Мастер класс "Туган тел" конкурсы.
учебно-методический материал по теме

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

Эдэбият дэреслэрендэ предметара бэйлэнеш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                    “Мастер- класс”     конкурсы                

 Слайд 1,2.

          Дөнья турында белемнең берничә фәнгә бүленеп тармаклануына карамастан аларның мөһим уртак ягы бар- дөнья кеше тарафыннан танып беленә.Кеше өчен дөньяда булган нәрсә телдә чагыла.Тел- культураның компоненты, анда кеше тарфыннан үзләштелелүче дөнья һәм кеше үзе.Кеше реаль дөньяны һәм телдә чагылган шушы дөньяны тоташтыручы булып тора.

       Менә шуңа күрә дә татар  әдәбияты дәресләрендә предметара бәйләнеш булдыруга зур игътибар бирәм.Федераль Дәүләт белем бирү стандарты нигезләрендә дә бу төп игътибарга алына: универсаль уку күнекмәләрен формлаштыру дигән сүз.Программа нигезендә әдәбият дәресләрендә урнаштырылган әсәрләр тормыш белән тыгыз бәйләнгән. Бары тик аны укучы күңеленә җиткерә белергә генә кирәк.Димәк , хөрмәтле жюри һәм тамашачылар ,игътибар экранга.Тел һәм әдәбият дәресләрендә предметара бәйләнеш.

Слайд 3

Пейзаж нәрсә ул?( Табигать күренешен сурәтләү)Матур әдәбият әсәрләрендә  дә табигать  күренешен сурәтләү ул.

Матур әдәбияттта пейзаж  кайчан кулланыла?

Слайд 4

Матур әдәбиятта пейзаж  вакыйгаларны һәм катнашучы геройларның хис кичерешләрен ачуда табыла.

Кайсы әсәрләрдә пейзаж чагылдырыла ?Хәзер шуларны мисаллар өстендә карап үтик.

Слайд 5

1.Автор табигать күренешләрен ,бигрәк тә Агыйделне , кеше рухына , яшьлеккә тиңләп сурәтли.Аны җанландырып тасвирлый,кешенең төрле халәте белән чагыштыра , җылы , якты төсләр белән хикәяли.( Мирсәй  Әмир” Агыйдел”)

Синдәгедәй илаһи матурлык. Синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә юк, Туган ил!Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!

2.Г.Кутуй. “ Сагыну” нәсереннән.

Урман , үзе –үзе тыңлагандай хәрәкәтсез һәм тын.Кояш чыккан вакыт.Мәһабәт төз наратларның  очрагы  ачык яшеллек белэн яналар һәм, рәхәт бер талгынныка бирелеп, тик кенә торалар. Берәм – сәрәм очраган усакларнын көмеш яфраклары, тан сулыштан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәгәннәр. Ачык урыннарда, җиргә таба сатыла тәшеп,хәрәкәтсез куе ак томан ята

3. Әмирхан Еники “ Бала”

4. Ак чәчәкләр ява ,дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары,

ак кар булып җиргә коела.( Һ.Такташ)

Һади  Такташ” Ак чәчәкләр”

Слайд 6

1.“ Яратам мин үзебезнең авылның төньягын каплаган зур тауларны!Аңардан да яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны!”

Өзекне күз алдына китереп рәсем төшерергә мөмкин.

Укучылар яратып укый торган әсәр.” Алмачуар”Г.Ибраһимов.

4.”Шәп маллар аякланып туа, диләр .Ахрысы бу сүз дөрестер .Без барып җиткәндә , колын үзенең әле бик ныгып бетә алмаган нечкә аяклары белән саклана- саклана басып йөри башлаган иде”

- Нинди фән белән бәйләп була бу әсәрне?( Биология)

2. Күлдә һичбер дулкын юк, ул бик тын, тонык булып, көзге кебек шома, тигез ялтырый, тик яланга караган башы бик аз гына шадраланмакта ... аның тирә -ягын чолгап алган карт агачлар яшәреп, гөрләп утырган уҗым да миңа бүген аерым бер якынлык таныталар.

Урманның гөрләп утыруы , бигрәк тә аның чәчәкләре , үсемлекләре минем күңелемне ул урманга тарталар.” ( География)

3.Спорт. Әлемгол белән Хафиз көрәше.

Ни күрәсең?Хафизга кем чыдасын!

Безнең әткәй чыккан бер баһадирны аз-маз шаярта да чөеп үк ташлый.Ике баһадир билләрен бераз тартып сыныйлар да бер –берсенең сыртларына  кулларын салган хәлдә, бөтен халыкның күзе астында түгәрәк мәйданда әйләнәләр. Йа хода! Бу ни эш?!Кинәт данлыкла Хафмз тәгәрәп-тәгәрәп китә дә чалкан барып төшә.

