Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү
консультация на тему
Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү, 2004 ел
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hzerge_tatar_dbi_telend_syyfatlar.doc | 178 КБ |
Предварительный просмотр:
Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар
һәм аларны мәктәптә өйрәнү
Эшләде: Л.Э. Мингалиева
Җитәкчесе: педагогика фәннәре докторы,
профессор Ч.М. Харисова
КАЗАН - 2004
ЭЧТӘЛЕККереш .................................................................................................3
Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү…………………………………………………......................4
Йомгаклау.........................................................................................30
Кулланылган әдәбият.......................................................................31
Кереш
Сыйфат инде беренче грамматикаларда ук мөстәкыйль сүз төркеме буларак бүлеп чыгарыла. И. Гиганов, М. Иванов, Г. Мәхмүтов, К. Насыйри һәм башка галимнәрнең грамматикаларында сыйфатларның мәгънәсе, кулланылышы, ясалышы һәм типологик үзенчәлекләре турында мәъглүматлар бар.
Октябрь революциясеннән соңгы чорларда грамматика мәсьәләләрен планлы рәвештә өйрәнү башлана. М. Корбангалиев (“Татар теле” (морфология, синтаксис) ), Җ. Вәлиди, Г. Алпаров, Х. Бәдигый хезмәтләрендә сүз төркемнәренең, шул исәптән сыйфатның да төрләнешенә һәм ясалышына зур игътибар бирелә.
В. Н. Хангилдин (“Татар теле грамматикасы”.-К, 1959 ел), Д. Г. Тумашеваның (“Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе”.-К, 1978 ел) гомуми грамматик хезмәтләрендә, СССР Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт педагогия институты авторлар коллективлары тарафыннан төзелгән грамматикаларда сыйфатларның лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре бик җентекләп өйрәнелгән.
Без бу эшебездә шул хезмәтләрдән файдаланырга тырыштык.
Төп өлеш
Галимнәр сыйфат сүз төркеме предметның киң мәгънәсендә процессуаль булмаган, статик билгесен белдерә, дип саныйлар[1]. Алар фикеренчә, бу төшенчәгә объектив чынбарлыктагы предметларны, затларны, төрле мөнәсәбәтләрне характерлаучы үзенчәлекләр, сыйфатлар, аерым алганда, зат һәм предметларның тышкы сыйфатлары (матур, сипкелле, кытыршы), кешенең эчке үзенчәлекләре (оялчан, рәхимсез, тыйнак), пространствога бәйле төрле мөнәсәбәтләр (кыска, озын), вакыт мөнәсәбәтләре (җәйге, көндәлек), предметларның төсе (ак, кара, кызыл, яшел, зәңгәр), тәме (ачы, төче), физик халәте (сыек, ватык), формасы (түгәрәк) һәм башка билгеләр керә.
Предметларның конкрет нинди билгесен белдерүләренә карап, анда сыйфатлар түбәндәге лексик-семантик төркемнәренә бүленәләр:
- төс ягыннан билге белдерүчеләр: яшел, зәңгәр, кара, шәмәхә,
кызыл, сары;
- тәм ягыннан билге белдерүчеләр: татлы, ачы, тәмле, төче;
- ис ягыннан билге белдерүчеләр: иссез, сасы, хуш исле;
- пространствога бәйге билге белдерүчеләр: иксез-чиксез, озын,
кыска;
- вакыт ягыннан билге белдерүчеләр: ике атналык, язгы, кичке,
төнге, бәйге;
- тышкы сыйфатны белдерүчеләр: гүзәл, ямьсез, матур;
- характерны, психик үзенчәлекләрне белдерүчеләр: юаш, усал,
тәрбиясез, оятсыз, акылсыз, уйчан, оялчан;
- форма белдерүчеләр: очлы, тулы, яссы;
- физик халәтне белдерүчеләр: каты, йомшак, сыек;
- күләм, чама ягыннан билге белдерүчеләр: акыллы, надан,
тинтәк, зирәк һ. б. ш.
Морфологик планда караганда, сыйфат татар телендә грамматик яктан формалашмаган, ягъни сыйфатның аны башка сүз төркеменнән аера торган формаль күрсәткечләре юк. Чагыштырып карыйк: тары (исем), бары (кисәкчә), сары (сыйфат), шушы (алмашлык), чыршы (исем), кытыршы (сыйфат). Составларында шушы сүз төркеменә хас ясагыч кушымчалары булган сыйфатлар гына чыгарма тәшкил итәләр: итәгаьле, тәрбияле, тәрбиясез, котсыз, эшчән, хәрәкәтчән, тышкы, эчке һ. б. ш.
Телебездәге сыйфатлар төрләнмәүләре белән аерылып торалар. Бары асыл сыйфат төркемчәсенә генә дәрәҗә формалары хас:
кызыл, кызылрак, кып - кызыл, кызгылт;
яшел, яшелрәк, ямь - яшел, яшкелт;
сары, сарырак, сап - сары, саргылт.
Синтаксик яктан караганда, сыйфат исемгә янәшә тору ярдәмендә бәйләнә һәм, нигездә, аергыч функциясен ути: Шаулап апрель ае да килеп җитә. Аны инде төнге салкыннар да, язгы ачы җилләр дә өркетә алмый (М. Хәсәнов). Нинди гүзәл син, нинди тылсымлы син, бөек сөенеч күпере! (И. Салахов). Картларның өметсез аяныч карашлары, азан тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте (М. Мәһдиев). Менә ул зур соргылт күзләр. Бик нәфис бит алмалары, алсуланып торган түгәрәк йөз. Алсу иреннәр һәм гаҗәеп бер елмаю (И. Салахов).
Тарихның төнле, сөремле,
Томанлы җирләре бар;
Таңнарга таба дәшүче
Тынгысыз ирләре бар.
(х. Туфан).
Сыйфат еш кына җөмләдә хәбәр функциясендә дә кулланыла. Мәсәлән: Әнә, күр, йөзе ниниди кырыс, тавышы да ачулы, ... күзләре каш астыннан сөзеп, чекерәеп карый (М. Мәһдиев). Өйләр барысы да яңалар, тазалар һәм бер яклап кына утырганнар (Ә. Еники). Комиссиядә өчесе дә өлкән яшьтәге кешеләр, берсе кителенә өч рәт орден шакмаклары таккан, сыңар куллы иде (М. Мәһдиев).
Татар телендә сыйфатлар, фигыльне ачыклап, хәл булып та килергә мөмкин: Кинәт аңа чиксез ямансу булып китте (М.Хәсәнов). Тимершәех абзый бик тәфсилләп тасфирламаса да, гомере кызыклы-маҗаралы, гыйбрәтле үткән (Р. Кәрами). Йосыф үзендә моңарчы булмаган ныклык белән һәрбер сүзен үткен итеп, утлы итеп әйтте...(К. Нәҗми). Шуңа сүзләре дә коры һәм кырыс килеп чыга (Р. Мөхәммәдиев). Үзенә урынлы-урынсыз ачуланып дәшүчеләргә сер бирергә яратмый иде ул (М. Әмир). Кара паровоз ерактан, чабыш айгыры шикелле бик сылу, дәртле, кыю булып күренә һәм, пошкырган саен, һавага бер-бер артлы тезелешеп киткән кечкенә ак болытлар тарата (Ә. Еники). Әүвәлгедән дә җәһәтрәк йөгерә-эшли, укый башладым (И. Салахов).
Телебезнең морфологиясен өйрәнүгә бик күп хезмәт куйган галим Д.Г. Тумашева фигыль янында килгән һәрбер сыйфат хәл булмаска да мөмкин дигән фикер әйтә[2]1. Мәсәлән: Имтиханда бишле алу, эштән кызык табу кебек очракларны истә тота. Әлбәттә, бу җөмләләрдә исемләшкән сыйфатлар тәмамлык булып килгәннәр.
