Салихҗан Кукляшевның “Диване хикәяте татар” җыентыгы.
материал на тему
Салихҗан Кукляшевның “Диване хикәяте татар” җыентыгы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
s.kuklyashevnyn_divane_hikyate_tatar_zhyentygy.doc | 57 КБ |
Предварительный просмотр:
Эчтәлек
- Салихҗан Кукляшевның кыскача тормыш юлы.
- “Диване хикәяте татар” җыентыгы.
3. Хрестоматиядә фольклор һәм язма әдәбият үрнәкләре:
а) “Мәкаль сүзләр”;
б) хикәятләр;
в) хикәятләрнең чыганаклары;
г) Шигъри текстлар.
4. Йомгаклау.
5. Кулланылган әдәбият.
Салихҗан Кукляшевның кыскача тормыш юлы
Тел галиме, педагог С. Бикташ улы Кукляшев 1811 нче елда Оренбургта морза гаиләсендә туа. Башта Оренбургтагы И. Неплюев хәрби училищесында (1825-1831), аннан Казан дәүләт университетының филология факультетында белем алганнан соң, Оренбургка кайтып, узе тәмамлаган И. Неплюев хәрби мәктәбенә шәрекъ телләре (татар,гарәп,фарсы) укытучысы итеп билгеләнә.
Ул 1864 нче елда вафат була.
“Диване хикәяте татар” җыентыгы
Кукляшев безгә “Диване хикәяте татар” исемле хрестоматия китабы белән мәгълүм. Бу китап 1959 нче елны Казанда басыла. Бу дәреслек төп өч өлештән тора: кереш мәкалә, текстлар һәм сүзлек. Китапның 104 битле беренче бүлеге татарча-русча сүзлектән гыйбарәт. 124 битле икенче бүлегендә халык телендә йөргән хикәятләр, мәкальләр, җырлар бирелә. Бу китап заманында Кадетский корпус укучыларына дәреслек булып хезмәт итсә, аннан соң тел-әдәбият тарихын өйрәнүчеләр өчен борынгы язма татар теле чыганагы хезмәтен дә үти.
“Диване хикәяте татар”да рус телендә язылган кереш мәкалә Неплюев училищесы хакында мәгълүмат бирү белән башлана. Алга таба автор, училищеның укытучысы буларак, татар телен укытуда ярдәмлек итеп кулланырлык “бер генә китапның да булмавын” искәртә. С.Кукляшев татар телен укытудагы ихтыяҗны һәм мохтаҗлыкны тоеп, хрестоматия һәм сүзлек төзүен әйтә. Кереш мәкалә хрестоматиянең төзелеше, материалларның чыганагы, текстларның орфографиясе хакында кыска белешмә бирү белән төгәлләнә.
Хрестоматия, иң беренче чиратта, татар булмаган укучыларга адресланган, шуңа күрә анда кушымта рәвешендә 106 битлек сүзлек өлеше урнаштырылган. Җирле халыкларның тормыш-көнкүрешенә, тарихына кагылышлы мөһим генә мәгълүматларны үз эченә алган документлар да китерелә.
Хрестоматиядә фольклор һәм язма әдәбият үрнәкләре
“Мәкаль сүзләр”
“Диване хикәяте татар” китабының тәүге өч битендә 87 мәкаль һәм әйтем урнаштырылган. Автор аларны “мәкаль сүзләр” исеме астында бирә. С.Кукляшевның төп максаты – укучыларны татар халкының сөйләм телен, акыл-тәҗрибәсен чагылдырган фольклор үрнәкләре белән таныштыру. Шуңа күрә ул һәм мәгънәви, һәм төзелеш ягыннан төрле характердагы материалларны алырга тырышкан һәм китапта да алар төркемләп түгел, ә бергә бирелгән. Мәкальләрдә дуслык, иптәшлек, белемлелек, гаделлек һәм башка гуманистик сыйфатлар алга сөрелә, тормыштагы һәм кешеләрдәге начар яклар тәнкыйтьләнә. Мәсәлән, “Сабыр иткән морадына йиткән”, “ Белексез дустындан белекле дошман артык”. С.Кукляшев китабындагы мәкальләр, нигездә, бүгенге татар телендә дә иркен кулланыла.
