Хәзерге татар хикәяләре (татар һәм рус телләрендә китап тәкъдим итү кичәсе)
методическая разработка (10, 11 класс) на тему
«Хәзерге татар хикәяләре/ Современные татарские рассказы» җыентыгы буенча китап тәкъдим итү кичәсе үткәрү өчен материаллар (татар һәм рус телләрендә)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hzerge_tatar_hikyalre_kitap_tkdim_itu_kichse.docx | 27.95 КБ |
Предварительный просмотр:
Эш тәҗрибәсеннән
Современнные татарские рассказы
( китап тәкъдим итү кичәсе )
Төзүчеләр:
Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы
гомуми белем бирү учреждениесе "Зур Ключи гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Минзифа Хәлим кызы,
мәктәп китапханәчесе Чернова Татьяна Геннадьевна.
Максат:
1.Укучыларның әдәби кызыксынуларын арттыру, мөмкин кадәр күбрәк сәнгать әсәрләре белән таныштыру;
2.Кеше җанының, кеше күңеленең төрле халәтләрен сиземләргә өйрәтү;
3.Укучыларның үзләрендә туган хис – тойгыларын сөйләп бирә алу күнекмәләрен камилләштерү;
4.Әсәрләрдә сурәтләнгән тормыш материалы аша милли әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү.
Җиһазлау:
1.Китаплар күргәзмәсе.
2.Презентация.
Тәрбия чарасының программасы:
I. Кереш.
1.Мәктәп китапханәчесенең кереш сүзе (слайд № 1, № 2)
II. Төп өлеш.
1.Татар теле укытучысы чыгышы
Минем кулымда 2012 елда “Хәтер” нәшриятында басылып чыккан “Хәзерге татар хикәяләре” җыентыгы... (слайд № 3).
Бу җыентыкка түбәндәге авторларның әсәрләре кертелгән ... (слайд № 4)
2. Китапханәче чыгышы
Предлагаемый сборник – собрание татарских рассказов, написанных в конце XX и в начале XXI веков, выпущен в издательстве “Хэтер” в 2012 году... (слайд № 5)
В сборник “Современные татарские рассказы” вошли произведения следующих авторов...
(слайд № 6)
3. Укучылар чыгышы
1 нче укучы Ркаил Зәйдулла. “Сөембикә” хикәясе (слайд № 7)
2 нче укучы Нәбирә Гыйматдинова. “Боламык” хикәясе (слайд № 8)
3 нче укучы Рәмзия Габделхакова. “Сират күпере” хикәясе (слайд № 9)
4 ученик Рамзия Габделхакова. Рассказ “Ты ещё обо мне услышишь” (слайд № 10)
5 ученик Галимзян Гильманов. Рассказ “Двойное испытание” (слайд № 11)
6 ученик Фанис Яруллин. Рассказ “Обида”(слайд № 12)
III. Йомгаклау.
Китапханәче чыгышы. (слайд № 13)
Татар теле укытучысы чыгышы. (слайд № 14)
Кичәнең барышы.
1.Мәктәп китапханәчесенең кереш сүзе
Ты ищешь знаний, мудрости земной,
Ты ищешь смысла жизни во Вселенной?
Найди на полке книгу и раскрой
Источник мысли чистой, вдохновенный…
Алио Мирцхулава
2.Татар теле укытучысы чыгышы
"Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы" - дип язды Ибраһим Гази.
Минем кулымда 2012 елда “Хәтер” нәшриятында басылып чыккан “Хәзерге татар хикәяләре” җыентыгы. Тәкъдим ителә торган бу җыентык – XX йөзнең соңгы чирегеннән башлап XXI йөз башы араларындагы татар әдәбиятында якты эз ясаган хикәя үрнәкләре тупланмасы.
Татар язучылары хикәя жанрына беркайчан да битараф булмый. Әдәбиятыбызның олпат язучылары Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Гаяз Исхакый, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Әмирхан Еникиләр мәңге җуелмас хикәя үрнәкләрен язып калдырдылар. Бу традиция бүген дә дәвам итә. Әдәбиятыбыз елдан – ел байый, төрлеләнә, аның мәйданына яңа язучылар килә. Авторлар үзләренең әсәрләрендә дин һәм әхлак, милләт язмышы, яшь буын язмышы, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә аеруча басым ясыйлар.
Хәзерге татар әдәбиятының тагын бер үзенчәлеге – бер дулкын булып әдәбият мәйданына килеп кергән хатын – кыз язучыларыбыз иҗаты. Аналарның чиксез мәхәббәтен, туган ил, милләт, балаларның киләчәге өчен борчылу – уйлануларын кыска гына хикәягә сыйдыра алганнар алар.
Бу җыентыкка түбәндәге авторларның әсәрләре кертелгән:
Мәгъсум Хуҗин “Зөбәрҗәт әби бирнәсе”, “Куларада кәлтә уйный”.
Фәнис Яруллин “Гөлҗиһан малайлары”, “Ачсаң күңел тәрәзәләрен”,
“Тыкрык янындагы өй”, “Туган көн бүләге”.
