Шәүкәт Галиевның“Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик-грамматик материал
план-конспект урока (8 класс) по теме

Мөкминова Әлфия Дамировна

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_klass_achyk_deres.docx28.05 КБ

Предварительный просмотр:

Бөгелмә муниципаль районы

Бөгелмә муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

7нче гимназия

Шәүкәт Галиевның“Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик-грамматик материал  

(8 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес)

                                                       Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                       Мөкминова Әлфия Дамир кызының

                    дәрес эшкәртмәсе

2013 ел

Тема : Ш. Галиевның “Безнең йорт малайлары”  әсәрендәге лексик-грамматик материал.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:

  1. Белем бирү максаты:

“Безнең йорт малайлары” шигырендәге яңа сүзләр белән таныштыру; сыйфатларны, сыйфат фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру; укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү.

  1. Үстерү максаты:

Укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә  тарту;  гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.

  1. Тәрбия максаты:

Укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; дус була белү сыйфатларын үстерү.

Укучы өчен:

Өйрәнелгән лексиканы аңлап куллана белүләренә ирешү, аларны актив  сөйләмгә кертү; дуслык турында сөйли белү.

Җиһазлау: Р. З. Хайдарова  “Татар теле” (59-62 нче битләр), методик ярдәмлек (26-28 нче битләр), мультимедиа, Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”(31 нче бит).

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, матур теләкләр телик. Көтелгән җавап: Хәерле көн! Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яхшы билгеләр генә алыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик.

Укытучы. Слайдка күз салыйк әле, анда нәрсә язылган? Слайд №1

Бер җылы сүз

Олы кояш итте

Сүнеп бара торган өметне.

Бер җылы сүз,

Бер җылы сүз,

 Бер җылы сүз мине терелтте.

(И. Юзиев)

Укытучы. Димәк, бер җылы сүз безне канатландыра, яңа эшкә илһамландыра, кәефне күтәрә. Күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

  1. Дежур укучы рапорты.
  1. Өй эше тикшерү.
  1. Әңгәмә.

Укытучы. Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә 59 нчы биттәге 10 нчы күнегү бирелгән иде. Таблицадагы сүзләрне файдаланып, үзегезнең нинди дус сайлап алырга теләвегез турында сөйләргә кирәк булачак. (3-4 укучы дөрес итеп сөйләп бирә) Димәк, яхшы дус нинди булырга тиеш? Көтелгән җавап: тырыш, акыллы, эшчән, әдәпле, батыр,игътибарлы, ягымлы, тыйнак, сөйкемле...Бу сүзләргә нинди сорау куябыз? Алар нинди сүз төркеме булалар? Көтелгән җавап:Нинди? соравын куябыз. Андый сүзләр сыйфат булалар.

  1. Белемнәрне тигезләү.

Әңгәмә.

Укытучы. Узган дәрестә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Көтелгән җавап: дусларга хас булган уңай сыйфатларны сөйләмдә куллана белү

  1. Укытучы. Хәзер, укучылар, парларда эшләп алыйк әле. Дуслык турында әңгәмә корыйк. Беренче группа сорый, икенче группа җавап бирә.

Синең дустың бармы?

Син ни өчен аны үзеңнең дустың дип саныйсың?

Сез бергә ниләр эшлисез?

  1. Ситуатив күнегүләр эшләү. Слайд №2

 Как скажешь о том, что

-тебе нравится скромные и воспитанные девочки;

-тебе нравится сильные, трудолюбивые мальчики;

-тебе не нравится равнодушные, упрямые, ленивые люди;

-твой друг может хорошо учиться;

-твоя подружка Юля старательная ученица?

Үзбәя.

  1. Аудирование. 

Укытучы.  Тыңлагыз һәм калын әйтелешле сүзләрнеязыгыз: бүләкләр, сагынганда, бүлешәбез,сикереп, әкәмәт, французча, кочаклашып, ишегалды, халыкара, мәйдан, сөенешеп, дөнья, өелешеп, галәмәт.

Укытучы.  Слайдка күз салыйк әле: сүзләрне дөрес яздык микән?  Слайд №3.

 Укучылар бер-берсенең дәфтәрләрен алмашып  хаталарны төзәтәләр.

Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

Укытучы.  Укучылар, әйтегез әле,бу язылган сүзләрне кайчан кулланып булыр иде? Көтелгән җавап: озак күрешми торганда, сагынганда, сөенгәндә, уйнаганда, бүләкләр бирешкәндә...

Укытучы.  Димәк, нинди темага сөйләшкәндә бу сүзләрне кулланырга була?  Көтелгән җавап: Дуслык. Сагыну.

  1. Яңа тема.

Укытучы.  Бүген дуслык турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Шул максаттан чыгып, Ш. Галиевнең “Безнең йорт малайлары” шигырен өйрәнүгә әзерлекне башларбыз. Әлеге шигырьдәге лексика өстендә эшләрбез.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

  1. Яңа сүзләр белән таныштыру. Тактада яңа сүзләрне уку. Слайд№4. Транскрипция белән эш.

сагынышкан[ сǻғынышқан]

өелешеп [өйэлэшэп]

сиптерәләр[сиптэрәләр]

әкәмәт[әкәмәт]

галәмәт[ғәләмәт]

сөенешеп[сөйөнөшөп]

  1. Яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау.

3. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

а)  сүзләрне кабатлау;

б)  сүзтезмәләр әйтү: сагынышкан дуслар,өелешеп торабыз, җырларны сиптерәләр, әкәмәт кызык, сөенешеп бүләбез.

в) сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү. Сүзтезмәләр бүлеп бирелә.

г) хаталар профилактикасы.

4. Сүзләрне тәрҗемәләре белән дәфтәргә язу. Слайд№5

Метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, 3 сүзне татарча-русча сүзлектән карап язалар. 

IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

  1. “Хәрефләрне җый” уены. Сыйныф группаларга бүленә. Конвертлар өләшенә. Конвертта хәрефләр. Укучылар хәрефләрдән дәрестә өйрәнелгән сүзләрне җыялар, тәрҗемәсен әйтәләр һәм җөмлә төзиләр.

Үзбәя.

  1. Дәреслек белән эш.

60 нчы биттәге 4 нче күнегүне үтәү. Бирем: Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп уку, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен әйтергә.

  1. Слайдта “ Сыйфат фигыль. Причастие” дигән таблица. Сыйфат фигыльләрне искә төшерү. Слайд №6
  2. 5 нче күнегүне язмача үтәү. Бирем:  Сыйфат фигыльләрнең заманын билгеләргә. Эш төгәлләнгәч, җаваплар слайдтагы җаваплар белән чагыштырыла. Слайд №7

Үзбәя.

  1. Ситуатив күнегүләр.

Сообщите о том, что

-Яна соскучилась по друзьям;

- друзья на фотографии стоят обнявшись;

-ваш друг из Франции привез чудные открытки;

-вы обрадовались чудесным сувенирам;

-ваши друзья красиво поют по-испански.

6.  Парларда эш.

Укытучы. Иптәшегез белән  аның каян кайтуы турында схема буенча диалог төзегез. Схема слайдта язылган.

-сорау;

-җавап;

-киңәш;

-килешмәү;

-аңлату;

-килешү.

7. Иң яхшы диалог сөйләүче парга конкурс.

V. Өй эше.

Сайлап алып эшләргә: а)дәрестә эшләгән схема буенча диалог төзергә;

б) 60 нчы биттәге 6 нчы күнегү.

VI. Рефлексия.

  1. Укытучы. Дәрестә бүген нинди уку мәсьәләсе чиштек? Ничек чиштек? Нәрсәләр белдек? Көтелгән җавап: Дуслык турында сөйләштек.Яңа сүзләр өйрәндек, ситуатив күнегүләр, диалог төзедек, сыйфат фигыль турында искә төшердек.
  2. Гомуми бәя кую.

Укытучы. Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен  дәрес эшкәртәсе...

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

План-конспект урока татарского языка в 5 классе. Автор УМК Р.З. Хайдарова....

Татар теле. (рус төркеме) 9 нчы сыйныф, "Бер маҗара"әсәрендәге лексик/грамматик материал.

Дәрес эшкәртмәсе 9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт...

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме.

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме....

Дәрес планы. Ш.Галиев “Безнең йорт малайлары”

Ш.Галиев  “Безнең йорт малайлары” темасына дәрес планы. 8 нче сыйныф (рус төркеме)....

Ш.Галиев " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация

Шәүкәт Галиевның " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация ( 8 сыйныф)...