Күрсәтелгән төп билгеләрдән башка З.М. Вәлиуллина хезмәтләрендә[3]2 сыйфатларга хас түбәндәге үзенчәлекләрне аерып күрсәтәләр:
- Сыйфатларның кайберләре предметның гына түгел, эш яки
хәлнең дә билгесен белдереп, рәвешләшәләр: күңелле яшибез, матур җырлый, яхшы эшли һ. б.
- Кайбер очракларда сыйфат, сыйфатланмыштан (исемнән) башка
килеп, исем мәгънәсендә кулланыла һәм килеш яки тартым белән төрләнә, берлектә яки күплектә килә, ягъни сыйфат контекстта исемләшә. Мәсәлән: Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга этәрми-уңга илтә.
(Г. Тукай).
Әлеге җөмләдә уң(га)- исемләшкән сыйфат (сыйфатланмышы - як- төшеп калган), юнәлеш килештә, берлек санда, җөмләдә хәл.
Авыл башындагы иске йорттан бер малай белән бер олы кеше килеп чыкты: олысы киң җилкәле, сарырык сакаллы, күрер күзгә кырык–кырык биш тирәсендәге Галиулла исемле кеше булып, малай Галиулланың җиде–сигез яшьләренәге улы Хәлим иде (И. Гази). Бу җөмләдә олы сүзе ике тапкыр кулланылган. Беренчесендә олы – сыйфат, исемне (кеше) ачыклаган, аергыч; икенчесендә олы(сы) – исем мәгънәсендә килеп, тартым белән төрләнгән, берлек санда баш килештә, ягъни шушы җөмлә эчендә сыйфат исемләшкән. Бу күренеш җөмләне стилистик яктан шактый җыйнакландырган, бер үк сүзне (кеше) кабатлаудан коткарган, шомарткан.
Беребез кара чәчле, беребез-сары,
Сары чәчлесе ул-мин идем...
(Һ. Такташ).
Монда сары чәчле(се) сыйфаты исемләшеп (сары чәчле малай урынына), тартым белән төрләнгән (III зат), берлек санда килеп, җөмләдә ия була.
Шәрифҗан кебек күңеле белән яңага бәйләнеп өлгергән кешеләр өчен кара төннәр алып килә дошман (И. Гази). Бу җөмләдә яңа(га) – исемләшкән сыйфат, юнәлеш килештә, берлек санда, тәмамлык.
Сыйфатларның исемләшүен татар халык авыз иҗатында, аерым алганда, мәкаль һәм әйтемнәрдә, җырларда еш очратырга була:
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс мәкалендә һөнәрле һәм һөнәрсез сыйфатлары сыйфатланмыштан (кеше сүзеннән) башка килгәннәр һәм, исем категорияләрен алып, баш килештә, берлек санда килгәннәр.
Әйбернең яңасы яхшы, дусның искесе яхшы (мәкаль). Бу җөмләдә яңасы һәм искесе сүзләре исемләшкән сыйфатлар, җөмләдә ия функциясен үтиләр.
Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл әйтемендә олыларга һәм кечеләргә сүзләре исемләшкән сыйфатлар, исем категорияләрен
алып, җөмләдә тәмамлыклар функциясендә килгәннәр.
Уңга карасам да-юк,
Сулга карасам да-юк;
Уңга карап, сулга карап,
Утырып еласам да-юк . (халык җыры)
Әлеге җөмләдә уң һәм сул сыйфатлары сыйфатланмышларыннан башка килеп (як сүзе), җөмләдә хәлләр булалар.
Д.Г. Тумашева фикеренчә, исем белән сыйфат арасындагы мөнәсәбәт исемләшү белән генә чикләнми. Бу мөнәсәбәт бик катлаулы, хәтта кайбер очракта исемне сыйфаттан аеру да шактый кыен була. Үзенең хезмәтләрендә[4]1 Д.Г. Тумашева сыйфатның исем белән мөнәсәбәтен шактый җентекләп тикшерә. Мәсәлән, кайбер сыйфатларда билге мәгънәсе предметлык мәгънәсеннән аерылып җитмәгән булырга мөмкин дигән фикер әйтелә (63 бит). Мондый сыйфатлар исем мәгънәсендә дә килә алалар һәм аларның сыйфатланмышы бөтенләй булмый. Мәсәлән: җылы сөяк сындырмый, эссегә чыдап булмый, караңгыда утыру, салкыннар башланды һ. б. ш. Мисалларда җылы, эссе, караңгы, салкын сыйфатлары исем мәгънәсендә килгәннәр. Бу – аларның исемләшү нәтиҗәсе түгел, бәлки исем һәм сыйфат мәгънәләре аерылып җитмәгән чорның хәзерге телдә чагылышы дип исәпләнергә тиеш. Мондый очракта сыйфатланмышларын эзләп торуның кирәге юк, чөнки инде без бүген мондый сүзләрне конверсия ысулы белән исемгә күчкән сүзләр буларак беләбез.
Бу күренеш инде тел үсешенең соңгырак чорына карый. Сыйфаттан барлыкка килгән исемнәргә кара (язу карасы мәгънәсендә), яшь (мәсәлән, аңа унбиш яшь тулды), сары (авыру исеме), аклар, кызыллар, суллар, уңнар, яшьләр (күплектә кулланылганда гына исем булалар) кебек сүзләр керә.
Мөнәсәбәтләрнең һәр төрен Д.Г. Тумашева кара сүзе өстендә күрсәтә:
1. кара – исем-сыйфат мәгънәләре аерылып җитмәгән (казанга якын
йөрсәң, карасы йогар – пычрагы, корымы мәгънәсендә);
2. кара – а) төсне белдерүче сыйфат (кара такта), б) исемләшергә мөмкин (ак такталарны бер якка, караларын икенче якка куй);
3. кара – сыйфаттан барлыкка килгән исем (язу карасы, кызыл кара)[5]1.
Кайбер очракларда исем белән сыйфат мөнәсәбәте, ягъни исемме сыйфаттан яки исемнән сыйфатмы барлыкка килүе хәзерге телдә бераз аңлашылып бетмәскә дә мөмкин, дип яза үзенең хезмәтендә Д.Г. Тумашева. Мәсәлән, күк – исем һәм күк – сыйфат мисалында күк исеменең күк сыйфатына күчүе шактый ачык булса, карт кеше һәм карт килде мисалында кайсы лексик-грамматик мәгънә (предметлыкмы, билгеме) беренчел булуын әйтүе шактый кыен. Ләкин мондый сүзләр сыйфатларның күпчелеген хасил итми, һәм шушы фактлар әле сыйфатның сүз төркеме булуын да инкаръ итми.
Д.Г. Тумашева сыйфат белән рәвеш мөнәсәбәтенә дә киң урын бирә. Галим фикеренчә, еш кына сыйфатны рәвештән аеруга икесенең дә морфологик һәм синтаксик яктан охшаш булуы комачаулый. Сыйфат та, рәвеш тә - төрләнми торган сүз төркеме, сыйфат җөмләдә ешрак аергыч (һәм хәл), рәвеш исә җөмләдә хәл (һәм аергыч) функциясен ути. Димәк, аларны аеру өчен, төп критерий булып сүзнең лексик-грамматик мәгънәсе (предметның билгесенме, эш-хәл яки билгесенең билгесенме белдерүе) кала.Шулай ук төп синтаксик функциясе дә исәпкә алынырга тиеш. Әгәр дә сүзләрнең семантикасында билге төсмере (яки атрибутивлык) көчле булса, аларны, аергыч яки хәл булып килүләренә карамастан, сыйфат дип карарга кирәк: сөйкемле кыз, сөйкемле сөйләшә; авыр мәсьәлә, авыр чишелә; җиңел кием, җиңел карау; матур җыр, матур җырлау һ. б.
Сыйфатларны төркемчәләргә бүлү турында сүз алып барганда, бу мәсьәләгә төрки телләр белемендә бердәм караш юк. Карашлардагы төрлелек сыйфатларның төркемчәләре бармы-юкмы, булса ничә, һәм аларны аеру өчен нинди критерийлар бар кебек сорауларга төрлечә якын килүдән туа.
