“Туган якны өйрәнү” (6-7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)
элективный курс (5 класс) на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
programma_minem_keche_vatanym.doc | 176.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе («Чирмешән кадет мәктәп-интернаты» ДБГБУ)«Советлар Союзы
“Туган якны өйрәнү”
(6-7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)
Авторы: Талипова Наилә Кәлимулла кызы
«Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге
Чирмешән кадет мәктәп - интернаты» дәүләт бюджет
гомуми белем учреждениесенең 1 квалификацион
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эчтәлек
- Аңлатма язуы
1. Максат һәм бурычлар.
2. Программаны тормышка ашыру шартлары
3. Көтелгән нәтиҗәләр
4. Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары
- Программаның тематик бүленеше
- Программаның эчтәлеге
IV. Өстәмә белем бирү программасының методик яктан тәэмин ителеше
V. Куллану өчен әдәбият
I бүлек.
Аңлатма язуы
Ватан –кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр...Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз,Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер.
Риза Фәхретдин
Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз.Ә ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.
Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан - кешенең изге туган җире. ”Ватан - кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.
Туган якны яратырга өйрәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы. Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен ...Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр.
Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү.Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез .
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.
Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе -музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын , бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану.Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Музейлар шулай ук туган якның , туган авылның , туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.
Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып , Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң? Сугыш һәм тыл ветраннары белән очрашулар , ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү- һәрберсе дә укучылар күңелендә өлкән буынга хөрмәт тәрбияли. Музейга кергән һәр бала ветераннарга багышланган стенд, альбом, экспонатларны күрә,бигрәк тә кече яшьтәгеләр ныграк кызыксына, күп сораулар яудыралар.Алар моннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәре алдагы буыннарга җитәчәген аңлап чыга.
Музейда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр , туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр - укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы.Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек максатларга ирешү өчен музей материаллары - чиксез бай хәзинә.
Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.
Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый.Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.
Электив курс түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:
Балаларда туган як, башка халыкларның тарихын, мәдәниятын өйрәтү аша толерантлык һәм патриотлык хисләре булдыру.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:
а) туган як тарихын өйрәнү аша балаларның кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын реализацияләргә;
б) балаларның фәнн и – тикшеренү эшләрен оештыруда уңышлы формаларны табарга;
в) балаларның иҗади үсешенә, гражданнар булып җитешүләренә, һөнәри кызыксынуларын формалаштыруда туган якны өйрәнү эшчәнлеге ярдәмендә оптималь мөмкинлекләр тудырырга.
2. Үстерелешле:
а) уйлау процессын үстерү;
б) иҗади, танып – белү активлыгын үстерү;
в) анализ – синтез, йомгаклау,классификацияләү, фикерләүләрен үстерү.
3. Тәрбияви:
а) үзара аңлашып яшәү,толерантлык хисләре тәрбияләү;
б) үз халкының рухи кыйммәтләрен торгызу.
в) балаларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту.
Өстәмә белем бирү буенча бу программа 5 - 8 нче класс укучылары өчен атнага 2 тапкыр 112 сәгатькә, өч уку елына төзелгән.Ул түбәндәге бүлекләрдән тора:
“Мин һәм минем гаиләм”
“Туган авылым - Чирмешәнем”
“ Чирмешәннең горурлыгы, байлыгы - кешеләре”
“Татарстан – минем республикам”
Һәр теманы өйрәнгәннән соң интеллектуаль уен, иҗади эш яки экскурсия планлаш-тырыла. Электив курсның актуальлеге – укучыларда туган як тарихы, мәдәнияте,әдәбият - сәнгате буенча белемнәр формалаштыру кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.
III бүлек
Эчтәлек
Электив курста туган як әдәбияты һәм тарихы белән кызыксынган балалар шө-гыльләнә. Программа үзенең эчтәлеге белән төбәк тарихын үткәннән алып бүген-гесенә кадәр үз эченә ала.Туган як тарихын өйрәнү юллары һәм методлары төрле : семинар, экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, эзләнү –тикшеренү эшләре һ.б. Аларны үткәрү укучының яшеннән, әзерлек дәрәҗәсеннән, түгәрәк занятиеләренең мак-сатыннан тора.Бигрәк тә экскурсияләр укучыларда зур кызыксыну уята. Укучылар-ның түгәрәк белән кызыксынулары артсын өчен, укытучы үткәрү формаларын чи-ратлаштырып барырга тиеш. Балалар мөстәкыйль рәвештә документаль чыганак-ларны өйрәнеп, тикшеренү эшләре алып барырга омтылалар. Тикшеренү эшләре укытучы җитәкчелегендә алып барыла. Эшне оештырган укытучы үзе дә, беренче-дән, төбәк тарихы буенча төп чыганакларны белергә тиеш. Икенчедән, үзе дә тикшеренү эше белән шөгыльләнергә, укучының эше белән кызыксынырга , өченчедән, туган як әдәбиятын, тарихын өйрәнү буенча класстан тыш эшләрдә оештыручы бу-лырга тиеш.
Укучыларны бигрәк тә үзләренең күңелләренә якын булган, танышлары, якыннары катнашкан вакыйгалар, авылның барлыкка килүе кызыксындыра. Шуңа да шөгыльләрдә тарихи вакыйга турында сөйләгәндә , бу вакыйганың безнең җирлеккә, авыл кешеләренә нинди мөнәсәбәте булуын аңлату кирәк.
I бүлек.Мин һәм минем гаиләм (16 сәгать)
- Беренче бүлектә темалар “Мин һәм минем гаиләм” исмеме астында тупланган. Беренче дәрестә түгәрәккә йөрүчеләр урамда, музейларда, урам аша чыкканда, кешеләр арасында һәм башка урыннарда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, техника куркынычсызлыгы белән танышалар. Кирәкле докумендларны тутыралар. Әдәби туган як” түгәрәгендә техника куркынычсызлыгы һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Үз нәселеңне беләсеңме? Гаилә тарихын өйрәнү. Оештыру эшләренә багышланган кереш дәрес. Үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Киңәшләр. Укучыларга эшчәнлекнең юнәлешен, максатын, эшчәнлек төрләрен аңлату. Тест биремнәрен үтәү.
Бу юнәлешне мин гаилә тарихын өйрәнү, гаилә бәйрәмнәре, рус һәм татар гаиләләре, шәҗәрә, аны төзү, өйрәнү, дини бәйрәмнәр, ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр кебек эшләр аша да алып барам.
2. Нәселем шәҗәрәсе.
Шәҗәрә турында аңлатма.Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуы. Шәҗәрә төзү үрнәкләре.Нәселнең географиясе, нәсел башлыгын эзләп табу. Гаиләдә электән сакланган хатларны туплау, хатлардагы мәгълүматларны файдалану. Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрлә-рен өйрәнү.Укымышлы һәм озын гомерле кешеләре турында мәгълүмат җыю. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау. Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу -“Минем шәҗәрәм”. “Шәҗәрәдә - гаиләм тарихы”- дәрес-конференция. Нәсел агачын төзү үрнәкләре. Шәҗәрә турында берничә сүз. Татар халкы бик борынгы заманнардан ук нәсел-ыру тарихын язуга зур әһәмият биргән. Шәҗәрә аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларын төшенгәннәр. Шәҗәрәне белү аларда туган илгә, җиргә, телгә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүгә, туганнар, күрше-күләннәргә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген кисәтеп торган. Укучылар тарафыннан төзелгән шәҗәрәләр белән бәйгеләрдә катнашабыз, балалар алдында чыгыш ясыйбыз. Бу - тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята. Нәселендәге үзенчәлекле шәхесләрне барлау - буыннар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыта. Бүгенге интернет, телевидение заманында туганнар, гаиләдәге кешеләр аралашуы юк дәрәҗәгә төште. Гаиләдәге традицияләрне, күренекле шәхесләрне барлаганда, гаиләләренә бүтән күзлектән карыйлар. Гаиләләрен яратырга өйрәнәләр.
