Главные вкладки
Мингалиева Лейсан Эмитовна
сайт учителя татарского языка, литературы и английского языка
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: Татарский язык и литература, английский язык, страноведение
Увлечения: Дети, семья
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Казань
Место работы: МБОУ "Русско-татарская средняя общеобразовательная школа №129" Приволжского района г.Казани
Звание, ученая степень: кандидат филологических наук
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mingalieva-leysan-emitovnaХезмәтсез галим - җимешсез агач.
О себе
Мин ни өчен Укытучы һөнәрен сайладым? Чөнки бу һөнәр минем өчен иң кадерле, иң газиз, күңелгә ятышлы хезмәт. Безнең нәселебез өчен ул өч йөз елдан да артык тарихы булган, династиягә әйләнгән Һөнәр. Минем әнием ягыннан берничә буын бабаларым авыл оешканнан бирле муллалык хезмәтендә булганнар, шәкертләргә бер-бер артлы төпле белемнәр биргәннәр, аларны үз заманнары рухында алдынгы алым һәм методлар кулланып тәрбияләгәннәр. Минем әнием һәм аның дүрт апа һәм сеңелесе – биш кыз туган – бишесе дә укытучы һөнәрен алып, гомерләрен шушы гомумкешелек профессиясенә багышладылар. Бүген бу олы династиябезне минем бертуган апам, Хәйруллина Лилия Өмет кызы (http://kpfu.ru/main?p_id=29129) – физика – математика фәннәре кандидаты, Казан Федераль университеты доценты һәм мин – филология фәннәре кандидаты дәвам итәбез. Кече яшьтән үк укытучы гаиләсендә тәрбияләнгән мин мәктәп эшенең бөтен нечкәлекләрен күреп, белеп үскәнгә күрә, бу һөнәргә мәхәббәт хисләре миндә бала чактан ук уянган иде инде. Чөнки әниемнең апалары бергә җыелганда, аларның сөйләшкән төп темалары да гел мәктәп турында була иде. Шунлыктандыр, укытучы хезмәтенә тартылу мине, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, һич икеләнмичә, Педагогика университетының татар филологиясе һәм инглиз теле бүлегенә керергә этәрде. 2004 нче елда Университетны кызыл дипломга тәмамлап, белем бирүнең төрле өлкәләрендә көч сынап карап, бүгенгесе көнне үзем үк укыган туган мәктәбемдә әнием эшен дәвам итәм. Педагогик эшчәнлегемне төрле өлкәләрдә башкарырга туры килсә дә, мин үземнең сайлаган һөнәремә тугры булып калдым. Студен чагымнан ук балалар бакчасында инглиз телен укыту, “Яшьлек” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгенең җитәкчесе, методист, директор урынбасары, Югары уку йортларында студентларга инглиз һәм татар телләрен укыту миңа зур тәҗрибә туплауга ярдәм итте. Татар әдәбияты, аерым алганда бүгенге көн драматургиясе буенча кандидатлык диссертациясен яклау эшемдә фәннилеккә омтылыш тудырды. Егерме беренче гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Бүгенге мәктәп – яңа технологияләр мәктәбе. Укытучы – яңа заман кешесе. Димәк, мин дә заман белән бергә атларга, һәрвакыт эзләнүдә, яңа метод һәм алымнар өстендә эшләргә тиеш. Мин - башлангыч һәм урта мәктәп балаларына татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Шуңа күрә дә минем методик темам заман таләпләренә нигезләнеп алынды: “Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә башлангыч һәм урта мәктәп укучыларын күпкырлы шәхес итеп тәрбияләүдә төп чара буларак аларның коммуникатив компетенциясен үстерү”. Югарыда тәкъдим ителгән методик темам юктан гына килеп чыкмады. Мәктәпкә кайтып эшли башлагач, миңа шундый күренешне күзәтергә туры килде: мин укыткан башлангыч сыйныфларда татар балаларының милли үзаңы сакланган очракта да, телнең аралашу функциясенең үтәлмәве аяныч. Икенче төрле әйткәндә, “мин-татар”, дип әйтүче бала, нигездә, үз телендә иркенләп сөйләшә алмый һәм теләге дә юк.Бүген мәктәп администрациясеннән балаларын рус төркемнәрендә укытырга теләп йөри торган ата-аналарның сукмагы өзелми. Бу аянычлы хәл ата-аналарның үзләренең дә туган телләрен яхшылап белмәүләре аркасында, балаларына тиешенчә ярдәм итә алмаганлыкларын күрсәтә. Алар фикеренчә, татар теле җәмгыятьтә уңышлы интеграция өчен кирәкле шарт түгел. Шушы җирлектә үзеннән-үзе методик темам барлыкка килде, эшемнең юнәлеше билгеләнде.Мин үземнең эшчәнлегемдә игътибарымны күбрәк шул якка юнәлтергә телим.
Татар теле һәм әдәбияты белән беррәттән инглиз телен дә укытам. Әлеге юнәлештә дә фәнни-эзләнү эшен эзлекле рәвештә башкарам. Дәресләремдә шулай ук укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүгә күп көч кертәм, яңа алымнар һәм методлар эзлим. Эзләнүләремнең нәтиҗәләре белән фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясыйм, мәкаләләремне җурнал битләрендә бастырам.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Л.Толстой, Ф. Достоевский, Ә.Еники, Г.Тукай, Э.Золя
Мои достижения
Методические, научные публикации, авторские программы:
По теме диссертации
1. Мингалиева Л. Национальные и нравственные проблемы в современной татарской драматургии / Мингалиева Л.Э. // Рецензируемое издание ВАК. – Вестник Башкирского университета. – Т. 12. – №7. – Уфа: Редакционно-издательский центр Башкирского государственного университета, 2007. – С. 112-114.