Күпчелек тел белгечләре төрки телләрдә, шул исәптән, татар телендә сыйфатларны, мәгънәләренә һәм кайбер грамматик аерымлыкларына нигезләнеп, түбәндәге ике төркемчәгә аералар:
- асыл сыйфатлар
- нисби сыйфатлар
Асыл сыйфатлар предметның саф билгесен (сыйфатын) белдерәләр һәм предметны төрле яктан ачыклыйлар:
а) предметның төсен белдерәләр: ак, яшел, кызыл, сары, кара (күлмәк);
б) кешенең физик сыйфатларын белдерәләр: яшь, аксак, көчле, таза, чулак, юан, ябык, олы, нәзек (кеше);
в) предметның характерын һәм эчке сыйфатларын белдерәләр: дәртле, батыр, чая, кыю, ваемсыз, юмарт, дуамал, саран, усал, дорфа, юаш, тәкәббер, акыллы, мәкерле Һ. б.;
г) сизү-тою аркылы беленә торган физик сыйфатларны белдерәләр: җиңел, авыр, каты, йомшак, баллы, тозсыз, сыек, тәмле, куе, төче һ. б.
Бу төркемчәгә кергән сыйфатларга дәрәҗә формасы хас: тозлы-рак, иң матур, саргылт, киң-рәк һ. б.
Ясалышлары буенча асыл сыйфатлар тамыр (Д.Г. Тумашева[6]1, В.Н. Хангилдин[7]2, аларны төп дип тә атыйлар) һәм ясалма булалар[8]3:
яшел, ал, киң, зур, олы (тамыр);
ямьле, көчле, күңелсез, акыллы (ясалма).
В.Н. Хангилдин үзенең хезмәтләрендә асыл сыйфатларның ясалышына башка галимнәргә караганда киңрәк туктала һәм әлеге төр сыйфатларның морфемаларга аерыла алу-алмауларына карап, ике төркемгә бүлеп карый:
1. Кайчандыр ясалма булган, ләкин хәзерге көндә аларның состав кисәкләрен этимологик анализ аркылы гына таба алырлык саф (төп) асыл сыйфатлар: чукрак, саңгырау, ялангач, биек, бөек, шома, ярлы, салмак, кытыршы, түгәрәк, ялкау, пычрак һ. б. ш. (Алар турында үз хезмәтендә З. М. Вәлиуллина да әйтеп үтә).
2. Җанлы морфемаларга аерылучы асыл ясалма сыйфатлар: аңлы, тәмле, күтәренке. В. Н. Хангилдин үз хезмәтендә бу төр сыйфатлар ясауга хезмәт итүче кушымчаларны да күрсәтә (-лы/-ле, -дык/-дек, -сыз/-сез, -чан/ -чән, -гын/-ген, -гыр/-гер, -гак/-гәк, -ыч/-еч һ.б.).
Асыл сыйфатларның җөмләдә тоткан урынына килгәндә, бу төр сыйфатлар аергыч, хәбәр һәм, фигыльне ачыклап, хәл дә булалар:
Көн шундый якты (хәбәр), күк йөзе шундый зәңгәр (хәбәр), арыш басуы шундый матур (хәл) дулкынлана, һич кенә дә күңелсез (аергыч) нәрсәләр турында уйлыйсы килми (И. Гази).
Нисби сыйфатлар белән предметлар арасындагы төрле мөнәсәбәттән (урын, вакыт һ. б.) килеп чыккан билге белдерелә: көзге (җил), шәхси (мәсьәлә), агымдагы (эшләр) һ.б.
Мондый сыйфатларда предмет махсус кушымча ярдәмендә башка бер предметның билгесе итеп бирелә: кышкы (кышка караган көн) көн, эшсез (эше булмаган кеше) кеше, сөтле (сөт салынган) чәй һ. б.
Әлеге төркемчәгә кергән сыйфатларны дәрәҗәгә куеп булмый, чөнки нисби сыйфат белән белдерелгән билге төрле дәрәҗәдә була алмый.
Нисби сыйфатлар тик ясалма төрдә генә булалар: бүген-ге (көн), агымда-гы (мәсьәлә), маяк-лы (юл), көз-ге (иртә), гаилә-ле (ир-ат) һ.б. Ләкин, В.Н. Хангилдин фикеренчә, татар телендә аларның үзләренә генә хас ясагыч кушымчалары бик чикле. Аларның күпчелеге асыл сыйфат белән бертөрле үк кушымчалар ярдәмендә ясалалар. Аерма бары аларның нинди сүз төркеменнән ясалуларында һәм мәгънәләрендә генә була. Татар телендә нисби сыйфат ясауга хасланган ике генә кушымча бар: -кы/-ке, -гы/-ге, -лык/ -лек кушымчалары. Бүтәннәре – гомуми, ә кайберләре исә хәтта исем ясауга да катнашалар. Бу төр сыйфатлар ясауга хезмәт итүче кушымчалардан В.Н. Хангилдин түбәндәгеләрне күрсәтә:
-гы/-ге, -кы/-ке: язгы, көзге, аскы, өске, күптәнге.
-лык/-лек: кышлык (утын), киемлек (материя), бер йотымлык (су).
-лы/-ле: аяклы, тоткалы (ишек), дагстанлы (егет), егерме бишле (лампа).
-сыз/-сез: партиясез, художествосыз, формасыз.
-чыл/-чел: советчыл, ленинчыл, кунакчыл.
-чан/-чән: оекчан (бала), оялчан, тырышучан.
-ый/-и: сыйнфый, шәхси, хәрби, тарихи.
-нчы: уртанчы[9]1.
Синтаксик яктан нисби сыйфатларның функцияләре чикле: җөмләдә күбесенчә аергыч булалар. Мәсәлән: Шәяхмәт, өске киемнәрен салып, камыш палас җәелгән сәке читенә килеп утырды (С. Рафиков). Көндәге ыгы-зыгы белән авыл үзенең тормышын дәвам итте (С. Рафиков). Өй хуҗасы, яшь егет Шәяхмәт, тыштагы эшләрне бетереп ишекне ачты (С. Рафиков).
Асыл һәм нисби сыйфатлардан тыш Д.Г. Тумашева тагын тартым сыйфатларын да аерып күрсәтә. Татар телендә рус теленең “волчий”, “заячий”, “сестрин” кебек тартым сыйфатлары (притяжательные прилагательные) күпчелек очракта ике исемнән торган сүзтезмә белән бирелә: бүре эзе “волчий след”, куян тиресе “заячья шкура”, апаның туны “сестрина шуба”. Мондый сүзтезмәләрдә билге төшенчәсе һәрвакыт предметка карата гына кулланылырга мөмкин, ләкин телдә иялек нисбәтенә нигезләнгән билге мәгънәсен предметтан аерып күрсәтү ихтыяҗы да туарга мөмкин. Нәкъ шушы максатка исемнән -ныкы/-неке кушымчасы белән ясалган сүзләр җавап бирә: куянныкы, бүренеке, апаныкы һ.б[10]2.
Шулай итеп, асыл, нисби, тамыр сыйфатлары мәгънәләре белән дә, морфологик-синтаксик билгеләре белән дә бер-берсеннән аерылалар. Ясалышлары буенча да, асыл сыйфатлар тамыр да ясалма да булалар, ә нисби сыйфатлар тик ясалма төрдә генә булалар, тартым сыйфатлары исә сүзтезмә белән биреләләр. Ләкин тартым сыйфатларына бары тик Д.Г. Тумашева хезмәтләрендә генә урын бирелә, мондый сыйфатлар мәктәптә махсус өйрәнелми.
Асыл сыйфат белән белдерелгән билге төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин: бер предметтагы билге, икенче бер предметтагы шундый ук билге белән чагыштырганда, аннан бераз артык, яки иң югары дәрәҗәдә яисә гадәттән ким булырга мөмкин. Мәсәлән: кызыл – кызылрак – кып-кызыл – кызгылт (яулык). Асыл сыйфатларның төп, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре була.
