Туган төбәгемнең бай тарихы
статья по теме

Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна

Туган төбәгемнең бай тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon istoriya_rodnogo_sela.doc669 КБ

Предварительный просмотр:

                           МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”      

   

                         

Эшне башкардылар : Биектау районы Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музее экскурсоводлары

Җитәкче : музей җитәкчесе Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы

                                             2013 нче ел

                                                       Эчтәлек

1.Кереш өлеш.                                                                                        3 бит

Казан артының чишмә башы – Биектау районы

2.Төп өлеш.                                                                                             4 бит

Биектау төбәге тарихы

а) 17 – 18 нче гасыр авылары;

б) Совет власте;

в) колхозлаштыру  чоры;

г) “Үзәк” колхозы;

д) Дөбъяз совхозы;

е) төбәгебезнең күренекле шәхесләре.

3. Йомгак                                                                                                 13 бит

4. Кулланылган әдәбият                                                                        14 бит

5.Кушымта                                                                                              

                                                        Кереш

Ватаныбызның, туган ягыбызның узганын белмичә һәм өйрәнмичә алга карап яшәү мөмкин түгеллекне тормыш һәрвакыт безнең исебезгә төшереп тора. Татар халкын, аның телен һәм мәдәниятен саклап калу, алга таба үсү перспективаларын билгеләү өчен, ата-бабаларыбызның бай тарихи-мәдәни мирасын өйрәнергә һәм үзебезнең тормышыбызда файдаланырга кирәк. Үзебезнең халкыбызның тарихын һәм мәдәниятын без үзебездән соң килгән буыннарга исбатлап калдырабыз. Төбәгебезнең тарихын өйрәнү күп вакыт, көч һәм түземлек, эзләнү таләп итә. Гасырлар буе тупланган тарихны бер көндә генә язып чыгып булмый. Безнең Дөбъяз мәктәбендә музей бар. Бик бай, эчтәлекле музей. Музейда үзебезнең төбәк тарихын туплаган материаллар шактый күп. Материалларны барлап , үзебезнең  эзләнү эшенә нигез итеп алырга уйладык.

Халкыбызның күп гасырлык тарихында героик һәм шул ук вакытта фаҗигале, кайгы, хәсрәт белән сугарылган  сәхифәләр бик күп. Безнең төбәкнең – Казан артының – бу тарихи вакыйгаларда үзенең тоткан урыны бар.

Биектау районы Урта Иделнең уникаль һәм бай табигатьле җиренә урнашкан. Биредә борынгы чорлардан ук төрле мәдәниятләр һәм диннәр тыгыз элемтәдә булганнар. Шуңа күрә дә безнең һәм күрше районнарның территорияләрендә күпләгән уникаль археологик, тарихи, архитектура, эпиграфика һәм этнография һәйкәлләре сакланып калган. Биредә таш гасырдан башлап, болгар, Алтын Урда чорына караган истәлекләр күп. Безнең төбәк, тарихы һәм мәдәнияты бүгенге көнгә кадәр тулысынча өйрәнелмәгән Казан ханлыгының үзәге дә булган.

Татарстанның төньяк – көнчыгышында иң зур районнарның берсе булган Биектау районы турыдан туры Казан шәһәренә барып тоташа. Аның гомуми мәйданы 170 мең гектар, район территориясендә 45652 кеше яши, шул исәптән татарлар 25565 (56%), руслар – 18260 (40%) һәм башка милләт вәкилләре 1827 (4%).

Биектау ягы үзенең матур табигате, урманнары, кырлары, күлләре һәм елгалары белән үзенчәлекле. Казан арты районнары, шул исәптән безнең район да, авыл эшчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә дәүләт амбарларына бай уңыш салуны елдан – ел дәвам итәләр. Казанны һәм башка шәһәрләрне азык – төлек белән тәэмин итүгә үзләренең зур өлешен кертәләр.

