Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"
презентация к уроку по теме

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.

Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була.

 

Презентация "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_tobgem.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым.

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, фикердәшләр, дуслар!

Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.

                 Заман миңа «югарыга мен» дип,

                 Ике канат биреп үстерде.

                 Канатымның  берсе – татар теле,

                 Икенчесе – бөек рус теле…

Мин үземнең чыгышымны һәрберебезгә таныш булган шигырь юллары белән башладым. Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була.

Исәнмесез! Мин Гелфария Миннегалиевна Латыпова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Сезгә олы сәламнәремне бөек Идел елгасы ярларыннан  алып килдем. Аның хакында бик ачык һәм төгәл итеп Ульяновск шагыйрьләренең берсе болай дип язды:

«Ты – и аварская,

Ты – и булгарская,

Ты – и хазарская,

Ты – и скифская,

Угро-финская,

Ты – широкая,

Ты – и узкая…

Но бежишь ты слезой материнскою

В сердце каждого русского».

Безнең якларда булган һәр кеше, биредә нинди матур кешеләр яшәвен ассызыклый. Бу бәлки, без Рәсәйнең иң полиэтник төбәкләренең берсе булгангадыр. Ульян өлкәсендә 121 милләт вәкиле яши. Төбәгебезнең нигезен рус, татар, чуваш һәм мордва халыклары тәшкил итә.

Безнең өлкәне (якларны) тулы хокук белән милли белем бирү бишеге дип атарга була. Ә аның җитәкчесе - Илья Николаевич Ульянов. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән бөтен Сембер губернасынды XIX гасыр ахырында рус мәктәпләре белән беррәттән 250дән артык мәктәп чуваш, мордва, татар балалары өчен дә ачыла.

Беренче чуваш әлифбасының авторы булган Иван Яковлевич Яковлевның талантын да ул ача һәм хуплый.

Илья Николаевич Ульянов дәрәҗәле интернационалист һәм гуманист укытучы буларак, рус милләтеннән булмаган балаларны, аеруча кызларны, цивилизация дөньясына өтәрде.

Тарихчы һәм язучы Николай Михайлович Карамзинга куелган һәйкәл Ульян шәһәренең визит карточкасы булып санала. Алфавитка ё хәрефен дә ул керткән. Ё хәрефенә дөньяда бердәнбер һәйкәл дә Ульян шәһәрендә.

Дүрт архетип шәхси үсеш – обломовчыларның берсенең авторы булган рус әдәбияты классигы Иван Александрович Гончаровка илдә бердәнбер тарихи - әдәби музей да Ульяновскида ачылган.

Иске Сембер каласының һәйкәлләр тарихын, мәдәниятын, архитектурасын “Родина Ленина” шәһәр төзелеше ландшафт дәүләт тарихи-мемориаль комплек тыюлыгы берләштерә.

Күп еллар дәвамында Ульян өлкәсендә иң танылган һәм иң күп экскурсияләр була торган музейларның берсе В.И. Ленинның музей йорты.

Беренче татар мәгърифәтчесе Хөсәен Фәезханов та безнең өлкәдә туган һәм эшләгән.

Үзенең ялкынлы мәхәббәт шигырьләре, гуманистик рухлы әсәрләре белән халыкның күңел хәзинәсенә әверелгән, беренче җир мәхәббәте җырчысы, хатын-кызларны мәгърифәткә тартучы, узган гасырның урталарыннан бирле татар укучыларының чраткан шагыйре Габделҗәббәр Кандалый да Ульян өлкәсендә туган. Шулай ук Г. Кандалый нәселеннән булган якташыбыз Габдулла Шамуков та күпкырлы иҗат кешесе.

Татар автономиясе тырышлыгы белән Ульяновск шәһәренең Мемориаль үзәгендә башка милләтләрнең бөек шәхесләре белән беррәттән безнең күренекле Г. Кандалый һәм Г. Шамуковларга да портретлар галериясендә урын табылды. Бу көнгәчә мондый вакыйганың әле булганы юк иде.