Сыйфат дәрәҗәләре махсус грамматик һәм лексик чаралар ярдәмендә бирелә.
Гади дәрәҗә (З.М. Вәлиуллина аны дәрәҗәгә кертми ) – сыйфатның чыганак формасы, билгене башка предмет һәм затлар белдергән билге белән чагыштырмыйча бирә. Бу дәрәҗәнең махсус күрсәткечләре юк (В.Н. Хангилдин аларны нуль күрсәткечле сыйфатлар дип атый[11]1): ак (күлмәк), нечкә (бил), кечкенә (шәһәр).
Чагыштыру дәрәҗәсе – бер предметтагы билгенең башка предметлардагы шундый ук билгедән артыграк булуын белдерә. Аның үз күрсәткечләре бар: -рак/-рәк кушымчасы: кечкенә-кечкенәрәк, зур-зуррак, кызыл-кызылрак. Мәсәлән: Бүген кичәгедән салкынрак...Каракошның киләчәге, үткәненә караганда, һичшиксез матуррак булырга тиеш (Ә. Еники).
Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе нинди чаралар ярдәмендә белдерүенә карап, З.М. Вәлиуллина бу дәрәҗәнең ике юл белән ясалуын күрсәтә[12]2:
1. Синтетик юл – чагыштыру дәрәҗәсе кушымча ярдәмендә генә бирелә: Шәкерт күп җәфа кичергән яшь йөзе белән бераз тартына төшеп елмайды, кыюсызрак тавыш белән җавап бирде (Г. Ибраһимов).
2. Аналитик юл: кушымчалардан башка тик чагыштыру предметы аша гына чагыштыру төшенчәсе бирелә: Йомры гәүдәле, кара сакаллы, кара мыеклы чибәр Якуп Галиулладан шактый яшь күренә иде (И. Гази).
3. Аналитик-синтетик юл: кушымча да чагыштыру предметы да бирелә: Сезнең авыл безнең авылдан зуррак.
Артыклык дәрәҗәсе гомумән билгенең яисә башка предметларның шундый ук билгеләре белән чагыштырганда иң югары интенсивлыгын белдерә. Бу дәрәҗә сыйфаттан алда урнаша торган универсаль иң кисәкчәсе һәм индивидуаль препозитив кисәкчәләр ярдәмендә ясала. Мәсәлән: чем- (чем-кара), чеп- (чеп-чи), шыр- (шыр-тиле), ап- (ап-ак), кап- (кап-кара), күм- (күм-күк), сап- (сап-сары) һ. б.
Артыклык дәрәҗәдә үзенчәлекле формасын сыйфатларның кабатланып килүе тәшкил итә: зур-зур (ташлар), озын-озын (юллар), чибәр-чибәр (кызлар). Өстендә эре-эре кара тәңкә төшкән ак кофта (М. Мәһдиев).
Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат белән белдерелгән билге гадәттәгедән ким, азрак итеп бирелә. Бу дәрәҗә -кылт/-келт (яшкелт), -гылт/-гелт (саргылт), -су, -чылт/-челт, -келтем (әчкелтем), -сыл/-сел (аксыл), -елҗем (күгелҗем) кушымчалары ярдәмендә ясала. Мәсәлән: Авыл бакчаларында кызгылт бакыр төсле иң гади күбәләкләр була (М. Мәһдиев).
Сыйфатларның төзелешләренә килгәндә аларны төрле галимнәр төрлечә карый. Мәсәлән, В.Н. Хангилдин үзенең югарыда күрсәтелгән хезмәтендә сыйфатларны шундый төркемчәләргә бүлә: төп һәм ясалма сыйфатлар.
Хәзерге татар телендә нигез кисәге тик тамырдан гына тора дип танылган, ягъни ясагыч кушымчаларына аерылмый торган сыйфатларны төп сыйфат диләр. Бу хәлдә тамыр төрдәге сыйфатларның бөтенесе һәм кайчандыр ясалма яки кушма булып та, хәзерге татар телендә инде ясалмалылыгы тулысынча югалып, тамырлашкан сыйфатлар шушы төркемчәгә керәләр. Бер иҗекле сыйфатларның бөтенесен гади тамырлардан торган төп сыйфатлар дип расларга мөмкин. Ләкин ике һәм икедән артык иҗектән торган төп сыйфатлар, этимологик анализ ясаганда, еш кына ясалма булып чыгалар. Мәсәлән: яхшы, түгәрәк, каты, караңгы, көяз кебек сыйфатларның кайчандыр якыш-лы, ягышлы, тәк-әр-лек, түк-әр-ләк, кат-ы, кара-ң-гы, көе-әз кебек морфологик кисәкләрдән төзелгән булулары әле дә беркадәр сизелә. Шунлыктан андый сыйфатларны шартлы рәвештә генә төп сыйфат дип атарга мөмкин, дип саный В.Н. Хангилдин[13]1.
Ясалма сыйфатлар исә ике төрле юл яки алым белән төзеләләр: кушу юлы белән һәм ясагыч кушымчалар ярдәмендә. Мәсәлән: искиткеч, коточкыч, бердәнбер, аңлы, аңсыз, эшчән, сизгер, үткен, былтыргы һ. б.
Хәзерге татар телендә сыйфатлар, башлыча, кушу һәм кушымчалау алымнары белән ясалалар. Кушу юлы белән ясалган кушма сыйфатларның берничәсенә генә мисал күрсәтә алабыз: ачукитергеч, коточкыч, бердәнбер, халыкара, искиткеч һ. б.
Бик күптәннән кулланулары процессында мондый кушымчаларның тоташ бер сүз хәленә үк килгәннәре дә бар. Мәсәлән: илгәзәк (илгә зәвык),
җиләс (җил+әз), көяз (көе+әз).
Шулар өстенә тагын кушу юлы белән төзелгән сыйфатларның менә мондый төрләре дә бар:
1. Ике төп сыйфат яки төп өлешчә ясалышлы сыйфат катнашында ясалган сыйфатлар: кара коңгыр(т), аксыл-сары, куе яшел һ. б.
2. -лы/-ле кушымчасы белән ясалган сыйфатларны янәшә куеп теркәү юлы белән ясалган сыйфатлар: аслы-өсле, балалы-чагалы, таулы-чокырлы, аллы-гөлле, күкле-яшелле һ. б.
3. Ике исемнән яки бер исем белән сыйфат катнашында ясалган сыйфатлар: гадәттән тыш, алма-чуар, чия-көрән һ. б. Тел галиме В.Н. Хангилдин күрсәткәнчә, бу төрләр әле кушма сүз булудан бигрәк, сүз тезмәләрен хәтерләтәләр. Шунлыктан мондый төзелмәләрне кушма сыйфат дип исемләүгә караганда, төзмә сыйфат яки фразеологик сыйфат дип атау дөресрәк булыр.
Хәзерге татар телендә яңа сыйфатлар күбрәк кушымчалау юлы ярдәмендә ясалалар. Үзенең хезмәтендә В.Н. Хангилдин унсигез сыйфат ясагыч кушымча күрсәтә. Алар арасында:
-гы/-ге, -кы/-ке: язгы, төнге, көзге, иртәнге, кышкы.
-гын/-ген, -кын/-кен: азгын, үткен, ташкын, иркен.
-гыр/-гер, -кыр/-кер: алгыр, сизгер, откыр, үткер.
-дык/-дек: лыгырдык, чәрелдек.
-лач/-ләч: картлач, итләч, ертлач, йонлач.
-лы/-ле: аңлы, иңле.
-лык/-лек: ашарлык, эчәрлек, атналык, еллык.
-сыз/-сез: тозсыз, иңсез, аңсыз.
-чыл/-чел: кунакчыл, үпкәчел.
-дыклы/-декле: булдыклы, белдекле.
-дыксыз/-дексез: булдыксыз, белдексез.
-лыклы/-лекле: эшлекле, турылыклы.
-лыксыз/-лексез: каршылыксыз, эшлексез.
-чак/-чәк: уенчак, иренчәк.