                                                   Төп өлеш

Моннан 100 мең еллар элек безнең климат бик салкын булган. Бу бөек бозлану чорына туры килә.Ашыт һәм Сула елгалары бассейннарындагы ылыслы урманнарда йонлач мөгезборыннар, мамонтлар, мәгарә аюлары, боланнар, ак төлкеләр яшәгән.Меңнәрчә еллар үтеп,  климат акрынлап җылына барган, бозлыклар  эрегән, хәзерге безнең яктагы елгаларның барлыкка килү процессы башланган. Климатның үзгәрүе хайваннар дөньясына да йогынты ясаган. 12 -14 мең еллар  элек мамонтлар , йонлач мөгезборыннар, мәгарә аюлары үлеп беткән, ә болан һәм ак төлкеләр төньякка күченеп киткәннәр.

Безнең якларга кешеләр 15 нче гасырның икенче яртысында килеп урнаша. Бу Казан ханлыгы барлыкка килгән чорына туры килә. Казан ханлыгы яулап алган вакытларда Биектау төбәге сугыш мәйданына әйләнеп китә. Татар халкы Биектауның үзендә дә ныгытма корып каршылык күрсәтергә тырыша, ләкин ул озакка бармый.

Казан алынып берничә дистә еллар үткәч, Биектау төбәгенә Тау ягыннан йомышлы татарлар килеп, патша администрациясеннән рөхсәт алып, хуҗасыз калган җирләргә урнаша башлыйлар. Шулай ук Тау ягыннан качып килеп утыручылар да булганлыгы хакында да хәбәрләр бар.

17 гасырда Дөбъяз төбәгенең халкы йомышлы татар һәм “ясаклы чуваш” дигән катламнарга бүленгән. “Ясаклы чувашлар” дип ул чорда яшәгән традицион игенчеләр аталган. 17 гасыр урталарында безнең якларга Тау ягыннан морзалар нәселләре качып киләләр. Әлдермеш, Сая, Уразлы, Чүрчиле, Ташсу һ.б. авылларда тау ягы морзаларының җирләре була.Алат авылында йомышлы татар Корманай Килдербишевның җирләре була. Корманай морза бу җирләрне 16 гасыр азагы – 17 гасыр башларында биләгән.

      Казан өязенең 18 гасыр башындагы тасвир кенәгәсендә безнең төбәкнең Урта Алат, Сулабаш, Кече Алат, Алат каласы, Айбаш, Битаман, Өбрә, Юртыш, Кавал, Мәмдәл, Кече Сая, Таршна, Кондырлы, Чувашиле, Чыршы авыллары тарихка кергән. Төбәктәге 17-18 гасырда татар авыллары социаль яктан классик бүленеш системасы сакланган. Һәр авыл “казаклы” һәм “ясаклы” очларына бүленгән. “Казаклы” булганнарының өстенлекләре : зур елга буендагы печәнлек хуҗалары булып торуда.

Бу чорда иң укымышлы һәм мәдәни  авыл булып Татар Алаты саналган. Алат авылында күчерелгән китаплар Ташкент фәнни архивларында сакланулары турында хәбәр бар. 18 гасырда төбәктәге мәдәни үзәкләр булып Әлдермеш һәм Олы Кавал авыллары күренә башлый. Атаклы Максуд хәзрәт мәдрәсәсендә, Күлбәш авылында күчерелгән кулъязма китаплар табылдылар.

18 гасырда Дөбъяз төбәгендә бик күп күренекле дин әһелләре үсеп чыккан. Нурмөхәммәт Әл-Әлдермеши, мелла  Яхъя бине Җәгъфәр Әл–Дөбъязи, Садыйк бине Сафакол Әл-Мәмдәли, Низаметдин бине Габделҗәмин Әл-Дөбъязи, мелла Һәнүз бине Габдулла Әл-Киекле, Габделрәшит бине Әл-Кавали исемнәре Шиһабетдин Мәрҗәни хезмәтләрендә билгеле.

18 гасырда төбәктә Олы Кавалда, Әлдермештә, Өшкәтәдә мәдрәсәләр эшләгән. Бу мәдрәсәләр төбәкнең мәдәни һәм дини үзәкләре булып торганнар.

