Татар халык җырларында кием-салым атамалары (фәнни-тикшеренү эше)
проект (9 класс)
Татар милли киемнәре - үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби-бабаларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына игътибар биргәннәр. Менә шул өс-баш, аяк киеме образларын халык авыз иҗатында - җырларда бирелеше тикшерелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
өс-баш, аяк киеме образларын халык авыз иҗатында - җырларда бирелеше тикшерелде. | 81.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль башкарма комитеты мәгариф идарәсе Азнакай муниципаль районы гомуми белем бирү бюджет учреждениесенең “Азнакай шәһәре 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”
Фәнни-тикшеренү эше
Тема: Татар халык җырларында кием-салым атамалары
Җитәкче Хәйретдинова Флёра Мөгътәсим кызы,
I квалификацион категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Эшне башкарды 9 нчы сыйныф укучысы
Хафизова Луиза Таһир кызы
2016
Эчтәлек
Кереш
Төп өлеш
I бүлек. Татар халык җырларында баш киемнәре атамалары.
II бүлек Татар халык җырларында өс киемнәре атамалары.
III бүлек Татар халык җырларында аяк киемнәре атамалары .
Йомгаклау.
Файдаланылган әдәбият исемлеге.
Кушымта.
Кереш
Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу җәүһәрләр - әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Татар халык иҗаты үрнәкләре – борынгы әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күзалларга да ярдәм итә.
Шул җәүһәрләр арасында көйгә салынган шигъри әсәрләр - җырлар үзенчәлекле урын били. Сагышланганда, кеше җырлап юана, күңелен тынычландыра. Шатлык-куаныч килсә, үзе дә сизмәстән, җыр сузып җибәрә. Кешенең җаны, рухы әнә шулай җыр булып, моң булып агыла башлый. Сөекле шагыйребез Г. Тукай да: ”Җырлар – халык күңеленең мәңге тутыкмас көзгесе”,- дип тирән мәгънәле сүзләр әйткән.
Халкыбызның күңел җимешләре – җырларда төрле вакыйгалар, кичерешләр, табигать күренешләре тасвирлана. Этнографик – көнкүрештән кергән яулык, шәл, калфак, бүрек, күлмәк, читек атамалары да аерым урынны били. Татар халкының милли киемнәрен төрле яклап өйрәнү актуаль мәсьәләләренең берсе булып кала. Чөнки алар - безнең культурабызның бик мөһим элементлары.
Эш барышында без түбәндәге мәсьәләләрне чишәргә алындык:
- Татар халык җырларында урын алган кием-салым атамаларын туплау.
- Кием-салым атамаларының җырларда вазифаларын, үзенчәлекле якларын, тарихын чагылдыру.
- Без тикшергән җырларда татар милли киемнәреннән кайсыларына зур өстенлек бирелүләрен ачыклау.
Әлеге максатка ирешү юлында чыганак итеп Илбарис Надиров төзегән “Татар халык җырлары” (1965) китабы алынды.
Эшнең структурасы: кереш, өч бүлек, йомгаклау, файдаланылган әдәбият, кушымта.
Төп өлеш
Татар милли киемнәре – үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби-бабайларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Кешене киеменә карап каршы алганнар, акылына карап озатканнар. Менә шул өс-баш, аяк киеме образларын халык авыз иҗатының жыр жанрында да күпләп очратырга була. Халкыбызның киенү рәвеше, аның төсе, формасы, нинди материалдан эшләнүе хакында да җырларыбыздан мәгълүмат алырга мөмкин.
Татар халык җырларын өйрәнеп чыкканнан соң без аларны түбәндәгечә төркемләдек:
- Халык җырларында баш киемнәре атамалары.
- Халык җырларында өс киемнәре атамалары.
- Халык җырларында аяк киемнәре атамалары.
I бүлек. Татар халык җырларында баш киемнәре атамалары
Яулык - татар хатын-кызларының йөзен билгеләүче баш киеме. Ак яулык исә чисталык, тынычлык билгесе һәм күңел көзгесе. Аны бәйләгән яки җәеп бәйләгән татар хатын-кызларын, әбиләрен ерактан ук танып була.