II. Туган авылым - Чирмешәнем. (60 сәгать)
- Икенче бүлек туган авылым – Чирмешәнем дип атала. Авылым тарихы. Авыл исемнәре. Аларның килеп чыгышы.
Авылга нигез салыну. Авыл исеменең килеп чыгышы. Авыл өлкәннәреннән хикәятләр, риваятьләр тыңлау, әби – бабайлар белән аралашу. Авыл тарихына багышланган китапларны, газета материалларын барлау. Бу бүлектә туган якның тарихын, табигатен, халкын өйрәнү аша кешелеклек һәм зәвыклылык тәрбияләү бурычын куям. Балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә, халкына, тарихына, туган ягына мәхәббәт уяту, рухи яктан бай ,физик яктан камил шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора. Төрле тарихи истәлекләрне өйрәнеп, мин туган авыл турында шактый материал туплап, өйрәнеп, үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә тиешбез. Туган якның бай тарихы турында күбрәк белү, башкаларга да җиткерү.
2.Авылның мәйданы, географик урыны, халкы, сулыклары, истәлекле урыннары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу. Ономастика, антропонимика, топонимика фәннәре белән танышу. Китапханәдә, архивта эшләргә өйрәнү. Төрле вакыйгаларны белүчеләр белән очрашу. Газета материалларын барлау . Кеше дөньяга килгәннән соң табигать белән аралаша, аның тормышы табигать белән үрелеп, берсен-берсе тулыландырып тора. Кешенең исеме булган кебек, тирә-як табигатьнең дә үз исемнәре булган. Табигать атамалары, авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлыклы үткәнне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән, исем кую өчен берәр сәбәп ята. Безнең Чирмешән районының шушы исем белән аталуының кызыклы тарихы бар. Һәр зыялы кеше үз районының тарихын белергә тиеш.
.
3.Авыл кешеләренең культурасы, гореф-гадәтләре. Бәет, җырлар чыгаручы кешеләр белән очрашу. “Умырзая”, “Ветераннар” хорлары башкарган җырлар белән танышу. Безнең якка гына хас булган биюле җырлар өйрәнү. Авылыбыздан чыккан күренекле һәм талантлы якташларыбызның күркәм эшләре белән таныштыру.
- Авыл һөнәрчеләре һәм һөнәрләре турында мәгълүмат җыю, кул эшләреннән күргәзмә әзерләү,видеотасмага төшерү. Колхоз һәм башка оешмаларның тарихы. Хезмәт кешеләренең тормышын өйрәнү, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрү.
- Авылым кешеләре Бөек Ватан сугышында. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары турында материаллар туплау, өйләрендә булу. Фәнни-тикшеренү эшләре башкару. Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу, алар турында стенд эшләү. Мәктәп , мәдрәсәләр тарихын өйрәнү, анда укыган кешеләрнең балаларын табу, ветеран укытучылар, чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрү, мәктәп тарихын язу күздә тотыла. Мәктәп музеена экскурсия. Төбәгебездәге күренекле кешеләрнең тормышларын өйрәнү, кылган гамәлләрен хөрмәтләү, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү. Истәлекле урыннарга сәяхәт.Чишмәләр,су буйларын күзәтү. Тарихи – экологик сукмак буйлап сәяхәт.
III. “ Чирмешәннең горурлыгы, байлыгы - кешеләре” (76 сәгать).
Өченче бүлектә Чирмешән районында туып – үскән танылган шәхесләр, районның истәлекле урыннары, районның ономастикасы, анропонимиясе, топономиясе белән танышу. Чирмешән районы тарихы битләреннән.
- Районнар кешеләр кебек. Аларның һәркайсының үзләренең язмышы, үзләренең тарихы, үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Районыбызның үткән тарихын, табигатенең һәр почмагының матур атамалары килеп чыгышын, авылыбызның бүгенге көнен, андагы үзгәрешләрне тикшерүне, туган төбәгебез турында материалларны өйрәнәбез. Төбәк ономастикасы һәм аның кайбер тармаклары турында тарихи мәгълүматлар бирү төбәгебез тарихы турында тагын да күбрәк материаллар туплау
Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, халкы, геройлары, күренекле кешеләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат бирү. ”Чирмешән”, ”Чирмешән тамчылары” китаплары белән танышу. Райондагы предприятиеләр турында әңгәмә.