19 гасырның урталарына безнең төбәкнең социаль – икътисади йөзе үзгәрә. Халкыбызның төп эше булган игенчелек әкренләп алга китә. Крестьяннар  үзләренең имана җирләрен эшкәрткәндә бер һәм ике төрәнле тимер сука, атлы чапкыч, әвендә сугу машиналарыннан файдаланганнар. Ләкин бу машиналар һәм кораллар таза крестьян хуҗалыкларында гына була.

Патша хөкүмәтенең басып алган халыкларга карата алып барган сәясәтенең йомшаруы безнең як халкының да сәүдә һәм һөнәрчелектә алга китүенә мөмкинлек тудыра. Дөбъязда кирпеч сугу, Торнаязда сәүдәчелек, Суксуда читек – кәвеш тегү, Казакларда киндер туку, киез итек басу, Битаманда балта эше бу авыл халыкларының кәсебенә әверелә.

Авылларда йортлар, мәчетләр, мәдрәсәләр төзүдә төзелешнең яңа алымнары кулланыла башлый. Авылларда кирпечтән биналар төзелә. Ләкин алар бик аз булалар. Бай хуҗалыкларда йорт түбәләре калай белән ябыла, тәрәзә кашлары һәм өй кыеклары сырлап бизәлә. Авыллардагы күпчелек йортлар кечкенә, ике – өч тәрәзәле, түбәләре салам белән ябылган була.

Безнең төбәктәге авылларда крестьян хуҗалыкларында җил көчен киң кулланганнар. Дөбъязның үзәгендә генә 6 җил тегермәне эшләнгән. Бу тегермәннәрдә халык ашлык тартып, он һәм ярма ясаган.

Авылда җир бары ирләргә генә бирелгән. Имана җирләре икедән алып 14 дисәтинәгә кадәр җиткән. Иманлап бирелгән җир өчен елым түләгәннәр. Елым түли алмаучы кешеләр дә аз булмаган. Андый кешеләрнең өендәге актык әйберләрен алып чыгып киткәннәр. Бу эшләр белән авылда староста җитәкчелек иткән.Җирсез калган крестьяннар батрак булып эшләгәннәр. 400 көлтәле  1 кибәнне сугар өчен 5 кеше ялланган. Бу эшне башкарган өчен һәр кешегә 5әр тиен акча түләнгән.Ул чорларда иген начар уңган. Бер дисәтинә җирдән 5,95 пот бөртек җыйнап алганнар.

19 гасыр азагында Дөбъяз авылы ике мәхәлләгә бүленгән. Һәр мәхәлләнең үз мәчете һәм мулла – мәзине булган. Ике мәхәлләгә бер мәдрәсә эшләгән. Анда ике мәхәллә малайлары йөреп укыганнар. Аларны Фатыйх мәзин белән түбән оч мәзине Шәфикъ Исмәгыйлев укыткан.

Авылдагы халыкның күбесе игенчелек белән шөгыльләнсә дә,  арадан кайберләре шәһәргә эш эзләп киткәннәр. Дөбъяз авылы кешеләре Казан, Спасс, Түбән Новгород, Мәскәү шәһәрләрендә ялланып эшләгәннәр. Казанда Алафузов фабрикаларында Дөбъяздан Гобәйдуллин Гали, Әхтәмов Әхмәт, Насыйбуллин Сабиуллалар озак еллар эшләгән.

Кышын Дөбъяздан күпчелек атлы кешеләр Казан каласында ямщиклар булып йөргәннәр. Шәһәр халкы аларны “барабузлар” дип йөртә. Ямщиклар камалы бүрек, озын бишмәт киеп, билгә кызыл пута буганнар. Башка төбәкләрдә аларны “кызыл путалылар” дип йөрткәннәр.