Хикәятләр
Хрестоматиядәге материалларның төп өлешен (66%) “хикәят”ләр тәшкил итә. Һәм шуңа нисбәтән китап та “Диване хикәяте татар” исемен алган. Мәгълүм булганча, “хикәят” – элек-электән үк шәрык халыкларында, шул исәптән татарларда да, киң таралган әдәби жанр. Бу исем астында бик күп язма һәм фольклор әсәрләр иҗат ителгән.
Хрестоматиядә барлыгы 37 хикәят урнаштырылган. Күләмнәре белән алар төрлечә: арада 4-5 юллыклары да, 15-20 шәр биткә сузылганнары да бар. Хикәятләрнең өчесе шигырь белән аралаштырып язылган (“Муса пәйгамбәр вә дәрвиш”, “Гыйса углы Амәт”, “Ширзад вә Гөлшадҗан”), калганнары исә чәчмә юллардан гына гыйбарәт.
Хикәятләр идея-тематик принциптан түгел, ә күләм ягыннан чыгып урнаштырылганнар: әүвәл, нигездә, кечерәк күләмле хикәятләр, ә бераздан – зурраклары. Мондый корылыш исә урта гасыр Шәрык әдәбиятлары өчен чит тугел.
Китаптагы текстлар, гәрчә алар бер үк “хикәят” атамасы белән исемләнсәләр дә, үзләренең жанр табигатьләре белән бер генә төрле түгел. Алар арасында без мәзәк, мәсәл, новелла, әкият, дастан, хикмәт, хикәя, повесть кебек жанр төркемчәләренә тартым күренешләрне күзәтә алабыз.
Китаптагы хикәятләрнең берничәсе халык әкиятләрен хәтерләтә. Шундыйларның берсендә ханның төш күрүе, аны, ак елан ярдәмендә, берәүнең юравы бәян ителә. Ни өчен соң без бу әсәрне әкият дип карыйбыз? Беренчедән, аның нигезенә реаль һәм фантастик элементлар катнашмасыннан торган әкият материалы салынган. Икенчедән, без бу хикәяттә әкияткә хас булган әдәби образлар белән очрашабыз (ак елан, бүре). Өченчедән, биредә әкият жанрында иркен кулланылган әдәби алымнар һәм тасвир чаралары өстенлек итә (төш күрү, традицион башлам һәм корылыш, вакыйга-хәлләрнең өч мәртәбә булуы, тел-стиле һ.б.). Дүртенчедән, әкият жанры кебек үк бу әсәр дә – индивидуаль авторныкы түгел, ә коллектив иҗат җимеше. “Патша һәм аның улы” турындагы хикәяттә дә әкияткә хас сыйфатлар өстенлек итә: ул нәкъ әкияткә хас формулалар белән башлана һәм төгәлләнә: “Бер заманда бер шәһәр бар ирде...”; “Мондин соң утыз көн уен итеп, кырык көн туй итеп вәзир кызыны шаһзадәгә бирделәр...”.
“Хрестоматиянең 45-86 нче битләрендә урнаштырылган соңгы өч әсәр, ягъни, “Гыйса углы Амәт”, “Ширзад һәм Гөлшадҗан”, “Җәмшид, Зәххак һәм Фәридүн” хикәятләре үзләренең эчтәлекләре, сюжет – композицион корылышлары, чагыштырмача күләмле һәм вакыйгаларга бай булулары белән повесть жанрына якын торалар. (Аларны кайвакыт дастан дип тә атыйлар). Аларның соңгы икесе Шәрык әдәбияты белән бәйләнешле.