-чан/-чән: уйчан, оялчан, эшчән.
-шак/-шәк: купшак, җепшек.
-ынкы/-енке: басынкы, төшенке.
-ык/-ек: бозык, кысык, кисек.
З.М. Вәлиуллина исә, бу кушымчаларның сигезен генә продуктив дип саный (-лы/-ле, -сыз/-сез, -гы/-ге,(-кы/-ке), -лык/-лек, -чан/-чән, -ык/-ек, -ынкы/-енке, -лач/-ләч) һәм шулар өстенә тагын ике кушымча өстәп бирә:
-даш /-дәш: авылдаш, сердәш, тиңдәш.
-гыч/-геч: шаккатырлык, искиткеч һ. б.
Башка галимнәргә караганда, Д.Г. Тумашева иң күп төрдәге сыйфат ясагыч кушымча күрсәтә (егерме сигез). Үзенең “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” хезмәтендә ул аларга түбәндәге классификация бирә:
- Исемнән сыйфат ясаучы кушымчалар.
- Фигыльдән сыйфат ясаучы кушымчалар.
- Алынма сыйфатлардагы кушымчалар.
Алынма сыйфатлардагы кушымчаларны В.Н. Хангилдин хезмәтендә дә очратырга мөмкин:
-он: реакцион, революцион.
-ик: коммунистик, социалистик.
-аль/-оналль/-ль: социаль, нормаль, актуаль.
-ив: прогрессив, актив, пассив.
-ар (Д. Г. Тумашевада гына): элементар, регуляр, популяр.
Шулар өстенә В.Н. Хангилдин татар телендә аерым сыйфатларда гына очрый торган архаик ясагычларны да бүлеп чыгара. Мәсәлән: ялагай, сулагай, кыйгач, кыргый, илгәзәк, елдам, көнче, сусыл, йолкыш, тыңкыш, каты кебек сыйфатларның ясагыч кушымчалары шул мисаллардан башка сүзләрдә очрамыйлар диярлек.
Гомумән алганда, тел галимнәре үз хезмәтләрендә сыйфат сүз төркеме ясалышының төрле юлларын күрсәтәләр. Мәсәлән, З.М.Вәлиуллина хезмәтендә алар түбәндәгеләр:
- морфологик юл
- синтаксик юл
- морфологк-синтаксик юл белән сыйфат ясау.
Д.Г. Тумашева да нәкъ шундый ук бүленешне бирә, ләкин аларга тирәнрәк анализ ясый.
“Татар грамматикасы”ның I нче томына килсәк[14]1, монда, сыйфат ясалышы турында сүз алып барганда, әлеге сүз төркемен ясауда катнашкан
ундүрт кушымча күрсәтелә. Алар, нигездә, без карап киткән хезмәтләрдә дә күрсәтелгән. Граммматикада шулай ук алтмыш алты сыйфат ясамый торган кушымча ( -лач/-ләч, -сыл/-сел, -тәс, -мәкәр, -сак/-сәк, -ынты/-енте, -кыл/-кел һ.б.) һәм нигездән аерылмый торган кушымчалар (-пак/-пәк, -так/-тәк, -быр, -чәләк, -рау/-рәү, -рый, -пан/-пән һ.б.) бирелә.
Шулай итеп, сыйфатлар безнең телебездә бик күп кулланыла торган сүз төркеме буларак галимнәр тарафыннан җентекләп өйрәнелгән, калыпка салынган.
Сыйфат сүз төркеменең мәктәптә өйрәнелеше.
Сыйфат мәктәп программаларында башлангыч сыйныфтан ук өйрәнелә башлый. Ләкин I-IV нче сыйныфларда бу сүз төркеме сыйфат дип түгел, ә нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр буларак карала.
Соңгы елларда татар һәм рус мәктәпләре өчен татар теленнән яңа программалар дөнья күрде:
1. Зиннәтуллина К З., Зәкиев М.З., Ибраһимов С.И. “Татар гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”, - К.: “Мәгариф”, 2003ел.
2. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Гарипова В. А., Җамалетдинов Р.Р. “Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”,-К.: “Мәгариф”, 2003 ел.
3. Сафиуллина Ф.С., Асадуллин А.Ш., Ягафарова Р.Х., “Программа по оучению татарскому языку русскоязычных учащихся (для I-IX классов русской школы)”,- К.: “Мәгариф”, 1995.
Бу программалар нигезендә без сыйфат сүз төркеменең өйрәнелү эзлеклелеген ачыкларга тырышырбыз.
Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен төзелгән программаларында сыйфат башлангыч сыйныфта нинди? кайсы? сорауларына җавап биреп, әйберләрнең, предметларның билгесен белдерә торган сүз төркеме итеп өйрәнелә. Сыйныфтан-сыйныфка эзлекле рәвештә сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсен, морфологик-синаксик билгеләрен өйрәнү тирәнәя бара.
VI нчы сыйныфта, нигездә, сыйфатны өйрәнү төгәлләнә. Бу сыйныфта сыйфатның төп билгеләре тулысынча үтелә. Татар мәктәпләрендә әлеге сүз төркемен өйрәнүгә сигез сәгать рус мәктәпләрендәге татар төркемнәрендә унбер сәгать бирелә. Сәгатьләрдә аерма нәрсәдән килә соң?
1. Татар мәктәпләрендә сыйфатны өйрәнү башлангыч сыйныфларда ук башлана.
2. Рус мохитында үскән татар баласы татарча камил белми, шуңа күрә аңа сыйфатны өйрәнү өчен күбрәк вакыт кирәк була.
Шуңа да карамастан. Һәр ике программада да сыйфат сүз төркемен өйрәнгәндә төп игътибар бер үк темаларга юнәлтелә:
- Сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.
- Асыл һәм нисби сыйфатлар.
- Сыйфат дәрәҗәләре.
- Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы.
- Синоним һәм антоним сыйфатлар.
- Сыйфатның исемләшүе.
- Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.
- Сыйфатларга морфологик анализ ясау.
Рус балалары өчен төзелгән татар телен укыту программасы лексик минимумнарны үзләштерүгә нигезләнгән. Сыйфат сүз төркеменә кергән сүзләр башлангыч сыйныфларда ук тәкъдим ителә башлый. Сыйфатлар диалоглар, текстлар, төрле ситуацияләр, биремнәр эченә кертеп бирелә. Укучылар сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аера белү, аларга сорау кую, контекст эчендә тәрҗемә итү күнекмәләрен алырга тиеш.
Сыйфат сүз төркеменең мәктәп программаларында өйрәнелеше түбәндәге таблицада ачык күренә.