Безнең яклардан китеп, Казанда эшләп, социаль – демократик хәрәкәттә актив катнашкан Садыйк Сәгыевне күпләребез белә. Ул Айбаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Кече яшеннән Казанга китеп Алафузов фабрикасына эшкә урнаша. Фабрикада ул Василий Табейкин түгәрәгенә йөри. Садыйк 1905 елда Хөсәен Ямашев белән очраша. Шул ук елны ул РСДРП сафларына керә, листовкалар һәм революцион әдәбият таратуда катнаша. “Искра” газетасын татарчага тәрҗемә итүдә булышлык итә. 1905 елның декабрендә аны кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Биш айдан соң ул Пермь губернясына полиция күзәтүе астына яшәргә җибәрелә. Казанга кайткач, аны тагын Себергә озаталар. Садыйк  Сәгыев октябрь ревалюциясен Себердә каршылый.

     1917 нче елны февраль  революциясеннән соң авылларда иске идарә тәртипләрен җимереп,  крестьян комитетлары һәм Советлар оеша башлый. 1917 нче елның апрель аенда Алат волосте комитеты сайлап куела һәм авылларда ярлы крестьян комитетлары барлыкка килә.

       Вакытлы хөкүмәт алып барган сәясәт белән урыннарда халык килешми. 1917 нче  елның 1 июнендә Салкын Чишмә волосте, Иске Рәс авылы хатыннары волость контрасына үз таләпләрен белдерәләр. Бу хакта губерняның «Аваз» газетасы хәбәр итә.

       1917 нче елның октябрь-декабрь айларында төбәк авылларында Совет Власте урнаштырыла. Советлар белән берлектә авылда үзгәртү эшләрен ярлылар комитеты алып бара.

         1918 нче елның февраль аенда Казан өяз советының карары нигезендә алпавыт,  чиркәү җирләрен гомуми җир фондына кертеп , крестьяннарга булү эше башлана.

         1919 нчы елда Казан өяз советы коммуналар төзү буенча үзенең күрсәтмәсен бирә. Дөбъяз төбәгендә артель һәм авыл хуҗалыгы  коммуналары оештырыла. Ул коммуналар шактый вакыт уңышлы эшләп киләләр.

        1922 нче елда Алат советы белән Суксу волосте бергә берләштерелә. Берләшкәннән соң волость үзәге Суксуда була. Берләшкән волость 1927 нче елда Дөбъязга күчерелә һәм Дөбъяз волосте дип атала башлый. Бинасы Дөбъязга күчереп салына, анда волисполком һәм волком урнаша.

        Дөбъяз авылында 1928 нче  елда зур Кредитное товарищество оештырыла. Аңа  «Индустриализация» дигән исем бирелә. Товарищество волосте крестьяннарына кредитка төрле авыл хуҗалыгы машиналары иген орлыгын тарата. Дөбъяз районында колхоз хәрәкәтендә нигездә ярлы – батраклар катнаша. Казаклар авылыннан 16 хуҗалык Бәксәр авыл советына күчеп 1928  нче  елның 1 июнендә «Яңа көч» дигән колхоз оештыралар.

         Солабаш авыл советыннан Шипшек авылында «Беренче  укчы татар полкы» дигән колхоз оештырыла ( исеме соңыннан «Чапаев» дип үзгәртелә). Торнаязда «Яңа юл», Кече Сулабашта «Чурнаеш», Зур Солабашта «Спартак», Таршнада  «Киңышна»  да шул вакытта килгән колхозлар.

         Дөбъязда 1926 елда 18 хуҗалык яшелчәчеләр коллективы оештыралар. Аның җитәкчесе Вәлиәхмәт Тимергалиев булла. Тимергалиев Вәлиәхмәтне ярлы крестьян хуҗалыкларын оештыруда актив эшләвен искә алып ,Арча кантоны партия конференциясенә волость делегаты итеп җибәрәләр. Конференция 1927нче елның февралендә уза.

         Татарстан өлкә комитетының 1930 нчы  елның 25 январь пленумыннан соң Дөбъяз район комитетының киңәйтелгән пленум киңәшмәсе уза. Бу пленумда күмәк хуҗалыклар оештыру мәсьәләсе карала. Доклад белән район комитеты секретаре К.И. Бәйрәмов чыгыш ясый. Докладта колхоз төзөлешендәге җитешсезлекләр һәм колхозларны ныгыту турында сүз бара.      