Слайд  7

Кайсы әсәрдә шәкертләр озак вакытлар дәвамында шәмнең ни өчен сүнүен аңлата алмыйлар.Нинди фән белән бәйләнеше бар соң шәм сүнүнең ?

Әлбәттә , ут дигәннән физика фәне белән таныш кеше белә: лампа янсын өчен 3 шарт кирәк? Кем әйтер? Ниндиләр?Лампага керосин салыну,кислородның җитәрлек күләмдә булуы,шырпы белән ут кабызып җибәрү.

Бу әсәрдә укучылар Сөләйман образы белән очрашалар.Ул- оста психолог.Ул яшүсмернең ышанычын яулап алуның серләрен яхшы белә.Башкаларның мыскыллавыннан ачуы килгән  Хафизны күңелсез хәлдән аралап алучы булып кылана, моны зур осталык белән башкара.Нәтиҗәдә Хафиз аның белән сөйләшеп китүен сизми дә кала.( Психология)

Слайд  8

1.Малайлар һәммәсе бер ананың балалары. Сүз кайсы әсәр турында бара?

Хәсән Сарянның “ Бер ананың биш улы”

Холык ягыннан уртаклык зуррак булырга тиеш кебек.Әмма алар бик төрле- төрле, шул сәбәпле яшәешләре дә һәрберсенең үзенчә.Холык- кеше язмышы.Ул кешенең эчке кичерешләренә психологиясенә бәйле.

2.Фәлсәфи ягы:Тормышта, яшәештә холкыңның ниндилеге дә мөһим.Димәк холкыңның игелекле, итәгатьле, нык булуы турында уйлану дигән сүз. Автор укучыларга менә шул дөреслекне аңлатырга тели.

3.Тирә якта кайнар сулыш өреп торган ком чүле.Урамда аяк йөзеннән ком ярып йориләр.Өстенә йомырка куйсаң, момент пешеп чыга.Их, үзебезнең Агыйдел комнары өстеннән су буйлап кына йөгереп бер үтәсе иде! Йөгереп кайтыр җирләр түгел шул...(география)

Слайд 9

Әдәбият дәресләрендә сәнгать әсәрен куллану – отышлы эш төрләренең берсе.Бу картинага карагач, сездә нинди хисләр туды?Әдәбият белән бу картина нинди бәйләнештә?

“ Күктә бераз ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде.Ерак- еракларга җәелеп киткән газәмәтле диңгез , ай яктысында аклы- күкле ялтырап , очсыз- кырыйсыз нур һәм күләгәләр эчендә гүя күңелсез  генә көлемсерәп ята иде...”Табигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары –балыклар , һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый айга каршы сикерә, уйный иделәр.”

Слайд 10

Нәрсә күрәсез?Әдәбиятта нефть табу, аны эшкәртү турында кайсы язучыны беләсез? Әсәрләрен атагыз.

         Слайд 11

Әйе Гариф Ахунов “ Хәзинә” романы,” Артышлы тау буенда”.

Слайд 12

“Айга күптән инде мең яшь тулган,

Ә ай аны узе оныткан;

Кичә саташкан ай кыш дип белеп-

Төн уздырган күктә толыптан...”

Бу шигырь юлларынын авторы һәм әсәренең исеме?

        Слайд 13

Һади Такташ

“Айга күптән инде мең яшь тулган...”

Ай турында сүзебез булды... Ә матур әдәбиятта серле йолдызлар турында бәян ителгән нинди әсәрләр бар?

Слайд  14

”Маякчы кызы” Гариф Гобәй

Әнә ничек сизелер-  сизелмәс кенә таң сызыла.Офык читендә ,бер карасаң бөтерелеп килгән диңгез дулкыннары төсле , бер карасаң, кечкенә кар оемчекләре төсле чал болыт.Болыттан арттарак- түгәрәк ай, аңардан әз генә өстә, күктәге йолдызлар арасында иң зур , иң якты йолдыз- Чулпан йолдызы.

Йолдыз сүзе булган татар әдәбиятында нинди әсәрләрне беләсез?

Кәрим Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”.

Чү,чү , йолдызлар сүнәләр, йолдызлар сүнәләр...

Слайд 15

“Җыр-кешенең юлдашы” Җырларның кеше тормышындагы әһәмияте, ягъни җырлар турында мәгълүмат, я булмаса җыр сүзе кергән әдәби әсәрләр?

Музыка яңгырый.

Нинди татар халые көе тыңладык?