Айдар Хәлим “Ыгдыбыгды чокыры”, “Китап”
Тәлгат Галиуллин “Тимерче бабай”, “Бараксин”.
Әхәт Гаффар “Әҗәт”.
Ринат Мөхәммәдиев “Әкбәр бабай”, “Прәникле төшләрем”.
Камил Кәримов “Югалган малай язмалары”, “Яшел читлек”.
Фәрит Яхин “Кило ярымлы кура җиләге”, “Күке фалы”.
Зиннур Хөснияр “Кичү”, “Күкеле сәгать”.
Нәбирә Гыйматдинова “Боламык”
Рәмзия Габделхакова “Сират күпере”, “Даладан килүче”, “Көмеш тун”.
Дания Гайнетдинова “Назлыгөл”.
Фирүзә Җамалетдинова “Васыять”, “Таш чыгаручы”.
Ркаил Зәйдулла “Яшел чирәмдә сары клиндер”,“Сөембикә”.
Нәзифә Кәримова “Культурный кодагый”.
Рифә Рахман “Айлы күлдәвекләр”, “Сөннәтче әби”.
Айгөл Әхмәтгалиева “Яулык”, “Соңгы өмет”.
3.Китапханәче чыгышы
Предлагаемый сборник – собрание татарских рассказов, написанных в конце XX и в начале XXI веков, выпущен в издательстве “Хэтер” в 2012 году.
Татарские писатели на протяжении всей истории литературы не были равнодушны к рассказу. Известные татарские писатели: Фатих Амирхан, Шариф Камал, Гаяз Исхаки, Ибрагим Гази, Мирсай Амир, Фатих Хусни, Амирхан Еники – оставили яркие примеры рассказов, показали большие возможности этого короткого по объёму, но способного выразить глубокий смысл жанра.Эта традиция продолжается и по сей день.
В сборник “Современные татарские рассказы” вошли произведения следующих авторов:
Рамзия Габделхакова “Ты ещё обо мне услышишь”
Талгат Галиуллин “Кузнец – терминатор”, “Артель Агъляма”.
Ахат Гаффар “Мост”, “Похороны”, “Венская гармонь”
Галимзян Гильманов “Дорога к судьбе”, “Двойное испытание”
Алмаз Гимадиев “Родительское собрание”
Нәбирә Гыйматдинова “Лоточница”, “Картина”
Ркаил Зайдулла “Алла”, “Хан и поэт”, “Домовой”, “Щтапан”, “Сова под дождём”
Ринат Мухамадиев “Глаза души”, “Тишина”
Рашат Низамиев “Земля. Пуля. Волк”, “Запах полыни”, “Трое”
Мусагит Хабибуллин “Бабье лето”
Айдар Халим “Тальянка на плетне”
Анас Хасанов “Тайна старого дуба”, “Печаль моя неутолимая”
Магсум Хузин “Лунный свет”
Фанис Яруллин “Обида”, “Солдатская бритва”, “Дочь леса”
Фарит Яхин “Проделки конокрада”
Татар теле укытучысы. Хәзер кайбер язучылар, аларның хикәяләре белән якыннанрак танышыйк. Язучы Ркаил Зәйдулла “Сөембикә” хикәясендә милләтнең фаҗигасен бөтен тулылыгы белән ачып бирә. Биредә үз – үзен һәм үзенең баласын яклый алмаган атаның йөрәк әрнүе дә, үз балаларын яклый алмаган милләткә рәнҗеш тә бик тәэсирле бирелгән. Ркаил Зәйдулланың “Сөембикә” хикәясе белән безне Фаил таныштырыр. Рәхим ит, Фаил.
1 нче укучы чыгышы ( Ркаил Зәйдулла )
Татар теле укытучысы. Милли тема Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре өчен дә ят түгел. “Боламык” хикәясендә бүгенге тормышыбызда еш очрый торган катнаш никах мәсьәләсе, хәзерге ирләрнең тормышта җавапсызлыгы аеруча калку гәүдәләндерелә. Нәбирә Гыйматдинованың “Боламык” хикәясенең эчтәлеген Гадел сөйләр. Рәхим ит, Гадел.
2 нче укучы чыгышы ( Нәбирә Гыйматдинова )
4.Укучылар белән фикер алышу
-Сез ничек уйлыйсыз, бу ике хикәяне нәрсә берләштерә?
-Чит җирдә Сөембикә бәхетле булырмы? Аның бәхетсезлегенә кем яки нәрсә сәбәпче?
-“Боламык” хикәясендә язучы Нәбирә Гыйматдинова Кадыйрга бер сүз белән генә бәя бирә – “боламык”. Сез аның белән килешәсезме?
-Мондый сыйфатлар ир – егетне бизиме? (горур булырга, тормышына җаваплы карарга тиеш)
Татар теле укытучысы. “Авылга бөтенләйгә кайтам!” дип киткән Кадыйр бу юлы сүзендә торырмы? Хикәянең ахырын үзегез укып чыгыгыз, автор Кадыйрның Серафимадан китәргә җыенуын искиткеч осталык белән сурәтли.