1931 нче елның мартында бер төркем коммунистлар: Мәҗитов Вәли – укытучы, Гомәр Разин( Бәширов) – халык тикшерүчесе, А.Кубеков – укытучы Дөбъяз авылында инициатор төркем төзиләр. Бу төркемгә иң актив, иң ярлы 28 хуҗалык берләшә. Аларга: Шәрипов Шакир, Хисамов Минһаҗ, Заһидуллин Хәбибулла, Фатыхов Кәшиф, Әхмәров Хәмит, Әхмәров Габдулла,  Вәлиев Бари һәм Хәбибуллин Нәгыймнәр керә. Колхоз рәисе итеп Хәбибулла Заһидуллин сайлана.

Авылда оешкан “Үзәк” колхозы үз канаты астына 274 крестьян хуҗалыгы ала. Ялгыз хуҗалыклар бармак белән генә санарлык кала. Колхоз рәисе Хәбибулла чыгышы белән Дөбъяздан. Галиулла Вәлиуллин ул заман өчен яхшы белемле (10 айлык курс тәмамлаган) колхозның хисапчысы итеп билгеләнә. Шулай итеп идарә аппараты оеша.Колхозга барлыгы 34 сыер, 120 тавык, 300 дән артык сарык җыйнала. Колхозга кергән һәр хуҗалык үз аты белән кереп,  аеруча хәлиткеч тарту көчен булдыра.

Яңа оешкан колхозларга техник ярдәм күрсәтү өчен 1933 елда Дөбяз һәм 1938 елда Юртыш МТС лары төзелә. Мондагы ФП, СТЗ тракторлары, КИМ комбайннары колхоз кырларында эшли башлады. Агачтан, таштан салынган фермалар ат абзарлары һәм башка хуҗалык корылмалары эшләнә.

30 еллар азагына авылда тормыш үзгәрә башлый. Кешеләр өстәлендә ипи төп урынны ала. Колхозчының хезмәт кораллары яхшыра. Хезмәт көненә 3-5 кг.  икмәк бирә башлыйлар. Бик акрынлык белән елдан-ел иген уңышы үсә. 1932-1933 елларда уңыш “Үзәк” колхозында 1 гектардан 6-7 центнер була.

Бөек Ватан сугышы елларында “Үзәк” колхозында 6 бригада эшли. Ул вакытта колхозның 200 дән артык савым сыеры 25-27 җигү аты, 2 лабогрейка һәм ике “жнейкасы” булган.

Ирләрнең күбесе фронтта, колхоздагы барлык эш хатын-кызлар һәм үсмерләр өстенә төшә. Сугыш башланганда колхоз рәисе булып  Зиннәт Сәфиуллин торган. 1943 елны «Үзәк» колхозына рәис итеп Ташлы Кавалдан Биктимиров Рәүф җибәрелә. Сугыштан соң рәис булып Җәләлиев Мөбин эшли.

     1947-50нче  елларда эшләгән Бикмуллин Хәсәнне «утыз меңче» Гомәр Гәйнетдинов алыштыра. 10 елдан артык идарә эше тәҗрибәсе булган Гомәр үзен «Үзәк» колхозында тиз таныта.

     Өч елдан соң Дөбъязлылар сирәк була торган вакыйгага шатланалар - уңышлары өчен колхоз Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә тәкъдим ителгән. Мәскәүдән премия - саву аппараты җибәрәләр. Колхоз рәисен күргәзмәнең көмеш медале белән бүләклиләр. Колхоз күршедәге 4 колхозны үзенә берләштергәч, 1960 елда Муса Җәлил исемен ала. 60нчы елларда колхозда 40ка якын төрле производство объектлары төзелә. 1961 елда гына хуҗалыкта колхозчылар көче белән 6 ферма төзелә.

      Бу чорда терлекчелеккә һәм игенчелек бригадаларына хезмәт сөючән тырыш кешеләр килә. Сыер савучылар Солтания Лотфуллина, Мөнирә Мәхәммәтгалиева, кош караучы Бибисара Гыйлаҗева, бригадир Нургаян Гайнуллина, комбайнчы Госман Абдуллин, тракторчылар Фоат, Рәшит Шәриповлар.