Аклы яулык тузмый диләр,
Чит-читеннән туза икән.
Яшь гомерләр узмый диләр,
Ак күгәрчен, сандугачым,
Уйнап-көлеп уза икән. (“Ак күгәрчен”).
Бохарада эшләнгән искиткеч нәфис, җиңел яулыкларны да бәйләгән хатын-кызларыбыз.
Бохар ефәк яулык бигрәк җиңел, Рамай,
Җил очырыр, җилдә кимәгез, - диелә “Рамай” халык җырында.
Элек-электән үк шәлъяулык гүзәл затларыбыз тарафыннан иң яратып кабул ителә торган бүләк булган. Егет яраткан кызына яулык бүләк иткән. Шәһәрдән килгән кунак та, базардан кайткан крестьян да, ераклардан хезмәтен тутырып кайтучылар да иң кадерле кешеләренә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар. Моның белән алар үзләренең ихтирамын, яратуларын аңлатырга теләгәннәр.
Җилфер-җилфер җил искәндә
Бөркән зәңгәр шәлеңне;
Таң алдында искән җилгә
Әйтеп җибәр хәлеңне. (“Җилфер-җилфер”).
Яки
Башың яланбаш икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне;
Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
Белә алмадым хәлеңне.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үтә гомер бигрәк жәл. (“Зәңгәр шәл”).
Халкыбызда тагын шундый йолалар бар: кызлар ошатып йөргән егетләрнең гармуннарына чиккән яулык бәйлиләр, кайбер якта туй бүләге итеп килгән кунакларга яулыклар тараталар. Yлгәннәрне искә алу кичәләрендә хәер итеп, мәрхүмнәрнең төсе итеп яулык тараталар. Фронтка киткәндә ир-егетләр яраткан кызларына, хатыннарына, әниләренә истәлек өчен яулыклар бүләк иткәннәр.
Чит җирләргә бәхет эзләп, әллә инде яу кырына киткәнме - егетнең күз алдына мамык шәл ябынган әнисе килеп баса. Ул аңа менә ничек мөрәҗәгать итә:
Әнкәй кәбәм, мамык шәлең
Кичләренме ябынасың?
Аш янына утырганда
Мине дәме сагынасың? (“Әнкәй кәбәм”).
Әйе, элекке хатын кызларның баш-киеме күп төрле һәм үзенчәлекле булган. Кызлар баш киеме исә хатыннарныкыннан нык аерылып торган. Ул заманда кыз балага, маңгае вак тәңкәләр һәм төймәләр белән бизәлгән, тәкыя кидерткәннәр. Шулардан берсе - калфак. Ул – чәчкә кыстырып куелып, өстеннән ефәк шәл ябыла торган бизәнү әйберсе. Буйга җиткән кызлар ак мамык яки төрле төстәге ефәк җепләрдән бәйләнгән озын калфак кигәннәр (озынлыгы 80 см чамасы), маңгайга “ука-чачак” бәйләгәннәр.
Баш кынаңда синең мамык калфак,
Кайдан алдың аны,
Их, җанашым укасын? (“Син алмадың?”)
Заманына карап, калфакларның модасы да үзгәреп торган. Бәйләнгән калфаклар XIX гасырда әкренләп юкка чыккан. Аларны кечерәк үлчәмле (16-20 см) бәрхет калфаклар алыштырган. Алтын җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер төс биргән аларга.
XIX гасыр ахырында калфакка чәчәкләрне ак сәйләннән һәм энҗеләрдән тезгәннәр. Караңгы фонда бу бизәкләр аеруча нәфис күренгән.
Җилбер генә җилбер кыйбла җиле,
Аппагым ла, киче бәрхет калфагың,
Җилбердәтә ялгыз ла,
Әй, аппагым, каенны. (“Аппагым”).
