Туган төбәгемнең үткәне һәм бүгенгесе.Авторлык программасы
рабочая программа (10 класс) на тему

Абзалова Эндже Равиловна

Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorlyk_programmasy.docx27.16 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Буа муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Буа 5 нче урта гомуми белем мәктәбе”

 

Методик берләшмә җыелышында                            “Раслыйм”____________

кабул ителде һәм расланды                                       Буа 5 нче гомуми белем бирү

протокол №1  1.08.12.                                                мәктәбе директоры  Батин М.В

                                                                                                                                                         

Туган төбәгемнең үткәне һәм хәзергесе

Авторлык программасы

                                                           

                                                                             

                                                                                 

                                                                                 

                                                                             Абзалова Энҗе Равил кызы

                                                                                     Буа 5 нче гомуми урта

                                                                                     белем бирү мәктәбенең 1 нче      

                                                                                     категорияле татар теле һәм    

                                                                                     әдәбияты укытучысы

Аңлатма  язуы

      Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк.

      Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законнары, аларның үтәлүен тәэмин итү программалары укыту-тәрбия процессына милли-региональ компонент кертүнең хокукый нигезе булып тора.

      Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту программасы дәүләт стандарты нормаларыннан чыгып төзелә. Анда күзалланган белемне укучыларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли үзаң тәрбияләү, сәнгати бәя бирергә өйрәтү. Укытучыдан тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килүне таләп итә. Әмма укучыларны туган якта туып үскән каләм ияләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый. Укучы мәктәп чорында һәр предметтан үз төбәге буенча мәгълүмат алып, нәни ватанының патриоты булып үсәргә тиеш.

      Курс өйрәнгәндә укучылар тарафыннан интельлектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, теманы тикшергәндә укучылар татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф булдыра.

Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Укучылар лекция-практик дәресләрдә билгеле бер күләмдә белем алалар һәм биремнәрне үзләре мөстәкыйль башкаралар, ә аннары күмәк рәвештә фикер алышалар. Парлы һәм группалы эш алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарияләр, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр.

Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 10 класслары өчен төзелде.

            Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Районыбыз һәм шәһәребез тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, Буа районы авылларының истәлекле урыннарына экскурсиягә бару, мәктәп тарихын өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать сөючеләре белән очрашу оештыру.

Татар кешесенең милли үзаңын бары тик бер юл белән генә күтәрергә буладыр. Ул да булса,аның чын тарихын булдыру, ул тарихтагы уңай вакыйгаларны, дәверләрне ачыклау, халкыңның мескенлеген түгел, батырлыгын кыюлыгын күрсәтү. Әгәр дә татарның милли үзаңы милләтнең тарихы биеклегенә  күтәрелә алса, татар нинди шартларда да телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен югалтмас иде.

Ватанпәрвәрлек дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.

Программада  туган як, туган авыл тарихын, аның күренекле шәхесләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә..

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

Программаның  төп  максатлары:  

    -укучыларда шәһәр, район,авыл тарихы турында күзаллау булдыру;

    -укучыларды туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт  

      тәрбияләү;

    -районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен  

     формалаштыру.  

    -рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Программаның  бурычлары:

  • укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;
  • балаларда үз халкына,тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата

кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска

өйрәтү;

     -    балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

     -    балаларда иҗат итү омтылышы уяту;

     -    экскурсияләр үткәрү.

Программаның эчтәлеге (35 сәгать)

Кереш дәрес.

 ”Буа ягым- кадерле төбәк”.  ( 1 дәрес) Буа районы һәм шәһәренең тарихын өйрәнү чыганаклары.

Борынгы Буа (5 сәгать)

Россия тарихында безнең төбәк. Үсемлек һәм хайваннар дөньясы,хуҗалыгы, территориясе, елгалары. ТР ның Кызыл китабы. Безнең якларның урнашу тарихы. Буа районының археологик һәйкәлләре.Авыллардагы каберлекләр.11-12 гасырлардагы халәте.

13-18 гасырларда – Россия составында (2 сәгать)

13-18- гасырлардагы тормыш. Идел буе Болгар дәүләте һәм безнең яклар. Иван Грозныйның Казан ханлыгын басып алуы. И.Грозныйның Буа җирлеге аша сәяхәте.

Реформага чаклы һәм реформадан соңгы чор. 19 гасыр (2 сәгать)

18 гасырда Буа өязе. Буага нигез салыну. Екатерина 2-нең Буа оешуга чыгарылган Указы.

20 нче гасырда Буа (4 сәгать)

Рус-япон сугышы елларында безнең туган җиребез. 20-30 нчы еллардагы яшәеш. 1941-45 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры. Сугыш вакытында якташларыбыз. Хәтер китабы белән эш. Сугыштан соңгы чор.

Тарихта калдырган эзләр (3 сәгать)

Чит илләрдәге якташларыбыз. Борһан Шаһиди тормышы турында мәгълүмат. Якташыбыз Шакир Мөхәммәдов язмышы.

Хәзерге чор  (4 сәгать)

Музейлар- туган як тарихы чагылышы.Туган якны өйрәнү музее белән танышу (музейга сәяхәт). Иске Тинчәле урта мәктәбендә Г.Галинең тормышына һәм иҗатына багышланган музей турында мәгълүмат. Күл-Черкене авылында урнашкан Б.Урманче музее.

Буа төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр ( 6 сәгать)

Буа фаҗига һәм мәгърифәт сәхифәләрен ачты. В.Хаков, Г.Толымбай,Р.Харис, Д.Хабибуллин, Д.Камалетдинова, Ә.Рәшит иҗатлары белән танышу.