      Шушындый хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәсе колхозны районның алдынгы хуҗалыклары сафына чыгара. 1962, 63, 65нче елларда колхоз ашлык сату планын арттырып үти. Төп авыл хуҗалыгы культураларының уңышы сизелерлек арта. Бөртеклеләрнең уңышы гектардан 12ц. , ә борчакныкы 19 цетнерга җитә.

      Терлекчеләрнең эш йомгаклары да шатландыра. Мәсәлән, сыер савучы Мөнирә Мөхәммәтгалиева һәр сыердан 3,056 килограмм сөт савып ала. Елына һәр тавыктан 131 йомырка алына. Бу чорда терлекләрнең баш саны арта. Мөгезле эре терлек саны 1 меңнән артса, тавыклар саны 11 меңгә җитә.

1963 нче елда “Үзәк” колхозы хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен ВДНХ ның Кече көмеш медалена лаек була. Бу чорда колхоз рәисе булып Гомәр Гайнетдинов эшли.

70 нче елларда “Дөбъяз” совхозы игенчелек һәм терлекчелек тармакларында әкрен темплар белән булса да китүен дәвам итә.

1973 нче елда колхоз совхоз дип үзгәртелә. Совхоз “Дубъязский” дип атала башлый. 70 нче елларда җитәкче булып хуҗалыкка Нигъмәтуллин Ибраһим Гатауллович килә. 70 нче еллар башында совхозда төзелеш эшләре бик киң җәелдерелә. Төзелеш  проектлар нигезендә, заманча төзелеш технологияләре белән башкарыла. Совхозның терлекчелек һәм техника өчен кирәкле корылмаларны Дөбъяз МСОсы алып бара. Бөтен уңайлыклары булган машина – трактор гаражы төзелә. Бер түбә астында җылы гараж, тимерче, слесарь, токарь өчен бүлмә, механизаторларга мкенче катта ял итү бүлмәләре, хәтта душ бүлмәсе дә булдырылган. Машина-трактор паркы киңәйтелә. МФ комплексы төзелә.

Терлекләр өчен Дөбъязда гына 5 ферма аякка баса. Терлек азыгы әзерләү өчен газ белән эшли торган азык цехы төзелә. Дөбъязның Каракүл ягындагы авыл читенә яңа тавык фермасы, 4 рәт хайван бастырышлы сыер фермалары шушы вакытта төзелә. Ашлык кабул итү комплексы (зерноток) үзгәртелеп корыла. Ашлык киптерү агрегаты, ашлык складлары һәм яңа бәрәңге подвалы файдалануга тапшырыла. Иң куанычлысы: бу чорда совхоз  хезмәткәрләре өчен фатирлар төзү башлана. Елга 8-9 фатир файдалануга  тапшырылган. Шушы елларда совхозга яңа контор төзелә.

70 елларда совхоз производствосын тырыш, тәҗрибәле, хезмәт сөючән кешеләр алга җибәрде. Бу чорда сыер савучылар Лотфуллина С., Садыкова О., Кәримова Ю., Салихов Х., Батырханов М, Гатауллин И., Аскаров И. комплекслы  бригада бригадиры Галиев Габдуллаларның исемнәре совхозның почет тактасына кертелә.

      70 нче елларда халыкның тормыш-көнкүреш шартлары яхшырту өстендә дә эшли. Хезмәткә түләү яхшыра.

Совхоз хуҗалыгын үстерүдә, хезмәткәрләрне яңа хезмәт уңышларына күтәрүдә совхозның башлангыч партия оешмасы да нәтиҗәле эш алып бара. Бу елларда партия оешмасын Зарипов Хатыйп Фатыйхович җитәкли.

    70 еллар ахырында Дөбъяз совхозы районда иң эре хужалыклардан санала. Ул вакытта совхоз үзәге Дөбъязда 500 артык хуҗалык исәпләнеп 1700 кеше яши. Авылдагы хезмәткә яраклы халыкның 50% совхоз производствасында эшләп, калганнар авылдагы төрле оешмаларда эшләгәннәр.

