Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:

1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен  кабатлау;

 2) чагыштыра,нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен  үстерү; модельләштерергә өйрәтү.

3) дуслыкны хөрмәт итәргә өйрәтүне дәвам итү, дусларга карата игътибарлы булырга омтылыш тудыру.

Укучы өчен:

1.дустың турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны ныгыту;

2.сыйфат турында башлангыч белемнәрне искә төшерү, сыйфатның дәрәҗәләре булуын, ясалу үзенчәлекләрен аңлау;

3.парларда, төркемнәрдә эшләргә өйрәнүне, диалогик, монологик сөйләм осталыыгын үстерүне дәвам итү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dresk_dustym._syyfat.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:

1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен  кабатлау;

 2) чагыштыра,нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен  үстерү; модельләштерергә өйрәтү.

3) дуслыкны хөрмәт итәргә өйрәтүне дәвам итү, дусларга карата игътибарлы булырга омтылыш тудыру.

Укучы өчен:

1.дустың турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны ныгыту;

2.сыйфат турында башлангыч белемнәрне искә төшерү, сыйфатның дәрәҗәләре булуын, ясалу үзенчәлекләрен аңлау;

3.парларда, төркемнәрдә эшләргә өйрәнүне, диалогик, монологик сөйләм осталыыгын үстерүне дәвам итү.

Җиһазлау: дәреслек ( Хәйдәрова Р.З.- 77-79 нчы битләр); методик ярдәмлек,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; тактада транскрипция үрнәкләре; кагыйдәләр

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү, ЛГКне үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: сыйфатларны таный, дәрәҗәләрен аера белү, кагыйдәне моделләштерергә өйрәнү, тема буенча лексиканы үзләштерү, җөмләләр төзи, диалогка чыга алу, төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү.

Кулланылган структуралар:

- Таймд раунд робин

- Тик-тэк-тоу

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

- Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез, ... ... !

-Матур булсын көнебез!

-Көләч булсын йөзебез!

-Булыйк һәрчак әдәпле,

-Отыйк матур гадәтне.

-Дөрес, матур утырыйк,

-Дәрестә җавап бирик.

Әйдәгез,килгән кунаклар белән дә исәнләшәбез.

-Хәлләрегез ничек?-яхшы.

- Кәефләрегез яхшымы?-Яхшы.

-Дежур укучы белән әңгәмә:

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген ничәнче число?

-Бүген 16 нчы февраль, пәнҗешәмбе

-Сыйныфта барыбыз да бармы? Һава торышы нинди? Урамда салкын ,көн болытлы,явым-төшем юк.(кар ява).Җирдә ап-ак кар ята.

II/ Белем - күнекмәләрне актуальләштерү.

А) Фонетик күнегүләр.

Кабатлыйбыз: (тактада татар хәрефләре, транскр.) әйдә, әйдәгез, исәнме, көн, көндез, бүген, түгел, җиңел, җитди, һәм, һөнәр, синең, аңа.

1.Тыңлагыз һәм- Ә- авазы кергән сүзләрне күрсәтегез.

-Су сибә,сөйли,аңлата,эшчән,урамда,дәрес,әдәпле укытучы. Бергә,гадел,пешерә, шәфкатъле.

Ә) Грамматик күнекмәләр. Тыңлагыз,үрнәк буенча үзгәртегез :авыл-авылда.шәһәр-шәһәрдә,урам-урам...,урман-урман...,тәнәфес-тәнәфес...,кунак-кунак...,мәктәп-мәктәп....Сез нинди кушымчалар куеп әйттегез? Нинди сорауга җавап бирәләр? -Ур.в.килеше. Кайда?

Мин – минем, син - ..., ул - ..., без -..., сез - ..., алар - ... . Без нәрсәне искә төшердек? (тартым кушымчалары)

Б) Ситуатив күнегүләр.

- Спроси, Настя сегодня с кем в школу пришла?

-Скажи,что ты сегодня в школу пришла с другом.

- Спроси, какой у него друг?

- Скажи,что у тебя друг добрый, отзывчивый и хороший.

В)Cүзлек белән эш.Тактада.

Оныта-[о н о т  а] -забывает

Онытмый-[онотмый]-не забывает

2. Өй эшен тикшерү.

А) иҗади: Рәсемдәге дустың турында сөйләргә.

Ә) дустыгыз турында диалог төзергә иде (7нче күнегү буенча)

Б) сүзләрне ятларга (яхшы, ярдәмчел, игътибарлы, шаян, гадел, көчле, игелекле, акыллы). Минем дустым ..., ..., ... бер укучы тактага яза бара.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1.Кереш әңгәмә. – Укучылар, без нинди сүзләр яздык? Алар нинди сорауларга җавап бирәләр? Нәрсәне белдерәләр?

- сыйфатлар, нинди соравына җавап бирәләр, билгене белдерәләр.(дәреслектән кагыйдәне укыту)

 Укучылар, ә хәзер экранга карыйк әле.

III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Минем дустым матур. Ә минем дустым матуррак.

Бу малай шаян. Ә бу малай шаянрак.