“Фазыл чишмәсе”, “Татар халык җыры” Җыр сүзе булган әсәрләрне әйтегез. “ Кеше китә- җыры кала”  М.Мәһдиев.

“Моңлы бер җыр” (драма)

Туфан Миңнуллин

“Җырланачак җырлар”

“Җырым сиңа бүләгем”

“Болай... гади җыр гына” Һади Такташ

“Җырланмаган җырлар турында” Хәсән Туфан  һ.б.

Йомгаклау

Димәк,

Сөйләм кеше эшчәнлеге бер төре. Әдәбият башка предметлар белән бәйләнештә тирәнрәк ачыла,үзенә җәлеп итә, мавыктыра,кызыксындырга белдерә,аңлата,төшендерә.

Кешенең бар булмышы аның телендә.

Тел яшәсә-без яшәрбез!

Слайд 16

Укытучы булу иде теләк,

Бу теләккә инде ирешәм,

Туган телен, илен сөйгәннәргә

Үз телемдә белем өләшәм.

Горурланам шушы эшем белән,

Белем бирәм татар телендә.

Бар көчемне шушы эшкә җигеп,

Хезмәт итәм туган җиремдә!

         Үзенең бәрәкәтле туфрагы , эшчән халкы, күркәм табигате белән дан тоткан Мостафа авылыннан, Мостафа урта мәктәбе коллективыннан җырлы- моңлы сәлам  белән чыгышымны тәмамлыйм.

 Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара бәйләнеш

Слайд 2

Д өн ья турында белем берничә фәнгә бүленеп тармаклануына карамастан, аларнын мөһим уртан ягы бар – дөн ь я кеше тарафыннан танып беленә. Кеше өчен дөн ь яда булган нәрсә телдә чагыла.

Слайд 5

Пейза ж М. Әмир “ Агыйдел” Г.Кутуй. “ Сагыну” Әмирхан Еники “ Бала” Һ.Такташ “ Ак чәчәкләр”

Слайд 6

Г. Ибра һимов “ Алмачуар” География Рәсем сәнгат е Физика Биология Спорт

Слайд 7

К.Тинчурин “ Мәдрәсәдә” Физика Психология

Слайд 8

Хәсән Сар ьян “ Бер ананың биш улы” География Психология Философия

Слайд 9

Шәриф Камал “Акчарлаклар”

Слайд 10

?

Слайд 11

Гариф Ахунов “ Артышлы тау буенда” Гариф Ахунов “ Хазинә”

Слайд 13

“ Айга күптән инде мең яш ь тулган, ә ай аны үзе оныткан; Кичә саташкан ай кыш дип белеп - Төн уздырган күктә толыптан... “ Һади Такташ Агыла да болыт агыла, туып үскән җирләр ягына; Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр, Нәрсә әйтер туганнарыма?! Агыла да болыт агыла... ХәсәнТуфан

Слайд 14

Гариф Гобэй “ Маякчы кызы” Кәрим Тинчурин “ Сүнгән йолдызлар”

Слайд 15

“ Кеше китә-җыры кала” “ Моңлы бер җыр” “ Җырланмаган җырлар турында” “ Җырланачак җырлар турында” “ Җырым сиңа булсын” “ Болай...гади җыр гына” Т.Миннуллин Х.Туфан М.Мәһдиев Һ. Такташ Җыр – кешенең юлдашы

Слайд 16

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс: "Ты сам-мастер декоративно-прикладного искусства."

Творческий проект: " Тыс ам - мастер декоративно- прикладного искусства",  задуман как коллективная реализация в конкретном материале наиболее удачного из замыслов и разработок эскизов для работы...

"Прощение и вечный приют". Урок-размышление о судьбе мастера в финале романа М.Булгакова "Мастер и Маргарита" в 11 классе

Урок - обобщение по роману М.Булгакова "Мастер и Маргарита". На уроке формируются следующие навыки: умение работать в группе, самостоятельно формулировать проблему и гипотезу, аргументировать свою точ...

Мастер-класс по теме Построение графиков функций с помощью Мастера диаграмм

Тема: Построение графиков функций с помощью Мастера ДиаграммЦель: Формирование навыков построения графиков с помощью Мастера диаграмм, расширение представления о возможностях электронной таблицы...

Мастер и Маргарита (по роману М. Булгакова «Мастер и Маргарита»).

Цель урока: Выяснить с учащимися главную идею романа; на основе поступков уметь давать оценку героям, выражать свое отношение к ним; на материале романа способствовать воспитанию у учащихся...

Мастер-класс «Глиняных дел мастера»

Мастер-класс«Глиняных дел мастера»...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...