 Дөбъязда Гообанкның бүлекчәсе,  Татколхозстройның бүлекчәсе, май һәм сөт заводы, милли аяк киемнәре фабрикасы, кирпеч заводы һ.б оешмалар эшләгән.

     Совхозга кергән Кече Сулабаш авылында - 58 йорт, Зур Сулабашта - 44, Торнаязда - 24, Таршнада - 14 хуҗалык исәпләнгән. Бу авылдагы халыкларның кубесе совхозда эшләгән.

     70 еллар азагында, Дөбъяз совхозы нәселле  мөгезле-эре терлек үрчетү буенча специальләшә. Совхоз республиканың нәселле мөгезле-эре терлек җитештерү трентына кертелә.

      Шушы эре совхозга 1979 елда директор итеп Малов Николай Васильевич җибәрелә. Районда лидерлык урынын югалта барган совхозны җитәкләп китү җиңел булмый. 1980 елгы иген уңышы 12ц (уртача) җыйнала, сөт, ит җитештерү дә кими бара .

       Совхозның җитештергән продукциясенең 86% терлекчелекнеке булганга күрә, ул терлекчелек  хуҗалыгы булып саналган. Совхозның товар җитештерү структурасы тубәндәгечә - 86% терлекчелек продукциясе, 48% сөт, 28% ит, 10% нәселле терлек, 14% игенчелек продукциясе.

       Яңа килгән директорга хуҗалык белән идарә һәм хезмәткәрләрне  эшкә мобилизацияләүдә совхозның партоешма секретаре Гилязов Адель Габдрахманович ярдәм итә.  Партком секретаре белән берлектә директор совхозны урта һәм өлкән звено специалистлар белән тулыландыру эшен башлый. Бу елларда совхозда өлкән бухгалтер Бәширов Ирек, экономист Корбанов Альберт, зоотехниклар Сәмигуллин Рәфкать, Кәримов Тәлгать, баш инженер Сәйфетдинов Айдар, баш аграном Гәрәфиев Илгиз, прораб Сабирҗанов Илгиз һ.б специалистлар эшли.

    Совхоз администрациясенең уңышлы җитәкчелек итүе һәм совхоз хезмәткәрләренең тырыш хезмәте әкренләп үз нәтиҗәләрен бирә. Бөртекле культураларның уңышы 1980 елда уртача 1 га 10,3ц булса , 1983елда -18,5ц җитә.

Бер сыердан савылган сөт 1980 елда 2713 кг булса , 1983-3250 кг җитә. Терлекләрдән  алынган уртача артым 1980 елда 420 гр. , ә 1983 тә 485 гр. җитә. Хуҗалык буенча рентабельлелек 1980- 28%,  ә 1983 тә 41,6 % кадәр үсә.

    Мондый үсемнең төп сәбәбе -  совхоз хезмәтчәннәренең нәтиҗәле эше. Бу елларда совхозның хезмәт алдынгылары: 1 класслы механизаторлар Г. Б  Батырханов, Ә. Г Җәләлиев. Ш.Г. Ибәтуллин. Р. Ш. Гайфуллин. Сыер савучылар: С. Г. Хәмидуллина, Ф. Ф Идрисова, Н. Н. Кәримова, Ф. К. Камалиева, С.Н. Фәтхуллина; Асия, Фирая, Дания, Ильсия, Әлфия Гаделшиннар. Терлекчеләр:     Р. С. Гайнуллина, А. Хабибуллина, Р. К. Вәлиева һ.б.  

    Совхоз хезмәтчәннәре 11-бишьеллык планнарын уңышлы үтәп чыгып, булган мөмкинлекләрдән оста файдаланып, 1986-1900 елларга яхшы старт алдылар. Дәүләт алдындагы планларын арттырып үтәгәннәре һәм хезмәттәге уңышлары өчен Дөбъяз совхозы хезмәтчәннәре 1983 елда КПСС Үзәк Комитетының,  СССР Мин. советының , ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә  һәм республиканың почёт кенәгәсенә кертелә.