“Гыйса углы Амәт” исә – татарның үз җирлегендә туган әсәр. Бу әсәрне С.Кукляшев үз китабына ниндидер кулъязмада алып урнаштырган. Әсәр проза һәм шигырь катнашмасыннан гыйбарәт. “Гыйса углы Амәт” хәзерге төшенчәдәге тарихи әсәр түгел. Анда әдәби башлангыч, дастан логикасы өстенлек итә. Дастан, гәрчә анда тарихи фактлар гәүдәләнеш тапса да – әдәби иҗат, фольклор кануннары нигезендә туган художество әсәре.
Хикәятләрнең чыганаклары
Хрестоматия авторы текстларның чыганакларын конкрет күрсәтми. Бары тик керештә ул бер өлеш хикәятләрне төрле кулъязма китаплардан алуын, икенче өлешен (кайсылары икәне әйтелми) шәрык телләреннән үзенең тәрҗемә итүен искәртү белән генә чикләнә.
“Ширзад вә Гөлшадҗан” – шактый кызыклы һәм мавыктыргыч повесть. Үзенең композицион төзелеше белән ул “Мең дә бер кичә”гә тартым. Хретоматиядәге хикәят шушы әсәрнең тәрҗемәсе. Кем тарафыннан тәрҗемә ителгәндер – хәзергә әйтуе кыен.
“Җәмшид, Зәххак һәм Фәридүн” хикәяте “Шаһнамә” белән бәйләнешле. Фәнни әдәбиятта да хикәятнең Фирдәүсидән алынуы әйтелә.
С.Михайлова С.Кукляшевның аерым хикәятләрен И. Дмитриев белән И.Крыловтан тәрҗемә иткән дип яза. Әмма конкрет дәлилләр китерми.
Кыскасы, китаптагы хикәятләрнең чыганагын бер яссылыкта гына хәл итеп булмый. Бу катлаулы мәсьәлә үзенә комплекслы якын килүне, бик күп төрле факторларны исәпкә алуны таләп итә.
“Диване хикәяте татар”дагы хикәятләрнең авторлары күрсәтелмәгән. Бу җитешсезлекме, очраклы хәлме? Безнеңчә, юк. Хикәятләр, гәрчә аларның шактыенда теге яки бу дәрәҗәдә индивидуаль иҗат билгесе сизелсә дә, гомумән, үзләренең идея-тематикалары, эчтәлекләре, жанр табигатьләре белән халык иҗаты әсәрләренә якын торалар, хәтта еш кына көрәшеп тә китәләр. Интонацион яңгырашлары белән алар еш кына халык әкиятләрен һәм мәзәкләрен хәтерләтәләр. Арада рифмалы һәм ритмлы проза үрнәкләре дә очрый. Әкиятләрнең тел-стильләре чагыштырмача гади һәм аңлаешлы булулары белән аерылып тора. Биредә без фольклор һәм гомумән халык теле өчен хас булган сурәтләү элементларын, мәкаль-әйтемнәрне, канатлы сүзләрне, стилистик формулаларны еш очратабыз (“борын заманда бер падишаһ бар иде”, “мең җан илә котылды” һ.б.). Хикәятләр үзләрендәге сюжет ситуацияләре, вакыйга-хәлләрнең бирелеше белән дә фольклорга якын. Биредә, мәсәлән, уңай геройларның язмышы, кагыйдә буларак, теләсә нинди авыр шартларда да уңай хәл ителә, явызлык эшләгән кеше һәрчак җәзага дучар була.
Китаптагы хикәятләрдә, гәрчә эзлекле рәвештә булмаса да, халыкның уй-фикерләре, тәҗрибәсе, күңел дәрьясы шактый гына гәүдәләнеш тапкан. Аларда кешеләрдәге күркәм сыйфатлар мактала (“Нәүширван...”, “Өч бәңхор”).