Хәзерге татар әдәбиятында чын ир – егетләрне сурәтләгән хикәяләр дә бар. Рәмзия Габделхакова “Сират күпере” хикәясендә яшәү белән үлем арасында торган яшь егетләрнең кичерешләрен, аларның рухи ныклыгын аналарча горурлану белән сурәтли. Рәхим ит, Самат.
3 нче укучы чыгышы( Рәмзия Габделхакова)
5. Укучылар белән фикер алышу
- Рамилнең иптәшләре – мөселман булмаган башка халык, башка дин кешеләре, алар да кабатлый бу дога сүзләрен. -Алар да үлемнән котылырмы?
- Үлемнән дә саклап кала ала торган бу сүзләр нәрсәне аңлата соң?
- Сурәтләнгән вакыйгаларның чынбарлыкта булганына ышанасызмы?
Татар теле укытучысы. Бу хикәя бик үзенчәлекле тәмамлана, укып бетерергә киңәш бирәм. Ә хәзер икенче җыентыкка күзәтү ясыйк.
Китапханәче. Другой рассказ данного же автора в переводе на русский язык вы найдете в этом сборнике. Рассказ называется “Ты еще обо мне услышишь”. Пожалуйста, Динара
Выступление 4-го ученика ( Рамзия Габделхакова)
6.Беседа с учащимися
- Почему Максим сблизился с Залией?
-Как вы думаете, что случилось с Максимом?
Китапханәче. “Двойное испытание” так называется рассказ Галимзяна Гильманова, повествующая об испытании на доброту, искренность, человечность. Пожалуйста, Дуня
Выступление 5-го ученика ( Галимзян Гильманов)
Китапханәче. В рассказах Фаниса Яруллина не бывает свойственных современной литературе завлекающих событий, шокирующих эпизодов, персонажей – там всё просто, всё естественно. Он затрагивает вопросы, беспокоящие ежедневно наше общество. Фанис Яруллин рассказ “Обида”. Пожалуйста, Надя
Выступление 6-го ученика ( Фанис Яруллин )
7.Беседа с учащимися
-Что объединяет эти два рассказа?
- Можно было поступить так, чтобы старик – отец не обиделся?
8. Йомгаклау сүзе.
Татар теле укытучысы чыгышы.
Чыннан да, язучыларыбыз кеше җанының, кеше күңеленең төрле халәтләрен сурәтләп, китап укучыны үзләре белән бергә уйланырга этәрәләр. Алар һәрвакыт эзләнүдә, вакыйга – күренешләрне, үз укучыларын тетрәндерерлек итеп сурәтләп бирү осталыгына ия. Безнең әдәбиятыбызның көче, олылыгы буыннар чылбырының ныклыгыннан килә. Халкыбыз төрле җиңү һәм җиңелүләргә дучар булуга карамастан, үзенең интеллектуаль көчен, иҗади сәләтен буыннан- буынга бирә барган, һәм менә шушы зыялы дәвамчылык дәүләтебезне югалтканда да милләтебезне, телебезне, үз традицияләребезне югалтмаска ярдәм иткән.
Китапханәче чыгышы.
Как вы, наверное, заметили, в сборник включены рассказы самых ярких, талантливых авторов. Своими рассказами они приглашают нас вместе задуматься о причинах таких поступков людей, заставляют сопереживать. Татарские писатели ищут пути сохранения народной самобытности, национальных традиций, вместе с тем и общечеловеческих ценностей.
“Только сильные духом добиваются своих целей”, - пишет Фанис Яруллин. Быть именно такими призывают нас современные татарские писатели.
Татар теле укытучысы чыгышы.
Бүгенге кичәбезнең ахырында Гомәр Бәшировның китап турында түбәндәге сүзләрен искә аласым килә: “Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, шатланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде. 400 нче, меңенче, ун меңенче битләр... һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч таптың. Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме, аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың".
Кадерле дусларым, бу ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык булсын, дигән теләктә калам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү
Тема:Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү. Теманың...
Китап тәкъдим итү кичәсе
Якташыбыз, шагыйрь Хәмид Вәлидинең «Көмеш ачкыч» китабын тәкъдим итү кичәсе...
Татар һәм рус телләрендә килеш категориясе
Авторлык эшендә үзара бәйләнештәге телләрдә грамматик мәгънәне белдерү чаралары билгеләнде; рус һәм татар телләренең килеш категориясе тикшерелде; һәм чагыштырып күрсәтелде; килешләрнең саны, хәзерге ...
Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү
Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү, 2004 ел...
Хәзерге татар теле синтаксисы.
Хәзерге татар теле синтаксисы....
Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.
Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....
ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Бу мәкалә татар һәм рус телләрендәге исем сүз төркеме мәсьәләсенә багышланган. Ике телдә дә сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм, сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торг...