Сыйфат суз төркеменең мәктәп программаларында өйрәнелеше
Сыйныф-лар | Татар мәктәпләре | Рус мәктәпләрендә | |
татар төркемнәре | рус төркемнәре | ||
Урта мәктәп програм-малары (Татар урта гомуми белем мәктәбенең 1– 4 нче сыйныфлары өчен) (2001) С.Г.Вагыйзов, Р.Х.Ягъфа-рова; Татар гомуми белем мәк-тәпләре өчен татар теленнән программа (5 – 11 сыйныфлар) (2003) М.З.Зәкиев, К.З.Зиннә-туллина, С. М. Ибраһимов | Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары (1 – 11 сыйныфлар) (2003) Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, В. А. Гарипова, Р. Р, Җамалетдинов | Программа по обуче-нию татарскому языку русскоязычных учащих-ся (для 1 – 9 классов русской школы) (1995) Ф. С. Сафиуллина, А. Ш. Асадуллин, Р. Х. Ягафарова | |
I I | - | Нинди? Кайсы? сораула-рына җавап бирүче сүз-ләр итеп карала. Актив үзләштерелергә тиешле сыйфатлар: зур, кечкенә, таза, ябык, ачы, баллы, тозлы, чиста, ма-тур, салкын, җилле, шо-ма, йомшак, киң, тар, һ. б | Актив үзләштерелергә тиешле сыйфатлар: тәмле, яңа, җылы, кы-зыл, көчле, зур, баллы, авыр,озын, киң, ямьле, һ. б. |
II | Предметларның билгелә-рен белдерә торган һәм нинди? кайсы? сораула-рына җавап бирә торган сүзләр итеп карала. | I Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? сорау-ларына җавап бирә тор-ган сүзләрне кабатлау. II Сыйфат. 1. Аның мәгънәсе, сораулары белән танышу. 2. Предметларның төрле билгеләрен белдерә тор-ган сүзләр буларак сый-фатларны сөйләмдә дөрес куллану. 3. Татар һәм рус теллә-рендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге. | Калын, сары, кечкенә, шаян, вак һ. б. |
III | 1. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. 2. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, холык һәм башка билгеләрне белде-рүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү. 3. Сыйфатның җөмләдә исемгә бәйләнеп килүе. 4. Сыйфатларның сөйләм-дәге әһәмияте, антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану. | 1. Сыйфат турында бел-гәннәрне искә төшерү, ныгыту. 2. Синоним, антоним сыйфатлар. Аларны сөй-ләмдә дөрес куллану. 3. Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдә-ге роле. 4. Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмыш-ның бәйләнеш үзенчәлек-ләре. | Бәхетле, өлкән, алтын, шома һ. б. ( нигездә кешене харак-терлаучы сыйфатларга игътибар бирелә) |
IV | 1. Сыйфат дәрәҗәләре. Дәрәҗә формаларының ясалышы, дөрес язылышы һәм кулланылышы. 2.Сыйфатларның җөмләдәге роле (иярчен кисәкләр һәм хәбәр булып килүе). 3. Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулла-нылуы. 4. Антоним сыйфатлар, синоним сыйфатлар. | 1. Сыйфатның дәрәҗә формалары, аларның дө-рес язылышы. 2.Рус телендәге сыйфат белән сыйфатланмыш-ның бәйләнеш үзенчәлек-ләре.
| Уңышлы, әдәпле, тый-нак, тирән, түгәрәк, борынгы һ.б.;-ый, -и кушымчалы сыйфатлар-ны танып белү, башка сүз төркемнәреннән аера белү күнекмәләре фор-малаштыру. |
V | Сыйфатларны башлангыч сыйныфларда үтелгән башка сүз төркемнәре белән бергә гомумиләш-тереп кабатлау. | Таза, йомшак, сөекле, ягымлы, яшь, ясалма, ха-лыкара, искиткеч, мәдә-ни, иҗади, күренекле һ.б. | |
VI | Сыйфат - 8 с.: 1. Сыйфат турында төшен-чә: грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре (1 с.). 2. Сыйфат дәрәҗәләре(1 с.) 3. Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы (1 с.) 4. Сыйфат ясагыч кушым-чалар (1 с.) 5. Синоним һәм антоним сыйфатлар (1 с.) 6. Сыйфатның исемләшүе (1с.) 7. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфат-ларны морфологик яктан тикшерү (1 с.) 8. Сыйфатларны гомуми-ләштереп кабатлау (1 с.) | Сыйфат – 11 с. 1. Аның лексик–грамма-тик мәгънәсе һәм морфо-логик–синтаксик билге-ләре. 2. Асыл һәм нисби сый-фатлар. 3. Сыйфатның исемлә-шүе. 4. Сыйфат дәрәҗәләре. 5. Сыйфатларның төрле ысуллар белән ясалышы. 6. Сыйфатларга морфо-логик анализ ясау. | Акыллы, белемле, бутал-чык, надан, җитди, бил-геле, гаепле, зарарлы, табигый, сабый, ачык, гүзәл, юнь, атаклы, бөек һ. б. |
VII | Сыйфатларны башка сүз төркемнәре белән бергә кабатлау (тексттан аларны танып белү рәвешендә) (1с.) | Морфология буенча VI сыйныфта үткәннәрне ка-батлау | Гадел, горур, ихтирам-лы, кире, сабыр, тәкәб-бер, усал, ялкау, үзсүзле, оялчан, битараф, намус-лы, тыныч, борчулы һ.б. |
VIII | - | - | Үткен, ансат, әдәпле, тәрбияле, үзешчән һ. б. |
IX | Сыйфатларны башка сүз төркемнәре белән бергә гомумиләштереп кабатлау (3 с.) | - | - |
X | - | - | - |
XI | - | Алдагы сыйныфларда морфология буенча үт-кәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү (сыйфатларны башка сүз төркемнәре белән бергә гомумиләш-тереп кабатлау) (18 с.) | - |
Хәзер бу программаларның дәреслекләрдә чагылышын карап үтик. Үз хезмәтебездә без яңа чыккан мәктәп дәреслекләренә таянып эш иттек. Сыйфат сүз төркеме нигездә VI сыйныфта тулырак күләмдә өйрәнелә, шуңа күрә без әлеге сыйныфлар дәреслекләренә киңрәк тукталуны кулайрак дип таптык.
Татар урта гомуми белем мәктәбенең VI сыйныфы өчен төзелгән дәреслектә[15]1 сыйфат сүз төркемнә караган бүлек алты темада өйрәнелә:
- Сыйфат турында гомуми төшенчә.
- Сыйфат дәрәҗәләре.
- Сыйфатның ясалышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.
- Синоним һәм антоним сыйфатлар.
- Сыйфатның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатның исемләшүе.
- Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау.
Һәрбер яңа темага кергәнче, үтелгән материал буенча берничә сорау һәм әле үтеләсе темага караган бер проблемалы сорау куела. Бу укучыларның белемнәрен искә төшерү, ныгыту һәм балаларда яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну тудыру өчен бик әһәмиятле алым булып тора. Мәсәлән, “Сыйфатның ясалышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.” темасын өйрәнә башлаганчы, башта сыйфат дәрәҗәләре турында (үтелгән тема), аннары, укучыларның алдагы сыйныфларда алынган белемнәренә таянып, сыйфат ясагыч кушымчалар турында сорау куела (“Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?”). Соңыннан балаларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү максатыннан чыгып, күнегүләр бирелә:
1. Бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язарга: тамыр сыйфатлар, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма сыйфатлар, парлы, тезмә сыйфатлар.
2. Тексттан сыйфатларны табып төзелешен һәм дөрес язылышын аңлатырга.
Шулардан соң гына сыйфат ясалышына карата кагыйдә бирелә. Кагыйдәдән соң төрле типтагы күнегүләр тәкъдим ителә (кушымчалар ялгау юлы белән сыйфатлар ясау, тексттан ясалышлары төрле булган сыйфатларны аерып алу һ.б.).
Гомумән алганда, дәреслектә сыйфатка караган һәрбер тема шундый принципта тәкъдим ителә.
“Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау” аерым бер тема итеп бирелә. Сыйфатларга морфологик анализ ясау схемасын һәм үрнәген бирү бу теманың уңышлы ягы булып тора. Дәреслек авторлары VI сыйныф балаларының үзләштерү дәрәҗәен исәпкә алып, шушындый схема бирәләр:
- Сүз төркемен билгеләргә.
- Дәрәҗәсен ачыкларга.
- Исемләшү-исемләшмәвен әйтергә.
- Исемләшсә, кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
- Нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.
- Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.
Безнең фикеребезчә, бу схема бик отышлы, чөнки ул сүзләрне төркемләүнең логик эзлеклелегенә туры килә (башта лексик-грамматик мәгънәсе әйтелә, аннары морфологик билгеләре, төрләнеше, соңыннан синтаксик функциясе ачыклана).
Рус урта гомуми белем мәктәбенең VI сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелгән дәреслеккә[16]1 мөрәҗәгать итсәк, монда татар мәктәбе өчен төзелгән дәреслектән аермалы буларак, сыйфат җиде темага бүлеп өйрәнелә:
- Сыйфат турында төшенчә.
- Сыйфат дәрәҗәләре.
- Сыйфатның ясалышы.
- Синоним һәм антоним сыйфатлар.
- Сыйфатның җөмләдәге функциясе.
- Сыйфатның исемләшүе.
- Сыйфатларны кабатлау.