Борынгы һәм урта гасыр җәмгыятендә, идеологиясендә диннең киң таралышы һәркемгә мәгълүм. Әмма шуңа да карамастан, хрестоматиядәге хикәятләр дини карашлар артык нык гәүдәләнеш тапмаган. Аларда реаль тормыш тәҗрибәсенә, сәламәт акылга нигезләнгән уй-фикерләр һәм күренешләр өстенлек итә. Бу хәл хикәятләрнең халык иҗаты белән бәйләнештә торуы янә бер мәртәбә раслый. Чөнки бу дәвердәге индивидуаль иҗат әсәрләренә диннең йогынтысы чагыштырмача көчлерәк булган. Күпчелек хикәятләрдә вакыйга-хәлләр тәфсилле сөйләнми. Төп игътибар, укучының иҗат фантазиясен истә тотып, киеренке моментларга, үзәк “төеннәр”гә юнәлтелә. Шуның нәтиҗәсендә аз сүз белән күп мәгънә һәм информация белдерү мөмкинчелеге арта. Әмма шуның белән бергә аерым хикәятләрдә (“Нәүширван патшаның улы”, “Төш юраучы һәм ак елан”) бер мәртәбә хикәяләнгән вакыга-хәлләрне катлап сөйләү дә үзен нык сиздерә. Хикәятләрдә образлардагы сыйфатларның, куренеш-хәлләрнең асылын гадәттән тыш арттырып бирү күзгә еш ташлана.
Хикәяләүнең һәм сыйфатлауның югарыда телгә алынган алымнары, кагыйдә буларак, фольклорның әкият, мәзәк кебек жанрлары өчен дә хас. Шулай ук бу әдәби алымнар Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты өчен дә чит түгел. Күрәбез: “Диван...”дагы хикәятләр, чыганакларның төрле булуына карамастан, фольклор һәм әдәби традицияләр белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә аларның һәм әдәбият тарихы, һәм фольклор өчен әһәмиятләре зур.
Шигъри текстлар
Хрестоматиянең ахырында 16 шигъри әсәр урнаштырылган. Биредә без робагый, газәл, мәдхия, дастан һәм башка жанр үрнәкләре белән очрашабыз, әхлакый, тарихи, фәлсәфи эчтәлектәге әсәрләргә тап булабыз.
Поэтик формалары һәм тел сүрәтләү чаралары китаптагы шигырьләрнең язма поэзия үрнәкләре булуын ачык күрсәтеп тора.
Ә соң бу шигъри әсәрләрнең авторлары кемнәр? “Рәүнәкел-ислам...” (“Исламның балкышы...”) дип башланган мәдхия - мәшһүр татар шагыйре Әбелмәних Каргалый әсәре. Күтәренке интонацияле бу шигырьдә “Җиһангир хәзрәт”кә мәдех укыла, бәхет-сәгадәт теләнә.
Әбелманих әсәреннән соң хрестоматиядә мөнәҗәт, бәет, мәрсия элементларын үз эченә алган “И кәрим, и рәхим...” шигыре килә. Анда, Аллага сыгыну, анын мактау хисләре белән беррәттән, ата-анага хөрмәт, алар белән торынуның шатлык-куаныч булу тойгылары да гәүдәләнеш таба.
“Тәндә җаным...” – Һ.Салиховның шул исемдәге әсәреннән өзек. Хрестоматиядә 12 бәетлек бу газәлнең беренче һәм өченче бәетләре урнаштырылган.
Кызганычка каршы, башка шигъри әсәрләрнең авторлары әлегә билгеле түгел. Мәсәлән, “Хикәяте сычкан” мәсәле. Авторлары ачыкланмаган шигырьләрнең башкалары кечкенә күләмле лирик жанрлар (“Әл – видаг”, “Адәм улыр...”, “ Бәнем” һ.б.). Аларның үзәгендә теге яки бу мәсьәләгә нисбәтле уйланулар, хис-кичерәшләр тора.