Бүрекнең дә нинди тиредән тегелүенә бәйле рәвештә берничә төре бар: камчат бүрек, каракүл бүрек. Аларның вазыйфалары да төрле. Мәсәлән,
Шәрукның башында камчат бүрек,
Алмагачка кунган кош кебек. (“Шәрук беглый”)
Бу җырда камчат бүрек атамасы аша патша мәнфәгате өчен озак еллар авыр солдат хезмәтеннән качарга җөрьәт иткән тәвәккәл, кыю Шәрукка карата халыкның хөрмәте ачык чагылган.
Армия, солдат хезмәте белән бәйле җырларның күбесендә яшь егетләрнең яраткан милли баш киемнәрен салып, картуз (фуражка) кияргә мәҗбүр булулары хакында әйтелә.
Алты ла барабан, биш музыкан
Базар көн чыгалар парадка.
Үзем генә солдат, әтием карт,
Бигрәк авыр кала братка.
Башымдагы яшел картузым
Алды гомеремнең яртысын. (“Яшел картузым”).
Шулай итеп, җырларыбызда баш киемнәре шактый күп тасвирлана. Шулар арасында яулык, шәл һәм бүрек бик актив. Халык авыз иҗатының бу жанрында кешенең яшь үзенчәлеге, гаилә һәм матди хәле, хатын-кызларның эшкә һәвәслеге турында күп мәгълүмат бирелә.
II бүлек. Халык җырларында өс киемнәре атамалары
Традицион өс киемнәреннән күлмәк турында җырлар күпчелекне алып тора. Хатын-кызлар күлмәге, ирләр күлмәге белән чагыштырганда, баерак һәм төрлерәк, шуңа күрә җырларда аңа кагылышлы мисаллар күп. Җырларда күлмәкнең тукымасына, төсенә, тегелешенә караган бик күп төрләре тасвирлана. Күлмәк тегү өчен ситса, батист, плюш тукымалар кулланылган. Мисалларга мөрәҗәгать итик:
Аклы ситсы күлмәгемнең
Якаларын кем уйган? (“Рәйхан”).
Батисттан күлмәк кигәннәр,
Элмәген шәп элгәннәр. (“Гармунчы”).
Аклы ситсы күлмәк кисәң,
Килешәдер ак батист.
Егет булса, шундый булсын:
Я гармунчы, я артист. (“Гармунчы”).
Ай-һай, Мөслимә,
Сары күлмәк өстендә,
Башы түбән, күңеле сүрән,
Ни булды ул мескенгә? (“Мөслимә”).
Француз күлмәк кидермәм,
Кисә, җиргә тидермәм,
Әй, егетләр,
Кисә җиргә тидермәм. (“Әй, егетләр”).
Өстемдәге күлмәгемнең
Итәге кара плюш.
Шуны гына сизә күңел:
Ранен түгел, плен түгел,
Исән булырга тиеш. (“Сөмбел чәчәк”).
Тагын шуны да әйтергә кирәк, югарыда китерелгән юлларда кешенең кигән киеме нинди төстә булуы, аның кәефе, нинди хисләр кичерүе белән дә бәйле. Сары, кара төсле күлмәкләр кайгы-сагышка ишарәли.
Күлмәктән кала өс киемнәреннән камзул һәм алъяпкыч кулланыла. Камзул – татар халкының оригиналь киеме. Ирләр аны өйдә генә кигәннәр, күлмәк-ыштан өстеннән киеп, халык арасына чыгуны яхшысынмаганнар. Ир-атлар камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачык төстәге бәрхеттән дә, Урта Азиядән китерелгән әдрәс, ягъни ярым ефәк чуар тукымадан да тектергәннәр икән.
Мазлуманың ал камзулы – уң ягында кесәсе,
Ах, матур Мазлума, уң ягында кесәсе. (“Мазлума”).
Әдрәс камзул мин тектердем,
Уң чабуым,
Уң чабуым тар итеп. (“Акбүз ат”).