Ульяновск татар милли мәдәни үзәге каршында атаклы Урта гасыр гуманист шагыйре Кол Галигә һәйкәл куелды.

1989 елда Ульяновскида Рәсәйдә беренчеләрдән булып (билгеле Татарстан һәм Чувашияне исәпкә алмаганда) татар һәм чуваш телләрендә телевизион тапшырулар чыга башлады. Шул ук елда, милли сәнгатьне саклау һәм үстерү максатыннан милли мәдәни автономияләр дә ачылды.

Кечкенәдән яратам мин,

Гармунда уйнаганны.

Салкын ачы баллар эчеп

Такмаклар җырлаганны.

Язның беренче аенда,

Кыш озата бар халык.

Рәхәтләнеп пешә-пешә

Ашый ул аны кабып.

Беренчесе төерле дә булырга мөмкин, кайчагында шулай диләр. Ярдәм итсәгезче, нәрсә соң ул? ....... Әйе, коймак. Коймак төерле булса да, минем чыгышым төерле булмасын иде. Мин сезгә кыш озату бәйрәмнәрендә җырлый торган такмакларның берсен җырлап үттем. Ни өчен коймак турында дисәгез, сере шунда: коймак мин яшәгән Сенгилей районының символы. Аңа шәһәрнең үзәк мәйданында һәйкәл куелган.

Моннан тыш, безнең Сенгилей районын “Сембер Швейцариясе” дип тә атыйлар. Өлкәнең матур, тере табигать почмагында Сенгилей тирәсендә 3 тыюлык, 8 табигать һәйкәле, хаклы рәвештә Ульян өлкәсенең могҗизасы булып саналган “Сенгилей таулары” милли паркы урнашкан.

Менә шундый гаҗәеп матур җирләрдә (урында) мин яшим һәм эшлим.

Красный Гуляй бистәсендә урнашкан безнең мәктәп – ул иҗат, белем, мәдәният үзәге. Рус телендә белем бирә торган мәктәп булуга карамастан, һәр укучы үзенең туган телендә сөйләргә хокуклы, шуңа күрә дә без үз халкының телен, мәдәниятын өйрәнергә теләүчеләргә мөмкинлекләр тудырабыз. Татар милли тарихына, татар теле һәм әдәбиятына, мәдәниятына мәхәббәт тойгысы, үз халкы белән горурлану хисләре, үз халкының тарихын, аның йолаларын өйрәнү белән кызыксыну шикелле күркәм сыйфатлар тәрбияләү төп максатым.

Татар теле укытучысы буларак, мин үз эшемдә төрле заманча укыту ысуллары кулланам. Шуларның берсе булып проект методы тора. Туган телебезне без, федераль дәүләт белем бирү стандартларының балаларны һәм ата-аналарны, гомуми белем бирү процессының субъектлары буларак, аларны канәгатьләндерү өлешенә җавап бирә торган дәрестән тыш чараларда, балаларга өстәмә белем бирү кысаларында өйрәнәбез.

Проект методы шәхси сыйфатларны (максатчанлык, үз сүзендә торучанлык, кызыксынучанлык) гына түгел, укучыларның универсаль уку гамәлләрен формалаштырырга да ярдәм итә.

Төрле проектлар өстендә эшләгәндә, минем укучыларым, мәктәпнең Иделбуе халыклары мәдәнияты (Культура народов Поволжья) музей бүлмәсендә тупланган материалларны актив кулланалар. Үз ата-бабаларыбызның телен, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен балалар зур кызыксыну белән өйрәнәләр.

Узган уку елында укучым Айметов Марат “Ел укучысы” бәйгесендә катнашты. Ул анда татар халкының милли ир-ат баш киеме “Түбәтәй” проектын тәкъдим итте һәм призлы урын яулады.

2014 елда өлкә күләмендә үткәрелгән “Әниләр мәктәбе” бәйгесендә Шайхатаровлар гаиләсе “Әбием сандыгы” проекты белән чыгыш ясадылар. Алар гаиләдә ничек өлкәннәрне хөрмәт итүләре, гаилә тардицияләрен ничек саклауларын һәм аларны буыннан буынга күчерә, саклый барулары турында сөйләделәр.

Өлкә татар мәдәнияты һәм сәнгате көннәрен үткәрүдә актив катнашабыз. Өлкә күләмендә үткәрелгән “Шома бас”, “Сембер карлыгачлары” фестивальләрендә, рәсем һәм иншалар язу бәйгеләрендә, олимпиадаларда катнашып киләбез һәм призлы урыннар да яулыйбыз.

2002 нче  елда татар теле укытучысы буларак район күләмендә үткәрелгән “Ул укытучысы” бәйгесендә катнашып 2 урын яуладым, 2009 нчы  елда “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында оештырылган бәйгедә катнашып, Россия Президентының 100 мең сумлык грантына лаек булдым. 2011 елда “Лучший кабинет родного языка” бәйгесендә 2 нче урынны алсам, 2012, 2014 елларда үткәрелгән “Лучший учитель родного языка” бәйгесендә 1 нче урынны алу бәхетенә ирештем. 2013 нче елда исә укытучылыр һәм укучылар өчен үткәрелгән дөньякүләм “Портфолио достижений” дигән конкурста катнышып 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләндем.

Безнең красный Гуляй бистәсендә төрле милләт вәкилләре үзара дус һәм тату гомер кичерәләр, алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер. Күп кенә кагыйдәләрне бабаларга “Салават күпере культурасы” (“Радуга культур”) проекты нигезендә аңлатабыз. Төрле милләт халыкларының культурасы белән танышабыз. Бәйрәмнәрдә төрле милләт балалары бик теләп, бердәм булып катнашалар.

Илебез – күпмилләтле. Һәр халыкның үз туган теле күз карасыдай кадерле. Җирдә яшәүче һәркемнең аралашу коралы – тел. Кешеләр бер-берсенә охшамаган кебек, аларның сөйләмнәре дә төрледән-төрле. Әгәр дә милләтнең киләчәк буыннарга туган телен бар тулылыгы, кодрәте, егәре белән тапшырырга көче бар икән, аның туачак таңы һәрчак аяз.

Без, татарлар, шуны онытмаска тиеш: хәзерге Россия җирендә күп гасырлар дәвамында татарның хөр дәүләте яшәгән. Без – шул дәүләтнең варислары, дәвамчылары. Укытучы, татар теле укытучысы исеменә тап төшерми алга, бары тик алга! дип тәмамлыйсым килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:“Минең яратҡан миҙгелем” . Предметтың билдәһен белдереүсе һүҙҙәр

Тема:“Минең яратҡан миҙгелем” . Предметтың билдәһен белдереүсе һүҙҙәр.3-сө класс өсөн дәрес конспекты...

Технологическая карта урока по сингапурской методике на тему "Минем буш вакытым" (7 класс)

"Минем буш вакытым" темасына 7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсен тәкъдим итәм.Бу дәрескә, Сингапур методикасына нигезләнеп, технологик карта төзедем. Әлеге матери...

Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ...

Формирование метапредметных и предметных УУД на основе темы. Мини - проект по теме "Путешествия. Лондон". 5-й класс

Открытый урок для учителей английского языка Центрального района Санкт-Петербурга 18 октября 2017 года.В процессе урока учащиеся повторяют лексику по теме "Путешествия", учатся вести диалог,...

презентация к уроку по теме "Минии удэр" в 5 классе

Урок  бурятского языка в 5 класес Тема: Минии удэр.  Составитель: Балданова В.Ц....