"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы
методическая разработка по теме
Предварительный просмотр:
Бар икән ул мәхәббәт...
Яратуың бүләк иттең миңа,
Назларыңның бирдең җылысын.
Бәхетемнән күккә очар идем,
Кочар идем бөтен дөньясын.
Йолдызларын җыеп зәңгәр күкнең
Язар идем синең исемне.
Ай-кояшны бүләк итәр идем,
Аңлый алсаң әгәр хисемне!
Чәчәкләрен җыеп киң болынның
Сибәр идем синең юлыңа.
Күзләреңне,йөзең-сурәтеңне
Чигәр идем йөрәк турыма.
Мәхәббәтне юк дип йөри идем,
Ышанмыйча сөю барына,
Бар икән ул!Ансыз яшәп булмый,
Һәр көн йөрәк сине сагына!
Очрашырга иде тагын бер...
Очраттым да сине онытылдым
Күктәме мин,әллэ җирдәме?
Әллэ сиңа булган тойгыларым
Саташтырып кына йөртәме?
Юлларыңа чыгар идем кабат,
Белсәм әгәр кайтыр көнеңне.
Күзләреңә торыр идем карап
Ишетер өчен җылы сүзеңне.
Шаярмачы язмыш,шаярма әле...
Очраштыр безне тагын бер.
Бәхет билетларың бардыр әле,
Зинһар безгә берсен алып бир!
Мин әле дә көтәм.
Көтәм...
Нидер көтәм һаман,
Нидер җитми һаман күңелгә.
Ышанмыйм мин,
Кулга-кул тотынып,
Гомерләрне бергә үтүгә.
Көтәм...
Нидер көтәм һаман,
Нидер эзли минем күзләрем...
Күрсәм сине ятлар кочагында
Уттай яна башлый йөзләрем.
Көтәм...
Нидер көтәм һаман,
Нидер сөйли миңа йөрәгем.
Әйтә кебек
Янып яшәр өчен,
Газиз,сөйгән ярлар кирәген.
Мин сагынам сине.
Сагынганда сине
Иртәнге таң җиле
Була минем йөрәк сердәшем.
Томаннарны куып,
Сайрар кошың булып
Килә минем сиңа дәшәсем.
Ялгыз чакта нигә
Йөрәк газап чигә
Дулкын булып бәрелә як-якка.
Елгаларны гизеп,
Утлар-сулар кичеп,
Барыр идем синең тарафка!
Аңламыйсың...
Аңламыйсың...
Ә мин,
Ә мин тиле,
Оныта алмый йөрим үзеңне.
Күзем йомсам күрәм һаман-һаман,
Көлеп торган якты йөзеңне.
Аңламыйсың...
Ә мин,
Ә мин тиле
Көтеп алам кичләр җитүен.
Аем батыр инде,йолдызларым сүнәр,
Сирәгәйде синең килүең.
Аңламыйсың...
Ә мин...
Мин аңладым инде.
Язмыш миңа бәхет язмаган.
Бергә булу кирәк аларга дип,
Дәфтәренә язып куймаган.
***
Ишетәсеңме,җаным
Бик күп еллар аша.
Минем йөрәк сиңа эндәшә.
Хатирәләр,истәлекләр аша
Синең йөрәк белән серләшә.
Тыңла әле,җаным
Сөйләгәнен аның
Уйла әле үткән көннәрне.
Уйный-уйный икәү бергә
Йолдыз санап йөргән төннәрне.
Кара әле,җаным
Күзләремә минем.
Тоярсыңмы җылы хисләрне.
Син укырсың бәлкем бик күп еллар буе
Әйтә алмый йөргән сүзләрне.
Йөргән юлың һәрчак уң булсын!
Уйный-уйный тышта ак кар ява,
Юлларыңа җәя ак келәм.
Туган көнең белән котлап сине
Агачлар да актан киенгән.
Кышлар сиңа келәм җәеп куйса,
Язлар алып килсен чәчәкләр.
Көзен сагышларга күмелүдән
Саклап калсын җәйге бизәкләр.
Якты булып атсын һәрбер көнең,
Бәхет-шатлыкларга мул булсын!
Барлык теләкләрең чынга ашсын!
Йөргән юлың һәрчак уң булсын!
Һәрчак шундый назлы,ягымлы бул,
Ярдәм ит син һәрбер кешегә.
Яхшылыгың,кылган изгелегең,
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Авыр чакта булса тормышыңда
Очрасалар сиңа киртәләр.
Яратуым,җылы сүзем булып,
Юатсыннар сине иртәләр.
Әниемә!
Яз кояшы кебек сөйкемле син,
Ап-ак кардай керсез күңелең.
Бар дөньяга бәхет өләшәсең,
Йолдызы син күңел күгемнең.
Һәрбер җирдә күрәм сурәтеңне,
Елмаялар миңа күзләрең,
Начарлыклар эшләп ташлыйм икән,
Ишетәмен шелтә сүзләрең.
Авыр чакта ярдәм кулын суза,
Киңәшләрнең бирә кирәген.
Шул чагында тагын бер кат аңлыйм
Бу дөньяда әни кирәген.
***
Бу дөньяга аваз салу белән
Әниләрнең назын тоясың.
Яшәү өчен терәк барын тоеп,
Җиңел итеп сулап куясың.
Үскән саен,еллар үткән саен,
Тормышны да ныграк аңлыйсың.
Газиз әни биргән киңәшләрне
Һәр эшеңә җайлап сайлыйсың.
Олы юлга аяк баскан чакта
Әниләрнең сүзен тотасың.
Еракларга чыгып китсәң әгәр,
Әнкәйләрне сагынып кайтасың.
Кадерләрен белик әниләрнең,
Авыр сүздән саклыйк аларны.
Ак чәчәккә күмик тормышларын,
Каршы алыйк бергә таңнарны.
Тукайлы туган телем.
Татарлыгым-горурлыгым,
Йолдызның иң ачыгы,
Көннең иң нурлы кояшы,
Иртәнең иң саф чыгы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .
Тема: Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат: 1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...
Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.
Аның йөрәге –шигырьләрдә.Х.Туфанга багышланган кичә....
Шигырьләр дөньясында
Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...
Контроль эшләр җыентыгы.
Карточка № 1.Исемнәргә күплек кушымчалары ялга, берлек санда һәм күплек санда да тәрҗемә ит.Акбур, дәфтәр, дәрес, тәнәфес, күзлек, ай, ел, атна, сәгать; ат, курчак, көймә, аяк, ...
Салихҗан Кукляшевның “Диване хикәяте татар” җыентыгы.
Салихҗан Кукляшевның “Диване хикәяте татар” җыентыгы....
Ш. Мәрҗәни исемендәге конференция җыентыгы
Конференциядә чыгыш ясаучыларның мәкаләләре җыентыкта тупланган...
Башваткыч. Кызыклы биремнәр җыентыгы.
Кроссворды на татарском языке....