Татар халкында алъяпкычны ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Бигрәк тә яшь кияүләр һәм яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Мәсәлән, яшь кияү беренче елында көтү каршысына чыкканда кыз бирнәсенә килгән кияү күлмәк-ыштанын киеп, чигешле ак киндер алъяпкыч бәйли торган була. Түбәндәге юлларда исә солдат егетнең туган ягында хезмәттә үткән матур вакытларын кигән киеме белән искә алуын аңларга була:
Ак алъяпкыч билдә, янгыч кулда,
Чалгы яный өзеп җырлавым,
Кичке һава белән болын буйлап
Яңрап китә иде җырларым. (“Әсир төшкән солдат җыры”).
Шулай итеп, халкыбыз җыр жанрында күлмәк атамасына зур өстенлек биргән икән. Анда киемнең тукымаларына да, төсе һәм тегелеше, тегүченең осталыгына да, төсләр аша лирик геройның кәефенә дә ишарә ясала.
III бүлек. Татар халык җырларында аяк киемнәре атамалары
Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Бигрәк тә моны күннән эшләнгәннәренә карата әйтергә була. Читек – иң киң таралган төре. Аны ирләр дә, хатын-кызлар да кигән.
Без тикшергән җырлар арасында да кәҗә яки сарык тиресеннән тегелгән юка, йомшак күнле сахтиян, сафьян читекләре белән бәйле мондый юллар очрады:
Сахтиян читек лә, ай, бизәүле,
Болгарныкы икән олтаны шул,
Болгарныкы икән олтаны. (“Әсмабикә”).
Аягымдагы сафьян итек
Тузар микән сәфәрләрдә?
Чәчәк кебек яшь гомерем,
Тулган аем, йөрәк маем,
Узар микән ят җирләрдә? (“Тулган аем, йөрәк маем”).
Әлбәттә, мондый бизәкле, нәфис читекләрне хәлле кешеләр кигән. Ә менә чабата ярлы халыкның аяк киеме. Түбәндәге җыр юлларында исә чабаталы ак армиядән көлү, мыскыллау ярылып ята.
Белый армия суга баткан,
Чабатасын киптерә,
Красныйлар арттан килеп
Пулеметтан сиптерә. (“Илләр азат, күрәмсең”).
Шиблет ( рус телендәге штиблет сүзеннән - ирләр ботинкасы) кигән яшь егетнең сөйгән кызына мәхәббәтен аңлатканда кулланылуын да очратырга мөмкин.
Аягымдагы шиблетым
Кыңгыр басмый,
Сандугачым, сайрар кошым, подпорын.
(“Сандугачым, сайрар кошым”).
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, халык җырларыннан читекне борынгы болгар бабаларыбызның ук яратып кигәнлеге күренә. Бу турыда без тарих дәресләрендә дә укып белдек. Яхшы сыйфатлы, матур бизәкле читекләр кеше гомеренең матур чоры – яшьлеге белән янәшә куела.
Йомгаклау.
Татар милли киемнәре тарихчы галимнәребез тарафыннан өйрәнелеп, китаплар да басыла, алар хакында газета-журнал битләреннән укып та мәгълүмат алырга була. Ә менә безне мәсьәләнең икенче ягы - кием атамаларының җырларда никадәр чагылыш табуы, шуңа бәйле рәвештә халыкның тарихы, көнкүреше, яшәү рәвеше кызыксындырды. Таныш булмаган бер сүз аша эзләнеп китеп, үзебезгә күп мәгълүматлар алдык.
Шулай итеп, безнең фикеребезчә, татар милләте үзенең җырларында өс-баш һәм аяк киемнәре атамаларын бик иркен кулланган. Баш киемнәреннән яулык, шәл һәм бүрек бик актив кулланылган. Өс киемнәреннән исә күлмәк, ә аяк киемнәреннән читек атамалары өстенлек алган икән. Җырлардагы кием-салым атамаларының һәрберсенә аерым вазифа йөкләтелгән. Киемнәр аны киюченең гаилә хәле, яше, аның сөйләм вакытындагы кәефен яктырталар. Төсләргә килгәндә, ак төс шатлык, сары һәм кара төсләр лирик геройның кайгы-сагышын символлаштыра.