- Данлыклы райондашларыбыз:
Советлар Союзы Герое И.Н.Конев,
Советлар Союзы Герое А.В. Сухомлинский тормыш юллары , батырлыкалары белән танышу.
- Районнан чыккан күренекле артистлар, язучылар, шагыйрьләр, аларның иҗаты белән танышу
“ТНВ” каналы дикторы И.Кыямов,
Татарстанның халык артисты И.Биктаһиров,
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов тормыш юллары һәм иҗатлары белән танышу.
- Район үзәгендәге Җиңү паркына, ”Безнең Чирмешән” газета-сы редакциясенә, районның Туган як музеена, Мемореаль музейга, Боз сараена экскурсия.
Әдәби – музыкаль кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”, “Якташларым белән горурланам” кичәсе :
IV. Татарстан-минем республикам (54 сәгать).
Дүртенче бүлек Татарстан-минем республикам дип атала.
ТР тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренекле шәхесләре , шәһәрләре. Казан-чал тарихлы башкала. Алабуга-чор -дәверләр капкасы. Казан шәһәренә багышланган “Йолдызлы сәгать”уены үткәрү. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсияләр. Күренекле шәхесләре турында әңгәмә .”Татарстан һәм татар халкы тарихы” конкурсында катнашу.”Тамчы-шоу”уены. Бу авторлык прогаммасы укучыларга туган төбәкнең тарихы , мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында тирәнрәк аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә -гади язмадан башлап, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр - өйрәнергә мөмкинлек бирә. Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан иҗади эшләр, реферат, фәнни-тикшеренү эшләре, презентацияләр һ.б. формасында тәкъдим ителә.
II бүлек
Электив курсның тематик бүленеше
№ | Тема | Сәгать саны | Тео- ретик | Прак- тик |
1 нче бүлек | Мин һәм минем гаиләм | 36 | 12 | 24 |
1 | “Әдәби туган як” түгәрә-гендә техника куркыныч-сызлыгы һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Үз нәселеңне беләсеңме?-гаилә тарихын өйрәнү (Әңгәмә, эзләнү) | 6 | 3 | 3 |
2 | Нәселем шәҗәрәсе | 10 | 4 | 6 |
3 | Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре (Эзләнү эше) | 6 | 0 | 6 |
4 | Нәселем традицияләре (Төркемнәрдә эш) | 6 | 0 | 6 |
5 | “Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” (Дәрес-конференция) | 6 | 0 | 6 |
6 | Нәсел агачын төзү үрнәкләре | 2 | 0 | 2 |
2 нче бүлек | Туган авылым - Чирмешәнем | 162 | 43 | 119 |
1 | Авылым тарихы | 14 | 6 | 8 |
2 | Авылымның исеме каян килеп чыккан? (Эзләнү эше) | 6 | 0 | 6 |
3 | Авылымдагы географик атамалар һәм аларның тарихы (Өлкән кешеләр белән очрашып язып алу, китаплар, музей белән эшләү) | 16 | 6 | 10 |
4 | Авылым кешеләренең культурасы һәм көнкүреше(җырлар, бәетләр). (“Умырзая” , ансамле, “Ветераннар” хоры башкарган җырлар белән танышу). | 20 | 6 | 14 |
5 | Авылым һөнәрләре һәм һөнәрчеләре . Музейга экскурсия | 12 | 0 | 12 |
6 | Колхоз тарихы . Музейга экскурсия | 2 | 1 | 1 |