Шигъри текстларның иң күләмлесе – “Искәндәрнамә”. Хрестоматиядәге өзекләр Әхмәдинең “Искәндәрнамә” поэмасыннан алынган. Ул үзенең гомуми сюжеты һәм корылы белән биографик әсәрне хәтерләтсә, идея-проблематикасы, конкрет эчтәлеге белән ул әхлакый-фәлсәфи характерда. Барыннан да элек авторны хөкемдар мәсьәләсе борчый. Аның фикеренчә, хөкемдар гыйлем-мәгърифәтне, һөнәрне яратырга,укымышлы булырга,тарихны белергә тиеш.Бу зур күләмле, синкретик табигатьле фәлсәфи-романтик поэма киләчәктә үзенең басма нөсхәләрен, махсус өйрәнүчеләрен көтә.
Йомгаклау
С. Кукляшев хрестоматиясе татар язма һәм сөйләм телен өйрәнүгә материал рәвешендә төзелгән. Анда шактый күптөрле һәм бай дидактик материал тупланган. Хрестоматиянең үзәгендә - гыйлем-мәгърифәткә чакыру, укымышлы, һөнәрле кешеләрне зурлау идеясе.
“Диван...”дагы әсәрләрнең бер өлеше – татар халкының үз иҗат җимеше. Ә икенче өлеш әсәрләр Шәрык, аеруча фарсы һәм төрек әдәбиятлары, фольклоры белән бәйләнешле. Болар арасында “Искәндәрнамә” кебек мәшһүр поэмадан өзекләрнең дә булуы китпның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. Китапның рәсми адресаты – Неплюев кадет корпусы курсантлары, ягъни төрле милләт вәкиле укучылары. С Кукляшев халык теленнән, төрле кулъязма һәм басма чыганаклардан материаллар туплап, үз халкының бай телен, рухи хәзинәсен укучыларга шактый тулы күрсәтә алган.
Шулай итеп, С.Кукляшевның хезмәте нәтиҗәсендә шактый гына фольклор һәм әдәби материаллар тупланып югалып калудан сакланып калган.
“Диване хикәяте татар” хәзер дә әһәмиятен җуймаган. Ул татар әдәбияты һәм теле тарихын, фольклор һәм методикасын өйрәнүдә,әдәби бәйләнешләрне тикшерүдә мөһим чыганак булып тора.
Кулланылган әдәбият
- Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез,библиографик белешмә / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани // Казан: Татар. кит. нәшр.,2009
- Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. ХIХ йөз татар хрестоматияләре / Х.Миңнегулов, Ш.Садретдинов – Казан университеты нәшр.,1982
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы
Үземнең шигырьләремнән өзекләр...
Салих Сәйдәшев - күренекле татар композиторы
С.Сәйдәшев багышланган сыйныфтан тыш чара. 9-11 сыйныф укучылары өчен....
Контроль эшләр җыентыгы.
Карточка № 1.Исемнәргә күплек кушымчалары ялга, берлек санда һәм күплек санда да тәрҗемә ит.Акбур, дәфтәр, дәрес, тәнәфес, күзлек, ай, ел, атна, сәгать; ат, курчак, көймә, аяк, ...
Салих Сәйдәшев – татар халкының бөек улы.
Ул татар профессиональ музыкасының әтисе дип санала. Ул чын профессиональ, югары иҗади дәрәҗәдә беренче композиторлар тәҗрибәсен, нәтиҗәләде, купъеллык халык традицияләрен европа музыкасы тәҗрибәсе бе...
Ш. Мәрҗәни исемендәге конференция җыентыгы
Конференциядә чыгыш ясаучыларның мәкаләләре җыентыкта тупланган...
Татар халык җырларында кием-салым атамалары (фәнни-тикшеренү эше)
Татар милли киемнәре - үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби-бабаларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына игътибар биргәннәр. Менә шул өс-баш, аяк киеме образларын халык авыз иҗа...
Башваткыч. Кызыклы биремнәр җыентыгы.
Кроссворды на татарском языке....