У: Аңлашыламы?

        у: Әйе.

         У: Аңлашылса, 55 нче биттәге беренче һәм икенче биремнәрне эшлибез. Биремнәр буенча сораулар бармы?

        у: Юк.

        У: Эшләп бетерсәгез, тикшереп чыгыйк. Полина, беренче биремне, Амира икенче биремне тикшерә.

        У: Дөрес эшләгәнсез.

  1. Сүзлек белән эш.

У: Укучылар, китапта яңа сүзләр бирелгән. Әлеге сүзләрне сүзләрне минем арттан кабатлагыз. Аннары әлеге сүзләрне сүзлегегезгә язып куегыз.

У: Укучылар, күзләрне ял иттереп видео карап алыйк.

У: Ял итеп алдык, дәресебезне дәвам итәбез.

  1. Теоретик материал белән танышу.

У: Укучылар, сезнең баллада сүзен ишеткәнегез бармы?

у: Әйе.  

У: Баллада – Италиядән кергән сүз, бию дигәнне аңлата. Баллада - лиро-эпик поэзиянең хикәяләү характерындагы бер төре.

У: Дәреслегегездә дә баллада турында язылган. Укы әле безгә, Аня.

У: Рәхмәт, бик матур укыдың. Әле генә укыганны, Камила безгә рус теленә тәрҗемә итә.

У: Рәхмәт, Камила.

У: Укучылар, димәк баллада нәрсә инде ул?

У: Дөрес. Афәрин.

  1. Шәүкәт Галиевнең “Аталы – уллы солдатлар” балладасын уку.

У: Укучылар, без сезнең белән Шәүкәт Галиевнең “Аталы – уллы

солдатлар” балладасын укырбыз. Башта мин укып чыгам. Игътибар белән карап барыгыз.

        У: Шәүкәт Галиевнең “Аталы – уллы солдатлар” балладасын нәрсә турында?

        У: Укучылар, барыгызның да җаваплары дөрес. Балладаны аңлавыгызга мин бик шат.

        У: Хәзер балладаны эчтән генә укып чыгыгыз.

        У: Укып бетердегезме?

        у: Әйе.

        У: Укып бетерсәгез, берешәр җөмлә тәрҗемә итәбез. Эрнест, синнән башлыйбыз.

        У: Рәхмәт, укучылар. Бу эшне дә бик җиңел башкарып чыктыгыз.

        У: Данил, безгә балладаны сәнгатьле итеп укып чык әле. Данилдан соң Никита укый.

        У: Булдырдыгыз. Бик матур итеп укыдыгыз. Афәрин.

  1. Биремнәр һәм сораулар.

У: Укучылар, дәреслектәге 4 – 7 нче биремнәрне эшлибез.

У: 4 нче биремне Лев, 5 нче биремне Максим, 6 нчы биремне Ксюша,

7 нче биремне Марк тикшерә.

        У: Дөрес эшләгәнсез.

     III. Рефлексия

        1. Рефлексив кабатлау.

У: Укучылар, дәреслектәге 12 нче биремне эшлибез.

У: Тикшереп чыгыйк. Маша, син ничек җавап бирдең?

 У: Дөрес. Укучылар, игътибар иттегезме, әлеге биремне эшләгәндә, без балладаның эчтәлеген тулысынча яңадан искә төшереп чыктык.

у: Әйе.

2. Бәяләү.

У: Укучылар, сез бүген дәрестә бик актив булдыгыз. Мин бик шат. Киләсе дәресләрдә дә шулай җавап бирерсез. Бүгенге дәрес өчен, бары тик яхшы билгеләр генә куям мин сезгә.

3. Өй эше.

У: Көндәлекләрегезне ачып,өй эшен язып куегыз. Өй эшен хәр кеше үзе сайлап ала. Безнең шәһәребездә геройларга куелган һәйкәлләр бик күп. Сезгә шул һәйкәлләр турында белеп, сөйләргә әзерләнеп килергә кирәк булыр.

        “5” -  3-4 һәйкәл турында мәгълүмат.

“4” -  2 һәйкәл турында мәгълүмат.

“3” -  1 һәйкәл турында мәгълүмат.

        У: Укучылар, сезгә өй эше аңлашылдымы?

у: Әйе.

У: Миңа сорауларыгыз бармы?

у: Юк.

У: Булмаса бүгенге дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

Шәүкәт Галиевнең 85 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә

Шәүкәт Галиевнең тормыш һәм иҗат юлын,балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен  укучыларга җиткерү...

Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 елӘдәби дәрес - кичә “ Шифалы шигырьләр остасы”...

Улла Кислинг Сенсорная интеграция в диалоге. Понять ребенка, распознать проблему, помочь обрести равновесие. Под редакцией Е.В. Клочковой

Книга немецкого эрготерапевта Уллы Кислинг продолжает публикации, посвящаященные сенсорно-интегративной терапии. Автор - специалист с огромным опытом практической работы - рассказывает читателям о сво...

"Ата Джуртун сюймеген, атасын да сюймез-гитчеликден намысын сакълагъан, уллу болса тас этмез"

.  Намыс деген сезню маганасын ачыкълау; соруулагъа тюз, толу джууаб берирге юретиу; адебли, намыслы сабийле кеслерин къалай джюрютюрге кереклисин эсге тюшюрюу, бегитиу; къарачайча кирсиз селешир...