Үткәннәргә ышанып - киләчәкне төзибез!
материал на тему
Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
utknnrg_yshanyp_kilchkne_tozibez.docx | 15.49 КБ |
Предварительный просмотр:
Үткәннәргә ышанып – киләчәкне төзибез!
Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Һәр кешенең алдында югары үрләр, ерак күкләргә илтә торган баскычлар бар. Шул баскычлардан өскә менү өчен кешегә нәрсә кирәк соң? Иңнәреңдә канат булу, әле еракка оча алу дигән сүз түгел, ул канатларны дөрес файдалана белергә кирәк. Ә моның өчен күп укырга, алдыңа куйган максатка ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Алай гына да түгел, үткәннәргә карап гыйбрәт, сабак алып, булган хаталарны төзәтеп эш итү дөрес, минем уйлавымча.
Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша.
Үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне балаларга җиткерә алу – монысы педагогик осталык. Укытучы балалар күңеленә ачкыч, юл салучы психолог та, әти-әни җылысыдай җылы бирердәй шәхес тә, артист та, югары сөйләм әдәбенә ия булырга тиешле кеше дип тә саныйм.
Бәләкәй чагымда мин - ускәч артист булам, төрле театрларда матур рольләрдә катнашып, дөнья гизеп, сәхнә тормышы белән яшәү иде хыялым. Мәктәптә узган берәр чара, клубта узган театрларда, ШТМ нарда бик теләп катнаша идем. Ә мәктәп тормышына килгәндә татар теле һәм әдәбият дәресләрен бик кызыксынып, яратып укыдым. Моның өчен мин татар теле укытучысы Фәйзиева Гөлназ Мөнир кызына бик рәхмәтлемен. Аның ничек итеп дәрес алып баруын, кызыксындырып сөйләвен, укучылар белән үз-үзен тотышын күреп соклана идем. Татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүдә Гөлназ Мөнировнаның тырышлыгы бик зур.
Сәнгать – әдәбияттан башка яши алмый. Алар бербөтен. Театр өлкәсе дә әдәбиятсыз – төссез, күңелсез булыр иде. Мәктәптне тәмамлап, тормышта һөнәр сайлау юлы алга килеп баскач, бераз югалып калдым. Гомер буе артист булам дип хыялландым, ләкин укытучы һөнәре дә йөрәгемнең кайсыдыр өлешен биләп алаган иде инде ул чагында. Нәрсә эшләргә? Тормышта кайсы юлны сайларга? Шул чагында әнием шундый киңәш бирде: “Артист тормышы - тормыш түгел инде ул кызым. Син укытучы бул. Укытучы шул ук артист та, тәрбияче дә, табиб та – синең һәрвакыт тамашачыларың - укучыларың, каршыңда булыр” дип әйткән сүзләре эле дә колагымда яңгырый.
Әниемнең сүзләрен тыңладым, Алабуганың Татар теле һәм чагыштырма филология факультетына укырга кердем. Укытучы һөнәрен сайлавыма бер генә тамчы да үкенмим. Бүгенге көндә мин инде үзем укытучы. Мин – татар кызы. Милләтемә тугры калып, балаларга татар теле дәресләре бирәм. Милләтемне, телемне, халкымның үткәнен бик теләп балаларга өйрәтәм, аны хөрмәт итәргә, тугры калырга өйрәтәм. Татар милләтеннән булуым белән горурланам. Мин укыта торган татар теле, әдәбияты – чын тормыш мәктәбе, уңай геройлардан үрнәк, тискәреләреннән гыйбрәт алырга өйрәтәм. Укучыларымның уңышлары өчен алар белән сабыйларча куанам, берәрсе турында начар хәбәр килсә, тынычлыгым кача. Халкымның “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, мәкален “укытучы җитмеш төрле һөнәр иясе” дип үзгәртер идем мин. Без кайгыртучан, әни кебек, тәрбияче дә, психолог та, кирәк булса, җырчы, биюче дә, әкиятче дә була алабыз.
“Укытучының бөтен горурлыгы – укучылары. Нинди түземлелек, ә иң мөһиме балаларга мәхәббәт таләп итә бу эш. Алай гына да түгел, ул – профессия дә, эш тә түгел, ул – осталык. Укытучы булу өчен уку гына җитми, ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш,” – дигән Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез. Эссе.
Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.Эссе....
ЭССЕ. Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.
Заманалар, кешеләр үзгәрә, ләкин иң мөһиме - үткән белән горурланып, хәзергене саклап, киләчәккә якты өметләр белән алга атлау!...
ЭССЕ. " Үткән белән горурланабыз - киләчәкне төзибез ".
Әдәбият - ул минем киләчәгем.Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз,милләтебез,безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрыклы булып калыйк, дуслар! ...
Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"
Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"....