19 гасырда Дөбъяз төбәгенең уңдырышлы туфрагы татар халкына бик күп күренекле шәхесләр бирә. Алар безнең төбәктә туып-үсәләр һәм олы тормыш юлына чыгалар, фән, мәдәният өлкәләрендә танылалар. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе телче-галим Мөхәммәтгали Мәхмүдов (1824-1891) Сөләнгәр авылыннан,  Кече Кавалдан күренекле дин галиме, тарихчы Галимҗан Галиев (Баруди) 1857-1921, Кече Сулабаштан татар халкының фән, мәгърифәт һәм мәдәниятында  лаеклы урын тоткан аталы-уллы Хәсәнгата Габәши (186-1934), Солтан Габәши (1891-1942), Ташсу авылыннан чыккан Әхмәтһади Максуди (1868-1941), Садрый Максуди (1879-1957) халкыбызның телен, тарихын һәм мәгарифен үстерүдә зур өлеш керткән галимнәр.

Әдәбият, музыка һәм фән өлкәсендә билгеле шәхесләр: Өбрәдән Салих Сәйдәшев (1900-1954), Мәмдәлдән Хәй Вахит (1918-1978), Әлдермештән Әнвәр Бакиров, Кавалдан Фуат Вәлиев (1921- 1984) үсеп чыктылар.

Дөбъяз төбәгенең уңдырышлы туфрагы 20 нче гасырда халкыбызга гүзәл шәхесләр бирүен дәвам итте. Татарстан фәннәр академиясендә эшләүче якташларыбыз арасында профессор Г.Гарипова, фән кандидатлары И.Г.Мөхәммәтшинны күрсәтергә мөмкин.

Безнең як күп шагыйрьләрнең һәм язучыларның туган ягы. Алар арасында С.Шәмси, З.Хөснияр, Ә.Шәрәфи, А.Хәсәнов, Г.Мөхәммәтшин, Р.Корбан, С.Шакир һәм башкалар бар.

Җырчылар Равил Харис һәм Азат Аббасов, Клара Хайретдинова исемнәре белән горурлана алабыз.

 

                                                Йомгак

Илебез, гүзәл Татарстаныбыз картасындагы барлык төбәкләр кебек үк, Биектау төбәге дә үзенең улларын-кызларын үстереп, укытып, матур тәрбия биреп, төрле почмакларга очыра. Алар халык хуҗалыгының барлык тармакларында да тырышып эшлиләр, язмыш җилләре илтеп ташлаган җирләрдә тормыш итеп яталар. Әмма һәрберсенең күңелендә туган авылы, туган төбәге турында матур хәтирәләр саклана. Мөмкинлеге булганнар, авылда туганнары яки дуслары яшәгәннәре сирәк кенә булса да авылга кайтырга тырышалар.

Кыр казлары кичке һаваларда

Каңгылдашып очып киттеләр.

Кошлар моңы хыялымда мине

Туган якка алып киттеләр.

                    Галимова Г.Х.

Әйе, туган яклар шулай сагындыра инде ул, чөнки аның белән балалык хатирәләре, яшьлек җилбәзәклеге, тормыштагы беренче адымнар бәйләнгән. Ә Биектау, балаларын читкә очырган олы йөрәкле кошсыман, һәрвакыт аларның уңышларына сөенеп яши, кайтуларын көтә. Туган авылларын якын итеп, мәңгелеккә шушы җирдә яшәп калучыларга һәм аның киләчәге турында кайгыртучыларга ул чиксез рәхмәтле.

                             Кулланылган әдәбият

Мөстафадел – әхбар фи әхвари Казан вә Болгар. Ш.Мәтҗәни.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан.- Казань: Изд.-во “Мастер Лайн”, 1999.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

9 нчы сыйныфта проект яклау дәресе "Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен"

Проект яклау дәресендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында өйрәнеп, үзенең проектын яклый....

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

Туган төбәгемнең үткәне һәм бүгенгесе.Авторлык программасы

Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен төзелде....

"Йөрәгемне балаларга бирәм" кичәсе

Укытучыларга багышланган кичә...

Фәнни эш "Туган авылым тарихы"

Фәнни эш"Туган авылым тарихы"...