Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"
статья на тему
Предварительный просмотр:
Эссе
Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,”- дигән безнең күренекле мәгърифәтчебез, галим Шиһабетдин Мәрҗани. Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Үткәнеңне белү ни өчен кирәк соң? Кеше булып калу өчен дип җавап бирер идем мин бу сорауга. Үткәнебез белән горурланабыз.
Безнең халкыбызның язмышы авыр да, гыйбрәтле дә булган. Кодрәтле Болгар дәүләте, даулы- шанлы Казан ханлыгы, күп фаҗигаләр күргән гүзәл ханбикә –Сөембикә... Нәрсә генә булса да халкым егылмаган, үз исеменә тап төшермәгән, киләчәге турында һәрвакыт кайгыртып яшәгән, белемгә омтылган. Татар зыялылары үз акчаларына мәктәп- мәдрәсәләр ачканнар, китаплар бастырганнар, сәләтле укучыларны үз акчаларына чит илләргә укырга җибәргәннәр. Тагын бер кат шуны ассызыклап әйтәсе килә: халкыбыз һәрвакыт мәгърифәткә омтылган.
Халыкның үткән тарихы белән горурланырга кем өйрәтә? Әлбәттә, иң элек гаилә. Халкыбыз бу хакта нәрсә ди? “Оясында ни күрсә, очканда шуны эшли”. Әби- бабай, әти- әни тәрбиясе, гореф- гадәтләр бала күңеленә гаиләдә тирәнрәк һәм үтемлерәк сеңдерелә. Әби- бабай тәрбиясендә үскән бала ул туган җиренә дә, газиз әти –әнисенә дә, тарихына да хөрмәт белән карарга өйрәнә. Баланы шәхес итеп тәрбиялим дисәң, иң башта гаилә берлегенә ирешергә кирәк.
Аннан бу вазифа мәктәпкә йөкләнә. Әлбәттә, бу бик катлаулы процесс. Зур түземлелек, сабырлык һәм тирән белем сорый. Ләкин аның бәясе дә югары. Аның нәтиҗәсендә без югары әхлаклы, гомумкешелеклелек кыйммәтләрен киләчәк буыннарга тапшыра алырдай шәхес тәрбиялибез.
Мәктәп белән укучы арасында юл күрсәтүче укытучы үзе бар бит әле.
Син белергә тиеш, укытучы,
Ни сорыйлар – шуны белергә!
Укытучы булу- бу шундый эш-
Белгәнеңне кирәк бирергә. (К. Булатова)
Киләчәкне төзибез... Укытучы- ул үткәнне һәм бүгенгене тоташтыручы бер җеп. Һәр укытучы киләчәгебезнең нинди булачагы турында уйлана, борчыла. Шуңа күрә киләчәгебезне өметле итү өчен бала күңеленә мәрхәмәтлелек, бердәмлек орлыклары салырга тырышабыз.
Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам. Балалар белән мин дә үсәм. Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда. “Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш- шәхеслек билгесе,”- ди күренекле язучы Г. Гыйльманов. Минем укучыларым да киләчәктә шундый шәхес булуына ышанып калам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез. Эссе.
Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.Эссе....
ЭССЕ. Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.
Заманалар, кешеләр үзгәрә, ләкин иң мөһиме - үткән белән горурланып, хәзергене саклап, киләчәккә якты өметләр белән алга атлау!...
ЭССЕ. " Үткән белән горурланабыз - киләчәкне төзибез ".
Әдәбият - ул минем киләчәгем.Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз,милләтебез,безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрыклы булып калыйк, дуслар! ...
Үткәннәргә ышанып - киләчәкне төзибез!
Укытучы!Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өченДистә еллар т...