Бу дәреслек, алда карап үтелгән дәреслек кебек үк, проблемалы укытуга нигезләнгән. Ләкин монда кагыйдәләр алдында сораулар куелмыйча, бер-ике күнегү тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Сыйфат дәрәҗәләре” темасына кереп китәр өчен, шундый типтагы күнегүләр бирелә:
- Сыйфатларны чагыштырып карау, алар арасында аерма барлыгын-юклыгын билгеләү: яшел, яшелрәк, ямь-яшел, яшкелт (үлән).
- Сыйфатларга үрнәк буенча кушымчалар өстәп язу: салкын, салкынрак, салкынча.
Болардан соң сыйфат дәрәҗәләренә карата кагыйдә бирелә. Кагыйдәне укыганда, укучыларда сыйфат дәрәҗәләре турында мәгълүмат тупланган була инде.
Кагыйдәдән соң ныгыту күнегүләре китерелә. Гомумән алганда, дәреслек авторлары, балаларның психо-физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп төрле күнегүләр тәкъдим итәләр:
1. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп мәкальләрне куеп күчереп язу.
2. Тексттагы сыйфатлар һәм сыйфатланмышлар астына сызу, нинди билге белдергәннәрен әйтү.
3. Бирелгән билгеләре ярдәмендә яшелчә исемнәрен табып, кроссворд шакмакларына язып кую: а) сары, йомры, ярмалы, тәмле; б) озынча, очлы, өтеп ала телне...
4.Татар шагыйрьләре, язучылары әсәрләреннән сыйфатларны табып күчереп язу.
- Бирелгән сыйфатлардан файдаланып, якын дуска хат язу.
- Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләү.
- Һәр төркемгә мисаллар уйлап язу:
тамыр сыйфатлар: чибәр; ...
ясалма сыйфатлар: ягымлы; ...
кушма сыйфатлар: коточкыч; ...
тезмә сыйфатлар: куе зәңгәр; ...
- Синони һәм антоним сыйфатларны тексттан табып, баганлап язарга.
- Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куярга:
Яшь омтыла, диләр, һаман киләчәккә,
Карт борылып карый үткәнгә.
(“Сыйфатларның исемләшүе” темасын үткәндә).
- Мәкальләрдән исемләшкән сыйфатлар табу: а) Теле озынның акылы
кыска, теле татлының дуслары күп.
Әлеге күнегүләр моңарчы алган белемнәргә таянып, укучыларда морфологиядән, синтаксистан, сүз ясалышыннан тиешле осталык һәм күнекмәләр булдырырга ярдәм итәләр, балаларның язма телен һәм логик фикерләвен үстерергә булышалар.
Дәреслекнең отышлы якларыннан берсе-халык авыз иҗаты әсәрләреннән киң файдалану. Бу исә, үз чиратында, укучыларны халык педагогикасы ярдәмендә тәрбияләүгә мөмкинлек ача, аларны халкыбызны, аның мәдәниятын белергә, яратырга өнди. Мәсәлән: Ак сыер торып китәр, кара сыер ятып калыр (мәкаль). Үзе ак кием кигән, башы түшәмгә тигән (табышмак). Сары сандугач микән, кара карлыгач микән-аны үстергән әнкәсе ( халык җыры) һ. б.
Дәреслек авторлары күнегүләргә күп татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләреннән өзекләр китерәләр (З. Вәли, К. Нәҗми, Г. Кутуй, Ш. Галиев, Р. Мингалим, Н. Арсланов һ. б.), шуның белән укучыларда татар әдәбиятын өйрәнүгә дә кызыксыну уяталар, предметара бәйләнеш тә барлыкка китерәләр. Бу, безнең фикеребезчә, дәреслекнең һәм, аерым алганда, сыйфат темасын тәкъдим итүнең отышлы якларыннан берсе булып санала ала.
Дәреслекнең тагын бер уңай ягы-тәрҗемә мәсьәләсенә киң урын бирү. Бу рус мохитында тәрбияләнгән татар укучысына туган телен өйрәнү өчен уңай чара булып тора. Мәсәлән, дәреслектә шундый күнегүләр бирелә:
1. Табышмакларны тәрҗемә итәргә, сыйфатларның җөмләдә ни өчен кулланылганын аңлатырга. Һ. б. ш.
Татар мәктәпләре өчен төзелгән дәреслектән аермалы буларак, әлеге дәреслектә “Сыйфатларны кабатлау” темасын өйрәнгәдә, бу сүз төркеме турында тугыз сорау тәкъдим ителә, ә сыйфатларга морфологик-синаксик анализ ясау тәртибе таблица рәвешендә бирелә. Бу да укучыларга анализ тәртибен системалы рәвештә хәтердә калдырырга ярдәм итә.
Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән дәреслекләрдә актив үзләштерелергә тиешле лексик минимумга кертелгән сыйфатлар башлангыч сыйныфлардан башлап XI сыйныфка кадәр төрле диалоглар, текстлар, ситуацияләр, биремнәр эченә кертеп өйрәнелә.
Укучыларда яңа лексик материалны истә калдыру һәм төрле коммуникатив ситуацияләрдә дөрес куллана белү, сыйфатны башка сүз төркемнәреннән аера алу, аның рус телендәге имя прилагательное белән охшаш һәм аермалы якларын таба белү күнекмәләрен булдыру максатыннан чыгып, рус төркемнәре өчен төзелгән дәреслекләрдә төрле типтагы күнегүләр (телдән һәм язма) тәкъдим ителә. Мисалга шуларның кайберләрен санап китик:
- Сыйфатларга туры килгән сыйфатланмыш уйлап әйтү: фәнни, борынгы, атаклы, танылган.
- -лы/-ле кушымчалары ярдәмендә яңа сүзләр ясап язу: файда, тәм, күңел...
- Бирелгән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә куллану.
- Бирелгән сыйфатлар буенча предметны билгеләү:
а) ул сары төстә, ачы, аны чәйгә салалар... һ.б.
- Тексттан сыйфатларны табу.
- Истә калдыру өчен сүзләр: даһи, иҗади, рухи һ.б.[17]1
- Тексттан сыйфатларны сыйфатланмышлары белән табып язып алу.
- Бирелгән сыйфатлардан соң исемнәр кушып сүзтезмәләр ясау.
- Дустым турында сочинение язу (миңа аның кайсы сыйфатлары ошый?)[18]2.
- Диалогны уку, тәрҗемә итү, ятлау:
- Син җырлар яратасыңмы?
- Әйе, бик яратам.
- Нинди җырлар ныграк ошый?
- Күңелле, җиңел җырлар. Ә сиңа?
- Мин киресенчә, моңлы, сагышлы җырларны яратам[19]3.
Сыйфатлар бу дәреслекләрдә гади сүзләрдән сыйныфтан-сыйныфка катлаулы сүзләргә күчә бару тәртибендә төзелгән: башлангыч сыйныфларда матур, яңа, киң, сары, зур кебек җиңел үзләштерелә торган сыйфатлар бирелсә, X-XI сыйныфларда катлаулырак, авыр дип саналган сүзләр дә бар: борчулы, истәлекле, намуслы, табигый, гаепле, зарарлы, җитди, ихтирамлы һ.б.
Шулай итеп, гамәлдәге дәреслекләр балаларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксыну даирәсен, психо-физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән.
Гомумән алганда, без караган барлык дәреслекләр дә программаларга туры китереп төзелгәннәр һәм укучыларның белем алу стандартларына җавап бирәләр.
Мәктәптә “Сыйфат” темасын өйрәнгәндә, укытучылар дәресләрдә төрле эш алымнары һәм методларыннан файдаланалар. Безнең фикеребезчә, Ф.С.Вәлиева һәм Г.Ф.Саттаров төзегән “Утра мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы” (К.: “Раннур”, 2000 ел) укытучыларга зур ярдәм булып тора. Әлеге хезмәттә авторлар укучыларның телен баету һәм белемен үстерү максытыннан сыйфат сүз төркемен өйрәнгәндә түбәндәге эш төрләрен тәкдим итәләр:
- Төрле темага сочинение һәм изложенияләр яздыру (экскурсияләр үткәреп, картиналар яки төрле эчләлекле открыткалар таратып).