7 | Авылым кешеләре Бөек Ватан сугышында (Ветераннар белән очрашу, өйләрендә булу) | 22 | 6 | 18 |
8 | Сугыш чоры балалары (Эзләнү эше,очрашулар) | 16 | 6 | 10 |
9 | Алар Ватан алдындагы бурычны үтәделәр (Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу,стенд төзү) | 6 | 0 | 6 |
10 | Шушы яктан, шушы туфрактан без. Күренекле кешеләр белән очрашу үткәрү.Видео дәрес тә булырга мөмкин. | 12 | 0 | 12 |
11 | Авылымның тарихи урыннары. Чишмәләр, су буйларын күзәтү.Экскурсия. | 12 | 6 | 6 |
12 | Тарихи – экологик сукмак буйлап экскурсия: -“Вал” -“Титов һәйкәле” - “ Батырлар аллеясы” | 12 | 6 | 6 |
13 | Эзләнү – тикшеренү эшләре | 6 | 0 | 6 |
14 | Район, республика конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | 6 | 0 | 6 |
3 нче бүлек | “Чирмешәннең горурлыгы, байлыгы - кешеләре” | 106 | 46 | 60 |
1 | Чирмешән районы тарихы битләреннән. “Чирмешән тамчылары”, “Чирмешән” китаплары белән танышу | 20 | 10 | 10 |
2 | Данлыклы райондаш-ларыбыз. Телдән журнал. | 12 | 6 | 6 |
3 | Юбилейлар елы Геройлар аллеясы турында.. | 12 | 6 | 6 |
4 | Чирмешән сәхнә йолдызлары – күренекле артистлар, җырчылар. | 20 | 20 | |
5 | Туган ягым шагыйрьләре һәм язучылары, рәссамнары | 20 | 10 | 10 |
6 | Данлы Чирмешәнгә – 85 ел... Районның Туган як музеена, Батырлар аллеясына, Боз сараена экскурсия. | 6 | 6 | 0 |
7 | Әдәби – музыкаль кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” | 6 | 2 | 4 |
8 | Эзләнү – тикшеренү эшләре Район, республика конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау | 10 | 6 | 6 |
4 нче бүлек. | Татарстан – минем республикам | 32 | 30 | 2 |
1 | ТР тарихы | 6 | 6 | 0 |
2 | Татарстанның символикасы | 2 | 2 | 0 |
3 | ТР географик урыны | 2 | 2 | 0 |
4 | Татарстанның табигате | 2 | 2 | 0 |
5 | ТР шәһәрләре Республика шәһәрләре белән таныштыру.Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау. | 6 | 6 | 0 |
6 | Казан-чал тарихлы башкала. | 2 | 2 | 0 |
7 | Алабуга-чор -дәверләр капкасы. | 2 | 2 | |
8 | “Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем!”- “Тамчы-шоу” уены | 4 | 2 | 2 |
9 | Эзләнү – тикшеренү эшләре Район, республика конкурс-бәйгеләрен-дә катнашу өчен мате-риаллар туплау | 6 | 6 | 0 |
ГОМУМИ | 336 | 131 | 205 |
Көтелгән нәтиҗәләр:
“Әдәби туган як” өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнгән бала:
-үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;
-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,
-материал җыя, гомумиләштерә,
-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;
- уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;
-туган як әдәбияты, тарихы буенча белемнәрен арттыра;
-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;
- төрле бәйгеләрдә, конкурсларда чыгыш ясарга өйрәнә;
- үз – үзендә патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли;
- туган төбәгенең тарихына, әдәбиятына, сәнгатенә бәйле күренекле шәхесләре белән горурлана.
Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары
№ | Темалар | Белем һәм күнекмәләр | Контроль төре |
1. | “Мин һәм минем гаиләм” | Үзләренең нәсел тамырлары, үз гаиләләренең үткәне белән кы-зыксынып, гаилә тарихын белү. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау. Нәсел шәҗәрәсен төзи белү. | “Шәҗәрәдә – гаи-ләм тарихы”- дә-рес-конференция. Нәсел агачын төзү-гә конкурс. |
2. | “Туган авылым - Чирмешәнем” | Авылның исеме, риваятьләре, мәйданы, географик урыны, хал-кы, сулыклары, истәлекле урын-нары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы; авыл кеше-ләренең культурасы, гореф-гадәт-ләрен; Бөек Ватан сугышы елла-рында безнең авылдашлар, Әф-ганстанда хәрби хезмәттә булу-чылар турында белү. Төбәге-бездәге күренекле кешеләрнең тормышларын белеп, аларның кылган гамәлләрен хөрмәтләү, үзләрен шулар үрнәгендә тәрбия-ләү күнекмәсе булдыру. | Викторина “Син туган авылыңны беләсеңме?” Проект яклау “Тарихи – экологик сукмак буйлап...” |
3. | “Чирмешәннең горурлыгы, байлыгы - кешеләре” | Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, хал-кы, геройлары, күренекле кеше-ләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы; районнан чыккан күре-некле артистлар, язучылар, ша-гыйрьләр, аларның иҗаты ту-рында белү. Районның күренекле урыннарын истә калдыру. | Рефератлар. Сочинение һәм шигырьләр язуга конкурс. Фәнни – эзләнү эшләрен оештыру, катнашу. |
4. | “Татарстан – минем республикам” | ТР тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренек-ле шәхесләре, шәһәрләрен белү. Тарихи шәһәрләр: Казан һәм Ала-буга, Татарстанның күренекле шәхесләре турында мәгълүматлы булу | ”Татарстан һәм та-тар халкы тарихы” буенча конкурс. Тест - викторина |
V бүлек
Куллану өчен әдәбият исемлеге:
1. Краеведение в школе. – Педагогическая энциклопедия, т.2.М., Советская энциклопедия,1965, с. 518-520.
2. Краеведческая программа. “Литературное краеведение”, составлена С.С.Кулаковой.
3. В.Е.Туманов. Школьный музей-хранитель народной памяти.М., 2006.
4. Экология һәм табигатьтән файдалану. – 3 нче чыгарылыш. – Казан: Татполиграф, 1997. – 378 б.
5. А.С.Тайсин. Татарстан Республикасы географиясе. Гомуми урта белем мәктәбенең 8-9 класслары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел. – 230 б.
6. Большая Советская Энциклопедия. – третье издание. – Москва: Издательство “Советская энциклопедия”, 1972. – стр. 606
7. Книга памяти о советских воинах, погибших в Афганистане.-т-2, Москва, Военное издательство, 1999
8. “Мәйдан “журналы
9.”Мәгариф”журналлары
10. Музей материаллары.
11.Протащук И.Ю.Гаилә елъязмалары.Казан -2009.
12.Татарстан тарихы.Төп мәктәп өчен уку әсбабы.-Казан.-ТаРИХ, 2001
13.Хәтер.Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшр.,1996.
14. Красная книга Республики Татарстан. – К., 1995.
IV бүлек
Өстәмә белем бирү программасының методик яктан тәэмин ителеше
1. 2004 - 2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы //Мәгариф. – 2005. - №1. – Б. 38.
2. Татар мәктәпләрендә татар балаларына татар теле һәм әдәбияты укыту программалары. – Мәгариф, 2010.
3. “Мәгариф”журналлары
4. Краеведческая программа. “Литературное краеведение”, составлена С.С.Кула-ковой.
5. Интернет- ресурслар: “Открытый класс”, “Белем ru.” Һ.б сайтлар.
6. Аудиокассеталар: “Җидегән йолдыз. Флера Гыйззәтуллина”; “Марсель Галиев шигырьләренә язылган җырлар”; “Татар халык әкиятләре” һ.б.
7. Аудио һәм DVD дисклар: “Татар җырлары. 1500 караоке ”, “Классик әдәбияты-быз үрнәкләре”, “Шигърият бакчасында. Татар халык авыз иҗатыннан үрнәкләр”һ.б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Туган төбәгем". Электив курс программасы
Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...
Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле б...
Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле б...
"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы
Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...
"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы
Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...
“Әдәбият серләре” (7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)
“Әдәбият серләре” электив курсы программасы 7 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен бирелгән әсәрләргә нигезләнеп төзелгән. Өстәмә рәвештә Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсә...
10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы
Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...