Авыл атамаларында-авылыбыз тарихы. ( 2 сәгать)

Авылның истәлекле урыннары. Чишмәләр, елгалар, күлләр тарихы белән танышу. Карлы, Татар Буасы, Яңа Суыксу авылларының кыскача тарихы.

Урамнар тарихы. ( 4 сәгать)

Аларның исемнәре белән безнең урамнарыбыз аталган. Бөек Ватан сугышы геройлары : Космовский И.С., Советлар Союзы геройлары – Шафранов П.Г , Самочкин А.В, Гарнизов М.Т., Казанкин А.Ф. Социалистик Хезмәт геройлары – Сторожев Г.С, Сафин Г.С., Ефремов А.Е, Кадыров Н.З, Аглиуллин Р.А., Замалиева Фатима.

Курска йомгак ( 2 сәгать)

Укучыларның курс буенча эшләнгән (реферат, доклад, эзләнү эше) чыгышлары.

Мин һәм минем төбәгем.

Тематик план. 35 сәгать. 10 класс

Темалар

Сәг.саны

1

”Буа ягым- кадерле төбәк”.   Буа районы һәм шәһәренең тарихын өйрәнү чыганаклары

1

2

Россия тарихында Буа районы

1

3

Буа төбәгендә үсемлек һәм хайваннар дөньясы,хуҗалыгы, территориясе, елгалары.

1

4

ТР ның Кызыл китабы. Безнең якларның урнашу тарихы.

1

5

Безнең якларның урнашу тарихы.

1

6

Буа районының археологик һәйкәлләре.

1

7

13-18- гасырлардагы тормыш. Идел буе Болгар дәүләте һәм безнең яклар.

1

8

Иван Грозныйның Казан ханлыгын басып алуы. И.Грозныйның Буа җирлеге аша сәяхәте.

1

9

18 гасырда Буа өязе. Буага нигез салыну. Екатерина 2-нең Буа оешуга чыгарылган Указы.

1

10

Рус-япон сугышы елларында безнең туган җиребез.

1

11

1941-45 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры.

1

12

Чит илләрдәге якташларыбыз.

1

13

Борһан Шаһиди тормышы турында мәгълүмат

1

14

Якташыбыз Шакир Мөхәммәдов язмышы.

1

15

Музейлар- туган як тарихы чагылышы.Туган якны өйрәнү музее белән танышу

1

16

Иске Тинчәле урта мәктәбендә Г.Галинең тормышына һәм иҗатына багышланган музей турында мәгълүмат.

1

17

Күл-Черкене авылында урнашкан Б.Урманче музее белән  якыннан танышу.

1

18

Б. Урманче – нәкышчы, скульптор, җырлы, моңлы, шигъриятле, озын гомер юлы үткән шәхес.

1

19

Б.Урманче музеена сәяхәт

1

20

Буа төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр

1

21

В.Хаков-тел белгече, тарихчы

1

22

Г.Толымбай – күренекле татар совет язучысы, әдәбият галиме, фольклорчы, журналист

1

23

 Р.Харис, Ә.Рәшит иҗатларына күзәтү

1

24

Д.Камалетдинова, Д. Хәбибуллин иҗатлары

1

25

Язучы – драматург – Ш.Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты

1

26

Авылның истәлекле урыннары. Чишмәләр, елгалар, күлләр тарихы белән танышу.

1

27

Карлы, Татар Буасы, Яңа Суыксу авылларының кыскача тарихы.

1

28

Аларның исемнәре белән безнең урамнарыбыз аталган. Бөек Ватан сугышы геройлары : Космовский И.С., Советлар Союзы геройлары – Шафранов П.Г , Самочкин А.В,

1

29

Гарнизов М.Т., Казанкин А.Ф.ларның тормыш юллары

1

30

Социалистик Хезмәт геройлары – Сторожев Г.С, Сафин Г.С., Ефремов А.Е.

1

31

Кадыров Н.З, Аглиуллин Р.А., Замалиева Фатималарның хезмәт юллары белән танышу

1

32

Укучыларның курс буенча эшләнгән (реферат, доклад, эзләнү эше) чыгышларын презентацияләү

1

33

Укучыларның курс буенча эшләнгән (реферат, доклад, эзләнү эше) чыгышларын яклаулары

1

34

Курска йомгак

1

35

Мин һәм минем төбәгем.

1

Кулланылган әдәбият.

  1. Буа энциклопедиясе. (Буинская энциклопедия), Казан – 2010
  2. Буа ягым – тау ягым. Казан,2000
  3. М.Мусин “Гомәр Гали турында истәлекләр” Казан,2002
  4. Р.Мингалиев “Борһан Шаһиди тарихта калдырган эзләр”. Казан,2011
  5. Ш.Ахмадуллин  “Буа – тарих битләре”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә....

Туган телне (татар телен) өстәмә рәвештә өйрәтү өчен эш программасы

2014 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен өйрәнү максатында өстәмә сәгать кертелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрл...

Авторлык программасы "Питрәч - безнең туган җир"

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе“Питрәч икенче гомуми урта белем бирү мәктәбе”    “Питрәч – безнең туган җир”...

Туган төбәгемнең бай тарихы

Туган төбәгемнең бай тарихы...

“Туган якны өйрәнү” (6-7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)

Электив курс түбәндәге максаттан чыгып оештырыла: Балаларда туган як, башка халыкларның тарихын, мәдәниятын өйрәтү аша толерантлык һәм  патриотлык хисләре булдыру. Максатка ирешү өчен т...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....