- Үзләре укыган әдәби китаплардан төрле синоним сыйфатлар кергән җөмләләр сайлатып яздыру (синоним һәм антоним сыйфатларны өйрәнгәндә).
- Бирелгән җөмлә яки тексттагы сыйфатларны, башка сыйфатлар белән алмаштырып, үзгәртеп яздыру.
- Бирелгән кушымчалар (мәсәлән: -ик, -он, -аль, -и, -ый, -чыл, -чел һ.б.) белән сыйфатлар ясау, аларны кертеп җөмләләр яки кыскача хикәя, яисә миниатюр сочиненияләр язу; сыйфатларны җөмлә кисәкләре ягыннан билгеләү.
- Яттан өйрәнгән шигырьләрдән сыйфатлар булган юлларны әйтү.
- Әдәби тексттан күчерелмә мәгънәдә бирелгән сыйфатларны аерып, шуның турысына туры мәгънәдә кулланылу очракларына мисаллар язу:
ачык караш – ачык ишек,
җылы сүз – җылы су,
авыр хәбәр – авыр йөк һ.б.ш.
- Кешене төрле яктан сурәтләүче синоним һәм антоним сыйфатлар белән кешегә характеристика яздыру.
Андый күнегүләр укучыларга өйрәнә торган грамматик күренешләрне тирән үзләштерергә һәм гамәли эшләрендә алардан уңышлы файдалан белергә, укучыларның тел байлыгын үстерергә ярдәм итәләр. Аларны дәрестән тыш эшләр белән бәйләп яки аерым бер төркем укучылар белән үткәрү дә нәтиҗәле була һәм укучыга шәхси якын килү принцибын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Йомгаклау.
Шулай итеп, сыйфат тел галимнәре тарафыннан шактый актив өйрәнелгән сүз төркемнәреннән берсе. Татар теле программаларында да, дәреслекләрдә дә аның үз урыны бар. Сыйфатлар телебездә мөһим урын алып тора, телне матурайта, эмоциональ-экспрессив көчен арттыра, җөмләләрне тулырак, яңгырашлырак итеп оештыруда зур роль уйный. Сыйфатлар кулланылган җөмләләр кешенең интеллектуаль дәрәҗәсе һәм лексик байлыгы турында сөйли. Шуңа күрә дә матур әдәбият әсәрләрендә язучылар һәм шагыйрьләр эпитетларга киң урын бирәләр, укучыларны гүзәллекне тоярга өйрәтәләр. Мәктәптә укытучының бурычы – балаларны сыйфатлар кулланып, дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәтү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү. Моңа ирешер өчен, укытучы дәреслектә бирелгән материаллар белән генә чикләнмичә, үз эшенә иҗади якын килеп эшләргә тиеш – моны тормыш үзе таләп итә.
Кулланылган әдәбият.
- Әсәдуллин А.Ш., Фәтхуллова К.С. Татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 6нчы сыйныф. – К.: “Мәгариф”, 2001 ел.
- Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Утра мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - К.: “Раннур”, 2000 ел.
- Вәлиуллина З. М., Зиннәтуллина К. З.,Сәгыйтов М. А., Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе.-К.: КДПИ, 1972.
- Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле. Рус урта гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – К.: “Мәгариф”, 1999 ел.
- Программа по обучению татарскому языку русскоязычных учащихся (для I-IX классов русской школы). - К.: “Мәгариф”, 1995. (Сафиуллина Ф.С., Асадуллин А.Ш., Ягафарова Р.Х.)
- Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары,- К.: “Мәгариф”, 2003 ел. (Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Гарипова В. А., Җамалетдинов Р.Р.)
- Сафиуллина Ф.С. Татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 7нче сыйныф. – К.: “Мәгариф”, 2001 ел.
- Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 8нче сыйныф. – К.: “Мәгариф”, 2002 ел.
- Татар гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа, - К.: “Мәгариф”, 2003ел. (Зиннәтуллина К.З., Зәкиев М.З., Ибраһимов С.И. )
- Татар грамматикасы I том.-К.: Инсан – фикер, 1998 (Зәкиев М.З., Ганиев Ф.А., Зиннәтуллина К.З., Йосыпов Р.А., Сафиуллина Ф.С.)
- Татар грамматикасы. II том. - Казан: Инсан – фикер, 2001. .
- Тумашева Д. Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе.-К.: КДУ нәшр., 1978.
- Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар теле. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек. – К.: “Мәгариф”, 2001 ел.
- Хангилдин В. Н. Татар теле грамматикасы. – К.: Тат. кит. нәшр., 1959.
[1] Татар грамматикасы. II том. - Казан: Инсан – фикер, 2001. – 65 б.
[2]1 Тумашева Д. Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе.-К.: КДУ нәшр.,1978. – 62 б.
[3]2 Вәлиуллина З. М., Зиннәтуллина К. З.,Сәгыйтов М. А., Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе.-К.: КДПИ, 1972. – 62 б.
[4]1 Тумашева Д. Г. Күрсәтелгән хезмәт, 63 б.
[5]1 Тумашева Д. Г. Күрсәтелгән хезмәт, 63 б.
[6]1 Тумашева Д. Г. Күрсәтелгән хезмәт, 63 б.
[7]2 Хангилдин В. Н. Татар теле грамматикасы. – К.: Тат. кит. нәшр., 1959. – 101 б.
[8]3 Вәлиуллина З. М., Зиннәтуллина К. З., Сәгыйтов М. А. Күрсәтелгән хезмәт, 63 б.
[9]1 Хангилдин В. Н. Күрсәтелгән хезмәт, 107-110 б.
[10]2 Тумашева Д. Г. Күрсәтелгән хезмәт, 67-68 б.
[11]1 Хангилдин В. Н. Күрсәтелгән хезмәт, 112 б.
[12]2 Вәлиуллина З. М., Зиннәтуллина К. З., Сәгыйтов М. А. Күрсәтелгән хезмәт, 65 б.
[13]1 Хангилдин В. Н. Күрсәтелгән хезмәт, 96 б.
[14]1 Зәкиев М.З., Ганиев Ф.А., Зиннәтуллина К.З., Йосыпов Р.А., Сафиуллина Ф.С. Татар грамматикасы. I том. - Казан: Инсан – фикер, 1998 ел.
[15]1 Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар теле. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек. – К.: “Мәгариф”, 2001 ел.
[16]1 Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле. Рус урта гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – К.: “Мәгариф”, 1999 ел.
[17]1 Әсәдуллин А.Ш., Фәтхуллова К.С. Татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 6нчы сыйныф. – К.: “Мәгариф”, 2001 ел.
[18]2 Сафиуллина Ф.С. Татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 7нче сыйныф. – К.: “Мәгариф”, 2001 ел.
[19]3 Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 8нче сыйныф. – К.: “Мәгариф”, 2002 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәзерге татар хикәяләре (татар һәм рус телләрендә китап тәкъдим итү кичәсе)
«Хәзерге татар хикәяләре/ Современные татарские рассказы» җыентыгы буенча китап тәкъдим итү кичәсе үткәрү өчен материаллар (татар һәм рус телләрендә)...
Хәзерге татар теле синтаксисы.
Хәзерге татар теле синтаксисы....
Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле
мәгърифәтчеләрнең дөньяви фәннәргә, шул исәптән табигать циклы фәннәренә карата зирәк фикерләрен ачыклау;- күренекле татар мәгърифәтчеләрен ...
Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле (презентация)
quot;Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле" темасына презентация...
Буклет ясау үрнәге "Хәзерге татар теленең морфологиясе"
Укытучыларга ярдәмгә буклет ясау үрнәге тәкъдим итәм....
Рабочая программа курса внеурочной деятельности «Хәзерге татар теленең стилистикасы»
Внеурочная деятельность по родному языку....