2. Мингалиева Л. Актуальные проблемы общества в творчестве М.Гилязова / Мингалиева Л. / Диалог культур: русско-татарские взаимосвязи: Материалы круглого стола Международной научно-практической конференции «Славянская культура: истоки, традиции, взаимодействие» XI Кирилло – Мефодиевских чтений. – Москва–Ярославль: Издательство «Ремдер», 2008. – С. 72-76.
3. Мингалиева Л. Татарский театр на пути решения проблем нации / Мингалиева Л. // Диалог культур: русско-татарские взаимосвязи: Материалы круглого стола Международной научно-практической конференции «Славянская культура: истоки, традиции, взаимодействие» XI Кирилло – Мефодиевских чтений. – Москва–Ярославль: Издательство «Ремдер», 2008. – С. 68-71.
4. Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов России: обучение и воспитание в состязательной среде: Материалы VI Международной научно-практической конференции. – Нижнекамск: Изд. НМИ, 2008. – С. 333-335.
5. Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиева Л. // Милли мәдәният. Казан: Печатный двор, 2008., – Б. 9-12.
6. Мингалиева Л. Хәзерге драматургиядә сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсенең куелышы (Тема здорового образа жизни в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Милли мәдәният. – Казан: Печатный двор, 2008. – Б. 31-34.
7. Мингалиева Л. Драматург М.Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы (Злободневные проблемы современного общества в произведениях драматурга М.Гилязова) / Мингалиева Л. // Роль просветительской деятельности и культурного наследия выдающегося деятеля национальной культуры в формировании активной жизненной позиции современной личности: сборник тезисов Республиканской научно-практической конференции им. Ф.Амирхана. – Казань, 2008. – 25 января. – С. 99-104.
8. Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов России: от национальных образовательных систем – к глобальному образовательному пространству: Материалы VII Международной научно-практической конференции. – Нижнекамск. – 2009 г.
9. Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы (Тема взаимной обусловленности материального благополучия и нравственных качеств в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиева Л. // Новый век и татарская литература: анализ литературного процесса и художественного произведения: руководствово для студентов / Л.Э. Мингалиева. – Казань. – 2009 г.
Допоплнительное образование
10. Мингалиева Л. Учет возрастных и личностных особенностей учащихся при обучении иностранному языку / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов России: Проблемы обучения в конкурентной образовательной среде: Материалы VIII Международной научно-практической конференции «Этнодидактика народов России: Проблемы обучения в конкурентной образовательной среде», организованной Международной педагогической сетью ЮНЕСКО «Педагогическое образование: мультикультурный диалог». – Нижнекамск: Издательство НМИ, 2010. – С. 142-143.
11. Мингалиева Л. Спасибо за мирное небо! (авторская методическая разработка проекта), 2010 г. Утверждена на заседании методического совета ДПЦ «Молодость», приказ №58, от 19.05.10. Рецензенты: Г.Н. Комарова, к.ф.н., декан факультета НХТ ИПДО; Д.Х. Хуснутдинов, к.ф.н., зам. декана факультета татарской филологии ТГГПУ. (III место в Республиканском этапе Всероссийского конкурса методических разработок. Приказ РЦВР МОиН РТ №130 от 27.08.2010 г.)
12. Мингалиева Л. Альтернатива (комплексная авторская программа), 2010 г. Утверждена на заседании методического совета ДПЦ «Молодость», приказ №55 от 15.03.10. Рецензенты: Г.Н. Комарова, к.ф.н., декан факультета НХТ ИПДО; Д.Х. Хуснутдинов, к.ф.н., зам. декана факультета татарской филологии ТГГПУ; Л.К.Калеева, инспектор детской комнаты милиции РУВД Приволжского р-на г. Казани. (Приказ РЦВР МОиН РТ № 10 от 28.01.2010 г.). Программа была представлена на Республиканском конкурсе.
13. Мингалиева Л. «Совершенствование научно-методической работы ДПЦ «Молодость: Материалы I Открытых Алишевских педагогических чтений «Свободное время детства: За и против» на базе Городского дворца детского творчества им. А.Алиша, 2011 г.
Школа (англ.яз, тат.яз, литература)
14. МингалиеваЛ. Alice in Wonderland. Материал опубликован на образовательном Интернет-портале: 1 сентября, 2011
15. Мингалиева Л. Развитие коммуникативной компетенции на уроках татарского языка и литературы как средство формирования личностных результатов младших школьников: Материалы Всероссийской НПК «Сетевое полилингвальное обучение одаренных детей: проблемы и перспективы», 2014 г.
16. Мингалиева Л. «Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре» Материал опубликован на образовательном Интернет-портале: 1 сентября, 2015
17. Мингалиева Л. Аn amazing journey into the forest Материал опубликован на образовательном Интернет-портале:1 сентября, 2015
18. Мингалиева Л.Э. Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү (эш тәҗрибәсеннән). Материалы Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г.Казани, 2015.
19. Мингалиева Л.Э. Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле // Мәгариф, №9, 2015
20. Мингалиева Л.Э. Тесты по татарскому языку для учащихся 2 класса русскоязычных групп // Мәгариф (С. 30-32) №3 (5) 2015 г.
и др.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты