Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле
статья по биологии на тему

Сабирова Гуль-Шагидя Харисовна

мәгърифәтчеләрнең дөньяви фәннәргә, шул исәптән табигать циклы фәннәренә карата зирәк фикерләрен ачыклау;

-           күренекле татар мәгърифәтчеләрен барлап, аларның эшчәнлегендәге төп юнәлешләрне билгеләү;

-          өйрәнү объекты итеп сайланган шәхесләрнең татар мәгарифенә керткән яңалыкларын ачыклау.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabirova_g.h._tezisy.docx18.98 КБ

Предварительный просмотр:

Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле

Сабирова Гөлшаһидә Харисовна

 Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе

Биология, химия укытучысы

 Кереш.Татар халкының үзенә генә хас бай тарихлы педагогик карашлар системасы бар. Татарлар, гомумән, белемле, зыялы һәм тәрбияле кешеләргә хөрмәт белән караган.

Борынгы төркиләрнең педагогик фикер үсешендә дини һәм дөньяви белем бирү, әхлак тәрбиясе, физик һәм экологик тәрбия бирү зур урын алып тора. Яңа федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә укыту процессында да мәгърифәтчеләребезнең әнә шул бай мирасына таянып эшләгәндә белем бирүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә дә өйрәнеләчәк темабызның актуальлеге бәхәссез.

Максат: татар мәгърифәтчеләренең бай мирасын өйрәнү, күренекле мәгърифәтчеләребезнең педагогик карашларын ачыклау һәм, бүгенге көн таләпләренә туры китереп, үземнең укыту-тәрбия эшемдә куллану.

Эзләнү-тикшеренү барышында куелган максатка ирешү өчен бурычлар билгеләнде:

мәгърифәтчеләрнең дөньяви фәннәргә, шул исәптән табигать циклы фәннәренә карата зирәк фикерләрен ачыклау;

  •  күренекле татар мәгърифәтчеләрен барлап, аларның эшчәнлегендәге төп юнәлешләрне билгеләү;
  • өйрәнү объекты итеп сайланган шәхесләрнең татар мәгарифенә керткән яңалыкларын ачыклау.  

Темабызның өйрәнелү дәрәҗәсе шактый югары. Бу өлкәдә эшләүче галимнәрнең күпчелеге тәрбия, үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак темаларын яктырта. Ә менә  мәгърифәтчеләрнең табигать циклы фәннәрен укытуга карашлары турындагы фәнни хезмәтләр юк дәрәҗәсендә.

Фәнни эшне башкарганда эзләнү, анализ, чагыштыру, синтез кебек методлар кулланылды.

Төп өлеш

Гыйлемне таны, йа бәгем!

Гыйлем сиңа тиң булыр;

Белеме булган ул иргә

Бер көнне бәхет булыр.

Юлдаш ит изге эшне,

Күрсәтер туры юлны;

Кисмәгез кәкре агачны,

Түбәсендә җимеше бар.

Турфан язмаларыннан (V-IX гасырлар) алынган бу юллардан аңлашылганча, белеме булганнарга гына бәхет елмая. Белем алу изге юлга тиңләнә. Табигатькә сакчыл караш кирәклеге ассызыклана. Идел Болгары чорында татар педагогик фикер үсешендә төп юнәлеш булып ислам мәгърифәте кыйммәтләре тора. Бу чорда бигрәк тә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Болгар чорында педагогикадан өстәл китаплары булып Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, Сөләйман Саксини, Әхмәт Ясәви  әсәрләре тора. Язучыларның әсәрләренә үгет-нәсыйхәт хас: кешенең яхшы сыйфатлары булып тугрылык, гыйлемлелек, сабырлык, эчкерсезлек, ата-анага хөрмәт һ.б санала;  ялган, гайбәт сөйләү, көнчелек, икейөзлелек, тупаслык, хөсетлек, хәйләкәрлек,  сабырсызлыкк кебек  сыйфатлар кискен тәнкыйть ителә.    

Болгар чорының тагын бер язучысы Йосыф Баласагунлы (1016-1070) әхлак тәрбиясенә зур әһәмият бирә, шул ук вакытта дөньяви мәсьәләләрне дә яктырта. Аның күренекле “Котадгу белек” әсәрендә галәм, тереклек, яшәү-үлем, табигать күренешләре турында уйланулар байтак. Вакыт, гомер агышын җил, аккан су белән чагыштыра. Поэма – борынгы төркиләрнең фәлсәфи һәм педагогик карашларын, тормыш-көнкүрешен, җәмгыять төзелешен өйрәнүдә мөһим чыганак.

Алтын Урда дәүләтендә дә уку-яза белү һәм язма әдәбият зур әһәмияткә ия була. Бу чордагы мәгърифәтчеләр: Мәхмүд әл-Болгари, Котб, Хисам Кятиб һәм башкаларның педагогик эшчәнлекләренең төп юнәлешләре булып үгет-нәсыйхәт һәм дини тәрбия мәсьәләләре тора.