Халыкның милли үзенчәлеген билгеләүче киемнәрдән бүген түбәтәйләрне ир-атлар яратып кияләр. Милли кием-салым кибетләре дә товарларын халыкка тәкъдим итә.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
1. Миңнуллин К. М. Җырларның лексик составына күзәтүләр. Фольклор теле– шигърият теле. – Казан: Фикер, 2001.
2. Мөхәммәдова Р.Г. Татар халык киемнәре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.
3. Татар халык җырлары /Төз. И. Н. Надиров. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1965.
4. ТТАС = Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. / Төз.: И. А. Абдуллин [һ. б.] – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977. – Т.1: А-Й, 475 б.- Т.2: К-С, 726 б.- Т.3: Т-Һ, 831б.
Кушымта
Татар милли киемнәре сүзлеге
Алъяпкыч – күлмәкнең алдын пычранудан, тапланудан, тиз тузудан саклау өчен киелә торган кием.
Батист күлмәк – чирак катылган җитен яки мамаык җептән эшләнә торган ярым үтә күренмәле юка һәм тыгыз тукымадан тегелгән.
Кушак – киң иңле озын тукыма кисәгеннән ясалган билбау, пута.
Камзул – күлмәк өстеннән кия торган җиңсез һәм якасыз кыска өс киеме.
Әдрәс камзул – ярым ефәк чуар тукыма.
Прәшкә - ремень яки бил каешын беркетеп куя торган каптырма.
Пута – гадәттә озынча тукыма кисәгеннән гыйбарәт билбау; кушак.
Чәчүргеч – чәчкә кушылып үрелә торган тасма, бау.
Тасма – чәч толымына, ат ялына кушып үрелә торган җете төстәге ефәк лента.
Чабата – чолгау яки оекбаш кию өчен юкәдән яки кайвакытта каештан үреп ясалган, табанны каплый торган аяк киеме.
Бишмәт – татар һәм кайбер төрки халыкларда мамык белән сырып тегелгән кышкы өс киеме.
Бүрек – җылы баш киеме.
Камчат бүрек – түбәсенә хәтфә, кырыена кондыз мехы тотылган бүрек (күбесенчә хатын-кыз кигән).
Каракүл бүрек – Урта Азиядәге каракүл токымыннан булган куй бәрәннәренең махсус эшкәртелгән тиресеннән тегелгән җылы баш киеме.
Кондыз бүрек – кимерүчеләр отрядыннан коңгырт сары төстәге кыйммәтле мех бирә торган җир-су җәнлегенең тиресеннән тегелгән.
Крынка бүрек ( рус: крымка сүзеннән) – каракүл (каракуль).
Шиблет ( рус: штиблет сүзеннән) – ирләр ботинкасы.
Кәләпүш – хәтфәдән тегелгән баш киеме; түбәтәйнең бер төре (гадәттә бүрек эченнән кияләр).
Яулык – (Гадәттә хатын-кызларның) башка бәйләү яки җилкәгә салу өчен дүртпочмак формасында тукыма кисәге.
Бохар яулык - Бохара якларында эшләнгән.
Француз яулык – дүртпочмаклы зур чуар яулык.
Шәл – гадәттәгедән зуррак итеп, күбесенчә чачаклар тотып яки бәйләп эшләнгән баш яулыгы.
Калфак – сәйлән яки энҗе белән чигелеп, бәрхеттән тегелгән маңгай турысына киелә торган хатын-кыз баш киеме.
Картуз – козыреклы баш киеме – фуражканың бер төре.
Плюш – уң ягы бәрхетнекеннән озынрак һәм сирәгрәк йомшак йончалы тукыма.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...
Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла. Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...
Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.
Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыг...
Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе
Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Б...
Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...
Татар халык җырларында чагыштырулар
Укучылар белән татар халык җырларын өйрәнү, аларда сурәтләү чараларын табу....
ТАТАР ЭСТРАДА ҖЫРЛАРЫНДА «ХӘТЕР» КОНЦЕПТЫ
В статье исследуется концепт «память» в татарских эстрадных песнях. Проанализировано то, как данное понятие отражается в текстах песен, какие образы и мотивы с ним связаны, и какой эмоцион...