  • Нәтиҗә ясагыз, бу сүзләр арасында нинди аерма бар? (тәрҗемә итү, чагыштыру). Дәрәҗә турында аңлату. Кагыйдәне укыту.
  • Чагыштыру өчен нинди кушымча өстибез? (-рак-рәк)
  • Дәвам итегез: матур – матуррак, акыллы - ..., тәртипле -..., яхшы - ...

Название степени

Показатели степени

Примеры

Положительная

(Гади дәрәҗә)

матур  – красивый

сары – желтый

түгәрәк – круглый

Сравнительная

(Чагыштыру дәрәҗәсе)

-рак/ - рәк

матур-рак – красивее

сары-рак – желтее.

түгәрәг-рәк – круглее

Үзбәя кую. Эчтән генә кабатлыйбыз. Сыйфатның гади һәм чагыштыру  дәрәҗәсен атыйбыз. (“5”ле – сөйли алам, “4” – аңладым, русча сөйли алам, “3” – аңладым, сөйли алмыйм)

  1. Слайд. – Чәчәкләр нинди? Алар бертөрлеме? (кызыл, кызгылт, кып-кызыл чәчәкләр) – Димәк, без әле нәрсәне белмибез? –Экранга карыйк.
  2. (таблица)

Название степени

Показатели степени

Примеры

Превосходная

(Артыклык дәрәҗәсе)

а)частичное повторение основы;

б) усилительные частицы: иң – самый, бик – очень, үтә – сверх

сап-сары – очень желтый

түп-түгәрәк – самый круглый

бик матур – очень красивый

иң зур – самый большой

үтә гадел – сверхчестный

Уменьшительная – от прилагательных, выражающих цвет

(Кимлек дәрәҗәсе)

-кылт/ - келт

-гылт/ - гелт

-сыл/ - сел, - су

саргылт – желтоватый

алсу – розоватый

аксыл – беловатый

зәңгәрсу – голубоватый

Димәк, сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Нинди дәрәҗәләр?(4 дәрәҗәсе бар. санау)

Үзбәя кую. Парларда эшләү (бер-берсеннән сорыйлар).

-Кем сыйфат дәрәҗәләрен төгәл итеп әйтә ала - дәфтәр кырыена үзенә “ 5” куя,

“4”сен дә белә, әз генә хаталар җибәрә -“4”, барысын да әйтә алмый - “3”.

Физминут.

Бер уңга, бер сулга,                                                                         

 Әйләнәбез урында.                                                                                 

 Бер алга, бер артка,                                                                                 

 Атлап торыйк урында.                                                                         

 Утырыйк чүгәләп,                                                                                  

Ял итик бергәләп.                                                                                 

 Бераз гына ял итик тә,

Аннан без эшләп китик

Ныгыту. 

  1.  Сыйфатлар кергән җөмләләр язу. Һәр төркемгә 1 сыйфат бирелә: 1 укучы – гади, 2 – чагыштыру, 3 – артыклык, 4 – кимлек дәрәҗәсенә куеп төзи һәм бер-бер артлы укыйлар. (Раунд-Робин структурасы.)
  2. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү (тик-тэк-тоу структурасы)

Минем, кызыл, дустым, күлмәк, сап-сары, бар, якын, акыллырак, ярата. (сүзләр һәм кушымчалар өстәргә мөмкин)

        Үзбәя кую.                                                        

 

Рефлексия.

  1. Модельләштерү.

Бүгенге белемнәребезне схема итеп күрсәтик: (нокталар, буш шакмаклар белән слайдта схема чыга)

Сыйфат

Нинди?

Билгене (признак) белдерә.

4 дәрәҗәсе бар

Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек

Сары, сарырак, сап-сары, саргылт

Мин яхшы, акыллы, ярдәмчел, ... дус.

2. Өй эше язабыз: Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

          1.Дустыңны мактап 4 җөмлә язарга (79 бит, 6нчы күнегү буенча)

2.  сыйфатлар кергән табышмаклар язарга

. Гомуми бәя кую.

-Укучылар, бүген нинди яңа әйбер белдек?

-Ә хәзер ,укучылар, бүген эшләгән эшегезне бәяләгез .Уйлагыз.

-Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

-Сау булыгыз, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок татарского языка "МИНЕМ ДУСТЫМ"

Сингапур методын кулланып төзегән дәрес эшкәртмәсе...

Р.З.Хайдарова дәреслеге буенча 4 нче сыйныф өчен дәрес конспекты. Минем дустым

4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты. Минем дустым...

Минем дустым

4 сыйныф рус төркемеТЕМА: “Минем дустым”Максат: Укучыларның текст эчтәлеге белән танышуы.Яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйл...

презентация "Минем дустым" 4 нче сыйныф өчен әдәби уку дәресе (рус төркеме)

Р.З. Хәйдарованың 4 нче сыйныф дәреслеге буенча "Минем дусларым" бүлеген өйрәнгәндә  "Минем дустым"  темасына әдәби уку дәресе (рус төркеме) өчен презентация....

“Минем дустым бар” хикәясендәге яңа лексик-грамматик материал

ldquo;Минем дустым бар” хикәясендәге яңа  лексик-грамматик материал...