Казан ханлыгы чоры мәгрифәтчеләренең (Кол Шәриф, Миңлегәрәй, Өмми Камал һ.б.) төп педагогик карашлары булып гыйлем-мәгърифәт тарату, тарих, тәрбия, үгет-нәсыйхәт тора. Әсәрләрнең лирик каһарманнары – диндар, аллачыл кеше. Аларның яшәү-көнкүрешен сурәтләүдә табигать күренешләре актив кулланыла. Өмми Камалның иҗатында, мәсәлән, шактый гына юлларны пейзаж лирикасы дип атарга мөмкин. Табигатьтәге гармонияне, җанлылыкны гаҗәеп оста сурәтли: “Яз җиле исеп, җиһанны җәннәт кебек итте” ди ул.

Мәгърифәтчеләребезнең дөньяви белем алуга карата хәерхаклы карашы аеруча XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында көчәя. Кайбер мәгърифәтчеләрнең карашларны карап үтик.

Ибраһим Хәлфин (1777-1829) – атаклы галимнәр нәселеннән. Россиядә өченче булып ачылган, милли нурга әверелгән Университетта белем бирә. Беренче уку дәреслеге “Татар теле әлифбасы һәм граматикасы”н төзи. Ибраһим Хәлфин, югары мәдәниятлы шәхес буларак, үз татар мәгърифәтенә дә битараф булмый. Ул 1819 елда татар милли мәктәпләре һәм мәдрәсәләре өчен эшчәнлеген камилләштерү максатында “И.И. Хәлфиннең татар мәгарифенә кызыклы фикерләре” дип аталган хезмәтен яза.  

Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889). Аның бөтен гомере шәкертләр тәрбияләүгә, гыйлем-мәгърифәт таратуга багышланган. Ул мәдрәсәнең   уку-укыту эшләрен яңача үзгәртеп  кора, укыту программасына тарих, география, математика, астрономия фәннәрен кертә. Аның дәресләре материалны анализлауның тирәнлеге, фәнни мәгълүматларга бай булуы белән аерылып тора.  

Татар милләтенең атаклы галиме, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйри (1825-1902) –  мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр язучы. 1879 елдан ул даими рәвештә гыйльми хезмәттә була һәм халкыбыз өчен бик тә кирәкле булган төрле уку әсбаплары, дәреслекләр төзи. Аның тарафыннан татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр бастырыла.

 Хөсәен Фәезхан (1825-1866) татарларга рус тибындагы гимназия һәм университетлар ачарга кирәклеген искәртә.   Татар мәдрәсәләрендә рус гимназиясенең барлык фәннәрен дә, ислам һәм гарәп теле, Көнбатыш телләре, география, табигать белеме, тыйблык, рус теле һәм төрек телләре укытуны яклап чыга. .

Галимҗан Баруди (1857-1921) – татар тарихында мәгърифәтче, ислахчы, халкыбызның иң мәшхүр мәдрәсәсе, асылда университет вазифасын үтәгән “Мәдрәсәи Мөхәммәдия”гә нигез салучы, аның җитәкчесе,җәдит ысулы белән язылган китаплар авторы буларак билгеле.  

Җәдитчелеккә нигез салган Баруди мәдрәсәләрдә уку-укыту ысулларын яңача үзгәртеп коруга зур тырышлык куя. Ул яңача укыту өчен әлифба, арифметика дәреслекләре төзи.      

Ризаэддин Фәхретдин (1858-1936) гыйлем һәм мәгърифәтне барлык явызлыклардан бердәнбер котылу юлы дип саный. Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш, мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнлеген күрсәтеп, Р.Фәхретддин “...Балаларны мәктәпкә җибәрүдә максат нидә, беләсезме?...Әлбәттә дөрес һәм гүзәл тәрбияләтүдер...

Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Аллаһыны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын игътибар белән чәчү һәм тәрбияләп үстерү булачактыр...” Ул мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы булырга тиешлеген таләп итә.

Нәтиҗә.Татар мәгърифәтчеләренең педагогик карашлары күпкырлы һәм хәзер дә актуаль булып кала. Проект эшемдә телгә алынган мәшһүр шәхесләребез күрергә теләгән бөтен яктан да үрнәк, милләтебез горурланырлык шәхесләр булып үссеннәр өчен яшь буынга бу мирасны өйрәтү, педагогик эшчәнлегемдә куллану – минем бурычым.

Кулланылган әдәбият

1. М.Әхмәтҗанов “Нугай Урдасы” Казан: “Мәгариф- 2002; 2. А.М.Низамов “Милли тәрбия нигезләре” Казан: “Мәгариф”- 2005; 3. Татар педагогик фикере антологиясе 1 том Казан:Татарстан китап нәшрияты- 2014;4. Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт” Казан: “Мәгариф”-2005

5. Шәймәрдәнов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Татар милли педагогикасы”, Казан “Мәгариф”, 2007


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

сочинениеТатарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү

 Татарстанда  татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча төрле программалар эшли  Татарстан Республикасының милли казанышы булган дәүләт телләре,шул исәптән татар теле дәүләт т...

Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү

Хәзерге татар әдәби телендә сыйфатлар һәм аларны мәктәптә өйрәнү, 2004 ел...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле (презентация)

quot;Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле" темасына презентация...

Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыру...